(Дәвамы.)
— Ахрысы булырга тиеш түгел. Яратасыңмы, юкмы?
Мин кып-кызыл булып кызарам һәм телемне чак
әйләндереп:
— Яратам! — дим, кулларымны кая куярга белмичә
урындык почмагына ышкыштырып, өстәлгә җәелгән
чигүле җәймәне карашым белән сөзеп.
— Тыңла алайса, улым. Сөйгән кешең белән
яшәячәксең. Дүрт балагыз була, илле яшеңдә нин-
дидер зур авыр кайгы кичерәчәксең. Шуны җиңеп
чыксаң, тагы да рәхәт, озын гомер кичерәчәксез.
Яраткан кешең янында булып, балалар игелеген
күреп яшәячәксез. Берничә тапкыр өеңне, яшәгән
урыныңны алыштырачаксың. — Әбием тагы китап-
ка карап алды: — Монда дүртенче балаң бик ачык
күренми. Әмма карт көнегездә ул бала сезнең кояшы-
гыз астында җылына.
Хикәясенең шул җирендә Җәүдәт абзый туктап
тынып калды. Көн сүрелеп килә. Шулай да кызган
һава-җир тиз генә суынырга теләми. Абзыебыз тагы
үрелеп алып теге кымыз кебек әчегән әйрән белән
тамагын чылатты һәм безгә дә суза. Эчегез, янәсе.
Без, абзыйның сөйләвен туктатмас өчен, барыбыз да
сүзсез генә баш чайкап, аның тәкъдимен кире кактык.
Һәм аның сөйли башлаганын көтәбез. Яшка абзые-
быз, «әле бу кояш һаман баемыймыни» дигән кебек,
кояшка карап алды да:
— Ә бит әби әзрәк ялгышты. Рәгыйдәнең авырып
кинәт кенә мәрхүм буласын белмәгән. Әллә белеп тә
әйтмәде, — дип туктап калды. — Юк, белгән булса,
әйткән булыр иде, билләһи, әйткән булыр иде, — дип,
күзенә эленгән яшь тамчысын тиз генә җилпеп ташлады.
Ул да булмый чәй өлгерде. Рәхимә апа бик тәмле
итеп сумса пешергән һәм безне табынга чакыра.
Без Сәгыйдә белән икәүләп әбине җитәкләп-күтәреп
дигәндәй теге якка алып чыгабыз һәм өстәл артына
мендәрләргә сөяп утыртабыз.
Табын артында әбием миңа үзләре турында сөйләп
алып китте.
— Ихтилал булып, мулла-мәзиннәрне эзәрлекли
башладылар. Бер төнне картәтиегезнең элекке бер
шәкерте килеп хәбәр салды: «Закирҗан ага, иртәгә
авылдан чыгып китмәсәң, үзеңне кулга алалар,
гаиләңне Себер сөрәләр» — дип. Бабагыз, ягъни
әтиең, — әби Рәхимә апага карап алды, — бабаң бик
сизгер кеше булды. Өченче көн генә Уфадан кайтып,
коточкыч хәлләр турында сөйләп кенә туктаган иде.
Шушы хәбәрне ишеткәч, ике арбага мичәүләп атлар
җиктек тә, сала алган йорт-җиһазны төядек. Калган
барча дәүләтне күрше Гыйлмулла абзыйларга тапшы-
рып, шул ук төнне Ырымбурга чыгып качтык. Җитмәсә,
кулда игезәк имчәк балаларым Сәгыйдә белән Рәхимә.
Кәшшәфетдин белән Заһитым инде кул арасына ке-
реп баралар. Безнең белән авыру кайнанам да бар.
Ул бик тә укымышлы карчык иде. Михнәт-авырлыклар
күрә-күрә, шулай китеп барабыз.
Казакъ далаларына чыгып киттек. Бабагыз кышын
балалар укытты. Шулай тамак туйдырабыз. Бушрак
вакытымда үзем дә аңа ярдәм иттем. Яз җитү белән
юлга чыгабыз. Атларны кышын берәм-берәм суеп
ашап бетердек. Каенанамны тәүге кышны ук казакъ
далаларында, чит җирләрдә җирләргә туры килде.
И…и… балалар, ул этләнүләр, ул кышкы салкыннарда
туңулар — барысын да сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр…
Әбием үзе сөйли, үзе елаштырып ала. Күргән
михнәтләрен исенә төшерү аңа шактый авыр, күрәсең.
— Соңгы атыбызны буранда казакъ ярлылары урлап
алып китеп суйдылар. Бик акыллы хайван иде. Баулары
киселгән тирмәбез дә, буранда авып, тәгәрәп китте.
Тирә-якта бернәрсә күренми, карлы буран. Далада
җил-буран бигрәк көчле була бит. Яшь балалар ха-
кынадыр инде, буран әзрәк басыла төште. Шунда
миһербанлы бер карт очрап, бер ат һәм олы гына киез
калдырып китте. Югыйсә шыкырдашып туңып үлә идек далада.
Үзбәкстанга килеп, ару гына тормыш корып яши
башлаган идек, Закирҗан бабаңны кулга алдылар.
Имеш, балаларны мулла укытырга тиеш түгел. Атарга
дип алып барганда, җаен туры китереп, качкан. Икенче
көнне сакал басып беткән ямьсез кешеләр килеп, Сәгыйдә белән
Кәшшәфетдинне чырылдатып алып киттеләр. Рәхимә
белән Заһидулланы йомыш белән күршеләргә кертеп
җибәргән идем. Аларны күргәч, күршеләрем
балаларны чыгармаганнар, рәхмәт яугырлары. Алар
шулай исән калдылар. Теге ерткычлар, шулай итеп,
ике баламны алып киттеләр. Үземне дә бетерәләр
иде. Ярый күрше-күлән коткарып алып калды. Сәнәк-
кәтмәннәр күтәреп чыккан халык. Балалар хакына
Аллаһы Тәгалә саклагандыр инде. Аларның
юлбашчысы шундук әйтте: «Я ирең, я балаларың
белән үзең, — ди. Иреңнең кайда икәнен әйтсәң —
җибәрәбез балаларыңны. Әйтмәсәң, аларны тереләй
күмәбез», — дип яныйлар. Бүтәнен хәтерләмим дә
инде, шунда егылганмын. Икенче көнне берсе
ат өстеннән генә Кәшшәфетдинемнең үле гәүдәсен
капка төбенә калдырып киткән. Кеше, адәми заттан
булса, этне дә алай ташлап китми. Бахыр баланың,
елганы кичеп чыкканда, аркасына атканнар икән. Мин
шул егылудан бер ел аяксыз, сөйләшә алмый яттым.
Үзбәкләр бик миһербанлы халык, ничек итсә иттеләр,
үләргә ирек бирмәделәр. Гомерем булгач, терелдем,
аякка бастым. Ә Заһитым фашист илбасарларына
каршы сугышта һәлак булды. Командир иде. Танк
йөртте. Бик акыллы, тимер-томырга бик әвәс иде ба-
лам. Гомере генә кыска булды улымның.
Теге тәүге качканында Закирҗан бабаң тауларда
яшеренгән булган. Кемдер балаларыңны да зиндан-
га яптылар дип хәбәр иткән булган. Шуннан бу, төнлә
сакчыны үтереп, балаларны алып кача. Таңга таба ар-
тыннан куа төшәләр. «Ирең Әфган чиген чыкканда ике
баласы белән суга батты», дип килеп әйттеләр миңа.
Тик Кәшшәфетдин улымның гына гәүдәсен тапкан-
нар. Шул гаип булудан менә әлеге көнгә кадәр бер
хәбәр дә юк иде. Ходай насыйп иткәч, хәбәрне син
китердең, балам, — дип, әбием элеккедән дә ныграк,
лышык-лышык елап җибәрде. Кулларын күкрәгенә
куеп, рәхмәтләр әйтеп башын ия. Әбигә кызлары да
кушыла. Чәй мәшәкатьләре күптән онытылган, чәй-
сумсалар күптән суынган. Мин дә, сиздермәскә тыры-
шып, читкә борылам. Әбине жәлләп, күземнән яшьләр
тәгәри. Каһәрең, кулъяулыгым юк икән. Оят булса да,
күлмәгемнең җиңе белән күземне сөртәм. Шулчак
Сәгыйдә, әниләренә сиздермәскә тырышып, минем
кулга бик матур кулъяулык тоттырды. Татар кызлары
гына болай бизәкләп чигә кулъяулыкны. Язгы ләйсән
яңгыры кебек яшь коеп алгач, әбием тынычлана төште. --
Бабаң рухына багышлап күпме
Коръән чыктым, күпме догалар укыдым. Аллаһтан яр-
лыкау сорадым. Бабаңа бер сүзем юк. Ичмаса, бер
иблиснең башына чыгып, балаларны хурлыктан кот-
карды. Аңа мең-мең рәхмәтләр. Ходайның рәхмәте
белән, балам син алардан да хәбәр алып килдең. Теге
яктагы Сәгыйдә апаң ул — шушы Рәхимә апаңның
игезәк сыңары инде, улым. Үзең әйттең бит, кыз-
ларына Рәхимә дип исем кушканнар. Менә без дә
бу якта шул Сәгыйдә апаң хөрмәтенә кызыбызга
Сәгыйдә исемен куштык дип, оныгының аркасыннан
сөеп-яратып алды.
Рәхимә апа белән Сәгыйдә Әле барысын да аңлап
җиткермиләр иде шикелле. Күрәсең, шуңа да әбием:
— Җәүдәт улым, булмаса, апаңа да сөйлә инде.
Алар да ишетсен, теге яктагы Рәхимә оныгым белән
Сәгыйдә кызымның хәбәрен, — диде дә, миңа
күзләрен мөлдерәмә тутырып карап тора башлады. —
Сөйлә, улым, сөйлә. Һич тартынма, тутырып сөйлә.
Төш авышуга мин инде әйтерсең дә бик зур батыр-
лык эшләгән кеше кебек идем. Сәгыйдәнең миңа со-
кланып каравы күңелемә каймак, йөрәгемә баллы
бер наз. Элек миннән читләшсә, бүген үзе янымда
бөтерелә. Әбием һаман да яшь күрсәткәләп алса да,
хәзер бу тик шатлык яшьләре генә инде. Өй бәйрәм төсен алды.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.