Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
27 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (7)

Әни инде үз чиратында: "Ак сөякләрем шушы чит-ят җирләрдә генә ятып калмаса ярар иде. Чит төяк ул — үлгәч тә чит инде. Үзеңнең авыл зиратында, әти-әни, ага-туган кырында ятуга ни җитә", — дип, көне-төне безнең кәефне кыра.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (7)

(Дәвамы.)

Миңа күзлегенең өстеннән генә карап алды да тагы

язарга тотынды. Күрәсең, исәнләшүе шулай. Мине

алып кергәннәргә күтәрелеп карамыйча гына кулы

белән ишарәләп чыгарга кушты. Тагы бераз язышкач,

бик игътибарлап, ике кулына тотып ручкасын карар-

га кереште. Бармаклары арасында әйләндерепме

әйләндерә, әйтерсең дә яңа гына күргән. Һәм миңа

карамый гына:

— Тәк, шулай итеп, без русча да сукалыйбызмы? —

ди. Мин кыюсыз гына:

— Әзрәк, — дим. Шуннан гына теге миңа карап:

— Я, сөйләгез, нишләп чик бозып безнең якка чык-

тыгыз? Нинди күрсәтмәләр белән, нәрсәләр алып чык-

тыгыз? Кем күрсәтмәсе белән йөрисез? Гомумән, сез

кем? Сөйләгез! Чын күңелдән сөйләп, безгә ярдәм

итсәгез, яхшырак булыр. Ул очракта җәзасы да ул

кадәр каты булмас, — ди.

Мин тотлыга-тотлыга, каушавымнан һәм нык дул-

кынлануымнан ниндидер үземә таныш булмаган

чит тавыш белән, урысчаны ватып-җимереп сөйләп

алып киттем. Үземнең кем булыуым, кайдан килүем,

җизнинең вафаты турында телеграмма алуым,

өчәүләп юлга чыгуыбыз, ничек тамбурда бер үзбәк

белән аракы эчүебез, тәмәке сатып алып тартканнан

соң зиһенем томанланып бернәрсә дә белерлек хәлдә

булмыйча поезддан төшеп калуымны һәм адашып чик

буена барып чыгуымны сөйләдем. Барыбер аракыны

кыстырдым. Чөнки наркотик кушылган тәмәке тарт-

каннан кешенең ул кадәр үзен-үзе белмәслек хәлгә

килеп, ахмакланып миңгерәүләнгәне башыма сыеп

бетми иде ул вакытта. Тик Сәгыйдә апа һәм улла-

ры турында ләм-мим. Көтүчеләр табырында булдым

да тау башыннан егылып төшкәндә агач ботакла-

рына сыдырылдым дип сөйләдем. Әзрәк арулан-

гач, көтүчеләр үзләренең киемнәрен кидереп, шул

якка бар, синең торган-яшәгән җирең шул якта, шул

якка таба юл тот дип җибәрделәр, дидем. Алдадым.

Чөнки чын күңелдән ярдәм итеп тәрбияләп терелткән

милләттәшләремә минем аркада авырлык килүеннән

курыктым.

Тикшерүче мине бик дикъкать белән тыңлады,

бүлдермәде. Мин сөйләп бетергәч, кәгазь-каләм ки-

тереп тоттырды да, бер як читтә торган тәгәрмәчле

авыр гына тумбочканы минем алга этәреп:

— Яз! Миңа нәрсәләр дип алдадың, барысын да

түкми-чәчми яз. Бик ятышлы килеп чыга әкиятең.

Карап карарбыз. Иртәгә нәрсә дип су коярсың икән?

Теге яктан да, бу яктан да сине күреп белүчеләрне

алдыңа китереп бастырсак, — диде дә, өстәлдә яткан

бер кочак гәзит-журналларны укырга тотынды.

Мине шулай көн саен тикшерүчегә йөртәләр.

Кайчакны икешәр-өчәр тапкыр. Куркытып та алалар,

әрләп тә ташлыйлар. Юхалап-юхалап төрле нәрсәләр

вәгъдә иткән булалар. Шулай ун көнләп җәфаладылар.

Әйтүе генә җиңел. Андагы кичерешләр, андагы кур-

кулар! Иң курыкканым «кире Әфганстанга чыгарып

ташлыйбыз» дигәч булды. Ләкин барыбер «ныклап

тикшерерләр, барысын да ачыкларлар һәм азат

итәрләр» дигән уем беркайчан да башымнан чыкмады.

Азактан гына белдем: минем кем икәнемне ачыклар

өчен тәүдә Мәскәүгә сорау җибәргәннәр. Ә Мәскәү

— Уфага. Уфа, билгеле инде, безнең силсәүит Хаҗи

абзыйга һәм колхоз рәисе Кунафин Габделхак абзый-

га. Ярый әле алар: «Дөрес, фәлән фәләнов җизнәсе

үлде дип телеграмма алды. Ул шунда китте. Һаман

юк әле»,— дип язып җибәргәннәр. «Ышанычлы ком-

сомолец, алдынгы колхозчы» дип өстәргә дә оныт-

маганнар. Ул гына да түгел, апа белән мәрхүм җизни

яшәгән кышлакка барып, әни белән сеңелкәштән һәм

ападан да сорау алганнар. Төрле маҗаралар белән бу

мәхшәрдән чак котылдым, туганнар. Әллә ничә урын-

га, кайда булганымны сөйләп йөрмәскә сүз бирдер-

теп, гомумән, телемне теш артында тотарга тиешле-

гем турында имзамны куйдырттылар.

Җизнинең кырыгына гына барып кердем апалар-

га. Ә әниләр инде мине тере килеш күрүдән бөтенләй

ваз кичкән булганнар. Әнинең чигә чәчләренә чаклы

агарып чыккан, ябыгып, бәләкәйләнеп калган. Шул

тәмәке тартырга яратуым аркасында нинди михнәт-

маҗараларга талып, якын туганнарыма, бигрәк тә

әниемә күпме авырлыклар, кайгылар китердем бит.

Юньсезлек инде, юньсезлек. Шуннан бирле авызга

тәмәке алганым юк. Төпчеген күрсәм дә йөрәкләрем

әллә нишләп китә. Менә, туган, ул тәмәке тар-

ту нәрсәләргә җиткерде мине, — дип, Яшка абзый

Ришатка үзенең моңсу да, бер үк вакытта ничектер

шелтәле дә карашын төбәде.

Без шулай әсәрләнеп, Яшка абзыйның башыннан

үткәннәрен, һәркем үзенчә күз алдына китереп, уй-

ланып, дәшми генә утырабыз. Көн кызуы сүрелсә

дә, беребез дә эшкә кузгалырга теләк белдерми.

Яшерен генә ышаныч белән, абзый бу бик мавыктыр-

гыч хикәясен дәвам итсә ярар иде дип көтәбез. Ләкин

Яшка абзый дәшми. Шулай хәтсез генә утыргач, ул та-

мак кырып куйды да:

— Әйдәгез, эшкә, егетләр. Җәүдәт абзыегызның

башыннан үткәннәрен тагы бер ай тыңласагыз да

бетми, — дип, безне эшкә әйдәли башлады. Без дәшми генә утыра

бирәбез. Мин инде үзем, шабашниклар бригадасының җитәкчесе

буларак:

— Ярар, абзый, булмаса, бүгенгә эш торып торыр. Бүре түгел, ур-

манга качмас. Барыбер иртәгә кирпеч белән цемент вәгъдә итмиләр.

Булмаса, калган өлешен дә сөйләп бетер инде, — диюне кулай күрдем.

Барысы да миннән шушы сүзләрне көткәннәр, ахры, җиңел сулап куй-

дылар. Һәм барыбыз берьюлы, биш пар күз, «я абзый, көттермә

инде, дәвамы ничек? Ә аннан соң нәрсә булды?» дигән сораулы ка-

рашларыбызны абзыйга төбәдек.

Аның иреннәрендә ниндидер көлемсерәү чалымнары чагылып

китте, уң кулын чебен-черки кугандагы кебек селтәп, ярар инде,

дигән кебегрәк:

— Әййй… — дип сузыбрак куйды. Безнең карашлардан бөршәебрәк

киткән кебек булды. Ялангач аякларына карап алды да, «ярар,

сөйләсәм сөйлим инде» дигән кебек, кулын тагы болгап алды һәм

салмак кына итеп: — Күрәсең, минем шулай бер ай югалып торуым

әнигә нык тәэсир иткәндер инде.

Бер-ике көннән бөтенләй түшәккә ятты. Ничек кенә кыен булса да,

әнине апа янында калдырып, авылга сеңелкәш белән генә кайтып

кердек. Мин яңадан үз эшемдә эшли башладым. Хаҗи абзый белән

Габделхак абзый гына бер көнне идарәгә чакыртып:

— Нәрсәләр җимердең? Нәрсәләр кырдың? Уфадан кеше килеп синең

турыда монда бик нык төпченеп сорашып йөрде. Характеристикалар

яздырдылар. Әйдә, сөйлә, монда чит кеше юк бит инде, — дип бик

нык кыстагач, Әфганстанда булганны кыстырмый гына сөйләп

бирдем. Икесе дә көләләр, миннән кайбер маҗараларны кабат-кабат

сөйләтеп, берчә аптырап, берчә бот чабып көләләр. Габделхак аб-

зый үзе дә шундыйрак холыклы, кызык кеше бит. Түрә булса да,

гади кешеләр белән һәрвакыт ачык итеп, чын күңелдән сөйләшә.

Шулай эшләп йөргән булам колхозда. Әни тегендә, апаларда бит

инде. Без монда. Эш эш түгел, аш аш түгел. Беркөнне сеңелкәш

белән кияүләргә барып сөйләштем, киңәшләштем дә әни янына

яңадан барырга булдым. Мин бит бердәнбер малай. Әни өчен, үзегез

беләсез, без җаваплы. Әти-әнине уллары карарга, тәрбияләргә тиеш,

ул безнең мөселманда язылмаган закон. Ир балалар булмаган очрак-

та, я бүтән сәбәпләр аркасында гына бу бурыч кызлар-

га йөкләтелә. Ә урыс халкында картайган әни-әтине

карау бөтенләй юк нәрсә. Анда карт-коры, киресенчә,

ашын ашамый, йокысын йокламый балаларын, оны-

кларын карыйлар.

Кыскасы, өйне бикләп, мал-туарны сеңелкәшләргә

куып керттем дә, ял алып, киттем Урта Азиягә әни

янына. Язмыш-тәкъдир тарткандыр инде мине. Юкка

гына «йөртә безне язмышлар» дип җырламыйлар.

Дөрес ул.

Бу юлы исән-имин генә, бер маҗарасыз барып

җиттем. Тик әни генә бертуктаусыз авырый икән. Кан

басымы күтәрелгән, тегесе-монысы дигән булалар.

Юлда йөрү хәвефле икәнен дә кисәтеп куйдылар та-

библар. Әни инде үз чиратында:

— Ак сөякләрем шушы чит-ят җирләрдә генә ятып

калмаса ярар иде. Чит төяк ул — үлгәч тә чит инде.

Үзеңнең авыл зиратында, әти-әни, ага-туган кырын-

да ятуга ни җитә, дип, көне-төне безнең кәефне кыра.

Шулай да мин килгәч күңеле күтәрелеп, кәефе шактый

якшырды. Мине күргәч елап ук җибәрде бит:

— Әй улым, сине көтүләрем, тыным белән тартып

алырдай булып ятам. Үземнең очып кына кайтырга юк

бит канатларым, — дип, такмаклап елый.

Мин өйдән үзебездә үскән җиләк-җимешләрдән

тәмле-тәмле кайнатмалар алып килгән идем. Каен

себеркесе белән тау әремен дә онытмадым. Әллә

савыгыр вакыты җиткән, әллә минем килүем белән

күчтәнәчләр сәбәпче булды — Әни күзгә күренеп

арулана башлады. Хастаханәдән дә алып чыктык.

Шәфкать туташы көн аралаш килеп укол ясарга тиеш

иде. Мин апаның йорт-ихатасын төзәтәсен төзәтеп,

җыештырасын җыештырып йөрим. Безнең яклар-

да күптән кара көз инде, бәрәңгеләр әллә кайчан

базларга салып куелган. Ә монда бездәге җәй аза-

клары кебек җылы. Барча халык мамык басуында.

Урындагы түрәләр төрле оешма, дәваханә халыкла-

рын бернигә карамый мамык җыярга куалар. Шуңа

да әнигә укол кадап йөрүче шәфкать туташы бүген

килмәде. Бер унбиш көнләп булмый, диделәр. Белгән

кешеләр медучилищенең соңгы курс студентларына

мөрәҗәгать итеп карарга киңәш иттеләр. Киттем ме-

дучилищены эзләп.

Ул бер булмагач булмый икән. Мин килгәндә студент-

лар, дәресләре бетеп, әле генә өйләренә таралышкан

булып чыкты. Бер кәефсез үз уйларыма батып кайтып

киләм. Юл кырындагы кибеттән бик матур һәм зәвык

белән киенгән бер туташ килеп чыкты. Ничектер, чәч

толымының атлаган саен әле бер, әле икенче янбашы-

на күчеп тибрәлүе миңа кинәт кенә таулар итәгендә

калган Рәхимәне хәтерләтеп җибәрде. Уянып киткән

кебек булдым. Башыма мәңге чынга алмас хыялый уй

килеп, алдымнан гына Рәхимә китеп барса, нинди шәп

булыр иде, дип уйлыйм. Әлбәттә инде, бу чибәр үзбәкчә

киенгән. Килешле күлмәгенең озын итәге астыннан

күренгәләп киткән ялтыр бизәкле чалбар балагы аны

тагы да серлерәк итеп күрсәтә. Ә инде нәфис аягын-

дагы ак түфлиенең асфальтта текелдәве үзе бер көй

булып колакны кытыклап, йөрәкне җилкендерә. Мин,

ирексездән, Рәхимә турындагы хатирәләргә бирелеп,

алдымнан гына барган хыялый сыннан күземне ала

алмыйм.

Хатын-кыз ир-атның күз карашын йөз адымнан да

сизә дип ишеткәнем бар. Бу илаһи зат әллә минем

күзәтеп барганны сизде, әллә бүтән сәбәп белән, ады-

мын кырка әкренәйтте. Кызның йөзенә карамый гына

узып китәргә булдым. Нигәдер, йөзе гәүдәсе кебек

матур булмас кебек тоелды. Гадәттә, күп вакыт шу-

лай була бит. Юк, булдыра алмадым, күземнең кырые

белән генә тегенең йөзенә сирпелеп үтәм. Йә Ходай,

бу нәрсә?! Алдымда төннәр буе исемнән чыкмаган

Рәхимәм басып тора! Рәхимә шул! Хәтта ирененең

өске уң як читенә урнашкан бәләкәй генә миңе дә уры-

нында! Тик киемнәре генә матур һәм кыйммәтлеләр.

Мин борылып карауга ул да бераз аптырап китте, бер

өздереп тутырып карап, ирен читләре белән генә ел-

маеп алды да карашын тиз үк читкә борды. Ул да мине

күзәтеп килгән икән. Ә мин исәр, танымыйча, игъти-

бар да итмичә үтеп барам. Шулкадәр уңайсыз булып

китте.

— Рәхимә, әссәламегаләйкем, — дигән булам.

Борылып та карамый, ичмаса. Мин, адымымны

шәбәйтә биреп, куып җитәргә чамалыйм. Кайда ул,

туташым бер тыкрыкка борылып кереп тә китте, хәзер

инде бөтенләй йөгерә үк башлады. Мин дә йөгерергә

тотындым һәм:

— Рәхимә, Рәхимә! Бер генә минутка туктагыз әле!

— дим. — Мин бит сезне теге күргәннән бирле һич

онытканым юк. Синең хакта кабат-кабат уйлап ничәмә

төннәр йокысыз үткәрдем! — дим. Ул борылып та ка-

рамый, элдерә генә. Инде куып җиттем дигәндә, зур

тимер капкалы йортның бәләкәй капкасын җәһәт кенә

ачып, шунда кереп китте. Мин капка тоткасына килеп

тотынуга, капканы эчтән эләктереп бикләп тә куйды.

Сизеп торам: үзе капканың теге ягында, өйләренә ке-

реп китмәде. Мин капканы җай гына шакып ялынам:

— Рәхимә, ачыгыз әле. Мин бит сиңа начарлык

эшләргә уйламыйм. Үземне үлем тырнагыннан кот-

карган кешеләргә ничек алай эшли алыйм, ди.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: