Барлык яңалыклар
10
Чәчмә әсәр
24 март , 22:11

Әхсән БАЯН. Җыр дәвам итә. Уймак хикәяләр

Аһ, дими хәлең дә юк. Чөнки яканың мамыгын чәч машинасы белән төптән үк кырыкканнармыни! Тип-тигез! Тап-такыр! Ничек итеп киләсе кыш киеп йөрергә ул пальтоны!

Әхсән БАЯН. Җыр дәвам итә. Уймак хикәяләр
Әхсән БАЯН. Җыр дәвам итә. Уймак хикәяләр

Авыз ачып йөрсәң

 

Күрше апа савыт-сабаны юды да киптерү нияте белән ачык тәрәзә төбенә, кояшка куеп торасы итте. Тәлинкәләр өстенә чәй калакларын тезеп куйды. Кояш баю ягына авышкач, килеп бакса, калаклар азайгандай тоелды. Шунлыктан апа аларны санап карады. Шик дөрескә чыкты. Тәгаен өч калак җитми. Әллә җил төшердеме дисәң, көн тыныч, ап-аяз. Мәче алган дисәң, бу өйдә аның эзе дә юк. Аптырагач, апа аска, өскә күз атты – җирдән, күктән дигәндәй эзләп азапланды. Юк, җил белән очкандай юкка чыкты да куйды ялтырап торган матур калаклар. Шуннан соң байтак көн үтте. Бала-чага, карт-коры бакчада чыр-чу килгән чак иде. Карт тирәкнең өске ботакларында карга оясы. Шунда ниндидер сәер нәрсә күреп, малай авыз ачып карап торды. Оядан бер дәү карга күтәрелде. Томшыгында ниндидер матур әйбер ялтырый. Шул арада әлеге әйберне алып китмәкче булган каргага икенче карга кинәт килеп ташланды да – карга да каушый белә икән! – беренче карга авызыннан ялтыравыклы матур әйбер малайның аяк очларына диярлек килде төште. Ни күзе белән күрсен – чәй калагы!

Утарда бу вакыйга хакында гәпләр, бәхәсләр күп булды. Алар аннары чәй калакларын җуйган апага да килеп җиттеләр. Калакларның югалуына инде күнегеп өлгергән апа: «Ярый әле беркемне дә гаепләп, гөнаһлы булмадым», – дип шатланды.

 

Сабый кошлар бәясе

 

Һәр яз саен кошлар яңа оя ясаганда да, искеләрен яңартсалар да, нәни кошлар яралачак йомыркаларга һәм аннары бала кошларның үзләренә җылы һәм йомшак булсын өчен оя төбенә каурый һәм мамык түшиләр бит. Җирдә яткан һәр йомшак әйберне җыялар, үзләреннән коелган мамык-каурыйны да әрәм итмиләр. Тик барыбер мамык кытлыгы бөтенләй үк бетеп җитми, күрәсең. Шуңа күрә кошның күзе йомшак әйбергә бик тиз төшүчән була.

Малайның әнисе беркөнне, киптереп, җәйгелеккә ераграк алып куяр өчен, кара төлке якалы пальтосын балкон култагасына чыгарып элгән иде. Кояш сүрелер алдыннан, өйгә алып керим дип кабат чыкса, ике күзе дүрт булды: кара яка өстендә кара карга утыра… Хуҗабикә күзенә ышанмый торган арада, карга очып китте китүен. Ә томшыгында – мамык…

Малайның әнисе эшне тиз сизде. Һәм пальтоны карагач, сизенүенең дөрескә чыкканын да күрү кыен булмады. Аһ, дими хәлең дә юк. Чөнки яканың мамыгын чәч машинасы белән төптән үк кырыкканнармыни! Тип-тигез! Тап-такыр! Ничек итеп киләсе кыш киеп йөрергә ул пальтоны!

Малайның әнисе башта карга рәхәтенең артык кыйбатка төшүенә бик көрсенде. Ләкин соңыннан:

– Ярый инде, игелеген күрсеннәр. Яка бәясе торырлык игелекле бала үстерсеннәр, – дип елмаеп сөйли башлады. Малай күптән шул фикердә иде.

 

 Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: