Мәкалә
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (11)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (10)Фитр сәдакасын кайчан бирергә? Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (9)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (8)Калган уразаны кайчан тотып бетерергә?Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (7)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (6)"Әдәби тукталыш": Беренче китапХисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (5)Утырып яшәү рәвеше үтерә!Әхсән БАЯН. Җыр дәвам итә. Уймак хикәяләрСырганакның файдалы үзлекләреХисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (4)Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Төнге сәфәр. Хикәя (Ахыры)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (3)Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Төнге сәфәр. Хикәя (Башы)Көндез күпме йокларга ярый?Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (2)Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (Ахыры)
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
26 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (6)

Аптырап, почмакка барып чүгәләдем. Тимер рәшәткәле бәләкәй генә тәрәзә, аның бер өлгесе кителеп төшкән, тыштагы чыпчыклар чыркылдашканы да гүелдәп машина-мазар үткәне генә ишетелеп куя. Камера эче суык...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (6)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Әйтәм бит, анда караңгы тиз төшә дип. Төн. Күзгә

төртсәң бер нәрсә күрмәссең. Сәрмәнеп, аяк астын

чак шәйләп барам. Күпмедер баргач, бөтенләй бутал-

дым. Дөресрәге — адаштым шикелле. Теге чәнечкеле

тимерчыбыкка киләм дә чыгам, киләм дә чыгам.

Шәфәкъ кызарып, таулар күзгә чалына башлагач кына,

көнчыгышны чамалап, төньякка юл алдым. Ике көн

шулай тау-таш арасында адашып йөргәч, ниһаять, ти-

мер юл тасмасына килеп чыктым. Ни булса шул булыр

дип, киттем тимер юл буйлап. Теге якка да, мин бара

торган якка табан да поездлар үткәләде үткәләвен.

Машина түгел шул, кул күтәреп кенә туктатып уты-

рып китәргә. Озак бардым. Юлга алган көлчә-түгәрәк

ипиләр, итләр күптән бетте. Су да калмады. Ниһаять,

арып-талып, инде бүтән барырга хәлем дә, теләгем дә

калмаганда, еракта, таулар итәгендә көтү йөргәнне

күреп калдым. Таулар ул турыга караганда гына якын

төсле. Бара-бара һушларым алынды. Мин көтүгә таба

барам, ә көтү җайлап кына алга үрмәли. Кич җитүгә

көтүчеләр янына чак барып җиттем. Ике яшь кенә

үсмер, унике-унөч яшьләрдә булырлар, көтү көтеп

йөриләр. Күреп торам — миннән шикләнәләр болар.

Тегеләрдән су сорыйм, су китереп бирделәр. Мине

юньләп аңламыйлар. Уфа кайда дип сорыйм, баш

кына чайкыйлар. Белмиләр. Москва кайда? — дим.

Алар төньяк-көнбатышка күрсәтәләр. Мин җиргә

төртеп күрсәтәм. Русияме? — дим. Болар тагы:

— Юк, — дип баш селкиләр. Минем тагы кот очты.

Нүжәли тагы адашып кире теге якка, Әфганстанга

чыгып киттем инде дип уйлыйм. Һәм курка калып

тегеләрдән:

— Әфганстанмы? — дим. Юк, имеш. Башка бөтенләй

шик төште, җаным табанга китте дисәм дә дөрес бу-

лыр. Әллә, мин әйтәм, Иран җиренә барып чыктыммы

икән дип уйлый башлаган идем. Теге үсмерләрнең

олырагы: «Үзбәкстон бу. Үзбәкстон җире» дип

аңлатырга керешкәч, шатлыктан көлеп үк җибәрдем.

Күзләремә яшь эленде. Ниһаять, мин үзебезнең илдә.

Теге көтүчеләргә ияреп киттем. Алар сарыкларын

төнлеккә туплауга ябалар икән. Төнне көтүче малай-

лар белән үткәрдем. Мине тәмле яшел чәй һәм эрем-

чек белән сыйладылар. Бик туклыклы һәм тәмле нәрсә

икән.

Икенче көнне иртән көтүче малайлар янына ишәккә

атланып үзбәк бабае килде. Ул малайларга ризык,

чәй-шикәр китереп китә икән. Күрәм, бабай да миңа

шикләнеп карый. Кем булуымны, кайдан килүемне

сораштыра. Ә мин үз чиратымда теге мин барасы

стансаның кайда икәнлеген белешәм. Бабай:

— Ой, олан, ул әллә кайда, ерак, — дип, бөтенләй

икенче якны күрсәтә.

Бабайга ияреп, ул торган кышлакка киттем.

Юлдашым юл буена юньләп сөйләшмәде дә. Бабай

атланган ишәк артыннан йөгерә-атлый чак өлгереп

ияреп барам. Ишәк болай җитез хайван икән, лерт-

лерт йөгертә генә.

Кышлакта бабай мине биек, юан-юан чинар агач-

ларына ышыкланып утырган кәнсәләр йортына алып

килде. Буйлы-буйлы чапаннар кигән берничә үзбәк

басып тора. Бездәге кебек инде, берсе килә, бер-

се китә дигәндәй. Кәнсәләр кырыннан гына аккан

арык читендә берничә ир-ат тәмәке көйрәтәләр,

насвай чәйнәгәннәре дә бар. Үзара кычкырып-

кычкырып бәхәсләшәләр. Бабай ишәгеннән төшүгә,

безне сәламләп, тынып калдылар. Барысы да миңа

текәлгәннәр. Мине энә күзеннән үткәрәләр. Бабай:

— Стансага машина барырга тиеш, мин белеп чы-

гыйм, — дип, кәнсәләргә кереп китте.

Ә мин, теге тәмәке көйрәтүчеләрне күрү белән,

ишарә белән генә тартырга сорыйм. Берсе шикләнеп

кенә булса да миңа тәмәке, шырпы суза. «Прима» иде,

әле дә яхшы хәтерлим. Шулай да куркындыра бит

әй, теге поезддагы хәл яңадан кабатланмасмы дип.

Үзбәкнең биргән тәмәкесен иснәп, кулда әйләндереп-

әйләндереп карыйм. Юк, таныш исе килә. Түзмәдем,

кабызып, төтен суырам. О, егетләр, нинди бәхет,

нинди ләззәт… Ә бит тәмәке тартмаганга өч атнамы,

артыгракмы вакыт узгандыр. Башларым әйләнеп кит-

те. Мин, анысыннан да бигрәк, теге хәл кабатлану-

дан куркып, тәмәкене сүндердем. Уйлыйм: «Юк, дим,

тартуны ташларга кирәк, булмый болай». Ул да түгел,

кәнсәләр тәрәзәсе ачылып, берничә баш мине кызык-

сынып күзәтә башладылар. Менә бабай да килеп чык-

ты да, бик җитди итеп:

— Хәзер, олан, стансага машина бара. Юллама һәм

башка кәгазьләр алырга барыбер монда, кәнсәләргә

килә, — ди. — Чак кына көт, бер ун-унбиш минут, —

диде дә яныма ук килеп утырды. Кәнсәләрдән тагы

берничә таза-таза үзбәк чыгып минем алга килеп ба-

сты. Хәл-әхвәл сорашалар. Алар үзбәкчә, мин татар-

ча. Ничауа гына аңлашабыз шунда. Аңлашылмаган

җирдә урысча да сүзләр кушылып китә. Тик урысча

алар бик начар аңлыйлар. Урысча минеке дә бик шәп

түгел түгеллеген. Ярый инде шунда, безнең кебек

авыл кешеләренә.

Табигать, һава торышы турында, уратып-уратып

булса да, кайда, кем булып эшләвемне, кайсы якта

яшәгәнемне сораштыралар. Мин сөйлим, тегеләр

тыңлый. Көлешеп тә алабыз. Дусларча әңгәмә инде.

Тик мин сизенәм, малай, боларда ниндидер яшерен

киеренкелек тоела. Миңа ышанмыйлар. «Әйдә, әйдә,

чарла телеңне, әйләндер сүз тегермәнен», дип уйла-

ганнары сизелеп тора.

Чынлап та, бер унбиш минут та үтмәгәндер, бо-

рылыштан бөркәүле «алтмыш алтылы ГАЗ» күренде.

Аның артыннан «УАЗ» машинасы да җилдерә. Кызу

киләләр болар. Берәрсен тапамасалар ярар иде, дип

уйлап та өлгермәдем, картым теге үзбәк ирләренә

нәрсәдер әйтүе булды — шалт-ялт, дөмдер-дөмбер

мине теге әзмәвердәй таза үзбәкләр җиргә сугып та

ектылар, бөгәрләп тә салдылар. Кая, нәрсә уйларга да

өлгермәдем, егетләр. Һич алдаксыз, малай, берничәсе

өскә үк менеп атланды. Аяк-кулларны үзләренең

буйлы-буйлы билбаулары белән шакарып, суярга са-

лынган сарык шикелле бәйләп тә куйдылар. Теге ма-

шиналардан бер көтү солдат автоматларын шалтыра-

тып килеп тә төштеләр, уратып та алдылар. Ялтырап

торган хром итек кигән капитан «УАЗ» машинасыннан

үз бәһасен белеп кенә килеп төште. Мин моны үземне

уратып алган үзбәкләр, солдатларның аяклары ара-

сыннан карап ятам. Ул минем янга килү белән аяклар,

капитанга юл биреп, ике якка тезелеп бастылар. Теге

офицер, бик тә катгый калын тавыш белән:

— Кто такой? — ди. Мин үземнең кем икәнемне

әйтергә маташам. Тел әйләнми. Шунда гына чамала-

дым — кайсыдыр үзенең тирдән каешланып беткән

сасы түбәтәен дыңгычлап авызга тыккан. Кычкырып

карыйм, кайда ул, чак тын алып ятам. Чөнки ару

гына биргәләгәннәр, ахры, танау да каный икән әле,

җитмәсә. Шунда офицер:

— Аңлашыла, — диде. — Связать!

Мин һаман үземнең гадилек белән уйлыйм: «кайда

бәйлисең инде моннан да артыгын. Чорнап ташлаган

йомгактан да болайрак бәйләделәр бит». Ә алай түгел

икән шул. Янда гына торган солдат чалбар кесәсеннән

кап-кара чүпрәк чыгарды да минем күзләрне бәйләп

тә куйды. Күзләрем сытылып чыга дип торам. Аннан

кулларымны артка каерып богау салдылар. Шуннан

китте шау-шу. Кем ничек сугып еккан да, кем ни-

чек аяк чалган – берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә,

мактанышырга тотындылар. Бер үзбәкчә, бер вата-

сындыра урысча. Ишетеп ятам: бабай белән офицер

кәнсәләргә кереп киттеләр. Күрәсең, бабайдан сорау

алыргадыр. Бераздан кире чыктылар, бабайны олы-

лап рәхмәтләр әйтәләр. Тирә-яктагы үзбәкләргә дә

рәхмәтләр әйтелде. Капитан дәвам итеп:

— Хөрмәтле дехканнар! Чик бозучы дошманны, им-

периалистлар лазутчигын, куркыныч шпионны тотуда

ярдәм күрсәткәнегез өчен сезгә чик сакчылары зур

рәхмәт белдерә. Без бу диверсант-шпионны инде

ничәнче тәүлек эзәрлеклибез. Ниһаять, ул безнең

кулда. Җәзасын алыр, явыз. Империалистлар бе-

леп торсын. Аларның СССРга каршы оештырылган

һәрбер явыз провокациясе лаеклы җәзасын алыр.

Мөгезләрен сындырырбыз.

Иптәшләр! Яшәсен халыклар дуслыгы! Яшәсен дех-

каннар белән чик сакчыларының бердәмлеге! Урра,

иптәшләр! — дип, кыска гына нотык тотты. Солдатларга

кушылып, үзбәкләр дә «урра» кычкырдылар.

Шулай итеп, мине, хәзер шпион, империалистлар

лазутчигын, машина әрҗәсенә салып каядыр алып ки-

теп баралар. Машина даңгыр-доңгыр сикерә. Аның

саен минем баш тимер идәнгә бәрелә. Мин түзәм.

Үземне тынычландырырга тырышам. Тикшерерләр,

белешмәләр алырлар. Кем икәнлегемне ачыкларлар

да җибәрерләр. Машина идәненнән тузан күтәрелә,

борхылып-борхылып борынга тузан керә. Ярый әле

авыздагы түбәтәйне алганнар, бөтенләй тончыгыр-

га калыр иде. Тын алулары авыр. Җитмәсә, кысып

бәйләүдән күз алмалары шартлар чиккә җитеп башны

авырттыра да, түзеп торгысыз булып, миемнең әллә

нинди бер ноктасына килеп бәрелә. Көчле авыртудан

юньләп уйлый да, селкенә дә алмыйм. Кайчан бетә

инде бу тәмуг? Кайчан бетә инде бу сызланулар?

Машина шып туктады. Мине капчык кебек алып

җиргә очырдылар. Якадан тартып аякка бастырдылар

да кайдадыр алып кереп киттеләр. Коридор иде ши-

келле, күздәге тукыманы чиштеләр. Атларга кушалар.

Тик мин бернәрсә дә күрмим. Сукырайдым дип котла-

рым алынды. Җитмәсә:

— Әйдә, атла, — дип, урысча каты гына сүгенеп,

җилкә тамырына ямап та алдылар. Мин абына-сөртенә

алга атлап киттем.

— Ул якка түгел, уңга борыл, — дип Җикерде берсе.

Шунда нәрсәгәдер абынып егылдым. Кемдер эчкә

китереп типте:

— Кара син аны, сволочь. Чикне бозып чыкканда бер

дә егылмаган, әле килеп кыланып яткан була!

Ничек җитте шулай торырга чамалыйм. Ишек ачылып

китте, мине этәреп бер бүлмәгә кертеп җибәрделәр.

Алдымда торган урындыкка абынып егылдым. Көчле

16

куллар мине тагы тартып торгыздылар, маңгайга пи-

столет китереп терәделәр. Бөтенләй таныш булмаган

тавыш:

— Ничәү идегез? Кайда калганнарыгыз? — ди.

— Мин берүзем. Адашып китеп шулай булды. Күп

эчелгән, — дип, баштан үткән маҗараларны аракыга

сылтый башладым.

Минем сүзләрне тыңлаучы да юк. Теге, писто-

леты белән авызга ук кереп китеп, авызны каера.

Пистолет икәнен чамаладым инде. Мылтык мае сол-

дат хезмәтеннән үк таныш. Аннан этеп-төртеп нинди-

дер бер бүлмәгә кертеп яптылар. Камера иде, ахры.

Артка каерылган кулларны алга богауладылар. Күзләр

ару гына шәйләп, әйберләрне аера башлады. Әйбер

диюем стенага йозаклап куелган карават. Шуннан

башка нәрсә юк. Тып-тын. Утырыр идең, теге тимер

нәрсәкәй стенага йозаклы. Аптырап, почмакка барып

чүгәләдем. Тимер рәшәткәле бәләкәй генә тәрәзә,

аның бер өлгесе кителеп төшкән, тыштагы чыпчыклар

чыркылдашканы да гүелдәп машина-мазар үткәне

генә ишетелеп куя. Камера эче суык. Миләрне куы-

рырлык эсседән соң тәнгә рәхәт булып тора.

Озакламый бер солдат белән милиционер ки-

леп, мине кайдадыр алып киттеләр. Иң тәүдә бер

бүлмәгә кертеп юынырга куштылар. Куллар богау-

лы килеш кенә краннан су агызып юынам. Хәл кереп

китте. Рәхәтләнеп су эчеп алдым. Чүпрәк белән бит-

не сөрттерделәр. Өстемнән пычрак-тузаннарны как-

калагач, бинаның өске катына алып менеп киттеләр.

Ишегенә «Тикшерүче» дип язылган, зур тәрәзәләре

шулай ук рәшәткәле якты бүлмәгә алып керделәр.

Өстәлдән шактый ерак кына арага идәнгә ныклап

беркетелгән урындыкка утырттылар. Чәчләренә

көмеш йөгергән олы гына яшьтәге бер абзый утыра

өстәл артында. Колхозның баш бухгалтеры Гыймадый

абзыйга охшабрак торган бер бәндә инде. Кергән көе

урысча исәнләшәм. Сизеп торам: минем алдагы яз-

мышым шушы абзый кулында. Бу нәрсәдер яза да яза.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (6)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: