Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
29 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (9)

Шунысы бик тә гаҗәп тоелды: бусагада кулларын маңгаена куеп безне тыңлап торган теге кортка: — Кем, кем буласың? Кайсы авылныкы дисең? — дип, кат-кат сораша. Һәм күрше авылдагы берничә карт әбине, мин бәләкәй чактагы үлеп мәрхүм булган бабайларны да белә булып чыкты.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (9)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (9)

(Дәвамы.) 

— Әйе, теге Шәйбәк кызын әйтәсеңме? Син аларның

нәсел-нәсәбен белмисең бит. Алар нәселеннән бөтен

хатыннар кияүгә чыккан көе «уф эчем, уф башым»

дип, өйдән дә чыкмый эч-башларын бәйләп мич ар-

тында яталар да, ирләре йончып үлеп киткәч, тере-

леп китәләр. Шуннан типтереп яши башлыйлар, — ди.

Кайдан белгән минем Зәбирәне берничә тапкыр, эш

юктан эш булсын дип кенә озата барганны.

Апаның бу турыда туктамый нотык сөйләве туй-

дыра башлады. Минем тизрәк ялгыз калып Рәхимә

турындагы уй-хыялларга чумасым килә. Һәм мин

өйләнергә җыенмавым турында апага тагы хәбәр са-

лам да бүлмәмә кереп йокларга ятам. Апа барыбер

үпкәләде шикелле. Ә минем күзгә йокы керми, уемда

бары тик Рәхимә генә. Күрәсең, мәхәббәт дигән нәрсә

шушы буладыр инде. Әлегә кадәр авылда күпме генә

кызларны озаткалап, билләреннән кочаклап йөрсәм

дә, берсе турында да бу кадәр уйлаганым булмады.

Зәбирәне әйтеп тә тормыйм инде. Бүген шуны ачыкла-

дым: мин, чынлап та, теге чик аръягында күргән көе

үк гел Рәхимәне генә уйлап йөргәнмен ләбаса. Ә аны

яңадан очраткач, тагы да көчлерәк, тагы да тирәнрәк

хисләр суырып алды. Әйтерсең дә су әйләнчеге, да-

выл өермәсе, таудан төшкән кар ташкыны булып мине

күмеп китте.

Һич белерлек түгел — кайчан көн дә, кайчан

төн. Йокым йокы түгел, ашым аш. Кигән күлмәк-

чалбарларының, ябынган яулыкларының бизәкләренә

чаклы күз алдымда. Тек-тек басып атлаган аяк та-

вышлары әле дә колагымда бер моң булып яңгырый.

Ә тавышы соң, тавышы! Капка ярыгыннан йөрәгемне

өттереп карап, мине шаяртырга уйлап, «мин Рәхимә

түгел», ди бит әле. Хәзер бу сүзләр минем күңелдә:

«Әйе, мин Рәхимә булам, онытмаган өчен рәхмәт,»

дигән кебек яңгырап тора.

Аны очратырга, яңадан чиксез тирән күзләренә

карарга хыялланып, турларыннан кабат-кабат үтәм.

Капка төпләрен саклап, урамның икенче ягындагы

чинар агачын терәп әллә күпме сакта торам. Гашыйк

булып, тәмам акылымны җуяр хәлгә җитеп, җир белән

күк арасында очам. Мин юләр, һәм мин мәҗнүн.

Башыма әллә нинди уйлар килә.

Шулай, үземә үзем урын табалмый, кичләтеп кенә

тагы теге тыкрыктан урамга килеп чыктым. Шулчакны

ниләр кичергәнне белсәгез икән, егетләр! Рәхимәм

тыкрыкның теге башыннан үзләренең урамнары-

на таба атлый. Өстендә шул ук күлмәк, яулыгы гына

икенче. Өйләренә җитеп килә, икебезнең ара шак-

тый. Урам тутырып кычкырып та булмый, кешеләр

бар. Кычкырырга да булыр иде, ләкин мин оялам.

Өйрәнелмәгән дә. Безнең якта урамда кычкы-

ру тәрбиясезлеккә керә бит. Ә монда алай түгел.

Кышлакның бер очында яшәгән үзбәк, кемгәдер

берәр хәбәр әйтергә булса, яки кунакка чакырса,

урамда күренгән кешегә әйтә: фәлән-фәләнгә шул-

шул хәбәрне әйт, безгә кунакка килсен ди. Тегесе үз

чиратында икенче кешегә кычкыра. Шулай итеп, хәбәр

ике-өч минутта ун-унбиш кеше ярдәмендә бөтен кыш-

лакны урап, тиешле кешесенә барып җитә. Менә шун-

дый үзенә күрә чыбыксыз телефон. Моңа бер кеше

дә гаҗәпләнми. Ә мин тордым да йөгердем. Рәхимә

кереп киткәнче бер-ике сүз әйтергә исәп, һичьюгында

хет бер тутырып күзләренә карап алырга иде. Юк,

өлгерә алмадым, никадәр тырышсам да, булмады.

Минем йөгергәнне Рәхимә дә шәйләп алды да, адым-

нарын тизләтеп, кереп тә югалды. Мин, тыным бетеп,

капканы этәреп карыйм – бикле. Сак кына шакыйм –

җавап юк. Сизеп торам, капка артында ул да басып

тора, мине тыңлый. Мин тагы әкрен генә:

— Рәхимә, нигә бу кадәр миннән качасың? Сиңа һич

нинди аламалык эшләргә теләмим. Бу мин — Җәүдәт,

— дим. Һәм, бөтен кыюлыгымны җыеп, тегеңә ап-ачык

итеп: — Курыкма, тегендә булганны син беләсең дә,

мин беләм. Шикләнмә, бу турыда һичкем белмәс, —

дим.

Бернинди дә җавап юк. Капка тоткасын тагы бер-

ике тартып карадым да, теге көнне менгән агачка ме-

неп тә киттем. Күз кырые белән булса да күреп кала-

сым килә үзен. Рәхимә, чынлап та, капкага арты белән

сөялгән дә урамда нәрсә булганын тыңлый. Мин

аны иркенләбрәк күрү теләге белән, йортка сузылып

үскән ботак буйлап алга үрмәлим. Мине Рәхимә дә

күреп калды. Берчә аптырап, берчә куркып, капкадан

читкәрәк китеп басты да ярым пышылдап:

— Хәзер үк кире төшеп кит! Кеше-мазар күрсә оят!

Әниләр сизсә, нәрсә әйтерләр? Күршеләр алдында

хурлык! Хәзер үк төшеп кит! Югыйсә, өйдән абый-

ны чакырып чыгарам. Кирәгеңне бирер. Мине оятка

калдырма берүк! — дип, ике битен каплап, еларга ук

кереште. Минем, әлбәттә, кадерле кешемә кыенлык

китерәсем килми. Кире борылып төшәргә чамалыйм.

Өй тәрәзәсеннән дә мине күреп калдылар шикелле,

ашыга башладым. Саксызрак кыландыммы, аягым ыч-

кынып китеп чак аска очмадым. Гәүдәм белән асылы-

нып калуын калдым да ул, тик ботак кына минем мон-

дый кискен хәрәкәттән шартлап сынды. Шифер ябыл-

ган каралты түбәсенә дөбер-шатыр барып төштем.

Шиферлар шарт-шорт сынып, эчкә үк мәтәлдем. Тавык

абзары икән. Китте тавыш, китте тавык-әтәчләрнең

чыркылдап-кытаклавы — бөтен дөнья яңгырый. Шул

чагында аңладым: тавык кыткылдавыннан да ямьсез

тавыш юктыр бу дөньяда.

Рәхимәм йөгереп өйләренә кереп югалды. Ул да

түгел, кулларына таяклар тоткан ике таза ир тавык

абзарының ишеген ачарга чамалыйлар. Абзар дип,

абзар да түгел инде, тимерчыбыктан үреп эшләнгән

челтәр-сетка. Арттарак басып торган абзый,

Рәхимәнең әтиседерме, үзбәкчә нәрсәдер сөйли, мине

әрли. Хәлләр мөшкел. Шөрләп, нәрсәдер мыгырданып

абзыйга дәшәм. Алар мине ишетми, күзләрендә ачулы

утлар елтырый. Болардан миһербан көтмә. Ниһаять,

кетәк ишеге ачылып китте, тегеләр миңа чыгарга ку-

шалар. Куркып каршылашам һәм чыкмыйм. Чак телгә

килеп:

— Абзый, әкә, — дим, үзбәкчәне исемә төшереп. —

Әкә, мин явызлык белән түгел, ялгыш егылып төштем,

— дим. Шунда өйдән бер хатын-кыз чыгып, бусагадан

кул болгап кычкыра:

— Татар кешесе, ахры? Сезне аңлыймыни ул, — ди.

Шунда гына теге ирләр бераз сүрелә биреп, шулай

да, таякларын уйнатып, хәзер инде татарча:

— Чык, чык, карак! — диләр.

Минем батырчылыгым җитми. Аптырап өскә ка-

рыйм. Әһә, бу тавык кетәге өстенә менеп алсам, кой-

ма аша сикереп урамга чыгып качарга була, дип уй-

лыйм. Минем уемны аңлап, ирләрнең яшьрәге яныма

керергә чамалый. Күп уйлап тормый, абзар түбәсенә

үрмәләп менә башладым. Теге җәһәт кенә абзарга ки-

леп керде дә аяклардан тартып кире эчкә төшерде,

сыртка бер-икене тамызып та алды. Ярый әле көч

белән кизәнеп суга алмый, абзар тар һәм тәбәнәк.

Ихатада шау-шу киләләр. Бер-бер артлы эреле-

ваклы балалар тезелешеп килеп чыкты. Бер әби дә

күренде. Картаеп беткән бер кортка инде, таягына та-

янып, кояш булмаса да, кулын маңгаена куеп, безнең

якка карап нәрсәдер кычкыра:

— Нәрсә булды, балалар? Нигә шау-шу киләсез?

Теге абзый:

— Менә бер угры тавык абзарына килеп кергән,

шуны эләктердек.

Ул арада өйдән Сәгыйдә апа килеп чыкты. Аны шунда

ук танып алдым. Апа килеп, ирнең колагына нәрсәдер

пышылдый. Яшь ир мине җилтерәтеп алар алдына ки-

тереп бастырды да, усал гына итеп:

— Бу каракны нишләтәбез? — диде.

Теге абзый, минем иелгән башны күтәреп, күзләргә

карап татарча дәште:

— Я, егет, сөйлә, син кем? Кайдан килдең?

— Мин шәфкать туташы диебрәк килгән идем. Әни

авырый, аңарга укол ясарга иде. Бөтен табиблар ма-

мык җыярга басуга киткәннәр.

Абзыем көлемсерәп тирә-якка карап алды да:

— Шәфкать туташлары агач башында буламы да,

тавыклар яба торган шушы читлек эчендә буламы?

— ди. Югыйсә, кыйнап ташласалар да бер сүз әйтә

алмыйсың. Милиция чакырсалар, тагын да яманрак

булачак. Аннан исбатла үзеңнең дөя түгеллегеңне.

— Чәйханәдәге картлар шушы йортта шәфкать ту-

ташы яши дигән иделәр. Мин капка шакыдым. Әнә

кызыгыз капканы ачып карады да, мине тыңлап та

тормый элеп куйды. Аптырагач, агач башына менгән

идем шул. — Тавык йонына баткан чалбар балакла-

рымны сыпыргалаган булам. Сәгыйдә апам кыюсыз

гына тавыш белән:

— Ә нигә соң ул шәфкать туташы кирәк булды? — ди.

Мин Сәгыйдә апаның мине тануына тәмам шигем кал-

мыйча, шулай да тотлыга-тотлыга, апаның күзләренә

туры карарга тырышып:

— Мин сездә дәваланып ятканда, әни минем өчен

бик борчылып авырып киткән. Хәзер бераз аруланды

арулануын, әмма көнаралаш уколлар ясап торырга

куштылар, — дим. Ул:

— Сез, туганым, нәрсәдер бутыйсыз. Безнең

хастаханәдә беркайчан да дәваланмадыгыз.

Нишләптер хәтерләмим дә, — ди. — Дөрес, минем ялга

киткәнемә дә хәзер өч ел булды инде, — ди.

Мин, чынлап торып болар теге якта яшәгәннәрен

яшерәләр, дип уйладым да, сүзне бүтән якка борып:

— Шул хастаханәдә инде, сезгә бик тә охшаган

апа бар иде, — дип куйдым. Ә зиһенемне «теге чак-

та апа карарак, олырак күренә иде, битләрендәге

җыерчыклары да тирәнрәк һәм күбрәк төсле иде ши-

келле» дигән уй бораулый.

Тавыклар бераз басылдылар. Миңа карап ша-

шып өргән бияләй зурлык кына эт тә тынычланды.

Абзыем исә миннән чын-чынлап сорау алу оештырды.

Кем мин? Кайдан, кемнәргә килгәнмен? Кем булып

эшләвемә кадәр сораша. Мин эшнең болай зурга кит-

ми генә басыла баруына шатланып, алдашмый гына

җавап бирәм.

Бу якларда безнең халык, ягъни татарлар укма-

шып бергә яшиләр. Бер-берен беләләр, бер-берсе

белән кунакларга йөрешәләр. Њзара ярдәмләшеп тату

яшиләр. Шуларны уйлап, күңелемне бераз тыныч-

ландырырга тырышам. Җитмәсә, мәрхүм җизнәм бу

абзый белән кайчандыр бергә эшләгәннәр дә булып

чыкты. Шунысы бик тә гаҗәп тоелды: бусагада кулла-

рын маңгаена куеп безне тыңлап торган теге кортка:

— Кем, кем буласың? Кайсы авылныкы дисең? —

дип, кат-кат сораша. Һәм күрше авылдагы берничә

карт әбине, мин бәләкәй чактагы үлеп мәрхүм булган

бабайларны да белә булып чыкты. Әбием, таягына

таяна-таяна җитез генә бусагадан төшеп, безнең

янга килде дә битендәге җыерчыклары эченә кереп

яшеренә язган кап-кара үткер күзләре белән мине

тишеп-тишеп карарга кереште. Үзе: — Алай, алай,

кхым-кыхым, алай икән, — дип кабатлап-кабатлап

алды да, кинәт кенә: — үзебезнең кеше шикелле, шуңа

охшаган, алдамаса. Чәйгә чакырыгыз, — ди.

Минем һәр кыймылдавымны дикъкать белән ка-

рап, кискен хәрәкәт эшли калсам, сугып егарга

торган ирләр аптырап калдылар. Алар минем уры-

ным капканың теге ягындагы арыкта икәнен әбигә

аңлатырга тырышалар. Әби үз сүзендә нык тора:

— Капка аша керә белмәсә дә, кунак бит, — ди. —

Әйдәгез, оланнар, чәйләп алырга вакыт. Әйдә, кызым,

әйдә, кунакны да алып кер өйгә, — ди.

Нинди хикмәт, нинди могҗиза! Шулай итеп, Сәгыйдә

апа белән Вахит абзыйлар өендә, уңайсызлыктан

кызарына-бүртенә, чәйләп утырам. Безгә чәй ясап

эчергән Сәгыйдә апа Рәхимәгә әйләнгән. Ә кызның

исеме Сәгыйдә булып чыкты. Кыскасы, болар

исемнәрен алышканнар. Бу хәл мине үтә аптырат-

са да, сер бирмим. Табындагы нигъмәтләрдән авыз

иткәлим. Үзем күз кырые белән генә теге якны күзәтәм.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (9)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: