Барлык яңалыклар
10
Киңәш базары
19 март , 22:27

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Ходай кушканча яшәгез!

Кешенең җирдә яшәп китүен кунакка килеп китү белән чагыштыралар. Кунак булгач, тыйнак булырга кирәк иде дә бит, әмма кайберәүләр комсызлана, байлык артыннан куа, кеше гаиләләрен боза, эчкечелеккә сабыша, гомерләрне кыя. Аннан тотабыз да тормыш катлаулы, яшәве бигрәк авыр, дип зарланабыз. Миңа калса, һәрбер әйберне ничек кулланырга инструкциясе булган кебек, Ходай Тәгалә дә безгә ничек яшәргә кирәклеген ап-ачык язып калдырган.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Ходай кушканча яшәгез!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Ходай кушканча яшәгез!

Бу дөньяда берни дә очраклы түгел, диюләре чыннан да дөрестер инде. Яңавылга сөйләшенгән вакыттан алдарак барып төштем. Иртәнге сәгатьтә вокзал эчендә халык күп иде, аяклар үзеннән-үзе икенче катка атлады. Монда бөтенләй кеше булмавына гаҗәпләнеп буш эскәмияләрнең берсенә утырганда гына бер хатынны шәйләп алдым.

– Мин поезд көтәм, әле менә тамак ялгап алыйм, дип монда кергән идем. Әйдәгез, миңа кушылыгыз, – дип, юлга алган сый-хөрмәтен тәкъдим итте ул. Сүз артыннан сүз китте. Ханым, аның исеме Вера булып чыкты, Бөредән  икән, әнисен җирләргә кайткан. Үзе гаиләсе белән Иркутск шәһәрендә яши.

– Әниебез белән шундый хәл булды, үләр алдыннан ул мәрткә китте, – дип сөйләп китте Вера. – Ул абыем тәрбиясендә иде. Хәле начарлангач, миңа хәбәр иттеләр. Әнием өч көн буе йоклады. Аның өс киеме көненә әллә ничә тапкыр манма су була, яткан килеш, алмаштырып тордык. Өч көннән соң уянды, күзләрендә аңлатып бетерә алмаслык курку иде. Ул хәлен, барлык көчен җыеп әйткән беренче сүз: «Балакайларым, Ходай кушканча яшәгез!» – булды. Соңыннан әниебез, миңа тәмугны күрсәттеләр, диде. Ул акылдан язмаган, бар нәрсәне дә ачык хәтерли, барыбызны да таный-белә иде. Аның сөйләвенчә, ул өч көн буена тәмугны, кешеләрнең никадәр интегүен күргән. Безнең сорауларга берничек тә җавап бирә, тасвирлап аңлата алмады, бу кадәрлене аңлатып бетерерлек түгел, анда шулкадәр хәсрәт, сыктану, интегү, сүз белән сөйләп бетереп булмый, андагы хәлләрне аңлатырлык сүзләр юк, дип калтыранырга тотына иде. Күзләрендә – курку. Туктаусыз Ходайга ялварды. Хәлен белергә кергән барлык күрше-күләнгә, таныш-белешләргә, туганнарга: «Гөнаһ җыймагыз, тәүбәгә килегез, кылган начарлыкларыгыз өчен Ходайдан гафу сорагыз, зинһар өчен Аллыһы Тәгалә кушканча яшәгез!» – дип кабатлады. Безгә дә мөмкин булган кадәр күбрәк кешеләргә әлеге хәлне сөйләргә, кисәтергә, дөрес яшәргә өндәргә кушты. Без үзебез урыс милләтеннән, христианнарбыз, әмма әнкәй кешеләрне дине буенча аермаска кушты, барыбыз да Ходай каршына киләбез, ә ул – Берәү генә диде. Иисус Христос безнең өчен гомерен жәлләмәгән, канын түккән, без аңа ышанырга тиеш, диде. Уянганнан соң өч көн яшәде дә, мәңгелеккә китеп барды. Әйтерсең лә Ходай Тәгалә аны безнең күзләрне ачар өчен, безне тагы бер тапкыр кисәтер өчен өч көнгә булса да дөньялыкка кайтарып җибәргән.

Вера шушыларны бәян итте. Әнисе Галина Черновага 75 яшь булган икән.

– Библияне электән дә укыган бар иде, әмма әнинең вафатыннан соң туганнар белән тагы бер кат укып чыктык, күп нәрсәләрне яңа төшендек, – ди ул. –  Сине күргәч, нигәдер шушы хәлләрне сөйлисе, уртаклашасы килде, – дип кат-кат аптырады Вера ханым. Ә инде артабан сөйләшү барышында минем редакциядә эшләгәнемне белгәч:

– Аңлашылды, әни үләр алдыннан тәмуг турында күбрәк кешегә җиткерүне үтенде бит, димәк, без юкка гына очрашмаганбыз. Сез бу турыда гәзиткә язсагыз, күп кешенең укып, тәүбәгә килүе, үз тормышына «ревизия» ясау, начар гадәтләрдән котылу мөмкинлеге булачак. Ходай Тәгалә безне ничек тә кисәтә бит, үзе кушканча яшәргә өнди, тик без генә моны аңлап җиткермибез, – диде ул. 

Вера ханым белән ярты сәгатьлек аралашудан соң без күптәнге танышлар кебек аерылыштык. Әйе, кешенең Җирдә яшәп китүен кунакка килеп китү белән чагыштыралар. Кунак булгач, тыйнак булырга кирәк иде дә бит, әмма кайберәүләр комсызлана, байлык артыннан куа, кеше гаиләләрен боза, эчкечелеккә сабыша, гомерләрне кыя. Аннан тотабыз да тормыш катлаулы, яшәве бигрәк авыр, дип зарланабыз. Миңа калса, һәрбер әйберне ничек кулланырга инструкциясе булган кебек, Ходай Тәгалә дә безгә ничек яшәргә кирәклеген ап-ачык язып калдырган. Коръән, шул ук Библияләрне ешрак укысак, колак салсак, анда һәр сорауга җавап табып булыр иде. Тормыш катлаулы түгел, еш очракта без аны үзебез катлауландырабыз һәм аннан чыгу юлын таба алмый интегәбез. Галина Константиновна белән булган хәл кебек яшәешебездә булып торган шушындый гаҗәеп вакыйгалар юкка гына түгелдер бит. Алар безгә дәрес булсын, уйландырсын һәм дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен иде.

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: