Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
25 март , 21:20

"Әдәби тукталыш": Беренче китап

Беренче китап. Аны кайчан, ничек һәм кайда чыгарырга?

"Әдәби тукталыш": Беренче китап
"Әдәби тукталыш": Беренче китап

Бүген чираттагы "Әдәби тукталыш" үзендә бик кызыклы шәхесләрне туплады. Фикер алышу урыны итеп "Заман" рестораны сайланды. Яшьләргә чын киңәш базары булды, көнүзәктәге тема - Беренче китап. Аны кайчан, ничек һәм кайда чыгарырга? Нәрсә турында язсаң актуаль була? Хикәяне ничек яза башлап, ничек бетерергә?  Шигырь язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Яшь шагыйрьләрнең еш җибәрә торган хаталары.  Боларның барсын дә җентекләп аңлатырга тырыштылар тататр әдәбияты үсешенә бар көчләрен салган: БР язучылар берлегенең татар бүлеге җитәкчесе Руслан Сөләйманов, "Китап" нәшриятенең татар бүлеге җитәкчесе Дилбәр Әхмәтова, "Тулпар" журналы, "Өмет", "Кызыл таң", "Диләфрүз" гәзитләре журналистлары.

 

"Әдәби тукталыш"-әдәбият белән кызыксынучы, язуда, шигърияттә һәм текстларны тәнкыйди аңлауда үз сәләтләрен үстерергә омтылучы кешеләрнең берләшмәсенә әйләнеп килә. Әлеге түгәрәк катнашучыларга идеяләр белән алмашу, бер-берсе белән илһамлану һәм әдәбият дөньясында үз урынын табу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

"Әдәби тукталыш" үзендә яңа белемнәргә омтылучы, иҗади җаннарны көтеп кала.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: