Барлык яңалыклар
Иман нуры
19 июль , 09:35

Рəмзия САФИНА. Сабырлык – мөселманның коралы

Сабырлык өч төрле була...

Рəмзия САФИНА. Сабырлык – мөселманның коралы
Рəмзия САФИНА. Сабырлык – мөселманның коралы

Сабырлык ул – авыр сынауларга
төшкəн чакта түзем булу, үзеңне ямь-
сез һəм начар гамəллəрдəн тыя белү.
Бу дөнья – имтихан кебек. Тормышта
кеше төрле хəллəргə очрый: шатлык-
сөенечлəр белəн кайгы-хəсрəт тə
янəшə йөри.
Мөселман шатлык килсə шөкер итə,
бəхетсезлеклəрдə сабырлык күрсəтə.
Сабырлык – аның коралы. Һəм, һəр
корал кебек, аңа да акыл белəн идарə
итəргə кирəк. Əгəр без, нинди дə булса
файдалы эш белəн шөгыльлəнмичə,
ялкаулыкка батсак, моның сабырлык
белəн бер бəйлəнеше дə юк.
Хакыйкатьне яклашмыйча, дəшми
тору да сабырлыкка керми. Мөхəммəд
(с.г.в.) үз хəдисендə əйтə: “Хаклык
алдында авыз япкан кеше – телсез
шайтан”, – ди.
Сабырлык өч төрле була. Беренчесе:
бəхетсезлек һəм афəтлəргə сабыр итү.
Кешенең малына, җанына, балалары-
на Аллаһтан афəт килə һəм кешенең
бəхетсезлекне чигерергə көче дə,
акылы да җитми икəн, ул, барына
шөкер итеп, сабыр калырга тиеш. Җир
тетрəү, су басу, сугыш кебек авыр-
лыкларда да түземлек күрсəтү күркəм
эш. Кяфер кеше исə, чак кына
уңышсызлыкка очраса да,
төшенкелеккə бирелə, тормышның
ямен тапмый башлый, сабырлык өчен
савабы зур булачагын да белми. ”И
иман китергəн адəмнəр, сабыр-түзем
булып, намаз укып, Аллаһтан ярдəм
сорагыз. Хактыр ки, Аллаһ сабыр
кешелəр белəн бергə. (153). Һəрхəлдə,
сезне бераз куркытып, ачлыкта тотып,
малларыгызны азайтып, игеннəрегезне
уңдырмыйча, якыннарыгызның җанын
алып сыныйбыз. Түзем булганнардан
(Аллаһның əҗере була дип) сөенче ал.
Чыдам булганнар, башларына берəр
бəла килсə: “Без – Аллаһның
бəндəлəре. Аллаһ хозурына барачак-
быз”, – дилəр. Алар Аллаһының
рəхмəтенə һəм Аның ярлыкавына
лаектыр. Туры юлны тапканнар да
шулар булыр”, – (155-157) диелə
“Бəкарə” сүрəсендə.
Сабырлыкның икенче төре
гыйбадəткə бəйле. Иманлы кеше озын
һəм эссе җəйге көннəрдə дə, су һəм
азыксыз торып, уразаларын тота,
кыска төннəрне таң белəн торып
сəхəргə əзерлəнə, тəүлегенə биш
вакыт намазын калдырмый, Хаҗ
гыйбадəтен үти. Бай мөселманнар ел
саен ярлыларга зəкать йөзеннəн
малының кырыктан бер өлешен сарыф
итə. Əлбəттə, болар һəммəсе кешегə
ниндидер кыенлыклар тудыра. Əмма
мөселман аларны сабырлык белəн
үтеп чыга һəм Аллаһ ризалыгын өмет
итə. Рамазан ае алдыннан Мөхəммəд
(с.г.в.) үзенең хөтбəсендə болай ди:
“Бу – гыйбадəт ае. Сабыр-түземнəр
барачак урын – оҗмах”.
Сабырлыкның өченче төре
гөнаһлардан тыелуда беленə. Адəм
баласы үз гомерендə игелекле
гамəллəр белəн бергə хата һəм
гөнаһлар да кылырга сəлəтле. Аллаһ
тыйган нəрсəлəрдəн тыелу аңардан
шулай ук зур көч, тырышлык, сабыр-
лык талəп итə. Кеше һəрвакыт каршы-
лыклы халəттə яши. Бер яктан, ул
Аллаһ кушканнарны үтəргə кирəклеген
тоя, ə икенче яктан, нəфесе аны начар
уй-телəклəргə, шайтан вəсвəсəсенə
иярергə котыртып кына тора. Кеше,
шайтан коткысына буйсынып, Аллаһ
юлыннан тайпылса, зур гөнаһларга
бата. Ислам əнə шул көч-нəфес белəн
көрəшергə, начар ниятлəрдəн коты-
лырга өнди. Пəйгамбəребезнең хəдисе
бу хакта болай ди: “Көрəшеп дусларын
җиңүче көчле түгел, көчле шулдыр –
нык ачуы килгəн чакта да сабырлык
күрсəтеп, ачуын җиңə алучы”.

 

Рəмзия САФИНА. Сабырлык – мөселманның коралы
Рəмзия САФИНА. Сабырлык – мөселманның коралы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: