Чираттагы рамазан аен озату мәле дә җитте. Тиешенчә файдалана алдыкмы бу изге айны? Уйланылган эшләрне эшләп өлгердекме? Һәркем үзе өчен җавапны үзе беләдер. Нинди кимчелекләре һәм хаталары барлыгын, аннары үзенең нинди ягы өстендә ныграк тырышырга кирәклеген һәркем үзе өчен ачыклап, зиһененә уеп
куйгандыр. Камилләшү юлы җиңел һәм тиз түгел. Шуңа күрә беркем дә: “Миннән изге бәндә чыкмый, начар сыйфатлардан беркайчан да арына алмасмын инде”, – дип төшенкелеккә бирелмәсен. Һәр рамазан, һәр ураза, һәр намаз, һәр зикер барыбер кешене җайлап булса да чистарта (хәтта, бәлки, кеше моны үзе сизмәсә дә), тик иң мөһиме – шушы юлдан читкә китмәү, туктап калмау.
Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. в.) бакыйлыкка күчеп, сәхабәләр кайгыга калганда Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан риза булсын): “Кем Мөхәммәткә табынса – Мөхәммәт үлде, ә кем Аллаһка табынса – Аллаһ күктә, тере һәм үлми!” – дигән мәгълүм сүзләрен әйтә. Без дә бүген шул шигарьне кабатлап: “Кем рамазанның колы булса – рамазан үтте, ә кем Аллаһның колы булса – Аллаһ күктә, тере һәм мәңге!” – дип хәтергә төшерәбез. Әйе, фарыз ураза мәле бетте, әмма калган унбер айда нәфел уразалар тотарга онытмыйк. Бүтән айларда тәравих намазы юк, әмма биш фарыз намаз, төнге нәфел намазлар һәм мәчеткә йөрү форсаты ел әйләнәсенә бар. Фитыр сәдакасын бирдек, әмма ирекле сәдакалар капкасы ябылмаган, соңгы сулышка кадәр һәр минутта ачык. Аллаһ Тәгалә безне рамазан аенда гына гөнаһлардан тыймый, ә ел дәвамында күзәтә. Шуңа күрә, рамазанны үткәрдек, аннары гадәти тормыш белән яшәсәк тә була, дип уйларга ярамый. Рамазан – ул старт, трамплин.
Шушы изге айда тоткан уразаларыбызны Раббыбыз кабул итсен, кылган һәр изге эшебезне меңләтә савап белән язсын, йөрәкләребезне Үз динендә ныгытсын, эчтән дә, тыштан да безне иман нуры белән бизәсен, туры юлда адымнарыбызны җиңеләйтсен! Бу дөньяда безгә үзара татулык һәм бердәмлек, ярдәм һәм җиңү биреп, Ахирәттә Җәннәтнең югары катларында бөтенебезне бергә җыйсын, әмин!
Рамазанда тотылмаган ураза көннәрен кайчан каза кылырга?
Рамазан аеннан торып калган ураза көннәрен елның кайсы вакытында булса да үтәп куярга мөмкин, чөнки тотылмаган уразаларны каза кылу хакындагы боерык Коръәндә гомуми рәвештә килә:
«И сез, иман китергәннәр! Сезгә кадәр яшәгәннәргә боерылган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз кылынды — бәлки, тәкъвалы булырсыз. Санаулы көннәрдә! Әгәр арагыздан берәү авыру яисә сәфәрдә булса, ул чакта шушы көннәрнең санынча башка вакытта ураза тотсын” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 183–184нче аятьләр).
“Башка вакытта” дигәндә рамазаннан тыш бүтән көннәр күз уңында тотыла. Торып калган уразалар рамазаннан соң шунда ук кичекмәстән каза кылынырга тиеш, дигән чикләү шарт ителмәгән. Шуңа күрә аларны шәүвәл аеның алты көнлек уразасына кадәр дә (иң яхшысы шулай) яисә аннан соң да, яисә нинди дә булса бүтән айда да үтәп куярга мөмкин. Киләсе рамазанга кадәр өлгерергә генә кирәк.
Әлбәттә, иң яхшысы — рамазан аеннан соң шунда ук, ягъни шәүвәлнең алты көнлек сөннәт уразасыннан алда тотып кую. Чөнки хәдистә: “Кем рамазанда ураза тотып, артынча шәүвәлдә алты көн өстәп куя, шул гомере буе ураза тотучыга тиң”, — диелгән.
Бу хәдискә таянып, кайсыбер галимнәр, кеше иң тәүдә рамазан аеның бөтен көннәрен тотып бетеп, шуннан соң гына алты көнлек шәүвәл уразасын тотса, хәдистә әйтелгән әҗергә ирешәчәк, ди. Әмма күпчелек галимнәрнең фикеренчә, рамазан уразасының бурычларын үтәп бетмичә тотса да, кеше алты көнлек шәүвәл сөннәте өчен вәгъдә ителгән әҗердән мәхрүм булмаячак, ин шә Аллаһ.
Каза уразаларны мотлак дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кылырга дигән шарт юк. Әмма, әгәр шулай эшләсәгез, бу үзе аерым изге гамәл булачак. Чөнки Пәйгамбәребез (с. г. в.) атнаның шушы ике көнендә ураза тотарга яраткан.
Чыганак: Дини календарь. Уфа, 2025.