Барлык яңалыклар
10
Чәчмә әсәр
20 март , 21:17

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (13)

Авыл халкы аның алмашынганын инде үз күзләре белән күргәч, сүзләр ачыктан-ачык йөри башлады. Әти-әнисе чакырмаган карчык, эчермәгән үлән, укылмаган дога калмады, ләкин ул терелмәде. Имче чакыртып, өшкертә башлауга: «Төкермә, ник төкерәсең миңа?» – дип, аның өстенә ташлана икән.

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (13)
Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (13)

– Үземә дигән берәү генә бар иде. Яхшы кешегә берни жәл түгел. – Проводницаның кыштыр-кыштыр кесәсенә акча тыкканы ишетелде. – Ну, егетегез усал сезнең, – диде ул, чыгып барышлый. Аның тавышы бераз җылына төшкән иде. – Моның белән торган хатынга Аллаһ түземлек бирсен.

– Тимә син аңа. Әйбәт егет ул. Аның белән ерак барасы әле сезгә. Кыерсытма, тел тидермә аңа. Мә тагын… – Мотыйк проводницаның учына тагын бер кәгазь акча төртте. - Сиңа нәрсә, синең эшең шул, сине акча йөртә. Ә моны язмыш куалый, йөгәненнән тотып тыя алмасаң, язмыш әллә кайларга илтеп ыргыта ул сине. Ирек кенә бир аңа…

Проводница ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

– Күңел бик нәзберек икән синең, егет, – дип эндәште Мотыйк. – Һәр әйткән сүзгә авыз турсайта башласаң, иренең кабартма булыр. Төкер син аларга.

– Аларның һәрберсенә төкереп йөрсәң, төкерегең җитмәс.

Мотыйк шаркылдап көлеп җибәрде, Искәндәр янына күчеп утырды, аны кочаклап алды.

– Үз улым кебек, – дия-дия, аркасыннан сөйде ул аның. - Төштә кызымны һаман бишектә елап яткан килеш күрәм. Минем өчен һаман шул мәм-мәм сорап яткан елак кыз әле ул. Аның шундый чагын гына күрдем бит. И-их, урам буйлап җитәкләп йөрергә, мәктәпкә озата барырга, икеле алып кайткач, юри генә ачуланырга иде бер үзен! Бергәләп киноларга йөрергә, бәйрәмгә яңа күлмәк алып бирергә иде!

Искәндәр аның сүзләренә кушылмады, бу минутта ул, күңеле белән Ләйсәнне җитәкләп, шәһәр урамыннан бара иде. Ләйсән кибет тәрәзәсенә төртеп күрсәтә, алар эчкә керәләр дә кочакка сыйган кадәр курчаклар, китаплар, уенчыклар төяп чыгалар, аннан, авыз кырыйларыннан тамыза-тамыза туңдырма ашыйлар. Ләйсән урам читендәге афишага карауга ук, ул аны сүзсез аңлый, алар, бер-берсенең авызына карап көлешә-көлешә, кинога керәләр. Залда ут сүнә, Ләйсән, караңгыдан курыккандай, әтисенә сыена, ул аны кочагына ала.

Мотыйк белән башларын башка салган килеш кочаклашып утыруларын күргәч, Искәндәрнең күңеле нечкәреп китте.

– Ярый, сиңа җыенырга вакыт, – диде ул, кырысрак булырга тырышып. – Әллә төшәргә уйламыйсың инде?

– Төшми кая барасың? Һәркемнең – үз станциясе… Син үзең генә каласың инде. И-их, яшь чакларым булса, ияреп китәр идем сиңа!..

– Кайсы станциядә төшәсең син, Мотыйк абый?

– Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, киләсе станциядә, дип торам ич.

– Анысын беләм, станциянең исеме ничек, дим.

– Ә-ә-ә, анысын әйтәсеңмени? Тыңламас станциясе, ә авыл Баганалы дип атала безнең. Элек авыл башында кара багана торган безнең. Бу авылда кылынган эшләргә патша хөкүмәте җавап бирми, дигәнне аңлаткан ул. Юлаучылар, безнең авылга кермичә, читләп үтә торган булганнар. Шул кара баганалы авылның бер малае инде мин. Минем язмышның да капка төбенә кара багана утыртып куйганнар бугай. Гомер буе бәхет читләп үтте. Бөтен юанычың шушы зәмзәм суына калгач, юк инде ул…

– Әй, сөйләп бетермәдең бит әле син, Мотыйк абый, теге Зәмзәмия кая китте соң ул? Нинди әҗәтен түләде ул сиңа?

– Зәмзәм суы, дигәч исеңә төштеме? Инде аяк сузам дигәндә, чып-чын зәмзәм суы булды ул миңа. Бу шайтан төкереге түгел. – Аның кесәсендәге шешә чупылдап куйды. – Язмышы бик гыйбрәтле ул Зәмзәмиянең… Мотыйк, станциягә якынлашып килүләрен дә онытып, иркенләп сөйләргә тотынды. Тамак төбенә утырган ачы төерне йотып җибәрде дә, иркен сулап, сүзен дәвам итте: – Сугышка хәтле үк булды бу хәл. Минем егермене тутырып килгән чак, Зәмзәмия ике-өч яшькә кечерәк. Нәрсәдән булгандыр, белмим, көннәрдән бер көнне моның бөтен тәне шешә башлады. Аны өшкертеп тә карадылар, догалы су да эчерделәр. Ул чакларда врач дигәнне ишетеп кенә беләләр иде авылда. Им-том белән шактый тилмерттеләр кызыйны. Зәмзәмия көннән-көн үзгәрә барды, күзләре тоныкланды, ут яңып торган йөзенә ваемсыз саргылт төс кунды, сүзләре дә бутала башлады. Авылда аның турында имеш-мимешләр таралды. Әти-әниләре аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар, урамга бөтенләй чыгармыйлар иде. Шулай беркөнне ул өйдә кеше юклыгын гына чамалап торган да урамга чыгып йөгергән. Артыннан куып та тота алмаганнар. Ике көн, ике төн эзләгәннән соң, аны урман буендагы Изгеләр чишмәсе яныннан тапканнар. Күлмәкләре ерткаланып беткән, аяк-куллары сыдырылган, чәчләре тузгыган – урман пәрие диярсең. Чишмә кырыендагы ташка утырган да, бар дөньясын онытып, җир астыннан кайнап чыккан суга карап тора, ди. Авыл халкы аның алмашынганын инде үз күзләре белән күргәч, сүзләр ачыктан-ачык йөри башлады. Әти-әнисе чакырмаган карчык, эчермәгән үлән, укылмаган дога калмады, ләкин Зәмзәмия терелмәде. Имче чакыртып, өшкертә башлауга: «Төкермә, ник төкерәсең миңа?» – дип, аның өстенә ташлана икән. Шуннан соң аны бөтенләй чыгармас иттеләр. Ләкин, үзең беләсең, авыл халкының эше бетәрлек түгел бит, гел аны гына саклап утыра алмаганнардыр инде, тагын берничә тапкыр өйдән качып чыгып китте ул. Бу юлы да чишмә яныннан таптылар аны.

Шул хәлдән соң аны үз иркенә җибәрделәр. Ул еш кына безгә керә иде. Керә дә ишекле-түрле йөренә башлый, үзалдына туктаусыз сөйләнә: «Ямьле язлар да җитте, сыерчыклар да кайтты. Мин генә кайтмадым. Мин – юләр. Мин сыерчыклар белән ничек сөйләшим? Алар мине аңламыйлар бит. Мин – юләр. – Аның тавышы шундый сагышлы, шундый кызганыч чыга, мин, елап җибәрмичә, көчкә тыелып торам. Аннары ул кинәт кенә шаркылдап көлеп җибәрә. Сыерчыкларга бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә көлә. – Карагыз әле, карагыз, сыерчыклар кара күлмәк кигән! Яз көне кем кара күлмәк кия инде? Минем күлмәгем матур, минем күлмәгем матур, – дип, баласынып, бармаклары белән итәк очларын тота-тота бөтерелә. Бөтерелеп арыгач, минем кулдан тота да урамга сөйри башлый. – Әйдә инде, әйдә инде, Мотыйк абый! – ди, томанлы күзләре белән еламсырап, миңа карый. Мин ихтыярсыз аның артыннан иярәм. Юл буе бер сүз эндәшмичә, тын гына барабыз. Чишмә янына җиткәч, ул каушап калгандай була, кемнедер күрергә теләгәндәй, тезләнеп, күзләре талганчы чишмә суына карап тора. Аннан чишмә суында кулларын юа, битләрен, чәчләрен, колакларын, аякларын чылата. Шул вакытта беразга гына аның хәрәкәтләренә мәгънә кергән кебек тоела, томанлы күзләрендә бәләкәй генә очкын кабынып алгандай була. Аның зәгыйфь акылы шулай итеп күңелен тәртипкә салырга тырыша. Кичке эңгер төшкәч кенә, кайтыр юлга чыгабыз. Кайтып җиткәч, ул минем баштан сыйпый да, әбәк, дип, җилкәгә сугып, өйләренә йөгереп кереп китә.

Җәй буе, мине ияртеп, көн саен чишмәгә төште ул. Бүтән беркемне дә якын җибәрми, беркем белән дә сөйләшми, беркемнең дә сүзен тыңламый – бары мине генә үз итә иде. Ә көз җиткәч, аны шәһәргә больницага илтеп салдылар. Аннан бөтенләй терелеп кайтты ул авылга…

Әмма авыл халкы өчен мәңгегә Сәер Зәмзәмия булып калган иде инде ул. Чибәрлек ягыннан тирә-юньдә аңа тиңләшерлек кыз юк иде, дисәм, валлаһи, алдау булмас. Кашыкка салып кабып йотарлык иде, бичара. Шулай да егетләр аны читләп үтәләр иде, кызлар да үз араларына алмадылар. Ул моны бик авыр кичерә, шуңа күрә торган саен кешеләрдән читләшә бара иде.

Шулай беркөнне инде караңгы төшеп килгәндә, әнисе безгә йөгереп кергән. «Зәмзәмия югалды, иртән чыгып киткән иде, һаман юк», –  ди. Минем күңел нидер сизенде бугай, Изгеләр чишмәсе янына төшеп киттем. Менә бүгенге кебек айлы төн иде. Ерактан ук күрдем мин аны. Чишмә буена су алырга төшкән ап-ак күлмәкле Зөһрә кыз төсле, суга иелгән дә, үз матурлыгына үзе соклангандай әсәрләнеп, үз шәүләсенә карап тора.

Себер ягына ниндидер төзелешкә эшчеләр җыеп йөриләр иде, әти-әнисе киңәш иттеме, әллә үз хәлен үзе аңладымы, – озакламый шунда китеп барды Зәмзәмия. Шул китүеннән юкка да чыкты. Сугыштан соң авылга кайтып, берничә ел узгач кына хәбәрен ишеттем. «Кияүгә чыккан, бер баласы туган, менә дигән итеп яшәп яталар икән», – дип сөйләде әниләре. Аларның сүзен расларга теләгәндәй, аннан ай саен диярлек посылка килеп торды. Тик үзе генә кайтмый иде. Әниләре инәлеп-инәлеп чакыра торгач, ире белән баласын ияртеп кайтты ул Сабантуйга. Киемнәр ефәктән генә, элеккечә үк булмаса да, төс-кыяфәт тә Комган Әптери кызлары белән янәшә куярлык түгел. Авыл урамы буйлап үткәндә, бар халык капка төбенә йөгереп чыга иде. «Һе-һей, менә сиңа мә, Сәер Зәмзәмиягә дә кияү чыккач, ул да ефәк-бәрхеткә төренеп йөрерлек булгач, безнең кызларга ни сан инде», – дип, хатыннар тел шартлата. Кызларның да күзе кыза, читкә китәм дә читкә китәм, дип, әти-әниләрен тинтерәтә башлый. Егетләрнең моңа ачуы чыга, менә-менә куенына керәм дип торганда, җиде җир читенә җибәреп булмый бит инде кызны. Авыл халкының авызында сүз торамыни?! Сүз иярә сүз чыгып, бер җае килгәндә, Зәмзәмиянең иренә кайсыдыр төрттереп куя. «Авыл тормышы тирес тә тузан инде, чери монда адәм башы. Шәһәр шәһәр шул инде, кемлегеңә карамый, эшләсәң, умырып акча бирә, чистага ятасың, чистаны киясең. Кешегә хөрмәт бар шәһәрдә. Әнә синең хатынга элек бездә көлеп кенә карыйлар иде. Шәһәр нишләткән үзен, хан кызы булган бит, кем әйтер аны хәзер Сәер Зәмзәмия дип». Шулай җай гына сөйләгән була бу. Ә ире кайта да Зәмзәмиясен табалый башлый: нигә моңа кадәр миңа бу турыда әйтмәдең, ди. Зәмзәмия бөтенесен дә сөйләп бирә. Ире, башы поезд астына кергере нәрсә, ташлап китә моны. Зәмзәмия аның артыннан бармады, авылда торып калды… Хәзер яңа калага эшкә урнашкан, диләр…

Мотыйк озак итеп башын селкеп торды-торды да көрсенеп куйды. Поезд станциягә якынлашып килсә дә, аның җыенырга исәбе юк иде сыман. Искәндәр аңа бу турыда әйтмәкче булды, ләкин уйларыннан бүләргә базмады. «Кайтмаска иде аңа кире, бар дөньясына төкереп яшәп ятарга иде шул Себерендә. Утка алданган күбәләк кебек, гел күз алдында торгандыр шул авыл. Барыбер түзәргә кирәк иде, кайтмаска кирәк иде. Хатын-кыз күңеле күбәләк кебек шул…» – Мотыйк Искәндәргә күтәрелеп карамады, аның барлыгын да онытты бугай, узалдына сөйләнеп, үз-үзе белән бәхәсләшеп барды.

– Син нигә кайтасың соң? Син дә кайтма. Тот та, Зәмзәмия янына барып, эшкә урнаш.

– Нинди эшкә? Кем алсын мине анда эшкә? Жиде класс белемем белән кемгә кирәк мин анда?

– Үзең «атаклы балта остасы» дисең, үзең…

– Авыл өчен – атаклы. Авыл йортын күз йомып та җиткерәм мин аны. Шәһәр бит ул… Аннары… шәһәргә күңел дә ятмый минем, һава җитми миңа анда.

– Алайса, Зәмзәмияне ал да берәр авылга барып төплән.

Ул арада ишекне каты итеп дөбердәттеләр, җавап биргәнне дә көтмичә, ачып җибәрделәр.

– Каласың бит. Поезд туктады. Синең станция. Әллә төшмисеңме?

Мотыйк теләр-теләмәс кенә кузгалды, утыргыч астыннан рюкзагын алып, идәнгә куйды. Хәрәкәтләре артык салмак, дәртсез, хәлсез иде аның. Ул, станциягә җиткәннәренә ышанмагандай, тәрәзәдән тышка карады. Анда төннең кара пәрдәсеннән башка берни дә күренмәде. Күктәге ай да, сезнең арттан күпме барырга була дигәндәй, каядыр артта калган иде. Бары тик йолдызлар гына, сүнеп барган учак көле арасында ялтырап киткән күмер күзләре кебек, җилдә дөрлиләр.

Искәндәр, рюкзакны алып, купедан чыкты. Мотыйк һаман кузгалмады. Аннары, лып итеп, утыргычка иңеп төште.

– Чыкмыйм әле. Йөрәгем кага, – диде ул, ыңгырашкан тавыш белән. – Авылга кайтып җитә алмам кебек. – Ул мөлдерәгән күзләре белән Искәндәргә текәлде. Хәзер аның тезләренә башын куяр да үкси-үкси елый башлар сыман иде Мотыйк. Аның иреннәре калтырады, борын яфраклары кабарды. – Китәсем килми минем моннан, Искәндәр энем, китәсем килми, – диде ул, хәлсез тавыш белән. – Инде күптәннән бер кеше белән дә болай рәхәтләнеп сөйләшкәнем юк иде. Эч серләремне сөйләгәнем юк иде. Күңелем бушап калды. Яңадан туган кебек булдым. Ачуланма, тагын бер генә станция барыйм әле. Миңа, кайда туктасам да, барыбер. Ул станциядән теге яңа калалары да якын гына. Исәп итсәм, Зәмзәмия янына да сугылып чыгармын. Хәлен белермен. Елаша-елаша сөйләшеп утырырбыз бер. Яңа елга алып чыгасым килми бу кайгы-хәсрәтләрне. Яңа елда яңача яши башларга иде!…

Мотыйк, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, ютәлләргә тотынды, һава җитмәүдән изүләрен чишеп җибәрде. Бер кулы белән авызын каплаган килеш, икенчесе белән, кармалап, кесәсеннән шешә тартып чыгарды, калтыранган куллары белән пыяла чыңлата-чыңлата, стаканга коньяк салды. Күзләрен йомып, аны эчеп куйгач, бераз тын торды, аннан иркен сулап куйды. Гаепле эш эшләгән кеше сыман, керфекләрен күтәрмичә генә, Искәндәргә эндәште: 

– Әйдә минем белән! Гостиницага урнашырбыз! Ду китереп Яңа елны каршы алырбыз. Әйдә, җыен, төшәбез дә калабыз. Зәмзәмия апаң белән дә танышырсың. Кияү җегете булып барырсың. Табабыз аны, өй борынча йөреп булса да табабыз. Шәһәр дигәч тә, безнең авыл хәтле генә әле ул. Житкерә генә башладылар. Кайчан телисең, шунда китәрсең. Билет өчен борчылма. Кирәк булса, йоклап яткан түшәгең кырыена китереп бирерләр. Акча китерттерә ул… Әйдә инде, яшь кешегә бер җилкенеп алу ни тора?

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: