Йомышым төшеп шәһәргә килсәм, бу паркка килми калмыйм мин. Бу юлы да шулай иттем. Яшьлек хатирәләремне яңартырга теләвем, бәби алып кайтырга әзерләнгән кызыма җиңеллекләр, иминлекләр теләү уем паркка әйдәде.
Кызым – иң якын ахирәтем. Серләребез, уйларыбыз уртак безнең. Аңлы, белекле бала биреп зурлады мине Аллаһ. Бу бәхеттән аермасын берүк.
Паркта кеше күп түгел. Анда бер, монда бер яшьләр күренгәли. Ике өлкән яшьтәге апа этләрен җитәкләп, сөйләнә-сөйләнә узып киттеләр. Эскәмиядә утырган егет сәгатенә карый-карый, кулындагы матур гөлләмәсен әйләндерә-әйләндерә телефонына шылтыратып ала. Күренеп тора: сөйгәнен көтә.
Көз ае булса да, көннәр җылы, кояшлы. Агачлар сары шәлен ябынган. Кем өчендер көз сагыш мизгеле. Ә мин алтын көзләр артыннан буранлы кышларны көтәм. Кышка алмашка яңадан җылы, кояшлы яз киләчәк!
Иркен сулап парктан атлыйм. Студент елларында физкультура дәресләребез үткән паркта күп еллар элек баскан эзләремне яңартам. Йөгерүдән зачет тапшырган көнне ялгыш басып аягымны авырттырган идем. Авырту шулкадәр көчле булган, берничә секундка хәтта аңымны югалтканмын. Күземне ачсам, каршымда ап-ак битле, кара чәчле чибәр егет басып тора.
– Менә бит, аңына килде матур кыз... – дип елмая. – Исеме ничек икән сылуның?
– Ре-зе-да-а-а…
– Исемең дә, үзең дә матур. Авыртамы аягың, Резеда? Хәзер үтә ул.
Егет мине күтәреп торгызып, култыклап алды да эскәмиягә утыртты. Янәшәмә килеп утырды. Аягымның тайган булуын әйтте. Мин егылгач, медицина институты студенты ярдәмгә килгән.
Курсташларым белән укытучым мине булачак табиб егет кулында калдырганнар да, бер төркемгә җыелышып, нәрсәдер сөйләшәләр...
Аскар белән шулай таныштык. Шул көннән соң очраша башладык. Үзебезне таныштырган парк иң яраткан урыныбызга әйләнде. Хирург булачак Аскар. Эшләп укыгач, очрашуларга сирәк килә.
* * *
Кинәт колагыма таныш тавыш чалынды: “тек-тек”, “тек-тек”, “тек-тек”... Кем атлавы бу? Бу адымны йөзләр, юк, меңнәр арасыннан да аерам мин! Сәгать угы кебек тигез ритмлы адым! Паркның аргы башыннан бер ир килә. Киң күкрәкле, чаларган чәчле, ап-ак битле... Брусчатка җәелгән юлны агачлар ике өлешкә бүлгән. Яфракларын койган чаган ботаклары арасыннан ул да миңа карап алды. Таныды!
Адымымны әкренәйттем дә, үзем дә аңламастан, борылдым. Инде ап-ачык итеп күргән кешемнең артыннан атлыйм.
Менә ул да минем рәткә чыкты, каршыма килә. Ара якынайганнан-якыная...
– Аскар?!
– Резеда?! Син бит?
– Әйе, мин!
Мине кочагына алды. Мин, дистәләрчә ел ир хатыны булып яшәгән, бүген-иртәгә зур әни булырга торган хатын, яшьлегемдә сөйгән Аскарның кочагына сыендым. Аның йөрәк тибешен, кайнар тынын тойдым. Үзем аңарда яшьлегемдәге Аскарны эзләдем: кап-кара чәче сирәгәйгән, көлсыман төскә кергән. Киң иңле Аскарның янып торган күзләре ник тонып калган, аларны сагыш баскан?!
– Мин сине барыбер очратырга өметләнеп яшәдем. Паркка еш киләм. Килгән саен сине эзлим. Сине гомерем буе эзләдем. Барыбер таптым... – дип, кочагына ныграк кысты.
Уңайсызланып куйдым. Ул да мине аңлады һәм янәшәдәге чатырның эскәмиясенә барып утырдык. Күпмедер вакыт сүзсез тордык. Паркта йөрүчеләрне карашларыбыз белән озаттык.
– Шулкадәр яратып, барыбер бергә була алмадык, Резеда... – Кулларымны кайнар учларында иркәләде.
– Ә син үзгәрмәгәнсең, Аскар. Чәчләрең генә “бәсләнгән”...
– Сине уйлап кына чаларды инде алар, Резеда, – дип колагыма пышылдады. – Бишенче курста укыганда егетләр белән сүз көрәштердем. Алар миңа, сөйгән
кызыңның бүлмәдәшен кинога ча-
кыра алмыйсың, диделәр. Мин,
чакыра алам, дидем дә, ахырын
уйламый, Инзиләне кинога алып
бардым. Мин оттым, һәм бер атна
егетләр минем урынга төннәрен
дежур торды. Исәбем – синең белән
ешрак очрашу иде. Ә син минем
белән күрешергә, аңлашырга,
сөйләшергә дә теләмәдең, Резе-
да... Беләм: үзем гаепле. Кичер
мине, җаным!..
Аскарны тыңлаганда яшьләремә
буылдым.
– Инзиләне кинога чакыруыңны
ул вакытта аңламадым, аңларга
да теләмәдем, хыянәт дип кабул
иттем. Укуны тәмамлагач, чит рай-
онга эшкә җибәрделәр. Шундагы
бер авылда укыттым. Тормышка
чыктым. Хатын-кыз кадерен белгән
бик әйбәт кешегә туры килдем. Кыз
үстердек. Йорт салып чыктык....
– Синең өчен шатмын, Резеда. Ә
мин, укуны бетергәч, армиягә кит-
тем. Хәрби хирург булып хезмәт
иттем. Армиядә калдым. Өйләнгән
идем, аерылдым. Улым зур инде.
Хәзер монда кайттым. Сине кай-
лардан гына эзләмәдем. Инзиләне
социаль челтәрләрдән табып, сине
сорашып карадым, бәйләнеш тот-
мыйбыз, диде. Нинди адреска хат
язарга да белмәдем. Авылыңа
язсам, инде тормышта булсаң,
гаиләңне таркатудан курыктым...
Шулай гомер узды да китте...
Мин социаль челтәрләрдә иремнең
фамилиясе белән теркәлүем,
ун ел саен курсташлар белән оч-
рашуларда булуым, Инзиләнең
күрешкәндә Аскар турында бернәрсә
дә әйтмәвен сөйләп торма-
дым. Кавышып, бергә яңа тормыш
башларга хыялланып йөргәндә
сөйгәнемнең Инзилә белән кинога
баруы өчен аны гомер буе кичерә
алмавы турында да әйтмәдем.
Инзилә кинога бару тарихының
чын дөресен миңа сөйләгәндә
инде кияүдә булуым, сигез яшьлек
кыз үстерүем турында сөйләү дә
Аскарга кызык булмас иде инде...
Үткәннәрне яңартудан хәзер ни
мәгънә?
Тормыш мәшәкатьләре, иремнең
яхшы мөнәсәбәте, гаилә, балабыз
өчен өзелеп торуы Аскарга бул-
ган яшьлек хисемне сүрелдерде.
Еллар узган саен, үткәннәрем якты
истәлек булып кына яңарды.
– Ник хәзер өйләнмисең соң,
Аскар?
– Өйләнеп карадым. Бер түгел,
ике тапкыр. Сине оныта алма-
дым. Уйларымда гел синең белән
яшәдем. Наиләгә дә, Лилиягә дә
Резеда дип дәштем... Көнемдә дә,
төнемдә дә күз алдымда гел син.
Һаман шул ук Резедасың! Мин ярат-
кан Резедасың бит син!
– Син дә кичер мине, Аскар
җаным!
– Мин сине күптән кичердем. Үзем
гаепле барсына да. Инде сине оч-
ратуым, күрешүем, синең яшәвең
белән бәхетлемен, Резеда! Чечня
җирендә яралы солдатларның кот-
карылган гомерләре хакына бер
булса да очраштыр Резедам белән,
дип ялварыплар сорадым... Бүген
миннән дә бәхетле кеше юк, җаным!
Шул мәлдә сумкамдагы кесә те-
лефоным шалтырады. Кызым шал-
тырата.
– Әни, сөенче: оныгың бар!
– Әй, балам! Рәхмәт, кызым!
Үзегез әйбәтме?
– Әйбәт, әни, әйбәт. Өч кило ярым-
лы баһадирыбыз әле имеп ята...
– Ярар, кызым... Барысы да әйбәт
булсын! Инде ял итегез!
Сөйләшүне тәмамларга теләсәм
дә, кызымның әйтер сүзе бетмәгән
икән:
– Әни, ә нигә оныгыңа нинди исем
сайлаганны сорамыйсың?
– Кем булса да, исән-сау булыгыз,
кызым. Тигезегез белән үстерегез.
Мин кем дип кушсагыз да, риза.
– Ә мин Аскар дип кушачакмын!
– К-е-е-м?
– Аскар дип! Әни, хәтерлисеңме,
миңа яшь чагыңда яраткан егетең
турында сорагач, Аскар исемле
егетне яратып йөрүең турында
сөйли идең. Син бит ул абыйны
яраткансың, әле дә яратасың.
Әтине дә хөрмәт итәсең. Ә ул абый
турында сөйләгәндә күзләрең
бәхет белән тула. Син ул көнне
бер басасы урынга биш басасың,
җырлап йөрисең, күңелең көлә бит,
әни. Яраткан оныгыңа аның исеме
белән дәшәрсең, ярыймы...
– Рәхмәт, кызым...
Кызымның сүзләрен Аскар да
ишетте.
...Җылы җил исеп куйды. Аскар
белән минем алга ике сары чаган
яфрагы өзелеп төште. Яфраклар
өстенә “тып” итеп Аскарның да,
минем дә күз яшьләре тамды...