Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
30 март , 09:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (10)

Белмим, холкым шулаймы, әллә мине шулай итеп тәрбияләгәннәрме, каршылык, киртәләр очраса, аннан да бигрәк, берәрсе юлыма, эшемә каршы төшеп булашса, үҗәтләнәм дә китәм, шул эшне җиренә җиткереп бетергәнче эшләргә тырышам, бөтен сәләтемне, бөтен белем-осталыгымны шуңа багышлыйм. Бөтен дошман-кара көчләргә үч итеп тырышам...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (10)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (10)

(Дәвамы.)

Эреле-ваклы балалар апа белән абзыйның оныклары

икән. Ә теге ир аларның олы уллары булып чыкты.

Карт әби, апаның әнисе булып, алар бер-берсенә бик

охшаганнар. Һәм әбием бертуктаусыз сораша. Тирә-

яктагы урман-таулар, басу-чокырларның барысы ту-

рында да хәбәрдар. Әллә кемнәрне, әллә кемнәрне

белеп, барысын да төпченә. Сер бирмәсәм дә, дул-

кынланудан кул-бармаклар сизелер-сизелмәс кал-

тыранып алалар. Њч иткән кебек, чәй чайпалып китә,

я калак, чынаякка бәрелеп, яман нык яңгырый. Бер дә

булмаса, кулга тоткан йөзем-хөрмәләр бармак арала-

рыннан ашъяулыкка коела. Шулай да, тырыша торгач,

ике касә чәйне яна-көя чак эчә алдым. Ә үзем бертук-

таусыз аларда үзем хакында уңай фикер калдырырга

тырышам. Бу — үзе бер әйтеп бетермәслек җәза.

Рәхмәтләр әйтеп һәм юкка комачаулаганым өчен

гафу итүләрен кабат-кабат үтенеп, кайтырга кузга-

лам. Тышта күптән караңгы төшкән. Абзый белән апа

озата чыктылар. Тик Рәхимә генә башкача күренмәде.

Күзләрем белән күпме генә эзләсәм дә, ул юк. Йөрәкне

алдап булмый, сизәм, ул да мине кайдандыр күзәтә.

Кайдан, кай төштән? Соңгы тапкыр тәрәзәләргә күз

йөртеп алам. Анда да күренми, тик бер тәрәзәдә генә

ут яктысы юк. Минем шигем калмады, ул мине шуннан

карап тора дип уйлыйм. Мине озата. Шулай булсын

иде дип ышанасым килә һәм мин шулай уйлыйм да.

Болай соңлап кайтуыма апа ачуланып алды:

— Монда кешеләр югалгалап тора, энем. Син чама-

лап йөре. Беркемең дә юк. Тауларга алып китеп сарык

көтәргә итеп салырлар, я булмаса, калган гомереңне

арыктан су ташып үткәрерсең. Алай соңга калып

йөрмә бүтән, мине куркытып, — дип, күңелгә шом са-

лып куйды.

Шулай ике көн үтеп киттеме-юкмы, ял көне иде.

Мин мондагы гадәт буенча базарга чыгып әйләндем

дә ниндидер эшкә тотындым. Апа, эшне бүлдереп,

мине табынга чакыра. Килеп керсәм, табын артында

Рәхимәнең әнисе утыра. Эсселе-суыклы булып кит-

тем. Миннән юкка гына кабат-кабат адресны сорама-

ган икән. Њзе белән төрле-төрле дару-уколлар алып

килгән. Күп еллар хастаханәдә эшләгәч, барысын да

белә. Әнине күреп, сөйләшеп, менә чәй эчеп утыралар

икән. Чәйләр эчелеп, дару-уколларны ничек кулланыр-

га икәнен тагы бер кабатлагач, апа кайтырга кузгал-

ды. Мине сискәндереп, кинәт, үземә аерып кына:

— Булмаса, Җәүдәт туганым, мине әзрәк озатып

куйсаң әйбәт булыр иде. Үзеңә генә әйтәсе сүзләрем

дә бар, — ди.

Без инде шатланып риза. Үземчә уйлыйм: тиккә генә

түгел. Кызларыннан берәр хәбәр бардыр.

Апа белән тын гына барабыз. Ниһаять, апам арык

күләгәсендәге урындыкка утырырга тәкъдим ясый.

Тамагын кыргандай итеп:

— Җәүдәт туганым, син мине аңларсың дип уйлыйм.

Бер дә акылсыз кешегә охшамагансың, — дип сүзен

башлады. Шунда ук апаның ни әйтәчәген сиземләп,

шөбһәләнеп киттем. Йөрәгем күкрәк читлеген сынды-

рырдай булып, иреккә чыгарга теләгән ат кебек тар-

сылдап тибәргә тотынды.

— Син, Җәүдәт улым, Сәгыйдәне бимазалама. Иң

яхшысы, оныт син аны. Кыз баланың күңеленә кот-

кы салып йөрмә. Миңа инде, әни кешегә, болай итеп

йөрү килешеп тә бетми. Сәгыйдәнең ярәшкән егете

бар. Калымы яртылаш түләнгән. Үтенеп сорыйм, ту-

ганым. Укыган җиренә дә барып йөрмә. Бу Урта Азия

бит, Рәсәй түгел. Кыз баланың бер даны чыкса, яхшы

түгел. Синең белән улларым һәм ирем сөйләшергә

теләгәннәр иде дә, үзем тыйдым. Туганым, син ипле,

яхшы егетсең, күреп торам. Шулай булгач, үзеңә ти-

ясе, үзеңә охшаган кызларны табарсың әле, — дип

әйтеп салмасынмы! Башыма күсәк белән китереп тон-

дырдылармыни! Мин зиһенемне җыйганчы безнең

янга яшел «Жигули» килеп туктады. Апа җәһәт кенә

машинага кереп утырды. Руль артында Вахит абзый

иде.

Мин инде:

— Теге вакытта Әфганстанда чакта кызыгызны миңа

бишкуллап бирергә риза идегез. Бу якка чыккач нигә

карышасыз? — димәкче булып ачылган авызымны да

ябарга өлгермәдем, машина күздән югалды.

Менә шулай хәлләр… Озак утырдым ул көнне арык

буенда.

Төне буе уйланып, барысын да исемә төшереп ят-

тым. Кызны беренче тапкыр күрүем, яңадан очрашуы-

быз, урам чатында кача-поса артыннан күзәтеп бару-

ларым — һәммәсе дә кабаттан күзалдыма килеп ба-

сты. Тик шунысы аңлаешсыз: ничек алар бу кышлакка

килеп урнашканнар да, нишләп Рәхимә белән Сәгыйдә

апаның исемнәре алышынды? Теге тәмәкене тарткан-

нан соң зиһенем чуалып, үзем бутадыммы әллә, дип

тә уйлап бетердем. Бер сер иде бу. Аңлый да, чишә дә

алмаслык олы сер иде.

Ә йөрәк яна, малайлар. Минем газап, минем

кичерешләремне үзе яратып караган кеше генә белә.

Мәхәббәт дигән нәрсә ул шул кадәр татлы, шул кадәр

газаплы, шул кадәр әче, шул кадәр буй җитмәслек биек

һәм шулкадәр алдаткыч бер хыялый нәрсә… Менә-

менә аның асыл сере ачылыр, менә-менә тәмен татып

карармын дип көтәсең, тилмерәсең. Ул сине ымсын-

дырып алдыңда гына тора. Кулыңны суз да ал. Ә юк,

булмый. Чүлдә сусызлыктан үлеп барганда офыкта

күренгән рәшә кебек алдап, синнән ерагая да ерагая.

Ул ерагайган саен синең йөрәк уты көчәйгәннән көчәя.

Сине көйдергәннән көйдерә.

Апам миңа эш тә тапты. Кышлактан ерак та түгел

мамык фабрикасына шоферлар кирәк икән. Шунда

урнашырга куша. Барып карадым, киләсе атнага гына

килергә куштылар. Дөресрәге, бер юан гына үзбәк

— гараж түрәсе — минем татар икәнемне белгәч,

ачыктан-ачык әйтте:

— Сез, татарлар, күп беләсез һәм бик буйсынып

бармыйсыз. Миңа – буйсынып баш игән кешеләр

кулайрак. Киләсе атнага кеше таба алмасам, килеп

карарсың. Тик миңа берсүзсез буйсынсаң гына эшкә

алам. Тәүге эш хакың минеке, — диде.

Шул көнне үк эшкә алмаганнарына шатландым гына.

Бер айлык эш хакын да үзбәккә бик бирәсем килеп тор-

мый әле. Шуннан, тагы бер тапкыр Рәхимәне күреп,

үзе белән сөйләшеп карау теләгем дә бар. Йөрәгем

сизә: ул да каршы килмәс кебек. Әзрәк шикләндерә

дә. Ни дисәң дә чит як, чит җир.

Аны барыбер училище капка төбендә туры китер-

дем. Очрашырга өметләнеп йөрсәм дә, кинәт кенә

алдыма килеп баскач, югалып калдым. Күзләренә туп-

туры тутырып карап тик торам. Ә күзләр соң, күзләр…

ох… сөйләп аңлатырлык түгел. Ул дәшми, мин сүз таба

алмый җәфаланам. Аның оялудан бит алмалары кыза-

рып чыкты. Чү, алсу иреннәрен дерелдәтеп-селкетеп

нидер пышылдый түгелме? Ирене өстендәге миңенең

селкенүеннән генә аңлап алдым. Тик озакка барма-

ды бу татлы мизгелләр. Яныбызга кара шәүлә булып

абзасы килеп басты, сеңлесенә ымлап кына китәргә

кушты. Рәхимә, башын иеп, шәп-шәп атлап китеп бар-

ды. Ә абзасы, минем якадан эләктереп алып дер сел-

кетте дә, ысылдап, ачу белән:

— Нәрсә, якташ, аңламадыңмы һаман? Әллә

аңларга теләмисеңме?! Сиңа әйтмәделәрмени?

Оныт Сәгыйдәне! — дип, китереп торып эчкә бер-

не ямады, малай. Ярый әле шундый киеренке ча-

кларда эч-корсак мускулларын катырып тота торган

гадәтем бар. Сугуы да күкрәк авызына туры килмәде.

Йодрыгы ару гына. Алай да, сугыша-нитә калсак, би-

решерлек түгелмен. Эстәрлетамакта укып йөргәндә

«Выселка» башкисәрләре белән күп сугышырга туры

килде. Әзрәк чамасын беләбез. Каршы сукмадым.

Яңакка бер-икене эләктергәндә дә түздем. Ул хаклы.

Чөнки ул сеңлесенең намусын яклый, аның исеменә

тап төшермәс өчен тырыша. Шулай бер-икене сук-

калап, кирәге беткән әйбер кебек, күкрәктән этәреп

җибәрде дә: — Кыскасы, бүтән минем күзгә чалынма!

Аңладыңмы? Килмешәк… — ди. Барысына да түздем,

ә менә килмешәк дигәненә түзмәдем. Ачу белән:

— Монда син үзең кем? Шуны беләсеңме? — дим.

— Ә мин шушында туып үскәнмен, — диде дә,

сөйләнә-сөйләнә машинасына таба атлады. Ә мин ар-

тыннан:

— Алайса син икеләтә ахмак! — дим.

Кире борылып килергә исәбе бар иде дә, тик сеңлесе

җиңенә ябышып туктатты. Алар машинага утырып ки-

теп тә бардылар. Борылып килсә, Рәхимәнең абыйсы

дип тормый идем. Билләһи дип әйтәм, сугыша идем

үзе белән. Ныклап, канга тузганчы.

Алар китте. Ә минем гарьлектән күзләремнән яшь

бәреп чыкты. Мине Рәхимәм алдында шулай мыскыл-

лап, кимсетеп китсеннәр инде. Кем-кем, абзасы бит

әле. Йодрыклар һәм тешләр, үзләреннән-үзләре кы-

сылып, чатыр-чотыр, шатыр-шотыр киләләр.

Белмим, холкым шулаймы, әллә мине шулай итеп

тәрбияләгәннәрме, каршылык, киртәләр очраса, ан-

нан да бигрәк, берәрсе юлыма, эшемә каршы төшеп

булашса, үҗәтләнәм дә китәм, шул эшне җиренә

җиткереп бетергәнче эшләргә тырышам, бөтен

сәләтемне, бөтен белем-осталыгымны шуңа багыш-

лыйм. Бөтен дошман-кара көчләргә үч итеп тырышам.

Теге, кем әйтмешли, җәймә булып җәелергә, чакматаш

булып очкынланырга да ризамын үз дигәнемә ирешер

өчен. Мондый чакта көчем артып, икенче сулышым

ачыла, һәм зиһенем, теләгемә ирешер өчен, алдыма

чиксез күп төрле юллар ачып сала. Монда да шулай

булып чыкты. Рәхимәне болай саклап йөртә башла-

гач, мин яңадан кабынып киттем. Мәхәббәтемнең уты

тагын да ныграк, тагын да ләззәтлерәк итеп яндыра

башлады. Мәхәббәтемнең күзгә күренеп бәһасе арт-

ты. Мине әйтерсең дә күзгә күренмәс ниндидер бер

илаһи көч, әйдәләп, сөйгәнем өчен көрәшергә чакы-

рып, биектән, җиһаннан күзәтеп, юл күрсәтеп, үзе

идарә итә төсле тоелды.

Төн йокыларымны йокламый төрле уй-планнар

корам. Аның белән булачак очрашуымны кат-кат

күз алдыма китереп, аның белән сөйләшәм. Нинди

сүзләр әйтергә, кулларын ничек тотарга күңелемнән

кабат-кабат күнекмәләр ясыйм. Хәзер инде таң

караңгылыгыннан ук аларның өй тирәсен күзәтәм.

Укырга киткәндә туры китерергә чамалыйм. Юк, очра-

тып сөйләшергә һич форсат табылмый, мөмкин түгел.

Иртән абыйсы машина белән укырга илтеп куя һәм

төштән соң укыган җиреннән барып ала.

Мәхәббәт дигән нәрсә без, ирләрне, бөтенләй

җүләрләндерә бит ул. Ул тыкрыкта мин менеп утыр-

маган чинар агачлары калмагандыр инде. Әле уйлап

карыйм да оят булып китә. Егерме өч яшьлек җиткән

егет агач башында утырсын инде.

Менә бүген дә бер ятеш кенә агач ботагына менеп

урнаштым да тегеләрнең йортларын күзәтәм. Исәп

– ничек тә Рәхимәне күреп, аның игътибарын җәлеп

итәргә. Кесәдә язган хат та бар. Янәсе дә, ул ихата-

ларында күренсә, сызгырып, я дәшеп игътибарын

җәлеп итәм һәм бәләкәй генә ташка бәйләнгән хатны

аңа очырам. Юк бит, күренми генә әй. Әтисе белән

әнисе машиналарына утырып каядыр чыгып киттеләр.

Бераздан матур-матур бизәкле шәльяулык ябынып,

картәниләре дә, таягын тукылдатып, алпан-тилпән

атлап, урам ягына ыңгайлады. Ә мин, тиле, кунакчага

кунган әтәч кебек утыра бирәм, аяклар, ботлар әрни

башлады, арыдым. Тегеләй дә болай да боргаланып

карыйм. Юк, егетләр, түзәр әмәл калмады. Тыкрыкта

кеше-мазар, бала-чага юклыгыннан файдаланып,

җиргә сикереп төштем дә, капка төбендәге урындык-

ка утырдым. Ул да булмый, тыкрыкның теге башыннан

Рәхимәнең картәнисе килеп чыкты, сырлап эшләнгән

матур таягын тукылдатып килеп тә җитте. Мине та-

нып туктап калды. Күптәнге танышын күргән кебек,

ике кулын сузып, исәнләште һәм кинәт кенә, тавышын

үзгәртми генә:

— Сәгыйдәне көтәсеңме? — дип сорап куймасынмы.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (10)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Калымчы Җәүдәт. Повесть (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: