Җәй, төш вакыты. Рәхимсез эсселек. Ару-талуны
белмәс чыркылдык чыпчыклар да, кояштан качып,
кыек асларына кереп посканнар. Барча агач-үләннәр,
эсседән әлсерәшеп, кояшка баш игәннәр. Тик су бу-
ендагы таллар һәм зирек агачлары гына, «ә безгә ба-
рыбер» дигәндәй, гамьсез генә утыруларын дәвам
итәләр. Әз генә җил иссә дә җиңелрәк булыр иде. Үч
иткән кебек, анысы да юк бит. Күктә бер болыт әсәре
булса, ичмаса.
Безнең, алты кешеле ремонт-төзүчеләр
бригадасының, сыер абзарларын кышкылыкка
әзерләп, төзәтеп йөргән көнебез. Әле менә эсседән
һуш алынып, төшке ашны «үзләштереп», ял итеп ята-
быз.
Джон белән Яшка, иренеп кенә сөйләшеп, күләгәдә
утыралар. Улакларны ничегрәк урнаштыру турында
гәпләшәләр, ахры. «Джон» да, «Яшка» да аларның чын
исеме түгел, бу аларга тагылган ләкап кенә. Чынлыкта,
Джон ул — Фәнил, Фатыйх абзый малае. Аңа бу исем-
не яшьрәк чагында кызлар артыннан күп чапкан өчен
колхоз рәисе булып эшләгән күршеләре Габделхак
абзый таккан, диләр. Имеш, Фәнил эштә гел йокым-
сырап йөри икән. Колхоз рәисе аңа:
— Син, энем, төне буе, Дон Жуан кебек, кунак кыз-
лары артыннан чабасың да, көне буе аяк өсте йоклап
йөрисең. Юньләп эшләмисең. Ташла бу гадәтеңне,
— дип шелтәләгән икән. Моны дүрт сыйныф белем-
ле бригадир Оборот Гыйльми абзый ишетеп калган
да икенче көнне Фәнилне бар халык алдында, колхоз
рәисенә охшатырга тырышып:
— Син энем, теге Джон кебек йөрмә. Төне буе
чабасың да, көне буе йоклыйсың, — дип шелтәләгән,
имеш. Шул көннән башлап Фәнилгә Джон кушаматы
ябышып калган.
Ә Яшка ул — Җәүдәт, Яшка дип күрше Тәтербаш
авылы чувашлары кушкан. Яшка — безнең брига-
дада күптәннән инде, арабызда иң олысы һәм иң
остасы. Балта-пычкы эшендә, гомумән, төзү-төзәтү
эшләрендә алмаштыргысыз кеше. Белмәгән эше юк.
Тик ул безнең кебек акчага мохтаҗ түгел, дөньясы
түгәрәк. Балалары үсеп, төрлесе төрле якка таралган.
Аңа баш төзәтергә генә булсын. Ә Айратның кушама-
ты икәү: Бройлер һәм Чорнапәр. Ул — авылда мулла
вазыйфасын башкарган Динияр абзый улы. Бу куша-
мат аңа тулы гәүдәле булганга бирелгән. Гәүдәсе тулы
булуына карамастан, ул иң җитезе һәм безне эшкә
әйдәләп кенә торучы бер тиктормас бәндә. Әле ул
бер читтәрәк сузылып ятып йокы сүтә. Айрат үзенең
кушаматын бик яратып бетерми, шуңа да без аны
әтисенең кушаматы белән – Чорнәпәр дип йөртәбез.
Ә иң яше һәм мондый эшләрдә иң тәҗрибәсезе, иң
хәйләсезе — Ришат. Аны безнең шабашниклар бри-
гадасына әтисе Тимергали абзый китереп кушты.
«Урамда трай тибеп, эт сугарып йөрмәсен, өйдә тик
ятканчы эшкә өйрәнсен» дип. Ришат та бик тынгысыз
малай. Эш ягыннан бигрәк тә. Ә менә теле бөтенләй
ару-талуны белми. Әле тегесен, әле монысын со-
раша. Кыскасы, төбенә тоз коя. Һәм дә безнең бри-
гада өчен бик кулай. Кушкан эшне җиренә җиткереп
бик җитез башкара. Иң яше булганга, аны я «тегесен
эшлә», я «монысын китер» дип йөгертәбез. Ул безнең
ярдәмче-йомышчы малай. Әлегә кушаматы да юк.
Минем янда «Алтмышлы», ягъни «Кабакбаш» Мәҗит
ята. Аңа бу атаманы башы олы булганга биргәннәр.
Бүрек-кепканың 62нче үлчәмлесе генә башына ярый.
Менә шулай итеп без, төзүче-төзәтүчеләр бри-
гадасы, колхозның сыер абзарларын кышкылыкка
әзерләп, төзәтеп йөрибез. Халык телендә безне ка-
лымщиклар да, шабашниклар да диләр. Кемгә ничек кулай,
кемгә ничек охшый, әйдә, әйтә бирсеннәр, безгә ба-
рыбер.
Көндәгечә Ришат үзенең төрле-төрле сораулары
белән әле беребезнең, әле икенчебезнең теңкәсенә
тия. Әле дә менә барыбызга да мөрәҗәгать итеп:
— Ә нигә безне калымщиклар дип атыйлар? — ди.
Ришатның соравын ишетеп, Джон белән Яшка бер
мизгел тынып тордылар да, ишетмәмешкә салы-
шып, яңадан улаклар турындагы әңгәмәләрен дәвам
иттерделәр. Айрат-Чорнапәр, эләккәндә йоклап ка-
лыйм әле дигән кебек, бөтенләй хырылдап ук җибәрде.
Күрәсең, бүген дә таң белән торып, сыер савып көтү
кугандыр. Әнисе Зилә апа бу арада чирләбрәк тора,
диделәр. Алтмышлы Мәҗит юри ишетми. Үзе белән
алып килгән гәзитләрен укып ята. Мин дә тегенең со-
равын колагыма элмим. Тырышып-тырышып бәләкәй
кул пычкысын үткерлим һәм күңелемнән генә: «биредә
ремонт эшләрен кайчанрак бетереп булыр икән», дип
уйлыйм. Әйе, иртәгәләргә вәгъдә ителгән кирпеч
белән цементны китерсәләр, тагы берәр атнадан бу
сарайның эшләрен бетереп, күрше авылның бозау
абзарына тотынырга булыр иде. Көннәр әйбәт тор-
ганда бераз акча эшләп калырга исәп.
Ришат — бик ныкыш егет. Теге соравын кабатлый.
Шунда Алтмышлы Мәҗит:
— Син, энем, юк-бар сорау белән баш катырма. Мә,
гәзит укы. Анда барысын да язалар, — дип, Ришатка
кесәсеннән таушалып беткән гәзит чыгарып бирде.
Ришат һаман:
— Ун ел укый-укый мием череде инде, — дисә
дә, гәзитне алып, караштыра башлады. Шулай да
Мәҗитнең игътибарын җәлеп итә алганына шатла-
нып, аңа якынрак күчеп утырды да үзенең баягы со-
равын тагын кабатлады:
— Ә шулай да, Мәҗит абый, ә нигә алай атаганнар
да, нигә бүтән төрле түгел? — дип, ныкышыпмы-
ныкыша.
Ришаттан котылып булмаячагын аңлады бугай
Мәҗит:
— Например, ягъни мәсәлән, элек бездә кәләш
алыр өчен кызның әти-әнисенә аерым хак — калым
түләгәннәр. Ул кайчакны бик кыйммәт тә булган. Ә кай-
чак исем өчен генә түләгәннәр. Калым түләү йоласы
Урта Азия халыкларында, например, ягьни мәсәлән,
мөселман илләренең күбесендә әле дә бар.
Ришат, Мәҗитнең кармакка эләккәнен сизеп, үзенең
сорауларын яудыра да башлады:
— Ә, Мәҗит абзый, син Сәвия апаны алганда калым
түләдеңме? Ә ничек танышып киттегез?
Мәҗит, бу хәйләкәр малайның эчке серләрне дә
актарып тышка чыгартырга әзер икәнен аңлап алып,
кырт кисте:
— Юк, мин түләмәдем. Безнең заманда андый нәрсә
калмаган иде. Калым түгел, аякка юньле итек тә сатып
алып булмый иде әле. Апаңны урлап кына алдым мин.
Комачаулама. Ана, укы гәзитеңне, — дип, алдында ят-
кан гәзитне укырга кереште. Бераздан, гәзитнең әле
бер, әле икенче ягын караштырып алды да, Ришатның
дәшми генә күккә карап ятканын күрепме, әллә яшь-
лек хатирәләрен исенә төшерепме, түзмәде: — Ул,
Ришат туганым, элек ярлы-йорлы күп булган. Кызның
әтиләре тиккә генә калым түләү шартын куймаганнар
бит. Әгәр дә калым түләрлек акча эшләп, мал таба
алса, ул егет булдыклы, эшчән исәпләнгән. Димәк,
ул алдагы көндә дә, например ягъни мәсәлән, тор-
мышта да хатынын, балаларын ашатып-эчереп, киен-
дереп тота алган. Өйләнергә уйлаган егет, кулында
малы булмаса, читкә чыгып китеп мал табар булган,
например ягъни мәсәлән, икенче төрле әйтсәк, ка-
лым түләрлек акча эшләгән. Мөгаен да, калым сүзе
безнең кебек шабашка бригадасына шуннан ябе-
шеп калгандыр, — дип куйды. Мин дә ирексездән
боларның сөйләшкәннәрен ишетеп, бу Алтмышлының
сүзләрендә дөреслек бардыр, дип уйлап алдым. Теге
малайның һаман сораулары бетмәгән икән:
— Ә нигә тагын шабашка, шабашниклар дип тә
атыйлар? — ди бу. Ришатның сораулары Алтмышлы
Мәҗитне тәмам ялыктырды шикелле. Ул бөтенләй
читкә борылып утырды да тегеңә карамый гына:
— Инде, энем, монысын гүпчим белмим. Мөгаен, ул
сүз безнеңчә түгелдер. Ана, Значит күп укыган, белсә
ул беләдер, — ди. Бу сүзе миңа кагыла инде. Туры
килгәндә кадалып алгалый шулай. Чөнки минем техни-
кумга кереп тә азагына барып җитә алмаганны белә.
Икенчедән, элек сөйләгәндә «значит» сүзен кыстырып
сөйләргә яратканга бу сүз миңа кушамат булып тагыл-
ды. Ул сүзне әйтмичә сөйләшер өчен миңа күп көч са-
лырга туры килде. Сөйләшкәндә ничек кенә кыстыр-
маска тырышсам да, үч иткән кебек, телдән сикерә дә
төшә бит, каһәрең. Гадәтеннән котылуын котылдым,
ә менә кушамат калды. Җитмәсә, бу сүзне бездә яңа
гына эшли башлаган, район түрәсенең кияве булган
яшь рәис тә еш кабатлый. Мөгаен, бу кушамат аңа да
тагылырдыр.
— Шабашка, шабашник сүзе «шабаш» сүзеннән.
Шабаш ул — яһүдләрнең шимбәсе, ягъни эшләми ял
итә торган көннәре. Хәтердә дә юк инде. Ә менә икен-
че төрле мәгънәсен ниндидер бер китаптан укыган
идем. Юньсез кара көчләрнең бергә җыелып бәйрәм
итеп киңәш кора торган җыелышлары шулай атала,
— дип, үзалдыма сөйләнеп алдым. Һәммәсе дә тып-
тын калып, бу тагын нәрсә әйтер икән дип көтә баш-
ладылар. Мин дәшмим. Тегеләр көтә. Тик Ришат кына
түземсезләнеп:
— Кара көчләр кемнәр алар? — ди. Шунда Мәҗит
үзенең белемен күрсәтергә тырышып:
— Кара көчләргә, энем, җен-пәриләр керә, белмәсәң,
картәниеңнән кайтып сора, — диде дә, сүз бетте
дигәнне аңлатып, үзенең гәзитләрен укырга тотынды.
Хәзер миңа чират җитте шикелле. Чөнки Ришат минем
янгарак елышып утырды.
— Ә ул җыенга кайчан җыелалар? Аны берәр
кешенең күргәне бармы? — ди. Мин инде үземнең
элекке ишеткәннәремне, укыганнарымны исемә
төшерергә тырышып:
— Шабаш ул, энем, елның билгеле бер көнендә
генә була. Аны шул җен-пәриләр белән бәйләнештә
булган кешеләр, ягъни сихерчеләр генә белә. Анда
албасты, убыр, җен-пәри һәм шайтаннар җыела. Ә
кешеләрдән — сихерчеләр һәм дә үзләрен иблис-
шайтаннарга саткан бәндәләр. Бу шабашта алар
киңәш коралар, тәҗрибә уртаклашалар. Төрле явыз-
лык, аламалык эшләүдә ярышалар. Шуннан соң
үзләренең сихерләнгән эчемлекләрен эчеп, агулы
үләннәрен тартып һәм шуларның майларын сөртенеп,
исерешеп, оргия оештыралар, ягъни туй итәләр. Кем
кемгә өйләнгәнен дә, кем кем белән йоклаганын да
белмәссең. Әллә шайтан сихерче белән, әллә сихерче
шул пәри-шайтаннар белән. Гомумән, мәхшәр туе…
Ришатның күзләре кызыксынудан ялтырый ук баш-
лады. Мин һаман тырыша-тырыша пычкы үткерлим.
Бу хакта бүтән сүз куертып торырга уем юк. Моны си-
зеп, Ришат:
— Теге агулы үлән дигәннәре наркотиклардыр инде.
Наркоманнар шуларны тартып-эчеп тилерә, диләр
бит. Ә менә сезнең берәрегез шул наркотикны тартып
караганыгыз бармы? — ди. — Кешегә ничегрәк тәэсир
итә икән?
Мин ваемсыз гына:
— Юк, энем, юк. Андый-мондый юньсезлектән Алла
сакласын. Хәзер тәмәкене ташлаганга да бер ун ел-
лап була инде. Тәмәкесе дә, аракысы да кирәк нәрсә
түгел. Сиңа дә рөхсәт итмим. Ул нәрсәләрне генә
түгел, хәтта виносын да тәмләп карама, энем. Аны,
юньле нәрсә булса, гарәпләр эчәр иде, — дим. Ну бу
маңка малайны, тик сүз куертырга гына булсын.
— Аракы белән тәмәкесе ярый инде аның. Алама бул-
са, хөкүмәт чыгармас иде. Менә берәр наркоманны
күреп карарга иде. Ниндирәк булалар икән? Шәһәрдә
алар тулып ята, диләр, — ди. Шунда Алтмышлы Мәҗит
түзмәде, гәзитләрен читкә этәреп куйды да:
— Аның аракысы да, тәмәкесе дә шул наркотик кебек
нәрсә инде. Берсе дә юньлегә алып бармый. Мин эчеп
карадым инде. Фәтүәсен күрмәдем. Шушы тәмәкесен
дә ташласам, котылыр идем, — диде. Мәҗит, чынлап
та, элек бик эчте шул. Теләсә нәрсә эчкәннән ашка-
занында ниндидер чир барлыкка килгән. Чак адәм
рәтенә кереп бара. Ул да безнең бригадада яңа
кеше. Элек механизатор-тракторист иде. Чире бул-
гач, тракторда эшли алмый. Фермада да ат кебек
таза кешеләр кирәк. Шуңа да минем белән яздан ук
сөйләшеп куйды. Минем аны бригадага алырга исәп
булмаса да, нишлисең, бердән әни яклап якын гына
туган, икенчедән, яшьтәш, бергә уйнап үстек.
(Дәвамы бар.)