Мотыйк Искәндәрнең пальтосын чөйдән алды, бүреген кидерде, иңнәреннән сыпырды. Ничек кенә булса да Искәндәрне күндерәсе, үзе белән алып каласы килә иде аның.
– Булмый, Мотыйк абый, – диде Искәндәр. Бу сүзләрне ул шундый авырлык белән әйтте, әйтерсең ниндидер зур җинаять эшләде, әйтерсең тиктомалга Мотыйкның яңагына китереп сукты.
– Алла хакы өчен, тыңла сүземне! – дип инәлде Мотыйк. – Бәйрәм арасы бит. Бәйрәмне кайда үткәрсәң дә барыбер түгелмени? Монда ошамаса, безнең авылга кайтырбыз. Авыл халкының күзен кыздырып, урам буйлап узарбыз. Мотыйк абзыйларының бөтенләй төшеп калган кеше түгеллеген күрсеннәр! Алар ни генә сөйләшмәсен, ә ул менә нинди гөрнәдирдәй егетләр белән йери! Аннары Сәгыйдулла абыйның хәлен белеп килербез. Бәлкем, бер-бер ярдәм кирәктер. Нияте зурдан бит картның. Исәп итсәк, бригадир Ибрайга да сугылырбыз. Талканы коры булуга карама, күңеле туры ул кешенең. Шундый кешеләр ясаган да инде революцияне, тоткан жирдән өзә торган кешеләр. Безнең ишеләр түгел…
Сөйләгән саен, аның йөзе ачыла барды, сыгылып төшкән гәүдәсе турайды, күзләрендәге сүрән очкыннар уянып ялтырый башлады, әйтерсең ул инде, чынлап та, үзе хыялланган дөньяда йөри иде. Ул поезд кузгалып киткәнне дә сизмәде, Искәндәрнең пальтосын яңадан чөйгә элгәнен дә күрмәде. Бары тик, поезд тизлеген арттырып, вагон як-якка чайкала башлагач кына, әкренләп анына килде.
– Әйдә инде, күтәреп кенә йөртермен. Жәмгысы ике көн вакытың узар… Сөйләүдән туктаса, Искәндәр авызын ачар да аның бар хыялларын чәлпәрәмә китерер дип уйлады, ахрысы, сүзләрен йота-йота, кабалана-кабалана сөйләде.
Искәндәр, аптыраганнан, өстәлне җыештырырга тотынды. Чүпләрне гәзиткә төреп, купе ишеген ачты. Мотыйк, ярты сүздә бүленеп, туктап калды.
– Кая син? Ничек? Нигә? – дип, бәйләнешсез сүзләр тезде.
– Чүп кенә түгеп киләм.
Ул кире кергәндә, Мотыйк тынычланган, аның йөзенә гамьсезлек төсмере кунган иде.
– Шулай итеп, минем белән калмаска булдың инде? – диде ул, илтифатсыз гына.
– Юл кешесенең юлда булуы хәерле.
– Мин сине базга ябарга җыенмыйм лабаса. – Мотыйк чын-чынлап аны ачулануга ук күчте: – Ике-өч көн бәйрәм итәрбез, күргән-белгәнне йөреп чыгарбыз да, син тагын үз юлың белән китеп барырсың.
– Бер туктагач, авыр кузгалам мин. Китә алмый шунда калырмын дип куркам.
– Куып җибәрермен. Бер станцага бер бәхетсез җиткән.
– Мин үземне бәхетсез дип санамыйм…
–Тиктомалга кубарылып юлга чыкмый бәхетле кеше. Ялгыз кеше – бәхетсез кеше инде ул. Ничек кенә күңелеңне юатырга тырышма, ялгыз барыбер ялгыз инде.
Искәндәрнең җавап кайтарасы да, башлап сүз әйтәсе дә килми иде. Ул утыргычка матрас тәгәрәтеп җибәрде дә, ике кулын башы астына салып, чалкан ятты. Аның ялгызы гына калып тынычланасы да килә, Мотыйкны да кызгана иде. Ул киләсе станциядә төшеп калыр да, кибән эченә кереп югалган энә кебек, йортлар, авыллар, кешеләр арасында юкка чыгар, аны беркем дә күрмәс, эзләмәс, тапмас кебек иде.
– Йокламыйсыңдыр бит?
Искәндәр җавап бирмәде, күзләрен генә зур итеп ачты.
– Йоклама! Яңа елны йоклап каршы алырга ярамый.
– Нигә?
– Андый кеше вакыт кадерен белми, гомере заяга уза аның.
– Үзеңнән беләсеңме?
Искәндәр, ваемсыз-дорфа тонга күчкәнен аңлап, эчтән үзен битәрләп куйды.
– Әйе, үземнән.
– Йоклап калсаң нәрсә була? – Кызыксынганын сиздерергә теләп, ул торып утырды.
– Яңа ел чиге – ил чиге генә түгел ул, энем. Ил чикләрен күп үттем мин. Шуның аркасында күпме каһәр ишеттем. Кеше күңеле барысын да күтәрә, барысына да ризалаша. Тик менә вакыт үтүенә, гомер узуына гына ияләшә алмый. Үлемгә өйрәнә алмый кеше. Ә иске ел синең гомереңнең үлгән бер елы бит ул. Яңа елны каршы алганда, кеше тын калып шул турыда уйларга, тормышның кадерен аңларга тиеш. Шул вакытта йоклап ятсаң, димәк, сиңа ике дөнья – бер морҗа. Кеше Яңа елны нигә уйлап тапкан? Үзен юату өчен. Шулаймы?
Искәндәргә Мотыйкның, авыл картлары шикелле, башын бер якка кырын салып, күзләрен хәйләкәр кыскалый-кыскалый, үзе кичергән хәлләр белән ныгытып фәлсәфә сатуы, аңа вагон селкенгән уңайга салмак кына чайкалып бару ошый иде.
– Нигә тындың? Дөрес әйтмәдемме әллә
Ул, бишектә оеп тирбәлгән бала кебек, гаҗәпләнгән күзләрен тутырып карады да тагын онытылды.
– Телеңне йоттыңмы әллә?
– Вакыт – юк нәрсә ул, Мотыйк абый. Вакыт төшенчәсен кеше үзе уйлап тапкан. Аны сәгатьләргә, көннәргә, айларга, елларга бүлгән. Чиксезлекне, мәңгелекне башына сыйдыра алмаганга шулай эшләгән ул. Мәңгелек янында үз гомеренең молекула хәтле дә булмавын аңлаган, шуңа күрә еллар уйлап чыгарган да, илле ел яшәде, йөзгә җитте, дип, кеше гомерен зурайтып күрсәтергә тырышкан.
– Башны бутыйсың син, энем. Юк белән башны бутыйсың.
– Синеңчә ничек соң?
– Мин үземнекен әйттем инде…
Шулчак, ачы сызгырып, тәрәзә артында поезд үтә башлады. Мотыйк җөмләсе поезд астында калгандай шып туктады. Искәндәр тәрәзәгә капланды. Аның күз алдыннан бер-бер артлы якты тәрәзәләр йөгереп узды. Һәр тәрәзәдә кемнеңдер йөзе чагылып калды. Ул, үзе ташлап киткән шәһәр ягына да поездлар йөрүенә, шунда кешеләр баруына сәерсенгәндәй, күзен алмыйча, соңгы вагон үткәнче карап торды. Каршы килгән поезд, артыннан куа килүче Яңа елны җиткерергә теләмичә, бар көченә чабадыр сыман тоелды аңа. Ә ул, киресенчә, Яңа елның каршысына ашыга, тәгәрмәч авазларына кушылып типкән йөрәге иң якын кешесе белән очрашуны көтеп ярсыгандай алгысына иде.
Искәндәр сәгатенә күз салды. Бу юлы ул стенага күтәрелеп карамады, ул инде үзенең поездда баруына күнегә башлаган иде. Үзе өчендерме, әллә Мотыйк ишетсен дипме, аһылдап әйтте:
– Бер сәгать кенә калган.
– Унбер тулдымыни? Алар икесе дә, сагаеп, тын калдылар. Гүя шушы бер сәгать эчендә ниндидер зур вакыйга булырга, алар гомер буе көтеп килгән ниндидер бер нәрсә чынга ашарга тиеш иде.
Мотыйк ашыкмый гына рюкзагын иңенә элде, бүрек колакчыннарын чишеп яңадан бәйләде, бияләен киеп салды. Аның нәрсәдер әйтәсе килә, ул нәрсәдер көткән сыман иде. Менә ул, башын аска иеп, купедан чыкты. Ишек төбендә тукталып калды. Искәндәр аның китәсе килмәгәнен бөтен җаны-тәне белән аңлады. Әйтерсең шушы поезддан төшеп калса, ул вакыт арбасыннан төшеп калыр, айларның, елларның исәбен югалтыр, болай да буталчык тормышының мәгънәсен таба алмыйча, мәңгелеккә китеп барыр кебек иде. «Вакыт арбасы, – дип уйлады ул эчтән генә. – Менә ни өчен бар дөньяга кул селтәп, шушы поездга ашыккан икән ул. Вакыт арбасы. Ул, дөнья мәшәкатьләре арасында буталып, хыялы артыннан җитешә алмый башлагач, вакыт каршына үзе чыгып йөгергән. Хыялын куып җитмәк булган. Күктәге кошлар – кешеләрнең җаны түгел, хыялыдыр алар. Хыялсыз кеше – канатсыз кош, дип юкка әйтмиләрдер. Кеше, дөнья ваклыкларына чумып, хыялын онытса, ул, аны ташлап, кош кыяфәтендә күккә очадыр».
Ул, хыялын капшап карарга теләгәндәй, күкрәгенә кулын куйды. Күкрәк читлеге эчендәге кош, күккә күтәрелергә омтылгандай, тыпырчына-тыпырчына тибенә иде. «Димәк, ул хыялын куып тоткан. Бригадир Ибрай, Сәгыйдулла бабай, балта остасы Мотыйклар белән очрашмаган булса, бу ачышны ясый алыр идеме икән ул?» Искәндәр шунда гына Мотыйкның саубуллашмый-нитми чыгып киткәнен аңлады. Купе тузгытылган кош оясы кебек буш һәм шыксыз иде.
Мотыйк, ярты гәүдәсе белән ишектән кереп, проводницага нидер сөйли.
– Бернәрсәң дә юкмыни соң?
– Юк инде, юк. Миндә каян булсын? – дип аклана проводница.
– Тап инде, нәрсәң булса да бардыр бит. Искәндәр, тагын шәраб теләнә, дип, йөзен җыерды.
Нигә шулкадәр мескенләнә инде?
– Менә моны бир алай булгач.
– Нишлисең аның белән, юләр?
– Бир дигәч бир. Мә ун тәңкә. Кызылын бир.
Мотыйк купедан башын алды да Искәндәргә таба атлады. Кулында проводницалар йөртә торган кызыл флагчык иде аның. Килеп җиткәч, кулын аның иңенә куйды, авыр итеп көрсенде.
– Яңа елга берәр нәрсә бүләк итәсем килгән иде. Алдан уйланылмаган. Очрашасын кем белгән аны. Менә сиңа кызыл флагчык. Моның белән каршыңа килгән теләсә кайсы поездны туктатып була. Теләгем шул: каршыңа бәхет килсә, уздырып җибәрмә, шушы флагчыкны күтәр.
Ул бүген беренче мәртәбә шулкадәр сөенеп елмайды, хәтта Искәндәрнең күзләренә яшь килде. Кулда йөри-йөри керләнеп, таушалып беткән флагчыкны күкрәгенә кысты да кат-кат бер сүзләрне кабатлады:
– Рәхмәт, Мотыйк абый! Рәхмәт, Мотыйк абый!
Алар, бер-берсенә сыенышып, буш коридорда икесе генә шактый озак басып тордылар. Мотыйк рюкзагын рәтләп куйды һәм:
– Килеп җиттем, – дип, тәрәзәгә таба ымлады да тамбурга таба китте.
Поезд туктауга, Искәндәрнең йөрәге дә тибүдән туктаган сыман булды. Аның тәне буйлап суык йөгерде, аяклары хәлсезләнде, керфекләре авырайды, куллары салынып төште. Ул вагон баскычына басты да, сикереп төшәргә җыенгандай, бар гәүдәсе белән алга –караңгы төн кочагына сөрлекте. Мотыйк берничә адым атлады да туктап калды.
– Сау бул, Мотыйк абый! Зәмзәмия апага сәлам әйт! – дип кычкырды Искәндәр.
Салкын җилдән Искәндәрнең йөзе уттай кызышты, чәчләре тузгыды. Жил җан ачысы белән сызгырды, үкси-үкси елады. Жиһан белән саубуллашучы иске елның хәсрәтле җиле аңа шулай үзенең соңгы серләрен сөйли иде.
– Төшеп каласың бит! Аннары җавап бир сезнең өчен.
Проводница, Искәндәрнең иске елда төшеп калуыннан курыккандай, вагон ишеген бикләп куйды.
Искәндәр кинәт кенә үзенең гәүдәсе җиңеләя башлаганны тойды, әйтерсең борчып, күңелен газаплап торган бар уйлары Мотыйк белән бергә шушы караңгы станциядә төшеп калганнар иде. Ул кулындагы флагчыкны әйләндерә-әйләндерә карады, ачык ишекле купе янына җиткәч, проводницага эндәште:
– Шушы нәрсә белән поездны туктатып буламы?
– Туктамый кая барсын ул?
Купе эчендә әле дә Мотыйкның җылысы саклана иде кебек. Ул сәгатенә карады. Унике туларга егерме җиде минут калган. Искәндәр сәгатен сыйпап куйды. Әйтерсең егерме җиде минуттан аның каршында бәхет капкасы ачылырга тиеш иде.
Ул купе почмагына сөялеп утырды да, иске елның соңгы минутларын санап дөпелдәүче йөрәк авазын тыңлый-тыңлый, оеп барганын сизми дә калды.
...Поезд, бар тәрәзәләре белән балкып, сөенеп, Яңа елның ап-ак дәүләтенә килеп керде дә шатлыгыннан кычкыртып җибәрде. Искәндәр моны сизмәде дә, ишетмәде дә. Ул, бар дөньясын онытып, изрәп йоклый иде.
Төшендә Яңа елның бәллүр капкасы өстенә эленгән галәмәт зур сәгать күрде. Әйе, бу аның өендәге сәгать, бабасыннан калган борынгы сәгать иде. Ул, бар дөньяны яңгыратып, төнге уникене суга башлады. Ләкин элеккечә буыла-буыла, гыжылдый-гыжылдый түгел, ә илаһи музыка авазлары таратып, ярсый-ярсый суга иде. Искәндәр, бу илаһи музыканың сәгать сугуыннан түгел, үз күңеленнән агылып чыкканын аңлап, һушсыз калды. Күзләрен күккә төбәп, әкрен генә пышылдады: «Бабай сәгате терелгән. Борынгы сәгать терелгән. Иске сәгать дөрес йөри!»
Ул йокысыннан уянганда, поезд «Якты юл» станциясенә якынлашып килә иде.
Фото: Freepik.com