1
Кинәт ишек тарафында кыңгырау чылтырады. Өзек-өзек өч тапкыр чылтыраттылар. «Үзебезнекеләр», – дип уйлады Лимон һәм иренеп кенә кәнәфидән торды. «Төн димиләр, көн димиләр», – дип сукранып уйлады ул, комсыз күзләрен экраннан аерырга теләмичә. Анда алагаем гәүдәле негр сары чәчле бер өстерәлчеккә саллы мәхәббәтен танытып маташа иде. Лимон берәм-берәм ишек йозакларын ача башлады. Кыңгырау, түземсезләнеп, тагын өзек-өзек тавыш бирде. Ул, ниһаять, ишекне ачып, тышка чыкты. Бәйдән ычкындырылган бурзай капка янында ук ырылдап йөри иде. Аяк астында көзге яфракларның нидер әйтергә теләп пышылдашканы ишетелде. Көзге җил, иләктән сирпелгәндәй, вак, тешләк яңгырны биткә китереп сылый иде. Лимон ирексездән калтыранып куйды. Капка алдына туктаган машинаның фараларыннан төшкән ут көлтәсе урманның караңгылыгын, шомлылыгын тагын да көчәйтә иде.
Капканың теге ягында кемдер әшәке итеп сүгенде. «Хәзер, хәзер», – дип мыгырданды Лимон һәм кесәсеннән алган ачкычны дәү йозакның эчәгенә батырды. Капка төбендә Лимонның күптәнге танышы басып тора иде.
– Мәрткә киткән идең мәллә, фәлән-төгән,дип сүгенде ул. – Ярты сәгать катып торабыздыр инде, ачуым килмәгәе…
– Алдан кисәтеп куялар аны, – диде Лимон, – шеф миңа берни дә әйтмәгән иде.
– Йә, ярар, буласы булган. – Чакырылмаган кунак машинага таба борылды: – Хирург! Алып чык асыл кошны.
Якасы күтәрелгән күн курткалы берәү машинадан куллары бәйләнгән, күзе кара тасма белән капланган ниндидер хатын-кызны тартып чыгарды.
Лимон сызгырып куйды:
– Кайдан эләктердегез бу малны? Ах, кабахәтләр, фашистлар, коммунистлар! Шундый ханымның кулларын бәйләргә ярыймы соң инде? Лис, – дип, Лимон тагын танышына таба борылды. – Кулын чиш инде бәгырькәйнең.
– Ашыкма, – диде Лис, төксе генә. – Зверь ул синең бәгырькәең. Менә чыраема кара, тырный, тешли…Ул, йөрәксенеп, үзләре алып килгән хатын-кызга таба алгысынып куйды: – У-у, мин сине, сука…
Лимон рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Чыннан да, Лисның йөзе кызгылт тырнак эзләре белән чуарланып беткән иде.
– Әйдәгез, керәбез, – диде ул, көлеп туйгач. – Өйгә керергә дип килгәнсездер ич инде?
– Хирург, син монда кал! – Күтәрелгән яка, берни дә эндәшмичә, машинага таба китте.
– Чынлап та хирург түгелдер бит? – диде Лимон, аның төмсә аркасына күз ташлап.
– Профессионал! – диде Лис. – Пычак белән бик шәп эш итә. Караңгы тыкрыкта күзгә-күз очрашырга киңәш итмәс идем.
– Пычакка каршы да кораллар күп, дип, Лимон бүлтәеп торган кесәсенә сугып алды. Бу нинди мал соң? Минем кәефне ачарга йөрисең мәллә?
– Атла, атла! – Лис кулы бәйле хатынны өйгә таба ашыктырды. – Орына күрмә, моның өчен башың белән җавап бирәсең. Бик кыйбатлы нәмәрсәкәй. Шефның үз боерыгы.
Лимонның кәефе төште.
– Һы… Мин тагын туйганчы күңел ачабыз дип торам. Кәҗә янына кәбестә алып киләләрме? – дип сукранды ул.
– Ну, шеф синең козел икәнеңне белмәгәндер, – диде Лис һәм, үз шаяртуы үзенә ошап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Легче на поворотах! – Лимон мондый юморны бик аңлап бетерми иде. Лис тынды, тавышын гүя кинәт кенә пычак белән кисеп төшерделәр.
Ишек төбендә Лимонның күзе Лисның милиция киемен капшап алды.
– Мент кына буласың калган, – диде ул. – Кара, ничек килешеп тора үзеңә. Тик нигә майор погоннарын гына тактың? Син бит гомерең буе югарырак чинга омтыла идең. Генерал булырга теләмәгән солдат-начар солдат, диләрме әле?
– Үзең бит былтыр майорны гына чәнчелдердең, – диде Лис рәнҗүле тавыш белән. – Генералны бетерергә кирәк иде. Мин да бүген генерал погоннары белән килгән булыр идем.
Хатынны кәнәфигә утырткач, алар янәдән ишек төбенә килделәр.
– Мин хәзер китәм, – диде Лис. – Бу хатын бераз вакытка монда калыр. Башыңны саклагандай сакла. Аны кире кайтарыр өчен ире безгә ун миллион мәһәр бирергә тиеш. Ә ке-ти-метине – ни-ни! –
– Аңлашылды. Мин – лединың тән сакчысы…
– Тәне дә, җаны да синең өстә, – диде Лис һәм, көзгедәй ялтыраган итекләрен шыгырдатып, ишеккә атлады.
Лимон аны капкага кадәр озата чыкты.
Кире кергәндә хатын нәкъ шул хәлдә кәнәфидә утыра иде.
«Аһ, шайтан алгыры, хәлчә нәрсә бу!» – дип сокланып уйлады Лимон. Хатын акрын гына чыраен аңа таба борды. Керфекләреннән күз яшьләре белән агып төшкән сөрмә аның битен каралтып бетергән иде.
– Әйдә, кулыңны чишәм, – диде Лимон, аңа якынаеп. Ул аны кычкырыр, сүгенер, тибәргә маташыр дип көткән иде, тик хатын үз язмышына буйсынган иде бугай инде, бәйле кулларын дәшми генә Лимонга сузды.
Хатынның ап-ак беләзекләрендә кызарып бау эзләре калган иде. Лимон сак кына шул эзләрне угалап алды.
– Нәкъ мент кебек бәйләгән, дип мыгырданды ул.
2
Ишек төбендә, эренле күзләрен мөлдерәтеп, күршесе Сан Саныч басып тора иде. Аның сыдырылган чыраена, дерелдәп торган кулларына карап, Луиза шаркылдап көлеп җибәрде.
– Үл-ләм…– диде Сан-Саныч тотлыгып. – Луиза җаным, зинһар, баш төзәттер. Аяк асларыңда туфрак, туф-ф-рак…
Луиза кинәт көлүдән туктады, иреннәре аксылланып кысылды, күзләре зәһәрләнеп сузайды.
– Кит моннан, керәшен тәре, – дип ысылдады ул. – Син миндә әндри казнасы бар дисеңме әллә? Көн аралаш ишек дөбердәтәсең, ә? Милиция чакыртам бит, адәм тәганәсе!
– Зинһар, зинһар, үтермә… – Сан Санычның күзләре пыялаланып китте, ул сәер итеп калтырана иде. – Хет, хет… одеколон юкмы?
Луиза кинәт аны кызганып куйды. Кайчан гына бу кеше ниндидер институтта кече фәнни хезмәткәр булып, бозау кадәр портфель күтәреп йөри иде бит. Менә дөнья нишләтә кешене. Командировкадан бер көн алдарак кайтуы харап итте Сан Санычны. Хатыны караватта сөяркәсе белән анадан тума ятканда өсләренә кайтып кергән бит, бахыр. Башта аптырап калган, аннары акырып өсләренә килгән, килеп җиткәч, карават читенә утырган да: «Исәнмесез!» – дип, җан калтырап яткан көндәшенә пеләш башын иеп, кулын биргән. – «Хәлләр ничек?» – дип хәлен, кәефен дә белешкән әле…
Менә интеллигент нинди була ул! Тик хатыны гына аңламады шул джентльменлыкны. «Соң, яңагына кундырсын иде, ичмасам, – дип Луизага сөйләнеп торды. – А то-исәнмесез! Ничек яшим шундый мәхлук белән?»
Һәм алар бер фатирда аерым-аерым яши башладылар. Хатыны янына әле бу, әле теге ир-ат килеп йөри, ә Сан Саныч көн саен баш төзәтә. Югыйсә, гомерендә бер тапкыр гына башын югалтканчы эчкән иде – шул хатынының сөяркәсе белән исәнләшеп танышкан көнне…
Луиза, юыну бүлмәсенә кереп, Баязит кырынганнан соң сөртергә ярата торган «Шипр» хушбуен алып чыкты.
– Мә, сөрхәнтәй,диде ул, күршесенең авызыннан бөркелгән әчкелтем-төчкелтем истән йөзен чытып. Дөмегәсең бит болай эчеп…
– Рәхмәт, Луй-иза ханым, – диде Сан Саныч һәм «Шипр» шешәсен калтыранган ике кулы белән эләктереп тә алды.
– Кешелектән чыктың бит, күрше. Хатының да бер сүз әйтмиме?
– Рәхмәт, Луй-иза ханым, рәхмәт, дип тәкрарлады Сан Саныч һәм, шнурсыз ботинкаларын өстерәп, чыштыр-чыштыр үз ишегенә таба ашыкты.
– И, старый козел! – Луиза шартлатып ишекне ябып куйды. Залга керсә, Баязит инде киенгән, галстугын төзәтеп утыра иде.
– Китәсең дәмени инде? – Хатын, назланырга теләгәндәй, ирнең иңенә башын салды.
– Ситуацияне үзең аңлыйсың, – дип, Баязит хатынны читкә этте. Аның тавышы гасаби иде. Баязитның болай читкә этәрүе Луизаның җен ачуын чыгарды.
– Син нәрсә? – дип чырылдады ул. – Айга бер киләсең дә ятасың, коньяк чөмерәсең, видик карыйсың… Мине сыер дип белдеңме әллә? Миңа көн дә кирәк!
– Лулу! Шундый чакта… Хатынны урлап киткәннәр, ә син монда әллә нәрсә…
– Китсәләр, кайтарып та куярлар! Эзләре калмас…
– Вот сука! Шлюха! – Луизаның башы зыңк итеп куйды, ул ишекнең шапылдап ябылганын да ишетмәде. Аңга килгәндә, ул бүлмә почмагында җәелеп ята иде. Башы зыңлап авырта, күз алдында кызгылт түгәрәкләр йөзә. Ни булды соң әле? Һәм хатын, авыртуын, аңгыраюын да онытып, акылдан шашкан кешедәй хихылдап көлеп җибәрде.
3
Урамда вак кына яңгыр сибәли иде. Көзге караңгы төнне тишкәләп биек йортларның исәпсез-хисапсыз саргылт тәрәзәләреннән сүрән яктылык саркыла. Юеш асфальттагы юеш, ертык яфракларны изеп, Баязит йорт почмагы янына куелган машинасына таба ашыкты.
«Нишләргә хәзер?» – дип, рульгә капланып уйга калды ул. Милициягә хәбәр итәргәме? Ахмаклык булыр. Зөлхәбирә башаягы белән юкка чыгар. Ул кесәсендә изелеп беткән каптан сигарет алып авызына кыстырды, шактый гына аңа ут элдерә алмыйча газапланды.
Урлаганнар икән, димәк, ниндидер шарт куялар. Инде өйгә шылтыратканнардыр да. Өйгә, өйгә: малайлар янына ашыгырга кирәк. Ак «Волга», кара төнне ярып, олы урамга ашыкты.
Аның миендә тик бер генә исем сулкылдый иде: Зөлхәбирә! Зөлхәбирә! Нишләттеләр сине, җаным?
Ул аның белән университетның тулай торагында танышкан иде. Көннәр язга авышкач, тулай торак каршында чыр-чу башлана, гармуннар сыздыра, түгәрәкләнеп баскан студентлар уртасында биючеләр бөтерелә. Казан студентларының күбесе шушы университет кызлары янына тартыла иде. Әле дә күз алдында-Баязит кыяр-кыймас кына читтәрәк бер ялгызы басып торган кыз янына килде. Теле аңкауга ябышкан иде, сүзне нидән башларга да белмәде ул. «Сәлам!», – дияргәме? «Исәнмесез, исемегез ничек?», «Нишләп торасыз?» – Тфү, нәгаләт, басып тора, әлбәттә. «Сине кайдадыр күргән бар», – дисәң инде, бигрәк гади, бигрәк күп тапкырлар кабатланган. Ә Баязитның мокытлыгын яшерәсе килә иде. Иң яхшысы-биергә чакыру да, тик бии белми. Ләкин болай берни эндәшми сузаеп торып булмый ич инде, шайтан алгыры. Нидер әйтергә кирәк бит… Кыз да әнә сәерсенеп карап куя…
– Нигә болай читтә генә басып торасыз, – диде, ниһаять, _ Баязит. – Әллә сезгә күңелсезме?
– Күңеллесен күңелле, тик бии белмим, – диде кыз һәм челтерәп көлеп җибәрде.
– Миндә дә шул ук кайгы, – дип көлде Баязит та. Аңа бик тә җиңел, рәхәт булып китте. Кызның көлгәндә уймакланып киткән йөзе ничектер бик кадерле, үз иде, тартып, ымсындырып тора иде.
Алар, үзләре дә сизмәстән, иркенләп сөйләшә дә башладылар. «Ә мин, ә сез, без, син, сез, без, мин…»
…Баязитның рульне кыскан бармаклары агарып чыкты.
– Ә син үзең кайдан инде? – дип сорады ул, биючеләрдән шактый ерагайгач.
– Лениногорскидан, – диде кыз моңсу гына.
– Һи-и, без якташлар икән! – дип сөенде егет. – Лениногорски безгә терәлеп кенә тора.
– Ә син кайдан соң? – дип гаҗәпләнде кыз. Ул аңа ышанмый иде, ахрысы.
– Керкәледән лә мин! – дип шәрран ярды Баязит. – Лениногорскидан безгә унбиш чакрым гына!
– Странно…– Кыз бераз уйланып барды. Аннары көлеп җибәрде. – Ялганлама, бездә бернинди дә Көрәкле юк.
– Көрәкле түгел, Керкәле, – дип үпкәләде егет. – Нишләп булмасын? Лениногорски тирәсендәге авылларны да белмәскә…–Егетнең күңеленә дә шик йөгерде. Үзе аннан түгелдер әле бу кызый, юри генә аның башын әйләндерәдер.
– Ә син тиле Хәлимәне беләсеңме? – Баязит үз тапкырлыгына үзе сөенеп куйды. Лениногорскида тиле Хәлимәне белмәгән кеше юк инде! Көн буе кибет тирәсендә бутала ул.
– Нинди тиле Хәлимә тагын? – Кыз инде егеткә шөбһәләнеп карады. – Бернинди дә тиле Хәлимәне белмим мин. Миңа бүлмәгә керергә кирәк. – Ул тулай торакка таба борылды.
– Син үзең алдакчы, – диде Баязит, чын-чыннан ачуы килеп, – Лениногорски районында тиле Хәлимәне белмәүче юк.
– Район? – дип тагын гаҗәпләнде кыз. – Лениногорски – шәһәр ул. Казахстандагы шәһәр. – Һәм алар бер-берсенә карап шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Ярты елдан соң Баязит Зөлхәбирәгә өйләнде. Алтын көзнең бер матур көнендә алар икәүләп Баязитның авылына кайтып киттеләр. Анда инде кияү белән кәләшнең кайтасын беләләр иде, әзерләнеп торганнар-өйгә кергәндә Зөлхәбирәнең аяк астына мендәр китереп салдылар. Баязитның әнисе ишек төбендә каушап басып торган килененең иреннәренә кашык белән бал-май тидерде.
Җыйнак кына өстәл әзерләнгән иде. Орден-медальләрен таккан әтисе түргә барып утырды. Әнисе генә урынында тынычланып утыра алмады, ул әле чыгып нидер алып керә, әле калкынып яшьләрне кыстый башлый, «җитешегез, житешегез, менә монысыннан, менә монысыннан»,-дип әле бер ризыкны, әле икенчесен алар алдына этәрә, сөенечен яшерә алмый иде.
Әтисе вәкарь белән чынаяк тәлинкәсеннән чәй уртлый, үзе каш астыннан гына Зөлхәбирәгә карап ала иде.
– Үзең кайсы яклардан инде, кызым? Кайда тудың?
– Колымада… Безнең гаиләне шунда сөргән булганнар. Зөлхәбирә тынып калды. Кем дияргә – агамы, абыймы, әтиме? – Хәзер Казахстанда, Лениногорски шәһәрендә торабыз.
– Колымада? – дип кайтарып сорады Хөббетдин карт. Булды, булды андый хәлләр. Культ личности галәмәтләре… Партиягә кереп оялаган кайбер контрлар таякны ныграк бөгеп ташладылар. – Карт шапырдатып чәй уртлап куйды. Сөрелгәнче, дим, кайда яшәгәннәр соң?
– Татарстанда…– Зөлхәбирә картны тагын ни дип олыларга белмичә аптырады. – Калинин районында яшәгәннәр, әтием укытучы булган.
– Калининда? – Картның йөзе сәер генә агарып китте. Исеме, фамилиясе ничек соң әтиеңнең?
– Габдулла… – диде Зөлхәбирә. – Габдулла Уразаев.
– Ураза-аев… – Хөббетдиннең кулы калтыранып куйды, тәлинкәсен чак кына төшереп җибәрмәде. – Ураза-аев… – Бер дә ишеткән фамилия түгел…
Чәй эчеп бетергәч, карт улын ишегалдына чакырды:
– Хатын-кыз үзара сөйләшергә ярата ул, әйдә, улым, һава сулап керик.
Хөббетдин карт уйчан кыяфәт белән «Беломор» тәмәкесен авызына капты, мундштугын чәйнәде, шырпыны кабызганда куллары дерелдәвен күреп була иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com