Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
28 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (8)

Чәй эчкәндә апа уратып-уратып кына минем алдагы план-уй-фикерләремне белергә тели. Сораштыра: — Кайчан гаилә корырга уйлыйсың? — ди. Мин, шаяртып: — Бу бишьеллык планында әлегә каралмаган, — дигән булам. Апа: — Соңга калып кайттың, таныштыра идем үзеңне бик матур басынкы бер хатын белән, — ди.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (8)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (8)

(Дәвамы.)

Ә Рәхимәм капканың теге ягында мине тыңлап ба-

сып тора. Мин хәтта аның еш-еш тын алуына кадәр

ишетәм. Дулкынланудан үземнең йөрәк тубырдап

тибә, тамаклар кипте. Тагы сүземне дәвам итеп:

— Рәхимә, белергә генә телим, Сәгыйдә апа —

әниең ни хәлдә? Абзыйларың ничек? Үзең кайсы-

лай итеп монда килеп чыктың? Син бит теге якта то-

рып калган идең? — дидем дә туктап калдым. Чөнки

аның безнеңчә, татарча сөйләшә белмәгәне исемә

килеп төште. Вәт ахмак мин. Шулай да, бер сүземне

аңламаса, берәрсен аңлар әле дип, дәвам итәм: —

Сизеп торам, син татарча бик аңлап бетмисең инде,

ичмаса, үзегезчә берәр сүз әйт, — дим тегеңә. Мин

шулай аның исемен кабатлыйм да кабатлыйм, һәр

җөмлә, һәр сүзгә кушам. Бу исемне шулай кычкырып

әйтү миңа шулкадәр рәхәт бер ләззәт инде. Менә

бит ул, егетләр, ничек. Моннан берничә ай элек миңа

бу исем гади бер исем генә булып ишетелсә, әлеге

минутта ул дөньядагы бөтен-бөтен исемнәрдән дә

кадерлерәк, якынырак. Тик ул миңа җавап кына бир-

сен дә, елмаеп тагы бер карасын.

Капка җайлап кына, бармак калынлыгында гына

ачылды. Мине серле күзләр кызыксынып кына

күзәтәләр.

— Бу мин, Җәүдәт, танымыйсыңмыни? Ышанмасаң,

менә кара, капканга эләккән аякны, — дип, уң аякның

балагын өскә күтәреп, яра эзен күрсәтәм. Рәхимә зур

кара күзләрен түгәрәкләндереп, хәзер инде капканы

киңрәк ача. Мөгаен, минем татарча сөйләгәннәрне

аңламый инде дип уйлыйм. Аңлата алмавыма, ә аның

мине аңлый алмавына ачуым килеп, үкенечле тавыш

белән: — Нишләп һаман аңламыйсың, исеңә төшер.

Ничек мин сине татарча сөйләшергә өйрәткәнне, —

дим. — Соң, сезнең фамилиягез шулай бит. Әниең

Сәгыйдә апа әтисе, ягьни картәтиең белән безнең

күрше авылдан чыгып киткәннәр, — дип, хәтта авылның

исемен дә әйтәм тегеңә. Юк, аптырап, күзләрен челт-

мелт китереп, мине беренче тапкыр күргән кеше ке-

бек карап тик тора.

Я бөтенләй оныткан бу, я булмаса, танырга теләми

мине. Ә бит теге вакытта әнисе аны миңа кияүгә

бирергә дә риза иде. Үзе теге вакыттагыга караган-

да да матурланып, чибәрләнебрәк киткән. Торганы

бер фәрештә. Әгәр дә дөньяның бөтен чибәрләренең

чибәрлеген бер кешегә бирсәң дә, барыбер

Рәхимәнең матурлыгына җитмәс төсле.

Мин шулай йотлыгып, үземне-үзем белештермичә

онытылып, күзләрем белән аны ашыйм, аңа карап

торам. Кинәт ул кыюсыз гына, ишетелер-ишетелмәс

кенә, әмма саф татарча итеп:

— Гафу итегез, Җәүдәт. Беренчедән, мин сезне бел-

мим һәм тәүге тапкыр күрәм. Икенчедән, мин Рәхимә

түгел, — димәсенме! Минем өскә бозлы су койдылар-

мыни! Судан чыгарып ташлаган балык кебек, авы-

зымны бер ачам, бер ябам. Ниһаять, авыз эченнән

нәрсәдер мыгырдыйм. Ә ул мине тагы да ныграк

аптыратып һәм бөтенләй бутап: — Рәхимә — минем

әнием ул, — диде дә, капканы ябып та куйды. Һәм иха-

таларына җәелгән ташларга теге миңа таныш көйне

текелдәтеп өйләренә кереп китте.

Капка төбендә бераз басып тордым-тордым да

тыкрыктан ук күренеп торган чәйханәга юнәлдем.

Үзбәкстанда шунысы шәп, урамның теләсә кай почма-

гында, теләсә нинди борылышында чинар агачлары,

уралып-уралып үскән йөзем куаклары күләгәсендә

исәпсез чәйханәләр. Безнең як авыл-шәһәрләренә

алар ят нәрсә. Ә монда алар урам-тыкрыкларга бер

матурлык өстәп, көнчыгышның кабатланмас бер

могҗизави бизәге булып тора. Кайсы гына чәйханәгә

керсәң дә: теләсәң, безнең яктагыча өстәл артына

рәхим ит; теләсәң, калын-калын паласлар җәелгән,

бизәкләп эшләнгән сәкегә аякларыңны бөкләп менеп

утыр.

Һәм менә мин шундый чәйханәләрнең берсенә ки-

леп кердем. Баягы хәлләрдән соң аны тыныч кына

үтеп китү мөмкин түгел иде. Килеп кердем дип әйтү

шартлы гына инде. Ишеге дә, ихатасы да юк. Аяк кие-

мемне салып, асфальтка җәелгән палас буйлап сәкегә

таба үтәм. Тезелеп торган ап-ак тешләрен елтыратып,

чәйханә хуҗасы мине җитәкләп диярлек каршы ала.

Өстәл артына утырасым килмәде. Сәкенең бер як

кырына килеп бастым да, үзбәкләрнең күңеле бул-

сын, мин дә «әссәламегаләйкем»не беләм бит әле

дип, кычкырып сәламләп, уң кулымны күкрәккә куеп,

башымны иеп, сәкенең аргы башындагы өч-дүрт ак-

сакалны сәламләдем. Моңа аларның чын-чынлап

күңеле булып:

— Вай, үзебезнең ул, үзебезнең олан, — диештеләр.

Шуннан мин аякларымны бөкләп ашъяулык читенә уты-

рам. Болай итеп көнчыгыш халыклары һәм мөселманнар

гына утыра ала. Килештергәч килештерергә инде,

бабайларга карап, картинәй өйрәткәнчә «Әлхәм» до-

гасын укып, әппәр итәм. Бабайларым миңа ияреп

битләрен сыпыралар. Болай кылануымны чын-чынлап

ошатып, мине үз табыннарына кыстап-кыстап чакы-

рырга тотындылар. Шунда, Галәветдиннең сихер-

ле лампасыннан чыккан дию пәриедәй, минем һәр

ишарәне үтәргә әзер торган чәйханә хуҗасы, колагы-

ма иелеп:

— Олан, аксакаллар чакыргач килешмәс,

үпкәләтерсең, — ди. Килешеп башымны кагам һәм

аксакаллар кырына күчеп утырам. Картлар бик тә

канәгать булып, үзләренең сырланып, кан тамырла-

ры калкып торган ябык кулларын сузып, чиратлашып

мине сәламлиләр. Араларыннан иң олысы фатиха

укып амин тота. Без аңа иярәбез.

Чәйханәдә көннәр буе гәп сатып, кышлактагы соңгы

яңалыкларны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, яшь

чакларын искә төшереп утырган картлар бер-берсен

бүлдерми, дәрәҗәләрен белеп кенә миңа үзләренең

сорауларын бирәләр. Алар татарча, мин үзбәкчә

белмим, шулай да бер-беребезне бик мәслихәт

аңлашабыз. Менә симез сарык итеннән пешерелгән

бик тәмле шулпа китерделәр. Сораулар, җәйге яңгыр

шикелле, шып туктадылар. Картлар да үзләренең ал-

дына килгән эссе пылауны сыпырта башладылар.

Чәйгә дә чират җитте. Ә чәй эчү ул инде ашау түгел.

Чәй эчкәндә көнчыгышта һәрвакыт җанлы әңгәмә-

гәп корыла. Үзара аңлашу-танышу, фикер алышу,

фәлән-фәсмәтән дигәндәй. Һәм без шушы кагыйдә-

гадәтне бозмыйча җай гына сөйләшеп утырабыз. Мин

үземнең хәлемне, дәрәҗәмне аңлап, аксакалларның

сорауларына басынкы гына җавап бирәм. Картлар

минем апаны да, мәрхүм җизнине дә яхшы беләләр

булып чыкты. Чөнки җизни шушы якларда үскән, әтисе

үзбәк, әнисе татар иде. Минем нинди хәлләр, нинди

хәсрәтләр белән йөрүемне сорашалар. Әниемә ярдәм

итәрдәй шәфкать туташы эзләвемне белгәч:

— Бәй, олан, әнә әле үзең чыккан тыкрыкта, шул

мәхәлләдә тора да инде бик ипле шәфкать туташы.

Әнисе дә элек дәваханәдә эшләде. Хәзер кызлары да

шуңарга укый. Яшь булса да бик ипле, акыллы бала,

— дип, миңа йорт санын, урамын әйткәч, аптырап куй-

дым. Чөнки аксакаллар Рәхимә кереп киткән йортны

әйтәләр.

Бик җылы саубуллашып, тагы бер очрашырга, алар-

ча әйтсәк, гәпләшеп утырырга вәгъдә биреп, акса-

каллар белән аерылышам. Һәм, тимерне кызуында

сук дигәнне исемә төшереп, чыгу белән урам буйлап

бераз бардым да, чәйханә күздән югалгач, бөтенләй

икенче якка борылып киттем. Рәхимәләр тыкрыгына

төрле урамнар аша урый-урый яңадан килеп чыккан-

чы хәтсез генә вакыт үтте. Капкаларын кыюсыз гына

бер-ике шакып алдым, ачучы юк. Тукта әле, мин әйтәм,

керереңнән алда чыгарыңны уйла. Ул бит бу якларда

йорт-кура бер ныгытма-крепость кебек. Әйткәндәй,

крепость сүзе безнең татар сүзе түгелме икән ул?

Игътибар белән тыңласаң, безнеңчә «кереп пос»

дигәнгә туры килә, ягьни ныгытма артына кереп пос,

кач дигәнне аңлата, әлбәттә шулай. Койманы балчык

белән таш кушып, биек итеп өеп эшләгәннәр. Бездәге

кебек җәһәт кенә сикереп керермен димә. Капка

төбеннән аккан арык читендә юан-юан чинар, груша

агачлары. Алар күптән утыртылган, төрле якка авы-

шып ихата-йортларга ятышып ук үскәннәр. Тирә-якка

карыйм, урамда кеше-мазар күренми. Мин, күп уйлап

тормый, авыл малае бит, йортка бөтенләй ятып үскән

бер юан гына чинар агачына песи кебек үрмәләп ме-

неп тә киттем.

Өстән барысы да күренеп тора. Ботаклар ара-

сына урнашып алдым да йортны күзәтәм. Рәхимәм

күзгә чалынса, аны бер күреп калсам иде дип телим,

өметләнәм. Боларның ихата эче, тирә-яктагы иха-

талар кебек — урын-җир кысык булганга һәрнәрсә

бер-берсенә терәтеп төзелгән. Йорт алдында кап-

кага терәлеп үк җиңел машина тора. Йортка таба

таш түшәлгән киң генә сукмак сузылган. Буш урын-

нарга җимеш агачлары, йөзем куаклары утыртылган.

Ишек төбеннән берничә адым читтәрәк тандыр дигән

мичләреннән сыек кына төтен күтәрелә. Мин менеп

урнашкан ботак ихата эченә үк бөгелеп төшеп үскән.

Ботак астында шифер белән ябылган ниндидер ко-

рылма да бар. Түрдәрәк – җәйге сәке-беседка.

Көн кичкә авышты һәм кинәт кенә караңгы төште.

Әйтүемчә, ул якларда гел шулай инде. Кояш офык ар-

тына яшерендеме, бетте. Кинәт кенә караңгы төшә дә

төн була. Өйдә ут алдылар. Тәрәзәләргә челтәр корыл-

ган. Шулай да Рәхимә сынына охшаган берәү берничә

тапкыр күземә чалынып калды. Менә тандыр кырына

бер апа чыгып, пешкән ризыкларны коштабакка са-

лып, өйгә алып кереп китте. Тирә-якка тәмле ис та-

ралды. Үземнең шактый ачыкканлыгымны сиздем. Бу

апа, күрәсең, Рәхимәнең әнисе иде. Сыны таныш то-

елса да, танырлык түгел. Ачык ишектән төшкән ут як-

тысы тәмам куерган караңгылыкны җиңә алмый. Мин

монсына да канәгать булып, агач башыннан төштем

дә өйгә кайтып киттем.

Апа эштән кайткан, үзләре белән бергә мамык

җыярга җибәрелгән бер шәфкать туташын үгетләп

алып килеп, әнигә укол ясаткан булып чыкты. Әнинең

дә хәле шактый гына яхшырган. Безнең белән кич-

ке чәйне эчте. Чәй эчкәндә апа уратып-уратып кына

минем алдагы план-уй-фикерләремне белергә тели.

Сораштыра:

— Кайчан гаилә корырга уйлыйсың? — ди. Мин, ша-

яртып:

— Бу бишьеллык планында әлегә каралмаган, —

дигән булам. Апа:

— Соңга калып кайттың, таныштыра идем үзеңне

бик матур басынкы бер хатын белән, — ди.

— Юк. Миңа кызлар да бетмәгән — дим.

Сизеп торам, апа мине өйләндереп, Үзбәкстанда үзе

янында калдырырга тели. Сукмаса да күсәк дигәндәй,

һаман да ярдәмче, терәк. Ул үзе генә дүрт баланы

аякка бастыра алырмы? Җизнинең туганнары бар да

ул, тик алар үзләре барысы да ишле, һәрберсендә

җидешәр дә сигезәр бала. Ә апа һаман шул бер якка

каера.

— Монда тормыш җиңел, — ди, — кышның да кыш

дисәң хәтере калыр. Кар төшеп, су кәгазь калынлык

туңган кышлар бик сирәк. Лычкылдатып кар катыш

яңгыр явып бер-ике атна торса, бик хуп. Февраль

аенда ук чәчү чәчәргә, бакча утыртырга керешәләр.

Апа сөйли, ә мин ишетмим. Бер колагымнан керә,

икенчесеннән чыгып оча. Башымда, күңелемдә тик

Рәхимә генә. Апа, кабыргага төртеп, мине фани

дөньяга тартып төшерде дә, үпкәләп үк дигәндәй:

— Соң, син мине тыңламыйсың да бит, — ди.

Мин:

— Ишетеп торам, тыңлыйм да инде, — дим.

— Тыңласаң, белеп тор. Монда безнең як түгел.

Кызлар аяк астында уралып ятмыйлар. Өйләнер өчен

калым түләргә кирәк. Ә ул бик кыйммәт, — ди. — Синең

нәрсәң бар? Болай йөрмә, өйләнергә күптән вакыт.

Әйтәм бит, менә әле бездә эшләгән хатынның ире

былтыр авариягә эләгеп һәлак булды. Бик ипле хатын.

Бер баласы бар инде анысы. Яше дә синең чамаларда.

Һөнәре дә бик якшы. Шәфкать туташы. Пермь татары.

Үзбәкләр әллә ничә кат яучы җибәргәннәр. Тик үзбәккә

кияүгә чыгарга теләми. Гомергә монда каласым юк, —

ди. Ял алгач та, йорт-җирләрен сатып үз ягыма кай-

тып китәм дип әйтә. Берәр юньле татар кешесе булса,

кияүгә чыгар идем, ди. Аңардан да бигрәк, үзбәкләр,

калым түләргә рәтләре булмаса, хатын-кызларны ур-

лап алып китәләр. Шуңардан курка. Таулар арасына

алып китсәләр, мәңгегә туган якларыңны күрермен

димә. — Апам сөйли, шулай итеп, чын-чынлап теге та-

ныш хатынына өйләнергә кодалый. Апаны үпкәләтмим

дип, кырт кисми генә:

— Әле якын араларда гына исәбем юк өйләнергә.

Бик кирәк була калса, үзебезнең яктан берәр кәләш

алырмын әле, — дим.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (8)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: