Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
22 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (2)

Әни шунда яшь аралаш: "Син, улым, иртәгә юлга чыгарсың инде. Җизнәңне җирләргә, аны соңгы юлга озатышырга беребезгә барырга кирәк булыр", — ди. Минем башка һаман бер юньле уй килми. Имән кебек ир-егет иде минем җизни, нәрсә булган? Нинди фаҗига?

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Шулчак Ришат кинәт кенә:

— Әйтәм, Яшка абзый запойга китсә туктый алмый.

Караңгы төннәрдә дә аракы эзләп күрше авылга хәтле

барып кайта, — дип әйтеп ташламасынмы! Бу инде

Яшка абзыйның капкасына дегет буяуга тиң иде.

Безнең сүзгә катнашмый баядан бирле колак кына

салып утырган Яшка, борылып, Ришатка күзенең агы

белән карап алды. Монысын Ришат күрмәде, Яшка

белән Джонга арты белән утыра иде. Яшка авыр гына

көрсенеп тамак кырды. Эчкән көне булса, ул бу маңка

малайның сүзләренә колак та салмас иде. Бер өч-дүрт

көн менә авызына да алганы юк.

Ришат әллә тәрбиясезлеге белән, әллә яшьлеге ар-

касында һаман шул наркотиклар тирәсендә сүз куер-

туыннан туктамыйча:

— Аракы наркотик түгел. Наркотик кулланганнар

биш-алты ел гына яши, диләр. Укыганым бар. Көне-

төне аракы эчкән Яшка абзыйга әнә бер нәрсә дә

булмый. Хәтта кыш көнендә былтыр салам эскер-

те төбендә дә йоклаган икән, дип сөйлиләр. Эчкән

кешегә нәрсә булсын аңа! Юк, аракы наркотик түгел

ул, — дип кабатлап әйтеп куйды. Җитмәсә, Яшка аб-

зыйдан җөпләтергә теләп:

— Шулаймы, Яшка абзый? — дип тә өстәде. —

Кайсыгызның наркотик кулланып караганы бар? Я,

әйтегез. Ул ниндирәк нәрсә була ул? — дип, һаман та-

кылдавын белә үзе. Монысы инде чиктән ашты. Хәтта

Джон да түзмәде, ачуланып һәм гадәтенчә, кыза баш-

ласа сакауланып, «р» хәрефен төшереп калдырып:

— Син нәссә, Ышат туганым? Олы кеше туында шу-

лай сөйлисең? Баламут. Әле син молокосос кынасың.

Тәүдә Яшка абзыең кебек дөнья көтеп каа да, аның

яшенә җит. Исә син. Баламут. Тимегали абзыйга

әйтәм әле, сытыңны каезласын, — диде һәм тагы

«баламут» дип кабатлап куйды. Тирә-як тып-тын бу-

лып калды. Тик бераздан шифер астында, такта кыр-

ларында посып утырган чыпчыклар гына нәрсәдер

бүлешә алмый, чым-чыкыр килеп, юл тузанына килеп

төштеләр дә үз-ара пыр тузышып, тузан туздырыр-

га тотындылар. Һәм дә кинәт кенә алар да талашу-

ларыннан туктап, нәрсәдәндер куркып, пырылдып-

пырхылдашып, «фыр-р-р-р» килеп, елга буендагы

таллар ягына очып киттеләр. Тагы тынлык урнашты.

Яшканың гына авыр-авыр сулап көрсенеп куйганы

тынлыкны тагы да шомлы, тагы да авыррак, газаплы-

рак итеп тоярга мәҗбүр итә. Ришат та ләпелдәвеннән

туктап, үзенең арттырыбрак җибәрүен тоепмы, әллә

Джонның кисәтүеннән шикләнепме, читкәрәк шылып

утырды да күзләрен челт-челт йомып: «Мин нәрсә

инде? Гаеп миндәмени?» дигән кебек, әле миңа, әле

Мәҗиткә карап тора башлады. Без дәшмибез. Ә инде

мин, Ришатны бөтенләй күрмәмешкә салышып, Яшка

абзыйны күзәтәм. Абзыйның куллары ара-тирә кал-

тырап китә. Ул аларны кая куярга белми, нәрсәдер

эзләгәндәй, чалбар кесәләренә тыгылып ала. Гөнаһ

өстендә тотылган кеше кебек, беребезгә дә карамый.

Ахырда түзмәде, дәшми-тынмый торып басты да

якында гына аккан инешкә төшеп китте.

Джон Ришатны шелтәләвен дәвам иттереп:

— Ришат энем, каап тооуга әйбәт кенә егеткә

охшагансың да ул. Тик тозсыз син, баламут, — диде

дә үләнгә сузылып ятты.

Һәркем үз уена батты. Мин яңадан пычкыга тотын-

дым. Үзем Яшка турында уйлыйм. Ул күрше авыл ке-

шесе, шунда туган, шунда үскән. Безнең авылга урта

Азия якларыннан гаиләсе белән кайтты. Авылдагы

бер иске генә өйне очсызга гына сатып алып, шуны

тәртипкә китереп яши башлады. Берничә ел эчендә

яңа өй торгызды. Тормыш иптәше Сәгыйдә апа гына,

нишләптер, бик каты авырып, тиз арада дөнья куйды.

Абзый салган өр-яңа йортның да, үзләре гаилә корып

читтә яшәгән балаларының да игелеген күрә алмады,

мәрхүмә. Элек Яшка авызына да капмаган аракыны.

Апа үлгәннән соң гына эчә башлады шикелле.

Әнә Яшка абзыйның инештән менеп килгәне

күренде. Ул ничектер картаеп, бәләкәйләнеп кал-

ган кебек күренсә дә, якынрак килгәч, чамалыйм:

Әле беләгендә көч-куәт сизелеп тора. Инешнең сал-

кын суында юынып алган. Йөзе сафланып, кызыллык

йөгергән. Килеп җиткәч, әле үләннәре дә тураерга

өлгермәгән әвәлге урынына барып утырды да еракка-

еракка, офыкка карап тора башлады. Күзләре тулы

моң, сагыш. Үзе бик җитди. Нәрсәдер уйлый. Бер

нык кына көрсенеп алды. Күрәсең, Ришатның тозсыз

8

сүзләренә хәтере калды шикелле.

Еракта, кайдадыр биектә-биектә тилгән баласының,

әнисен юксынып, «пи...б...ик-ки...юк, пи...б...ик-

ки...юк» дип сирәкләп кычкырып елавы ишетелеп

киткәли. Дөнья ничектер бөтенләй моңсуланып кал-

ды, күңелләргә ниндидер әйтеп бирә алмаслык авыр-

лык кереп урнашты. Шунда Яшка абзый, барыбызны

да аптыратып, ниндидер бер ят, карлыккан тавыш

белән, мин әйтер идем, гыжылдаган-ышылдап торган

тавыш белән:

— Шула-а-а..й, — дип сузып куйды. Әзрәк торгач: —

Әйе. Хатыныннан аерылган, канаты каерылган. Ә ка-

наты каерылган — теләсә дә оча алмый. Сөйгәненнән

аерылган — теләсә дә коча алмый, — дип, рифма-

га китеребрәк әйтеп куйды да тагы тынып калды.

Сизелеп тора: нәрсәдер сөйләргә чамалый. Күрәсең,

кайдан, нидән тотынырга гына белми. Бераз торгач,

тагы: — Шула-а-а..й, — дип сузып куйды һәм, тамак

кырып, сүз башлады: — Ул елны да җәй бик матур

килде. Шофер булып эшләп йөри идем. Шәп замана-

лар. Мортаза авылындагы Хаҗи абзый — силсәүиттә,

Кунафин Габделхак абзый — колхозда рәис. Әйтәм

бит, безнең «Искра» колхозының гөрләп торган

чагы...

Без барыбыз да Яшка абзыйны тыңларга

әзерләндек. Ә ул беребезгә дә карамый, беребезгә

дә игътибар итмичә, аягына кигән кунычлы галош-

ны салып читкә этәрде. Аннан җеп оекларын кояшка

үлән өстенә җәйде. Әрекмән яфрагы өзеп, тирләгән

аяк бармакларын шуның белән сөрткәләп алды. Уң

аягының чалбар балагын өскәрәк күтәреп, аягын-

дагы боҗра рәвешендә кызарыбрак торган, күптән

төзәлгән Җәрәхәт җөен кулы белән баскалап сыпы-

рып, көлемсерәп куйды.

Мин, абзыйның аягындагы җөйне күреп, кайсы-

дыр китаптан укылган хикәяне исемә төшердем.

Качмасыннар өчен каторжаннарның аякларына чыл-

быр белән авыр гер тагалар икән. Герне өстерәп

йөри-йөри, аяклары чиләнеп, мәңгегә эзе кала икән.

Яшканың да аягындагы җәрәхәте ару гына булган,

күрәсең. Безгә һаман игътибар итми, әйтерсең дә,

үз-үзе белән сөйләшә. Балагын төшерде дә, минем

каторжаннар турындагы уемны бүлеп, сүзен дәвам

итте:

— Кич, рейстан кайтып төшсәм, әни капка төбендә үк

елап басып тора. Мин шөбһәләнеп әнидән сорыйм:

— Нәрсә булды, әни, нигә төсең качты? Нигә

елыйсың? — дим. Әни:

— Улым, Ташкенттагы җизнәң үлеп киткән. Әле генә

апаңның телеграммасы килеп төште, — ди. Нәрсә

әйтергә дә белмим, әнине юатып тынычландырмакчы

булам, әмма сүз таба алмыйм. Әни шунда яшь ара-

лаш:

— Син, улым, иртәгә юлга чыгарсың инде. Җизнәңне

җирләргә, аны соңгы юлга озатышырга беребезгә

барырга кирәк булыр, — ди. Минем башка һаман

бер юньле уй килми. Имән кебек ир-егет иде ми-

нем җизни, нәрсә булган? Нинди фаҗига? Әнинең

кулында җилфердәп торган телеграмманы алып

укыйм. Анда: «Ирем үлде. Әлфия» дип кенә язылган.

Әлфия — ул безнең иң олы апа. Үзбәкстанда торалар.

Телеграмманы тагы берничә кат укып, әйләндергәләп

карадым да, әнигә:

— Мин хәзер, — дип, туп-туры колхоз рәисенә

киттем. Ул эштән яңа гына кайткан булып чыкты.

Ихатасында бит-кулын юып тора. Габделхак аб-

зый өенә килеп мәшәкатьләгәнне бик яратып бетми.

Минем исәнләшүгә коры гына җавап бирде дә:

— Нәрсә булды? — ди. Мин:

— Җизни вафат булган. Шуны җирләргә барырга

кирәк, — дим. Бу тәүдә:

— Бетмәс, кайда бару ди ул, — дип кырт кисте. Әллә

бүтән уйлар белән мәшгуль иде, әллә минем әйткән

барып җитми торды. Борылып китеп тә барды. Мин

аптырарга да, нәрсә әйтергә дә, нәрсә уйларга да

өлгермәдем. Ул да түгел, яңадан минем кырга килде

дә йомшаграк итеп:

— Җизнәң кайда, Әмир авылындагысын әйтәсеңме?

Мин аны кичә генә районда шәйләп алдым, йөгереп

йөри иде әле ул, — ди.

— Юк, бу олы җизни. Үзбәкстандагысы, Әлфия

апаның ире, — дим. Шунда гына Кунафин абзый

бөтенләй йомшап:

— Алай икән, алай. Апаңны беләм. Әлфия безнең

чама. Мәктәптә бер тирәдәрәк укыдык. Машинаңны

инженер Эдуардка илтеп тапшыр. Иртәгә шофер тап-

сын. Минем шофер теге Тәтербаш Володькага бар,

Эстәрлетамакка кадәр төшереп куйсын. Кунафин

абый әйтте диген, — ди. Мин, эшнең болай уңай хәл

ителүенә шатланып:

— Безгә Уфага аэропортка кадәр әйбәт булыр иде,

Габделхак абзый, — дип, исеме белән дәшәм. Бу ми-

нем кулдан телеграмманы үрелеп алып, үзе укый,

үзе:

— Эстәрлетамакка хәтле ни дә, аэропортка хәтле ни.

Үзең әйтерсең, — диде дә, сүз бетте дигән кебек, те-

леграмманы кире сузды. Мин рәхмәтләр әйтеп чыгып

киттем.

Хәлне күршедә генә үзләре гаилә корып яшәгән

сеңелкәшләргә дә җиткердек. Сеңелкәш тә барырга

булды. Шулай итеп, бар дөньяны кияү белән кодалар-

га калдырып, чыгып киттек.

Аэропортка килеп төшкәндә төн уртасы иде.

— Самолет бер сәгать элек кенә китте. Киләсе рейс

алдагы атнада шушы көнне генә була, — дип, теле-

грамманы укып та тормый кире бирде дә кассир ха-

тын, — атнасына бер генә рейс, — дип өстәп куйды.

Башка таяк белән суктылармыни. Шунда теге хатын,

тәрәзәсеннән үрелеп:

— Ташкент шәһәренә Уфа аша скорый поезд бар.

Бүген иртән үтә. Өч көн дә узмас, Ташкентта булыр-

сыз. Әле генә тимер юл вокзалына шылтыраттым, —

дип, безне җанландырып җибәрде. Такси яллап, вок-

залга юнәлдек.

Көч-хәл, төрле маҗаралар белән, ниһаять, без по-

ездда китеп барабыз. Кәефне әйтеп торасы да түгел,

бөтенләй юк. Мин тамбурда, бер-бер артлы тәмәке

көйрәтәм, әни белән сеңелкәш ах та ух киләләр,

берсеннән берсе бәләкәй балалары белән тол калган

апаны жәллиләр. Җизнине җирләргә өлгереп бул-

мый инде. Өчен, җидесен укытып, хәер-сәдакалар

таратып, Коръән укытып кайтырбыз, ичмасам, дип,

үзебезне үзебез тынычландырабыз.

Термез дигән шәһәрдә безнең поезд озак кына

торып, чым-чыкыр балаларын иярткән әллә никадәр

үзбәкләрне төяп, тагы алга кузгалды. Без барасы стан-

са ерак кына булса да, әйберләрне җыештыргалап

куйдык. Мин тамбурга тагы тәмәке көйрәтергә чык-

тым. Ә тәмәке беткән. Берәрсеннән сорарга дип ча-

малыйм,– юк. Үч иткән кебек, барча үзбәк тел асты-

на сала торган тәмәке чәйниләр. Ул да булмый, по-

езд тагы бер стансага килеп туктады. Ун минут тора,

диделәр. Мин дә перронга төштем. Исәп — аякларны

язарга, тәмәке дә алырга. Бер киоскыга бардым — би-

кле. Икенчесе дә эшләми булып чыкты. Перрон тулы

халык. Тегесен-монысын саталар. Шунысы гаҗәп:

сатучылар барысы да бала-чага. Тик тәмәке генә юк.

Шунда йөргән берәүдән:

— Кайдан тартырга табарга була? — дип сорыйм.

Ул чинар агачлары күләгәсендә утырган үзбәк карты-

на күрсәтә. Карт янына килсәм, чәйни торган тәмәке

сата булып чыкты. Алдындагы әрҗә өстенә төрле-

төрлесен банкаларга салып куйган. Бабайдан урысча-

лап тәмәке сорыйм. Бабай аңламый, шуннан татарча

сорарга мәҗбүр булдым. Әрҗә астыннан кыйммәтле-

кыйммәтле тәмәкеләр чыгарып салды да, һәрберсенә

төртеп, хакларын әйтә. Кыйммәтле, ягъни фильтрлы

сигаретлар гына. Минем исә фильтрлы сигаретларны

җенем сөйми. Чүпрәк урап тарттың ни дә, фильтрлы

тәмәке тарттың ни. Безгә бит, булгач, катырагы һәм

төтене күбрәге булсын. Кыскасы, колхозча, гадирәге

кирәк. Мин тагы:

— Юк, бабай, безгә үзебезнекен бир. Гадирәген,

суырган саен төтене катырак чыксын, — дим. Шунда

бабай алан-йолан каранып алды да үзе утырган урын-

дык астыннан биш бөртек тәмәке алып:

— Якшы, бик хуп, шәп, шәп,— дип, тәмәкесен мак-

тарга тотынды.

Биш бөртек тәмәкегә берәр кап «Прибой» хакы түләп

алдым. Алдым инде, тартасы килә бит. Кесәдә акча да

барлыкка бар инде анысы. Җитмәсә, картым:

— Тагы кил, олан, иртәгә катырагын, яхшырагын

алырсың, — ди. Спикүлән, шайтан алгыры. Башындагы

чалмасы кыйшайгыры. Ни «Беломор» юк, ни «Прима»

сигареты.

Ул да булмый, безнең поезд, кузгалабыз дигәнне

аңлатып, сызгыртып алды да көчәнүдән дөбердәп

тартышып куйды һәм җай гына кузгала башлады.

Йөгереп барып үземнең вагонга утырдым. Әни белән

сеңелкәш бәләкәй генә табын корганнар. Озакламый

барып җитәргә тиешбез, шуңа да тамак ялгап алырга

уйлаганнар. Ашап алгач, гадәт буенча, берәр сига-

рет көйрәтергә дип тамбурга чыктым. Тәмәке тарткан

кеше генә белә: ашаганнан соң берәрне көйрәтеп алу

— үзе бер ритуал, бер котылгысыз гадәт. Төтен йоту-

га, баш җиңелчә генә томанланып, гәүдәгә җиңеллек

йөгерә. Кешене чынбарлыкка туры килмәгән ялган

канәгатьлек хисе биләп ала. Менә шушы хискә алда-

нып, кеше үзен-үзе агулый һәм тәмәкене ташлый ал-

мый гомерлеккә төтен колына әйләнә.

Сигаретны кабызып, бер-икене суырып җибәрүгә,

әллә нәрсә булды. Аяклар көзән җыергандагы ке-

бек тартышып, баш әйләнеп укшытырга тотынды.

Сумсадан шулай булгандыр дип, эчтән генә сумса

сатучы малайны әрлим. Китте укшытып! Әйтерсең дә,

бугаздан берәү буып тоткан. Баш әйләнә, күз алла-

ры караңгыланып, тез буыннары йомшарып, гәүдәне

тотмас хәлгә килде. Кайда ул тәмәке кайгысы, төтен

ләззәте турында уйлау. Тарта башлаган сигаретны

ташладым да, чак атлап, үземнең утырган урынны

эзләп киттем. Әллә саташам, әллә төш күрәм. Тирә-

яктан әллә нинди тавышлар ишетелә, кешеләр әллә

нинди котсыз сыннар булып күренәләр. Алар, бер

карасаң, кеше рәвешенә кереп, мине тынычланды-

рырга, җитәкләп үземнең урынга алып барырга ча-

малыйлар, бер карасам, җен рәвешенә кереп, мине

тәмугка, әллә нинди упкыннарга өстериләр. Чәчләрем

үрә торды, аска да җибәрдем шикелле. Курку әллә

нинди кыргый шатлык белән алышынып, үз-үземне бе-

лештерми көлә-көлә, тыела алмый елап та җибәрәм.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: