Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
24 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (4)

...Шулай карашып торабыз бер-беребезгә. Шушы ерткычның ризыгы булыр өченме мин ничәмә чакрымнар мүкәйләп килдем?..

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (4)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Каршыдагы кыяташның астагы ташлары арасын-

нан су саркып, күлләвек хасил иткән. Күрсәгез иде,

егетләр, ничек шатланганны! Түзмәдем, тагын елап

җибәрдем. Суга килеп капландым да, эчәм дә эчәм,

эчәм дә эчәм. Ә суы соң, суы нинди, тешләрне сын-

дырырлык салкын! Тик бераз шөрлим, чөнки ач кеше

кинәт күп ашаса үлә дигәнне ишеткәнем бар иде.

Монда да шулай булмаса ярар иде дип уйлап алдым

да эчүдән туктадым. Шулай да яңадан суга капланам. 

Тәмам сусыным канганчы эчтем.

Карыйм, кәҗә-сарык эзләре күренә. Ләмдә дә

этме, бүре эземе ярылып ята. Мөгаен дә, кыргый

җәнлекләрдер. Кыргый җәнлекләр йөргәч, кешеләр

яшәгән урын ерактыр, дигән уй кинәт кенә башымны

ярып килеп керде. Су эчкәч, чүлмәк тә арурак пешерә

башлады, ягьни башка юньлерәк уйлар килә. Ничек

тә кешеләрне табарга кирәк дип уйлыйм. Беләсезме,

башка бүтән уй кереп тә чыкмый. Ни поездда барга-

ным да, ни әни белән сеңелкәш. Башта тик шул бер

генә уй: су да, су иде бит. Хәзер кешеләрне генә та-

басым калды.

Аяк табаннарымның әрнүен басар өчен, аягымны

суга тыгарга булдым. Уң аягымны тыккан гына идем,

кинәт кенә әллә нәрсә булды. Мине ниндидер шом,

курку биләп алды. Шулкадәр куркыныч. Тирә-якны

яшен тизлегендә байкап чыктым. Юк, ул-бу күренми.

Кемдер бик нык күзәтә төсле тоелды миңа. Кузгалыр-

га да куркып, башымны гына борып, үзем килгән сук-

макны, ул-бу була калса дип, таш, я берәр агач кисәге

эзләп тирә-якны, аяк асларын карыйм. Андый чакта

үзегез беләсез бит, бер юньле нәрсә күзгә чалынса,

ичмасам. Тезләрем ташларга бәрелеп актарылып,

кансырап бетсә дә, әлеге минутта янымда үрелеп

алырлык бер таш кисәге юк.

Куркуымны җиңеп, икенче аягымны да суга тыгып

утырмакчы булып, аз гына кымшанган идем, янымда

гына бер нәрсә калын тавыш белән ырылдап җибәрде

дә яман итеп ышылдап куйды. Тавыш килгән якка ялт

итеп баксам, бернәрсә дә күренми. Мин әйтерсең дә

таш булып каттым. Тик аркадан гына ниндидер сал-

кын бөҗәкләр йөгерешә. Шул мизгелдә генә күрәннәр

арасыннан ике күзнең туп-туры миңа карап торганын

шәйләдем. Нинди күзләр, малай! Чәчләр үрә басты,

каз тәннәре калыкты. Теге аучы Газинурның иң зур

этеннән берничә тапкыр зуррак бер ерткыч җанвар!

Мине күзәтә! Хәзер мин дә ерткычтан күземне ал-

мыйм. Гәүдәсен дә чамалап алдым. Юлбарыс булырга

тиеш түгел бу, дип уйлыйм. Алар бит Ерак Көнчыгышта

һәм Һиндстанда гына яши. Шулай карашып торабыз

бер-беребезгә. Шушы ерткычның ризыгы булыр

өченме мин ничәмә чакрымнар мүкәйләп килдем?..

Хәзер бу мине ботарлап ташлаячак, һавада үләксәләр

эзләп очкан козгыннар калдыкларымны үзләренең

азыгы итәчәкләр. Кычкырырга чамалыйм, куркыштан

тавышым бугазыма килеп тыгылды да төен булып

төйнәлде. Нишләргә? Андый вакытта кинәт хәрәкәт

ясарга ярамаганлыгын ишеткәнем бар. Ә ерткыч

коерыгы белән җиргә шап та шоп сугарга кереште.

Күрәм, сыртларындагы йоннарын кабарткан, авызын

зур ачып, миңа ырылдый, ышылдый. Казык тешләрен

күрсәгез, малай, менә шушындый озынлыкта булыр,

— дип, Яшка абзый имән бармагын күрсәтеп алды.

— Менә шул секундта, кая секунд, секундның нин-

дидер меңнән бер өлешендә башыма барып җитте:

качарга, читкә сикерергә, югыйсә, миңа үлем! Бу

уйны уйлап та бетермичә читкә сикердем. Әмма ерт-

кыч җитезрәк булып чыкты. Ул да минем өскә ыргып,

тырнакларын батырып, сум итемне чалбар белән

бергә аерып та төшерде. Мәтәлләп барып төштем дә

аны-моны уйлап өлгермәдем, бар көчемне җыеп, то-

рып йөгердем. Бер-ике адым сикерергә өлгердемме-

юкмы, нәрсәдер аягыма китереп сукты да абынып

егылдым. Һәм шул арада өстемә бер авыр нәрсә килеп

төште. Мин һушымны югалтып караңгылыкка очтым.

Күпме ятканмындыр, дөресрәге, асылынып торган-

мындыр, белмим. Чөнки һушыма килгәндә, бер аягым

өскә таба тарттырылып куелган, юньләп тын алырлык

та түгел, күкрәк турымнан бер юан гына агач аркы-

лы баскан иде. Шунда кинәт теге ерткыч җанварны

күреп алдым. Җай гына бүрәнә астыннан шуып чык-

макчы булам, кайда ул! Селкенерлек тә түгел. Минем

кузгалырга чамалаганны сизепме, ерткыч ырылдап

ала да тагы йонлач коерыгын җиргә шапылдатырга

тотына. Мин баштүбән асылынып торам дияргә була.

Авыртуга түзә алмый, тешләрне кысып, ничек итсәм

иттем, гәүдәне кыбырдата алдым. Ерткыч, шуны си-

зеп, минем өскә сикерде. Инде «беттем» дип күзләрне

йомсам, ул сикергән урынында шапылдап җиргә ки-

леп төште. Шунда гына абайладым: ул да нәрсәгәдер

эләккән булып чыкты. Эчкә җылы йөгерде. Гомерем

бар икән әле. Һәрхәлдә бу ерткыч мине өзгәләп, бо-

тарлап ташлый алмаячак.

Менә шул минутта гына, ниһаять, үземнең кемлегем,

әни белән сеңелкәшне ияртеп Үзбәкстанга китеп

барганым искә төште. Ә менә монда ничек итеп ки-

леп чыгуымны һич хәтерли алмыйм. Мине төшенкелек

биләп алды. Шушы тозакта үләргә туры килер микәнни

дип уйлыйм. Боттагы җәрәхәттән шактый гына кан ак-

кан, җитмәсә, һаман җайлап кына саркуын белә. Яра

өстенә кара яу булып чебен җыелган. Көчсезлектән

тешләремне шыгырдатып, тавышсыз гына елап

җибәрдем. Бүрәнә астыннан чыгарга була, яткан

җиремне кулларым белән тырнап казырга керештем.

Юк, булдырып булмый, бер аяк өскә таба каерылып

тарттырылып куелган. Түзеп тора алмаслык авыр-

тудан һушымны югалтам. Белмим, күпме булгандыр

бу хәл, тагы аңыма килеп, яткан урынымны казыйм,

тагын исемне җуям. Ничектер, камышлар кыштыр-

даганга яңадан зиһенем ачылып китте. «Ерткычның

иптәше генә булмаса ярар иде» дип, Аллаһыга ялынам.

Тагын берәр ерткыч була калса дип, аны куркытырга

була, яман итеп кычкырып җибәрдем. Кеше-мазар

булса, тавышымны ишетеп калыр дигән өмет тә бар.

Кинәт кенә барча дөньяны яңгыратып нәрсәдер шарт-

ладымы, мылтыктан аттылармы? Шунда теге ерткыч

яткан җиреннән бик усал ырлап миңа ташланма-

сынмы! Ләкин, килеп җитәр-җитмәстән, шапылдап

тәгәрәп килеп төште дә тынып калды. Яшен уты ке-

бек зиһенемне ярып үткән коточкыч авыртудан тагы

һушымны җуйдым.

Аңыма килгәндә, ниндидер ярымкараңгы бер өй

эчендә ята идем. Түшәмдәге төннек кебек тишектән

генә бераз яктылык төшә. Мин ниндидер лайлалы,

юеш бер биләүгә төрелгәнмен. Танауга чи ит, кан

исләре килеп бәрелде. Үтереп су эчәсе, ашыйсы килә.

Торырга тырышып, теге лайлалы биләүдән чыгарга ча-

малыйм. Шулвакыт, күзләрне чагылдырып, ишек ачы-

лып китте һәм олпат гәүдәле ике ир килеп керделәр.

Яткан урын-җирем белән күтәреп мине тышка алып

чыктылар. Бөтен дөнья яп-якты, күзләр камаша.

Њземнең йомшак тирегә төрелгән булуымны абайла-

дым. Ирләр янына ап-ак сакаллы бер карт килеп ба-

сты. Кулы белән ишарәләп, мине тиредән чыгарырга

кушты. Бөтен тәнемә ябышкан чи тирене җайлап куп-

тарып алдылар. Анадан-тума калуыма оялып, тәнемне

кулларым белән каплап, яным белән әйләнәм. Алар

ниндидер таныш булмаган телдә сөйләшә-сөйләшә

мине карыйлар, яраларымны тикшерәләр. Шулай да

аларның минем сөннәтле булуым һәм дә мөселман

икәнем турында сөйләшүләрен чамаладым. Шуннан

тегеләр гәүдәмнең билдән астагы өлешенә ап-ак

җәймә яптылар. Теге аксакал өйрәтеп тора, бу ике ир

тәнемне юеш чүпрәк белән сөртеп, җәрәхәтләремә

ниндидер май сылыйлар. Шуннан мине чиста

киемнәргә киендерделәр. Үземнең киенерлек тә

хәлем юк, аларның ярдәменә мохтаҗмын. Бездәге

келәт сымаграк җәйге өйгә алып кереп, шулпа белән

сыйладылар, сарык итеннән иде, ахрысы. Чәйдән соң

аксакал миңа касәгә салып ниндидер төнәтмә тот-

тырды. Бик үк тәмле булмаса да, эчеп куйдым. Эчеп

бетерүгә башым җиңелчә генә әйләнеп китеп, авыра-

еп йокыга чумдым.

Мине шулай атна чамасы дәвалап, адәм рәтенә

керттеләр. Дәвалаучыларым минем белән сөйләшеп-

сөйләшеп карыйлар, тик бер-беребезне аңламыйбыз.

Шулай да чамаладым: мин тау барсына дип корылган

тозак-капканга эләккәнмен. Теге мине җәрәхәтләгән

барс та шуларның берсенә эләккән. Тау барсының

көч-куәте күчсен һәм тизрәк савыксын дип, мине

шуның тиресенә төргәннәр. Күрәсең, ярдәме тиде,

тиз арада аякка бастым. Таякка таянып өй алдында

йөри башладым, әз-әзләп тирә-як белән танышам.

Авыл бик зур түгел. Тирә-ягы биек-биек таулар белән

уратып алынган. Яссы түбәле йортлар барысы да биек

балчык койма белән уратып алынганнар. Әйтерсең лә,

бәләкәй генә ныгытма-крепостьлар. Кайбер койма-

лар таштан. Ихаталарның күбесендә бакча, алма, гру-

ша агачлары үсеп утыра. Һәр йорт алдында диярлек

йөзем куаклары үсә һәм алар өйләрнең кыекларына

кадәр үрләгәннәр.

Беркөнне шулай ихатада титаклап йөреп ятам. Йорт

хуҗасының хатыны шикелле, олы яшьтәге апа, нинди-

дер бик моңлы көй көйли-көйли, йорт алдындагы тан-

дыр дигән, җиргә чокып эшләнгән мичтә нәрсәдер пе-

шереп булаша. Бәләкәй китмәнгә охшаш балта белән

тал, корыган мамык куагы чыбыкларын кискәләп,

теге мичкә яга башлады. Мин апа янына килеп аңа

ярдәмләшергә тотындым. Аяк авыртса да, кулда көч

бар бит. Үзем чыбык-чатыр тураклыйм, үзем апаның

җырын тыңлыйм. Нинди көй дип тә әйтеп булмый, бик

тә таныш. Безнеңчә, татарча көй бит бу. Ишеткәнем

бар мондый көйне. Мин апаның җырлаганын тыңлыйм

һәм үземнең туган якларны, әни-сеңелкәшләрне искә

төшерәм. Ничек тә үземнең исән-имин икәнлегемне

хәбәр итәргә иде дип уйлыйм. Менә апа җырлап бе-

терде дә, игътибар белән тыңлаганымны сизеп, ел-

маеп нәрсәдер сорый. Мин аңламыйм дип башымны

чайкыйм да аңа татарча дәшәм. Урысча дәшкәләп

карадым, юк, аңламыйм, ди. Тагы үзебезчә дәшәм.

Тандырдагы утка күрсәтеп, «ут», «төтен», дигән булам.

Камырга күрсәтеп «камыр», «он» дим, суга күрсәтеп

«су» дим. Апам бераз уйланып торды да, шатланып

һәм мине шатландырып:

— Яхшы, яхшы, — дип кабатлап, миңа карап елмая.

Һәм мине аптыратып, ап-ачык итеп: — Әни, әти, ватан,

Казан, — дип әйтеп салмасынмы. Мин «кемнәр бо-

лар?» дип уйлыйм. Һәрхәлдә, үзбәк түгелләр. Казанны

белгәч, татарлардыр. Тик нишләп татарча белмиләр?

Һәм мин дә, апага карап, үземә ымлап:

— Мин — татар, Казаннан, — дим һәм үземнең исе-

мемне әйтәм.

Апа бүтән дәшмәде, нәрсәдер уйлап сүзсез калды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (4)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: