Барлык яңалыклар
10
Чәчмә әсәр
23 март , 18:21

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Төнге сәфәр. Хикәя (Ахыры)

Әгәр ул берәр хахаль тапкан булса? Кемнәрдер аңардан мыек астыннан гына көлеп йөри микәнни? Юк, ул андый түгел… Андый түгел… Тик мөгез үскән бөтен ир дә хатыны турында шулай уйлый лабаса!

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Төнге сәфәр. Хикәя (Ахыры)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Төнге сәфәр. Хикәя (Ахыры)

– Сиңа бу кызга өйләнергә ярамый, улым, – диде ул, шактый гына озак тын торгач. – Ярамый…

– Нигә? – Баязитның, сулыш юлына кемдер көтмәгәндә китереп суккандай, сыны катып калды. – Нигә, әти?!

– Аның әтисе халык дошманы иде. Мин аны үзем кулга алдым.

– Нинди халык дошманы? Укытучы булган ул, гап-гади авыл укытучысы! Ул вакытта күпме кешене нахакка төрмәгә утыртканнар, Себергә сөргәннәр. Партия бит шәхес культын гаепләп чыкты.

– Утсыз төтен чыкмый…– диде Хөббетдин карт. – Синең әле борыныңнан маңка кипмәгән. Аннары ул Уразаев мине кичерер дисеңме? – Ул кыйналган, канга баткан Уразаевны күз алдына китереп, елмаеп куйды. Акыллы баш! Тагын аның юлына аркылы төшә, сволочь. – Үзен Колымага сөргән кеше белән туганлашырга башына тай типмәгәндер ич аның?

Улы ни әйтергә дә белми аңгыраеп калды.

– Эш узмагандыр ич әле, улым? – Карт кеткелдәп көлде. – Әллә капкасын ачып ташларга да өлгердеңме?

Баязит берни дә эндәшмәде, лапаска кереп югалды.

Икенче көнне алар таңнан торып юлга чыктылар. Зөлхәбирә аптырады, әнисе гаҗиз булды, ләкин аларга Баязит берни дә аңлатмады, аның иреннәре кысылган, битеннән кан качкан иде.

– Нәрсә булды, улым? Ник болай иртә? – дип, әнисе йөгереп йөрде, ул әле Баязитка, әле Зөлхәбирәгә барып тотына иде.

– Кит! – Баязит беренче тапкыр әнисенә җикерде. Алар кузгалып киткәндә, тәрәзәдә Хөббетдин картның төмсә чырае күренеп алды.

– Ни булды? Ни булды? – Авылны чыкканда Зөлхәбирә инде әрнеп-әрнеп елый иде.

– Берни дә булмады, – дип кырт кисте Баязит. – Казанда язылышырбыз.

Аларның тулай торактагы туена Казахстаннан Зөлхәбирәнең әти-әнисе дә килеп җитте. Баязитныкылар күренмәделәр, әнисе генә кем ашадыр ике каз түшкәсе җибәргән иде. Туй алдыннан кияү белән бабай урамга чыгып, бик озак йөреп керделәр. Бүлмәгә кергәндә икесенең дә йөзе бозылган иде. Хәер, моны Зөлхәбирә генә сизде. Сизде дә онытты, тик вакыт-вакыт кына, арада ниндидер коточкыч сер яшеренгәнен хатын-кыз күңеле белән тоеп, йөрәге өшеп китә иде.

…Баязит тизлекне арттыра төште. Юл читендә тиз арада укмаштырып куелган алачыклар балкып тора, аларның тәрәзәләреннән төрле тәмәке каплары, чуар этикеткалы аракы шешәләре күренеп калды. Шулар арасында тук чырайлы ертлач малай-егетләрнең, ботларына ит кунмаган, яссы күкрәкле кызларның бетчәле канәгать чырайлары төсмерләнә иде.

Ул тагын да рульне кыса төште. Төнге шыксыз шәһәрдә, миллионлаган кешеләре кырмыска кебек мыжлап торган шәһәрдә берүзе иде ул. Берүзе! Сер сыярлык бер дусты да юк ич аның. Менә хәзер хатыны да юк… Хатыны…

Әтисенең бик нык авыруы турында телеграмма алгач, Зөлхәбирә тиз генә Казахстанга җыенды.

– Мин бара алмыйм, – диде Баязит, күзен яшереп. Аның туйдан бирле бабасын күргәне юк иде. – Үзең беләсең, сайлау кампаниясе…–Аннары ул, хатынының мөлдерәгән күз карашын күтәрә алмыйча, өстәп куйды. – Яшисе бар бит әле, Зөлхәбирә.

– Әйе шул, яшисе, яшисе… – Хатын авыр гына атлап ишеккә юнәлде.

Ул Казахстаннан әтисен җирләп кайтты. Аэропортка каршыларга килгән Баязит аның иңеннән кочып алды, әмма элекке җылылыкны, тартылуны тоймады. Үзгәргән-суырылып калган иде хатыны, күз карашы да бүтәнчә иде. «Үзе белән Казахстанга кайтмаганга үпкәләгән», – дип уйлады Баязит. Ләкин бераздан соң бүтән шик-шөбһә миен биләде: әллә соң әтисе теге серне чишкәнме? Юктыр, юктыр… Ул бу уйны башыннан куарга теләде. Ике арада гына калырга тиешле сер иде бит. Кодаларның бер-берсе белән аралашырга теләмәве сәер иде, әлбәттә. Зөлхәбирә моны аңлый алмыйча интегә иде. «Юллар ерак, картларның үзләре яшәгән җирдән тиз генә кузгаласы килми, киләчәктә бергә җыелып утырырбыз әле», – дип Баязит һаман хатынын юата килде.

Өйгә кайтып яткач, Баязит, күнегелгән хәрәкәт белән, Зөлхәбирәнең имиләренә сузылды. Тик хатыны аның кулын бәреп кенә төшерде: «Кит әле…» Бу салкынлыкка, читләшүгә башта артык гаҗәпләнмәгән иде Баязит, әтисен җирләп кайткан бит, ир кайгысымы аңарда… Тик көннәр узды, боз эремәде, Зөлхәбирә инде башка бүлмәдә үк йоклый башлады. Хәер, моңа да Баязит шаккатмады… Ике малай үсеп килә, башта чәч сирәкләнде, күкрәктә ялкын кимеде, дәрт-дәрман дә элеккеге түгел иде инде. Шуңа ул хатынын артык борчымады, инде бик сусаганда Лулу янына килә торган булды.

Өйдә алар берән-сәрән сүз алышалар, ир белән хатынны бер-берсенә ике малай гына бәйләп тора иде. Тик гомер иткән хатын бит! Нигә алып чыгып киткәннәр аны?… Бәлки, аның гомеренә куркыныч яныйдыр. Бәлки…

Ә Лулу әйткәнә булса? Ничек ди әле: «Аның да бит кайбер нәрсәгә сусый торган нәстәсе бар…» Әгәр ул берәр хахаль тапкан булса? Кемнәрдер аңардан мыек астыннан гына көлеп йөри микәнни? Беләт…

Юк, ул андый түгел… Андый түгел… Тик мөгез үскән бөтен ир дә хатыны турында шулай уйлый лабаса! Без авыз суларын корытып кеше хатыннарын тикшерәбез, ә үзебезнекен өйдә йомыкый гына моңаеп утыра дип уйлыйбыз.

Баязит, тешләрен кысып, тагын тизлекне арттырды. Ләкин шулвакыт аның күз аллары караңгыланып китте: аркылы урамнан унбиш-егерме метрлар ераклыкта гына аның каршы- сына рефрижераторлы «КамАЗ» чыгып маташа иде. Кара төнне ярып барган ак «Волга»ның тормозлары ыңгырашты, юеш асфальттан шуып барган тәгәрмәчләр сызгырды, маши- насы «КамАЗ»га килеп бәрелүгә, Баязит төнге караңгылыкка кереп югалды.

 

4

 

Аның бүген кәефе юк, чәшкедән коньяк кушкан кофены йоткалап ул «Конец кровавого дьявола» дигән китап актарып утыра иде. Кинәт телефонда моңлы гына музыка яңгырады. Ул иренеп кенә трубканы кулына алды.

– Хәерле кич, шеф. Сезне Ябалак борчый. Берничә минутка гына кабул итә алмассызмы?

– Бу вакытта борчымагыз, дип әйткән идем бит!

– Бик мөһим хәбәрләр бар, шеф.

Ул бермәлгә икеләнеп калды. Бер кешене дә күрәсе, бер хәбәр дә ишетәсе килми иде аның.

– Нинди хәбәр?

– Идиотка кагылышлы…

Ул җанланып куйды, алай да тавышын үзгәртмәде:

– Әйдә, кил, алайса…

Биш минут та үтмәде, өй каршына машина килеп туктаганы ишетелде. Ул өстәл астындагы төймәгә басты, аны тәрбияләп торучы хатынга ишекне ачарга әмер иде бу…

Бераздан ишектә кара күзлек кигән, түгәрәк чырайлы, киң җилкәле бер егет күренде.

– Исәнме, Ябалак, – дип сәламләде ул аны, тик урыныннан кузгалмады.

Ябалак, тарсынып тормыйча гына, аның каршысына килеп утырды. Хуҗаның яңаклары уйнап алды.

– Монда кара күзлегеңне салып керсәң дә ярый. Мафия турындагы киноларда гына килешә ул.

Ябалак ашыкмый гына кара күзлеген салды, кызгылт күзләрен бармак бите белән ышкыды.

– Йә, ни булды?

– Сез кушкач, Идиотның өй телефонын тыңлый башлаган идек. Әле генә аның хатынын, ирең авариягә эләгеп больницага керде, дип, өеннән алып чыгып киттеләр.

– Кемнәр?

–  «Девятка» иде, диде Ябалак, гаепле тавыш белән, шәһәр читендә эзләрен югалттык. Эш стильләренә караганда, чыпчыклар иде, ахрысы. Берсе милиция киеменнән иде.

–  Чыпчык, чыпчык…– Ул гасабиланып урыныннан торды. Алар белән көндәшлек иткән бу банданың башлыгы Воробьев фамилияле булганга, барысын да чыпчыклар дип атыйлар иде. – Син үзең чыпчык!

Каршыда утырган егетнең йөзе агарып китте.

– Юк, мин Ябалак, – дип мыгырданды ул.

– Ә нигә аларга Идиотның хатыны кирәк булган? – дип, аны ишетмәгәндәй, ул үзалдына сөйләнеп алды. – Нигә?

– Монда бер генә фикер: алар Идиоттан акча кысмакчы булалар.

– Һы, хәсрәт гангстерлар… Ә Идиот кайда?

– Кайда булсын? – Ябалакның майлы чыраена хыялый төс керде, ул иреннәрен ялап куйды. – Лулуда ята, билгеле.

– Ну что ж, ну что ж… Ул үз-үзенә сөйләнеп бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады.

Идиот, әлбәттә, атылган патрон… Буш гильза ул хәзер. Алдаша башлады өстәвенә… Ә оешмада моны гафу итмиләр, җәзасы да бер, берәгәйле… Бәлки, эшеннән төшереп исән дә калдырырга булыр иде. Тик күп белә… Ә андыйлардан котыла торуың хәерле.

– Идиотның инде безгә кирәге юк, диде ул, Ябалакка карап.

– Миен чәчрәтәбез? – Ябалак рәхәтләнеп елмайды. – Бер пуля-вәссәлам.

– Нигә алай тупас кыланырга? – Ул чыраен сытты. – Аны авариягә эләккән дип шылтыратканнар түгелме соң?

– Әйе,-- диде Ябалак һәм шефының фикере кайсы якка борылганын чамаларга теләп маңгаен җыергалады.

– Тәк, тәк… Шул авариядә аның һәлак булуы да мөмкин ич!

Ябалак, шул гап-гади фикерне аңлавына сөенеп, урыныннан ук сикереп торды:

– Сез гений, шеф!

– Бер атуда ике куян, – диде ул, үзен мактауга эчтән күңеле булып. – Беренчедән, Идиот салган килеш авариягә эләгеп теге дөньяга олага. Сөяркәсе янына баргач, бер рюмка булса да коньяк эчә бит инде ул, шулаймы?

– Әбизәтелне, – диде Ябалак, хуҗасының шулкадәр зирәклегенә шаккатып. – Икенчедән, Идиотның хатынын урлаган чыпчыклар сукыр бер тиен дә ала алмыйлар!

– Гениально! – Сокланудан Ябалакның башына шаулап кан йөгерде. Уңыш телим.

– Ул ияге белән генә ишеккә таба ишарәләде.

 

5

– Сезгә чәйме, кофемы? – диде Лимон кәнәфидә елап утырган Зөлхәбирәгә. Зөлхәбирә эндәшмәде. Лимон аның иңенә орынды:

– Сезгә чәйме, кофемы?

Хатын ток суккандай дерелдәп алды.

– Кагылма миңа, бандит! – дип чырылдады ул.

– Сез нигә шулай?… – дип чын күңелдән үпкәләде Лимон. – Мин сезгә «сез» димен, кофе, чәй тәкъдим итәм, ә сез сразы – бандит…

– Бандит булмый тагын кем булсы-ын…

– Минем сезгә бернинди зыяным тимәде әле, – диде Лимон. – Сезне монда мин алып килмәдем. Минем эшем – сезне обслуживать итү. – Лимон тагын елмайды. «Ә үзе чибәр, стерва, – дип уйлады ул, –кырыкларда бар, тик сакланган, яшь күренә. Балда-майда йөзгәндер, вак балыкларны монда урлап килмәсләр».

– Шулай да чәйме, кофемы?

– Чәй, – диде шактый йомшара төшкән хатын.

– Лимон беләнме? – Ул шаркылдап көлеп җибәрде.

– Нинди көлке бар монда? – диде хатын, аңа яратмыйча карап. – Лимон белән китерегез.

– Ха-ха-ха,-дип хахылдады Лимон. – Минем исемем Лимон!

– Бер дә остроумно түгел…

– Чыны шулай, ялганласам, кояш йөзен күрмим, – дип ант итә башлады Лимон. – Лимон мин, Лимон… Безнең якта гел шундый исемнәр кушалар. Минем белән Гранат, Рафинат исемле малайлар укыды. Ә сеңлемне Груша дип атаганнар.

– Точно! – диде хатын да. – Университетта минем белән дә Актаныш ягыннан Двигатель исемле егет укыган иде. Карбюратор дип үчекләсәләр, әй гарьләнә дә иде соң, мескен…

– Бездә гел шундый исемнәр, – дип нигәдер горурланып куйды Лимон һәм кухняга чәй алырга кереп китте.

Ул подноска салып ике чәшке чәй, печеньеләр алып чыкты.

– Бәлки, коньяк та йотып куярбыз, стресслардан ярдәм итә ул?

– Юк, рәхмәт…

– Ихтыярыгыз, – дип, Лимон үз урынына килеп утырды.

– Нигә мине урладылар икән, белмисезме?

– Мафия турында кинолар караганыгыз юкмыни? – дип елмайды Лимон. – Билгеле инде, ирегездән акча каерырга.

– Ә ул акча бирергә теләмәсә? Милициягә белдерсә?

– Ул чакта мин сезнең урында булмас идем…

– Үтерерсезме?

– Мин мокрый эшләр белән шөгыльләнмим, – диде Лимон, икеле-микеле генә. Үзе, ә бит эшләр аңа китсә, бу хатынны җыештыруны миңа кушачаклар, дип уйлады. Шайтан… – Сез борчылмагыз, газиз хатыны өчен акча жәлләп тормас әле ирегез.

Беразга тынып калдылар.

– Шулай да бераз коньяк алып керим…– диде Лимон һәм, хатынның җавабын да көтмәстән, кухня ягына чыгып китте.

Ике бәллүр рюмкага кояш нурларын йоткан коньяк агызды. Нидер уйлап беравык басып торды. Аннары, киштәнең бер почмагыннан ниндидер савыт алып, бер рюмкага әз генә аксыл порошок койды.

Бүлмәдә моңсу гына музыка яңгырады.

– Киләчәктә бандит белән уздырган бу төнне сагынып искә алырсыз әле, – диде Лимон. – Романтика! Югыйсә, бертөслелектән туеп, сөрсеп беткәнсездер инде…

– Сез менә мөлаем гына егет, үзегез авылдан, яхшы ата-ананың улыдыр әле, ә үзегез әллә нинди куркыныч җинаятьчеләр белән язмышыгызны бәйләгәнсез…

– Көчленеке замана, – диде Лимон. – Һәркем үзенчә көн күрә. Чагыштырсаң, безнең тормыш башкаларныкыннан намуслырак та әле. – Алар, үзләре дә сизмәстән, коньяк йотып куйдылар. – Менә синең ирең… Ул хөрмәтле, бай кешедер, мөгаен…– Лимон сиздермичә генә «син»гә күчте. – Ә нигә бөтен кеше хәерчелектән интеккәндә ул гына бай, мул яши әле? Урлаша, әлбәттә? Шул хәрам малның бер өлешен без аңардан тартып алабыз икән, бу савап кына… Халык аңарга караганда безне якынрак күрә. Нигә һәркем төрле юлбасарлар, караклар турында төрле әкиятләр ярата? Шәкүр карак турында җырлар тыңлый? Чөнки һәр кеше эчтән генә, үзе дә сизмәстән, башкалар кулындагы малны җиңел генә үзенә тартып алырга хыяллана. Ләкин курка, кешеләрнең күбесе куркак. Ә без курыкмыйбыз. Халык канын эчеп симергән капкорсакларны кандала урынына сытабыз. Дөресен генә әйткәндә, без – революционерлар! Без бит таланган малны талыйбыз…

– Минем ирем намус белән көн күрә, – диде хатын, янә каршында торган рюмкадан коньяк йотып. Аның күзләре ялтырый, бит алмаларына алсулык йөгергән иде.

– Кем булып эшли соң ул?

– Администрация башлыгы…

– Ха-ха-ха… – дип эчен тотып көлде Лимон. – Анда аларның махинацияләрен бер Аллаһ гына белә. Сине берәр оргиягә алып бардымы соң? Юктыр шул… Япь-яшь хур кызлары  янына кем хатынын алып барсын…– Ул комсызланып хатынның йөзенә карады. «Порошок тәэсир итә», – дип канәгатьләнеп уйлады ул.

– Күңелсез нәрсәләр сөйләшмик әле… – Лимон хатын янына күчеп утырды. – Исемең ничек соң синең?

– Зөлхәбирә…

– Зуля… Мин сиңа Зуля дип кенә эндәшермен, ярыймы? – Ул, тиз генә барып, видик кабызды. Анда алагаем гәүдәле негр сары чәчле өстерәлчеккә саллы мәхәббәтен танытып маташа иде.

– Сүндер әле шул кабахәтне… – Хатынның тавышы шактый хәлсез чыкты. – Сүндер…

– Нигә, Зуля… – Хатынга Лимонның кайнар сулышы килеп бәрелде. – Тормышның мәгънәсе шунда түгелме соң? Лимонның әрсез куллары хатынның биленә үрелде. Хатын аһылдап куйды, бөтен гәүдәсе буйлап кайнар ташкын йөгерде, ботлары юешләнде.

– Кит, кит, зинһар, – диде ул, нәни йодрыклары белән Лимонның киң күкрәгенә төртеп. Тик куллары хәлсезләнә барды, миен кызыл куе болыт томалады, тәне изрәде. Ул бу дөнья кешесе түгел иде инде, тирә-юньдә ләззәт, хис дөньясы гына калды, – хатынның иреннәре арасына егетнең бияләйдәй зур кытыршы теле кереп бара иде.

Идән тибрәнә башлады, түшәм, матчадан ычкынырга теләгәндәй, бер якынайды, бер ерагайды. Өстәл өстендәге чәшкеләр, бәллүр рюмкалар, нидер әйтергә теләп, бер-берсенә бәрелеп чеңләштеләр.

– Зуля, Зуля, Зуля…дип тәкрарлады Лимон.

Ә шәһәрдә нәкъ шушы мизгелдә кара төнне ярып барган ак «Волга»ның тормозлары чыелдады, юеш асфальттан шуып барган тәгәрмәчләр сызгырды һәм, машинасы аркылы торган «КамАЗ»га килеп бәрелүгә, Баязит төнге караңгылыкка кереп югалды.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: