Барлык яңалыклар
10
Аш-су
24 март , 17:38

Сырганакның файдалы үзлекләре

Сырганак чәе йокысызлыктан интекәннәргә булыша.

Сырганакның файдалы үзлекләре
Сырганакның файдалы үзлекләре

Сырганакның кызгылт-сары төстәге җимешләренең могҗизалы үзлеге һәркемгә мәгълүм. Патша җиләге дип юкка гына атамыйлар, күрәсең. Җимешләрнең генә түгел, бәбәкле яфракларның да файдалы үзлекләре бар дип әйтергә була. Аларда 30 проценттан артык С витамины һәм серотонин бар, аның җитәрлек күләмдә булмавы организмда нерв системасы бозылуга, йокысызлыкка китерә, иммунитетка йогынты ясый. Шуңа күрә Сырганак яфракларыннан ясалган чәй яхшы дару булып санала һәм авыруның хәлен җиңеләйтә: бер стакан кайнар суга 1 бал кашыгы киптерелгән яфрак.

 

Себорея һәм чәч коелганда яхшы чара-сырганак яфракларыннан ясалган кайнатма: 5-6 аш кашыгы яфракларны (бәбәкләре дә ярый) 1 литр суга салырга, 10-15 минут кайнатырга, нормаль температурага кадәр суытырга һәм чәчне чайкау өчен кулланырга. Стоматит һәм гингивит вакытында сырганак яфракларыннан ясалган сыеклык белән авыз куышлыгын чайкыйлар. Ангина вакытында тамакны чайкыйлар.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: