Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
25 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (5)

Өйдән ап-ак йөзле, кыйгач кашлы, бөгелеп-сыгылып торган гәүдәле бер кыз килеп чыкты. Мине күреп, тиз генә йөзен яулык чите белән каплады. Күзләре генә ут булып елтырый. Битен яртылаш каплагач, ул тагы да чибәррәк, тагы да ымсындыргычрак булып китте. Үз гомеремдә бу кадәр сылу кыз күргәнем юк иде.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (5)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Ничектер моңсуланып, күңелсезләнеп китте.

Мин шулай утын, чыбык-чабык ваклап бирәм,

тегесен-монысын эшләшәм. Апаның исемен дә бел-

дем — Сәгыйдә икән. Теге ике яшь таза ир аның олы

балалары булып чыкты. Алар гаиләләре белән күрше

генә яшиләр икән. Апа белән шулай икәүләшеп лы-

бырдашабыз. Шуннан ул үзләре яшәгән өйнең ачык

ишегенә башын тыгып:

— Рәхимә! — дип кычкырды да, килеп, тандыр

авызына иелде. Өйдән ап-ак йөзле, кыйгач каш-

лы, бөгелеп-сыгылып торган гәүдәле бер кыз килеп

чыкты. Мине күреп, тиз генә йөзен яулык чите белән

каплады. Күзләре генә ут булып елтырый. Битен яр-

тылаш каплагач, ул тагы да чибәррәк, тагы да ымсын-

дыргычрак булып китте. Үз гомеремдә бу кадәр сылу

кыз күргәнем юк иде. Күрәсең, Рәхимә — Сәгыйдә

апаның кызы, чөнки алар бер-берсенә бик тә охша-

ганнар. Шулай бер мизгел бер-беребезгә карашып

тордык. Мин кулларымны кая куярга белмим, кызарам.

Өстемдәге киемнәр капчык кебек асылынып торалар.

Үземнекеләр кияргә бөтенләй яраксыз булып, теге

ирләрнең яшьрәгенең киемнәренә чорналган идем.

Алар чиста булсалар да миңа зурлар. Бер хәерче бала

кебек күренәмдер инде читтән.

Апа яңа гына пешеп чыккан сумсаларны озын са-

плы кашык белән алып табакка тутыра һәм Рәхимәгә

нәрсәдер сөйли. Кыз апаны тыңлый, үзе утлы ка-

рашы белән мине яндырып-яндырып ала. Мин

аңардан күземне ала алмыйм. Ул ачуланамы, ел-

маямы, әллә шыксыз киемнәремне күреп, миннән

көләме? Белмәссең. Менә хәзер көлеп, пырхылдап

җибәрә дип көтәм. Юк. Ул күзләре белән тагы бер

өтеп алды да капкадан чыгып китте. Сәгыйдә апаның

нәрсәдер дәшкәненнән һушыма килеп, кызарганым-

ны күрсәтмәскә була, чыбыкларны утынлыкка ташый

башладым. Апа коштабактагы сумсаларны өйгә алып

кереп китте дә пешерергә әзерләгәннәрен күтәреп

чыкты. Мин мич кырына килеп, апаның аларны мич

эченә ничек ябыштырганын карыйм. Чөнки бездә сум-

сага охшаган вак бәлешләрне әни олы мичтә пешерә

торган иде. Сәгыйдә апа бик җитез кылана, сумсалар

мич эченә ябышып та беттеләр. Апа минем аны бик

игътибар белән күзәткәнне күреп, тагы нәрсәләрдер

сораша, сөйли. Тик мин елмаеп, «әйе, әйе» дигән ке-

бек, башымны гына кагам. Апа өйгә кереп китте. Њзем

яшәп, йоклап йөргән җәйге алачыкның ишек төбендәге

ташка барып утырдым. Теге тәмле сумсалар белән чәй

эчәргә озакламый мине дә чакырачаклар. Уйларым

әледән-әле Рәхимәгә әйләнеп кайта. Бүтән көннәрне

дә ул сирәк-саяк кына күренеп киткәләде киткәләвен,

тик ул чакта минең хәлләр бик шәптән түгел иде.

Күп тә үтми, Рәхимә бер бик карт әбине ияртеп кай-

тып та керде. Әби йөзем агачы күләгәсендәге урын-

дыкка килеп утырды да, озак кына догалар укып,

амин тотты. Сәгыйдә апа да аңа ияреп битен сыпыра.

Мин дә, кулым белән битемнән ниндидер күренмәгән

пәрдәне алып ташлаган кебек кыланып, амин тотам.

Гомумән, бик диндар кешеләр яши бу авылда, адым

саен дога укыйлар да амин тоталар, биш вакыт на-

мазны калдырмыйлар. Авыл дигәннән, монда авылны

кышлак дип йөртәләр.

Әбием миңа бераз карап-карап торды да, кулы

белән ишарәләп, мине үз янына чакырды. Њзе утыр-

ган урындыкның булмаган тузанын сыпырып алган-

дай итте дә кырына утырырга куша. Үзбәкчәләп ми-

нем кем булыуымны, кайдан килүемне сорый. Исем-

шәрифләремне әйтәм. Билгеле инде, үзбәкчә сөйләшә

белмим, шулай да аңлыйм бераз. Шуңа да, әби дә

мине аңлар дип, татарча сөйлим. Әбием ялт иттереп

миңа карап алды да, ниндидер ят акцент белән, әмма

бик дөрес итеп:

— Син, улым, татар милләтле адәм буласыңмы? —

ди. Мин баш кагып:

— Әйе, — дим.

— Син Казан татарымы? — ди әбием, аптырап. Мин

әйтер идем, әби ниндидер иске, үзе кебек картайган

сүзләр белән сөйли.

— Юк, мин Башкортстан татарымын, — дим. Әбием

тагы сүзсез калды да, бераздан:

— Белмим, ишеткәнем дә юк, ул кай тирәдә, нин-

ди җирләр? Пенза яклары түгелме? — ди. Мин инде

бөтенләй аптырыйм. Ничек инде Башкортстан чаклы

Башкортстанны белмиләр дип уйлыйм. Һәм «Уфа,

Эстәрлетамак якларыннан мин» дип, тирә-яктагы

шәһәрләрне санап киттем.

— Шулай язмыш, — дип авыр сулап куйды да әбием,

— Бәләбәй еракмы? — ди. Мин инде шатланып:

— Ул кадәр түгел, барсаң, бер сәгатьлек юл бу-

лыр, — дим. Ә үзем «юк, бу үзбәк карчыгы булырга

тиеш түгелдер, безнең якларны якшы белә. Татар

әбиедер», — дип уйлый башладым.

— Тирә-ягыңда нинди елга-сулар ага? — дип, әби

һаман төпченә. Мин санап киттем:

— Дим, Ашкадар, Эстәрле, — дигән булам.

— Авылыңның исемен әйт, исемен, — ди, әбием,

учын колагына куеп, бөтенләй минем якка авышып.

Аның бик ишетеп бетмәгәнен бая ук чамалап, та-

вышымны күтәреп, сөйли башлагач, үзе үк колагын

читкәрәк алды. Мин авылның исемен әйткәч, күзенә

чыккан яшьләрен яулыгының очы белән сөрткәләп,

кинәт кенә:

— Өршәк хәзер кипкәнмени, олан? — диде. Мин бе-

раз гаҗәпләнеп һәм кыенсына биреп:

— Юк, — дим.

әбием минем белән сөйләшүдән туктады да,

Сәгыйдә апага үзләренчә нәрсәдер әйтеп куйды.

Апаның йөзендә аптырау да, кызыксыну да, хәтта

берникадәр курку да бар иде.

Әби тагы минем якка колагын куеп сораша да сора-

ша. Мин аның һәр соравына тулы итеп җавап бирергә

тырышам. Бераздан Сәгыйдә апа барыбызны да өйгә

чәй эчәргә чакырды. Бергәләшеп өйгә кердек. Безне

бик бай табын каршы алды. Бу якларда табын түр якта

идәндә әзерләнә. Элек бездә дә шулайрак иде анысы.

Я сәкедә, я идәндә була торган иде. Күп тә үтми, мине

коткарган ир — Сәгыйдә апаның олы улы да килеп кер-

де. Табында ирләрдән без аның белән икәүбез. Миңа

да тынычрак. Тик Рәхимә генә алгы бүлмәгә чыгып кит-

те. Әби минем бу якларга ничек килеп чыгуым турында

сораша. Машинадан торып калдым дип алдаштырам.

Миңа тимер юл стансасына, фәлән-фәлән поездга чы-

гарга кирәк, бер дә булмаса, якындагы автотрассага,

дим. Берәрсе олы юлга чаклы чыгарса, әйбәт булыр

иде, югыйсә менә бит, барска дип корган капканга

эләктем дип, җәрәхәтләнгән аякны күрсәтәм. Әбием,

минем ак чүпрәк белән бәйләнгән аякка карап:

— Ходай насыйп итсә, төзәлер, балам, төзәлер, —

диде дә нык кына көрсенеп дәвам итте: — Улым, бу

сезнең илегез түгел, бу Әфганстан иле,– ди. Минем

зиһенемә аның әйткәннәре барып җитми тора. Ул

шуны чамалапмы, әллә үз-үзенәме: — Шулай, балам,

бу — безнең ил түгел, бу чит Әфган иле, — дип кабат-

лап, тагы көрсенеп куйды.

Минем өскә бер чиләк бозлы су койдылармыни!

Үзем дә сизмәстән котым очып:

— Ничек? Хәзер ни эшләргә? Ничек итеп кире кай-

тырга? — дип кычкырып җибәрдем.

Әбием:

— Курыкма, балам, курыкма, монда да әйбәт

кешеләр яши. Озатып куярлар. Тик кайткач кына Себер

сөрмәсәләр үзеңне? — дип, шик белдереп, мине кур-

кытып куйды. Мин — комсомолец, колхозның иң ал-

дынгы шоферларының берсемен. Кышка партиягә

керергә исәпләп йөри идем. Партком секретары

Рилаф абзый да: «Көзге эшләр бетүгә сине кандидат

итеп алабыз. Тырышып кына эшлә, кара аны, мине

хурлап, йөзгә кызыллык китермә, — дип кисәтеп куй-

ган иде. Ә мин капиталистлар, басмачлар арасында

яшәп ятам икән. Армиядә хезмәт иткәндә тутырган

анкеталарда шундый бүлекләре бар иде: Чит телләр

беләсеңме? Чит илдә булганың бармы? Чит илдә

туганнарың бармы? Булса, бәйләнеш тотасызмы? Һәм

башкалар, һәм башкалар. Партиягә кандидат итеп ал-

ганда анкеталарны ничек тутырырмын да, гомумән,

кайтып булырмы әле, әбием әйткәнчә, кайткан көе

төрмәгә ябып куймасалар. Минем баштан берсеннән-

берсе шөбһәле, берсеннән-берсе ямьсезрәк уйлар

йөгерешә.

Ничек бу бәладән исән-сау котылырга? Минем үз

кайгым көчле, ә әбием үзе турында сөйли. Бәләбәйнең

үзеннән булып чыкты. Революциягә кадәр үк сәүдәгәр

әтисе бу яклардан кызыл тауар ташыган. Әбинең дә

әтисенә ияреп Кәшмиргә барганы булгалаган. Илдә

гражданнар сугышы башлангач, монда торып калган-

нар. Бераз тынычлык урнашсын, тәртип булдырылгач

кире кайтырбыз әле, дип уйлаганнар. Менә шуннан

бирле кайчан тәртип булыр икән дә, кайчан больше-

виклар бетәрләр икән дип көтеп ятканнар. Эчтән генә:

«Вәт буржуй-басмач, сволочьлар!» — дип уйлап куй-

дым.

Әбинең сөйләве буенча, Сәгыйдә апаларның әти-

әниләре бөтенләй безнең күрше авылдан булып чык-

тылар. Мин моңа шатланмыйм. Бүтән чак булса, кы-

зыксынып, ничек алай да, ничек болай дип, сорашып

туймас идем. Күрше генә авылдан булгач, нишләп

татарча сөйләшә дә белмиләр? Хәтта безнеңчә

аңламыйлар да… Сәгыйдә апаның әтисе авыл мулла-

сы булган. Утызынчы елны, төрле маҗара-михнәтләр

күреп, шушы җәһәннәм читенә килеп урнаша алган-

нар. Еллар тынычланып, дөньялар иминләнгәч, кире

кайтырга исәпләре булса да, хыяллары барып чыкма-

ган.

Әби шулай сөйләде дә сөйләде. Елашып та алалар.

Көн шулай тегеләрнең сөйләгәннәрен тыңлап, ела-

ганнарын күреп үтте дисәм дә була. Ә бит минем үз

кайгым хәтәр. Эчемдә ут яна. Моннан тизрәк табанны

ялтырату ягын карарга кирәк. Тик кайсы якка? Юлны

белмим. Географияне хәтерләргә тырышып карыйм.

Әфганстан безнең илдән көньякта урнашкан урнашу-

ын. Шулай булгач, миңа төньякка сыпыртырга кирәк.

Тик төньякта теге кар чалмалы тау – бабайларының

сыртлары гына ялтырый. Һәм алар миңа мәңге мон-

дый биек таулар күрмәгән кешегә, куркыныч һәм шом-

лы булып күренәләр. Әбидән, җаен туры китереп:

«Бүген нинди көн?» — дип сорыйм.

— Сәфәр аеның шул-шул көне һәм бүген атнаның

чишәмбе көне, — ди җаваплый ул.

Бернәрсә дә аңламый:

— Алай икән, — дип кенә куя алдым.

Мин икенче көнне дә кәефсез идем. Теге корт-

ка бүген дә килде, дөресрәге, Сәгыйдә апа тагы

Рәхимәне җибәреп чакыртып алды. Тагы шулай әби

белән сөйләшәбез. Ул җайлап-җайлап минем кыллар-

ны тартып карый. Гаиләм, балаларым барлыгы, юклы-

гы турында сораша. Һәм мине чынлап торып монда

калырга үгетли үк башлады.

— Син, олан, аптырама аларның безнеңчә

белмәүләренә. Туган телләрен белмәсәләр дә,

алар — татарлар. Аларның татарлыклары канна-

рында, йөрәкләрендә. Рәхимәне үзеңә кәләш итеп

әйттерербез. Аларны татарчага өйрәтерсең. Мондагы

татар балаларын үзебезчә укытырсың. Татарлар бар

әле ул, күрше кышлакта да хәтсез генәләр. Бу тирәдәге

татарлар барысы да хәлле, җитеш яшиләр, — дип,

мине кодалапмы кодалый. Күңелгә коткы сала, бас-

мачлар коткысы. Кайда ул, миндә тик моннан тизрәк

исән чакта таярга кирәк дигән уй гына. Комсомолец

илен сатмый, кайтам, и бетте! Минем бөтен уем – тик

әни, сеңелкәш, ага-туганнарда һәм моннан җаен

туры китереп качу гына. Күрәсең, моны сизеп, әбием

үкенечле тавыш белән:

— Ярар, олан, дөрес уйлыйсың. Туган илдән, ту-

ган җирдән аерылып яшәүдән дә зур кайгы, олы

бәхетсезлек юк. Яхшы булса да торган җир, сагынды-

ра туган ил, дип әйтмәсләр иде, балакай. Иртәгәләргә

сине чик буена кадәр озатып куярлар. Хафаланма,

улым, — дип тынычландыргач кына миңа әзрәк хәл

керде. Күңелем тынычланып, йөрәк үз урынына утыр-

ды шикелле. Югыйсә, әбиемнең кичә үгетләвеннән

төнлә йоклый да алмадым.

Чынлап та, берничә көннән мине чик буе-

на алып килделәр. Билгеле инде, ат белән. Мине

озатучыларның берсе Рәхимәнең олы агасы булып,

икенче юлдашым — күрше авылдан, үзебезчә вата-

җимерә, үзбәкчә кушып сөйләшкән яшь кенә бер та-

тар егете иде. Юл тузанына сызгалап, кай җирдәнрәк

һәм ничегрәк үзебезнең якка чыгарга өйрәтәләр.

— Без бүтән бармыйбыз, хәзер үзең дә кайтып җитә

аласың. Чөнки безнең чик буенда йөргәнне күрсәләр,

үзеңә авырга туры киләчәк. Тотып алулары ихтимал, —

дип аңлаталар. Теге үсмер татар егете миннән бары-

сын да сораша, белергә тырыша. Кешеләрнең ничек

киенгәннәреннән алып, нәрсә ашаганнарына чаклы

төпченә. Мин аңлатам, җентекле җавап бирергә ты-

рышам.

Көн кичкә авышты. Елгага кадәр байтак кына атлар-

га туры килде. Елга шактый киң һәм ургып ага икән.

Тегеләр биргән кәҗә тиресенә тәүдә өреп тын тутыр-

дым. Аны кайсылай тунап, ничек шулай тын чыкмаслык

итеп ясаганнардыр инде, аптырарсың бу көнчыгыш

халыкларына. Менә шул кәҗә тиресенә киемнәремне

бәйләп һәм шуңа тотынып хәл ала-ала, йөзеп-агып

дигәндәй, көчкә үзебезнең якка чыктым.

Чәнечкеле тимерчыбыкның исеме генә. Кайбер

урыннарда астан өзелгәләп беткән. Иң курыкканым

шул — тимер чыбыкка электр тогы җибәрмәгән бул-

салар ярар иде. Юк, ток сукмады. Тәүдә юеш камыш

белән төртеп карадым, алай-болай дерелдәтмиме

дип. Сизелмәде. Шуннан гына батырчылык иттем.

Алда тип-тигез итеп сөрелгән җир арасы ята. Аны инде

үзем дә беләм ничек үтәргә. Әрем, дөя чәнечкеләрен

учмага җыйдым да шуның белән себереп, эземне

тигезләп бардым. Моның белән генә бетмәгән икән

әле, алда тагы бер кат чәнечкеле тимерчыбык сузыл-

ган. Монысында тишек-тилем юк. Ярый әле тегеләр

биргән чапан бар, шул чапанны тегенең өстенә ябып

чыктым. Югыйсә, барча киемем ертылып, теткәләнеп

бетә иде.

Чыгуын чыктым, тик хәзер кайсы якка барырга?

Әкияттәге кебек. Уңгамы, сулгамы, әллә булмаса ту-

рыгамы дигәндәй. Иң яхшысы — тизрәк чик буеннан

ераккарак сыпырырга кирәк инде, һәм мин туп-туры

алга киттем.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (5)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: