Таңга таба
Караңгы.
Мин Чаллының җете кара урамыннан атлыйм.
Гайбәтче өрәңгеләр артымнан мыгырданып кала. Кайсыдыр кәкре-бөкре кулларын сузып иңемнән тартмакчы да була әле... Нишләп йөрисең төнгә каршы, диюедерме? Соңгы маршруткалар ыжгырып-ыжгырып янымнан узып китә. Шулай да берән-сәрән машина, кая барасың, әйдә, утыр, дип тукталып та ала. Кул гына селтим. Мин барасы якка түгел шул сез. Мин барасы килгән якка машиналар йөрми. Жәяүләп тә барып җитеп булмый анда, атта да; мөмкин, дисәләр, үрмәләп, тырматып, чирәмне тешем белән йолкый-йолкый булса да барып житәр идем әле...
Тукталышның көзге салкын диварына сөялүгә, аякларым эреп, сөяк-сынсыз кеше сыман, дивар буйлап агып төштем. Минем тирә-юнемнән һаман машиналар чаба иде әле. Өрәңгеләр генә канәгатьсез мыгырдануларыннан тыйнак пышылдауга күчте. Озак тордым мин шулай. Бик озак тордым. Үкереп елыйсым килә иде. Әмма күз кабакларын никадәр генә сытып карасам да, бер генә тамчы да яшь чыкмады. Күкрәк турысында сулкылдап-сулкылдап торган хисләрем мөлдерәп торды, әмма ташып түгелә алмады... Тәмәке очы кадәр генә зәңгәр йолдызларга кул изи-изи хушлашып коелган сары яфраклар белән бергә уч төбемә ап-ак кулъяулык килеп кунды. Язмышым шушы төн сыман кара-караңгы чынбарлыгыма бераз ак төс кертер өчен Камиләне күрсәтеп алгандай, шушы чынбарлыгым сыман кара-караңгы төнемә бераз ак төс бөркер өчен, Айдагы Зөһрә кыз – әллә Камиләме? – махсус төшереп җибәргән иде аны гүя...
2013
Фото: https://ru.freepik.com/