“Чынлап та, Без аны (Коръәнне) Кадер кичендә назил кылдык. Кадер киченең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерер? Кадер киче мең айдан да хәерлерәк. Ул төнне Раббыларының рөхсәте белән төрле эшләр өчен күктән фәрештәләр һәм Рух (Җәбраил фәрештә) төшә. Ул – таң атканга кадәр тынычлык”, – диелгән Коръәндә (“Әл-Кадр” сүрәсе, 1–5нче аятьләр). Пәйгамбәребез (с. г. в.) хатыны Гайшәгә шушы кичтә әйтелә торган доганы өйрәткән: “Я Аллаһ! Син – Гафу итүче, Гафу итүне сөясең, мине дә гафу итче!”
Кадер киченнән “колак какмас” өчен, рамазанның бөтен соңгы төннәрендә дә тырышу мөһим. “Кем Кадер кичендә ныклы иман һәм биреләчәк савапка тулы өмет белән намазлар кылса, шуның моннан алда булган гөнаһлары гафу ителер”, – диелгән бит хәдистә. Кем рамазан аеның башында ваемсыз булган, кем аның соңгы көннәрендә дә гыйбадәтләрдә тырышмаган, ичмасам, Кадер кичен бушка үткәрмәсен.
Күп мөселманнар, Кадер киче рамазан аеның тик 27нче төненә туры килә, дип уйласа да, бу бик үк дөрес түгел. Кайсы елда аның нинди төнгә туры килүен бер кеше дә белми – Аллаһ Тәгалә моны сер итеп калдырган. Шулай булмаса, кешеләр рамазан аеның бөтен көннәрендә һәм төннәрендә ваемсыз йөрер дә, Кадер кичендә генә гыйбадәткә керешер иде. Ә бит Аллаһ Тәгалә безнең “бер көнлек” я “бер төнлек” мөселман булуыбызны теләми, Ул безнең төзәлүебезне таләп итә. Шулай ук күпләр “Бүгенге төн Кадер киче була ала микән?” дип чамадан тыш уйланып, күкне күзәтеп, күп вакытларын әрәм итә. Сөннәт буенча бу көннәрдә һәм төннәрдә күбрәк Коръән укырга, намаз, дога, зикер, тәүбә кылырга кирәк. Әгәр шушы эшләрегез Кадер киченә туры килсә, сез ул кичне белмәсәгез дә, савапларыгыз югалмаячак. Ә Кадер киченең ниндидер галәмәтләрен күреп тә, аны башка төннәр сымак гадәттәгечә үткәргән кеше хәерле эшләрдән мәхрүм калачак. Аллаһ Тәгалә рамазан аен иң яхшы рәвештә озатырга ярдәм итсен, бу көннәрдә кылган гыйбадәтләребезне кабул әйләсен, әмин!
Чыганак: Дини календарь.