(Дәвамы.)
— Мин әниең бит, мин әниең бит, әниең. Җәүдәт ба-
лам, нәрсә булды сиңа? Тукта, балам, кайда барасың?
Бу мин бит, әниең, — дип, берәү тарткалый. Зиһенем
ачылып бетми. Минем җиңгә ябышкан берәү:
— Мин сеңелкәшең дә инде, — ди.
Тавыш килгән якка карыйм. Юк, әнине дә, сеңелкәшне
дә күрмим, алар урынына әллә нинди куркыныч, гарип
җен-пәриләр генә күренә. Кемдер:
— Саф һавага алып чыгыгыз, саф һавага, — дип кыч-
кыра. Мине берничә үзбәк тамбурга өстерәп алып
чыктылар шикелле. Бит-колакларны угалыйлар, кай-
нар яшел чәй эчерергә чамалыйлар. Үтереп эчәсе һәм
ашыйсы килә башлады. Бераздан үзбәкләрнең мине
шелтәләгәннәрен чынлап торып аңлый башладым.
Кәефем кырка үзгәрде, мине битарафлык биләп алды.
Мыгырдый-мыгырдый үземнең купега кереп кит-
тем. Тик һаман тынычланып бетмәгәнмен икән. Тагы
үтереп тәмәке тартасы, төтен суырасы килә башлады.
Мин үземчә үзбәк сумсасыннан агуландым дип уйлым.
Һаман бу хәлләр теге бабай миңа саткан хикмәтле си-
гарет төтененнән икәнен уйлап җиткерә алмыйм. Әни,
белгән догаларын укып, мине өшкерергә чамалый.
Мин аларны тынычландырып:
— Теге бая ашаган сумсадан гына шулай булдым.
Хәзер үтә ул, — дим. Былтыр җәй гөмбә кыздырып
ашаганда да шуның кебегрәк булган иде, — дим
һәм, тагы һава суларга була, тамбурга чыктым. Чөнки
җиңелчә генә укшыту һәм баш әйләнү үтеп бетмәгән.
Чыксам, күзем бая үзем ташлаган тәмәке төпчегенә
төште, каһәр суккыры. Ятамы ята, күз кыздырып.
Житмәсә, һәрберсенә берәр кап «Прибой» хакы түләп
сатып алдым. Жәл, яртылаш та тартылып бетмәгән
сигарет. Комсызлык бит инде. Ничек итсә иттем, чит
күзләр күренми, оялып торырга түгел. Үзем ташлаган
сигарет. Кулларым калтырануын җиңеп, сигаретны
кабызып, комсызланып тиз-тиз төтен суырырга то-
тындым.
Бетте. Бүтән суырганмындырмы, юкмы? Анысын
хәтерләмим. Мине коточкыч хис биләп алды. Калганы
өзек-өзек куркыныч бер кино кебек кенә. Вагон
тәрәзәсен нәрсә беләндер ватып, шуннан җәһәннәмгә,
әллә кайда, бер томан кебек куе, күзгә сылашып тор-
ган караңгылыкка сикердем. Һәм шуның белән баста!
— диде дә Яшка абзый тынып калды.
Тирә-як тып-тын, без дә дәшмибез. Тик биектә-
биектә, әллә кайда, теге тилгән балаларының алмаш-
тилмәш сагышлы кычкырып куйганнары гына ишете-
леп китә.
Ришат түземсезләнеп:
— Ул «басты» дигән сүз нәрсәне аңлата инде? — дип
куйды. Шунда Джон «бу тынлыкны нигә боздың, юнь-
сез», дигән кебек, үрелеп, Ришатның кабыргасына
төртеп алды да тегеңә күзләренең агын әйләндерде.
Ришат, үз гаебен аңлаган көчек шикелле, читкә үк
китеп утырды. Без барыбыз да аны күзләребез
белән шелтәләп өтәбез. Ул моны сизеп, кызарынып-
бүртенеп башын аска иде. Яшь шул әле, яшь, мәлгунь.
Армиягә барырга да яше көзгә генә керә.
Җәүдәт абзый тамагын җиңелчә генә кыргалап:
— Баста, ул, улым, бетте, нокта, точка дигәнне
аңлата. Нимесчә «капут» дигән сүз. Урысча «конец»,
менә шулай, белмәсәң бел.
– Азактан гына, аны да әле Сәгыйдәнең әтисе, ягъни
бабай аңлаткач кына белдем. Мин теге үзбәк бабаен-
нан тәмәке дип сатып алган сигарет наркотик булган
икән. Әйтер идем, юньле әйбер түгел. Юк, бик тә ала-
ма нәрсә. Берүк тәмләп тә, хәтта кулыгызга да тотып
карамагыз. Аллаһ хакы өчен дип әйтәм. Хәтта шуның
белән шаярган кеше янында да тормагыз. Ул бит,
егетләр алама эш, алама гадәт йогышлы чир белән
бер. Мәсәлән грипп, үләт чире кебек. Яки менә дуңгыз
абзарына кереп кенә чыгасың, ә исе нинди начар
10
булып киемгә, тәнгә сеңә. Юып кына да бетерерлек
түгел. Алама кешенең аламалыгы да шулай кешеләргә
сеңә һәм тирә-юньгә аңкый башлый. Тәүдә киемгә,
аннан тәнгә, аннан аңга-зиһенгә сеңеп, кешене кол
итә. Кеше юкка чыга. Шуңа да, Ришат улым, наркоман-
ны, алама кешене күрсәң, урап үт. Аламалыгы сиңа
йокмасын. Әмма аламалык шулай йогышлы булган
кебек, яхшылык та тирә-якка тиз тарала. Яхшы кеше
кырында басып торсаң да яхшылыгы сиңа сеңә, сиңә
күчә. Умартачы кешедән бал, чәчкә исе килсә, яхшы
кешенең дә яхшылыгы нур булып чәчелә, тирә-якка
тарала. Үзегез дә күргәнегез бардыр: җыелышларда
берәрсе астан гына кинәт хихылдап көлеп җибәрсә,
барча халык пырхылдашып көлешә башлый, берәрсе
авызын ачып иснәргә тотынса, ярты зал аны кабатлар-
га тотына. Шуңа да якшы, укыган кешеләр кырында
гына йөрергә кирәк. Яхшылар янында йөрсәң, үзең дә
сизмәстән яхшылыкка, белемгә омтыла башлыйсың.
Улым, син «наркотик ничек була икән, тәмләп карарга
иде», дигән сүзләрне сөйләү генә түгел, ул турыда уй-
ларга да җирәнергә тиешсең. Акылың булса, нәтиҗә
ясап, уйлап кара, улым, — диде дә тынып калды аб-
зыебыз.
Бер мизгел дәшми торганнан соң, сүзен әллә кай-
дан башлаган кебек, мин әйтер идем, бөтенләй башка
нәрсә турында сөйләгән кебек, җай гына дәвам итеп
китте:
— Уйлый алырлык хәлгә килгәндә, мин бер тар
гына сукмактан китеп бара идем. Бараммы, барам.
Әйтерсең лә, чөгендер утавыннан, басудан кайтып
киләм. Тәүдә игътибарга алмаган идем, карасам,
тирә-якта — биек-биек таулар. Ерактагыларының
башлары болытларга тигән, түбәләрендә ялтырап
ап-ак кар ята. Әйтерсең лә, чалма ураган, сакалла-
ры җилгә тузган пәһлеван бабайлар намазга уты-
рып сәҗдәгә оеганнар диярсең. Зур-зур ташларны
урый-урый сукмак алга, каядыр билгесезлеккә чаба.
Ерактагы тау битендә бәләкәй-бәләкәй иген басула-
рын чамалыйм. Анда-санда әз-мәз сарык-кәҗә, сыер
көтүләре күренә.
Башымда бер юньле уй юк, атлап китеп барам шу-
лай. Ташларга бәрелеп аякларым авыртуын сизә
башладым. Карасам, яланаякмын, табан асларым
кабарып, чиләнеп чыккан. Авыртуга чыдый алмый
җиргә утырдым да тирә-якка каранам. Кайда китеп
барам мин? Гомумән, мин — минме соң ул? Әллә бер
куркыныч саташу гынамы? Алай дияр идең, аяклар
түзеп торгысыз сызлыйлар. Һичбернәрсә хәтерли
дә, уйлый да алмыйм. Әйтерсең, мине икенче бер чит
дөньяга илтеп ташлаганнар. Хет үтерсеннәр, үземнең
кем икәнлегемне, кайдан килеп, кайда китеп бару-
ымны әйтә алмас идем. Баш түбәсенә эленгән кояш
рәхимсез кыздырып миемне бораулый. Аны да ми-
нем зиһенем кабул итәрлек хәлдә түгел, кояшка да
аптырап карыйм. Киемнәр ертылып беткән. Өстә чак
эләгеп торган ертык майка гына. Чалбарның тездән
аскы өлеше теткәләнеп төшкән. Ерактагы теге тау ба-
байлар, миңа аркаларын борып утырганнар да, ап-ак
болыт сакалларын җилдә җилфердәтәләр. Алар мине
күрмиләр дә, миңа игътибар да итмиләр. Минем шул
тау – бабайлардан, эчәргә су сорап, кычкырып елап
җибәрәсем килде.
Нәрсә эшләргә дә, кайда барырга?! Ничек итсәм ит-
тем, аякка басып, тирә-якка карыйм. Берничә чакрым
алдарак агачлы бер уйсулык күренә, шул якка барырга
уйладым. Юк, бер адым да атларлык түгел. Табан ас-
ларыма меңәрләгән энәләр китереп кададылармыни.
Мин, авыртуга түзә алмый, киредән җиргә сузылып
яттым.
Болай күпме ятарга була? Нәрсәдер эшләргә кирәк
бит. Ишеткәнем бар, кеше ризыксыз бер ай чамасы
яши ала, ә сусыз атнадан артык тора алмый икәнен.
Ә мин күпме йөргәнмендер дә, кайчан соңгы тапкыр
су эчкәнмендер — белмим. Әллә кичә генә, әллә атна
элек. Болай ятып булмый бит инде, киттем мүкәйләп.
Әйтүе генә рәхәт, мүкәйләп киттем дип. Минем халәттә
булып карамаган кеше моны аңламас та, белмәс тә…
Шунда Җәүдәт абзый, янында гына үсеп утырган
әрекмән яфракларын өзеп алдына җәйде дә аякларын
яфраклар өстенә куйды.
— Шулай мүкәйләп алга барам. Бер йөз метрлап
барам да, аркама ятып, хәл алам, бераз барам да хәл
алам. Күпмерәк барганмындыр, тезләр канап чыкты.
Колакка кайсы яктандыр чылтырап су акканы ишетел-
де. Игътибарлабрак тыңласам, ишетелмәгән дә кебек.
Мин инде нык сусаудан колагыма шулай ишетеләдер
дип тә уйлый башладым. Ничек кенә булмасын, бу
мине дәртләндереп җибәрде. Сизеп торам, тиз ара-
да су эчмәсәм, мин бөтенләй егылачакмын. Тамак
кипте, телне авыз эчендә әйләндереп алырлык түгел.
Күзләрне йомганда күз кабаклары, күз алмаларына
ябышып, аларны кыра.
Су гөрелдәве ныгырак ишетелә башлады. Минем
сукмак уйсулыкка килеп чыкты. Су тавышы ныклап
ишетелә, тик үзе генә күренми. Хәтта исе танауга
килеп бәрелгән кебек булып китте. Курка калдым,
сусаудан күземә күренә башладымы әллә, дип уй-
лыйм. Чынлап та, тавыш ап-ачык ишетелә, тик су үзе
генә юк. Якындагы яр буенда яр карлыгачлары очка-
ны күренә, алар мине күреп, ныграк чыркылдашырга
тотындылар. Шулай булгач, тавыш ялган булмаска
тиеш. Бәрәкалла, ташлар астыннан агып ята түгелме
соң су? Шулай шул. Мин, шатлыгымнан, «яшибез
әле» дип кычкырып ук җибәрдем. Титаклап ташлар
өстенә килеп мендем дә ташларны актарырга чама-
лыйм. Ә алар нинди әле, кузгата да алырлык түгел.
Шоп-шомалар, берсеннән берсе зурлар. Су миннән
бер метр чамасы аста гына ага, ләкин тәмләп карар-
га һичбер әмәлен табармын димә. Эче куыш камыш,
я курай-мазар да күренми. Мин елап җибәрдем, тик
күздән яшь дигән нәрсә чыкмады. Шулай да күзләрне
ачып-йому җиңелләште.
Менә бездә нинди рәхәт! Бөтен дөнья ямь-яшел,
дым-су җитәрлек. Ана нинди саф, салкын сулы инеш
агып ята! — дип, Яшка абзый кулы белән ишарәләп куй-
ды. — Күпме телисең, эч, юын, коен. Хөррият, оҗмах.
Тик күпләр кадерен генә белмиләр. Шушы оҗмах су-
лары кебек суларның ярларына чүп-чар түгәбез, суын
пычратабыз. «Алай эшләргә кирәкми» дип әйткән ке-
шене хәтта дошман күрәбез, — диде дә тагы тынып
калды абзый.
— Бу ташлар астындагы елганың, мөгаен, өстәнрәк
аккан җире дә бардыр, дип уйлыйм. Елганың башы-
на таба киттем. Киттем ди сиңа, көтеп тор, һаман
мүкәйлим инде. Бөтен теләк — тик су, су эчәргә туй-
ганчы. Шушы ташлар астыннан аккан елганың суын
туйганчы эчеп, әрнегән аякларымны шул суга тыгып
утырсам, үлсәм дә үкенмәс идем кебек.
Күрәсең, бу елга яз көнендә шаулап-гөрләп, ташлар
өстеннән агадыр да, җәйге челләдә саегып, ташлар
арасына кереп посадыр. Һәм мин, сусаудан акылын
җуяр хәленә җиткән алла колы, елгадан мәрхәмәт
көтеп, алга мүкәйлим. Төштәге кебек. Эчәсең, эчәсең,
тик күпме эчсәң дә сусын канмый. Монда да нәкъ
шулай, кырда гына челтерәп су агып ята, ә эчеп бул-
мый. Тора-бара күзгә камыш-күрәннәр ешрак чалына
башлады. Сукмагыма игътибарлабрак карыйм. Юк,
бер нинди дә эз-фәлән күренми. Шулай да берничә
урында кәҗә эзләренә охшаган уемнар ярылып ята.
Ниһаять, алда уйсулык кебек җир башланды. Үләннәр
дә сусыл һәм ямь-яшел. Мин һаман мүкәйләвемне
дәвам итәм. Бөтенләй хәл бетте, тик «алда су булырга
тиеш» дигән уй гына мине һаман алга барырга, мең
газаплар белән мүкәйләргә мәҗбүр итә. Сукмак, текә
кыядан гына торган ярга терәлә язып, уңга, елгага
таба борылды. Һава сафланып, җиләсләнеп китте. Ах,
егетләр, нинди зур шатлык! Минем учларым дымлы
баткакка килеп батты. Мин бу баткакка битемне куям,
чиләнеп әрнегән табаннарым белән басам.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.