0 °С
Болытлы
Озак утыру эчкечелек, тәмәке тарту һәм фастфуд ашаудан да куркынычрак. Галимнәр яңа тикшеренү нәтиҗәләрен бастырды. Әгәр сез көненә алты сәгатьтән артык утырасыз икән, сез үз организмыгызны үтерәсез. Мәсәлән, озак тик торсаң, организм инсулинга күпкә тизрәк ияләшә, бу симерүгә һәм диабетка китерә.
Иң куркынычы, умыртка сөягеннән тыш, сезнең миегез дә зыян күрә: утырып яшәгәндә анда кислород 40% ка азрак керә. Ә бу үз чиратында деменция һәм йөрәк җитешсезлеге куркынычын арттыра. Бердәнбер котылу-уртача физик йөкләнешләр.
Фото: Андрей Волков/Вконтакте