Барлык яңалыклар
Сәхнә
2 апрель 2025, 21:15

Бу дөньяда эзең калсын дисәң

  Бүген Уфа сәнәгать институтының 4нче курс сдудентлары Уфа дәүләт "Нур" татар театрында сәнгать бәйрәме оештырды.

Бу дөньяда эзең калсын дисәң
Бу дөньяда эзең калсын дисәң

 

XVIII гасыр дин белгече һәм мәгърифәтче шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари шигырьләре, гомүмән язмышы турында әдәби-шигъри композиция куйдылар сәнәгать институтының чыгарылыш курс студентлары. Әдипнең язмышы һәм башка галимнәрнең аның тормыш юлын тасвирлаган тикшеренүләренә кагылырга мөмкинлек бирделәр.

Булачак профессиональ актерларның уен осталыгына таң калып утырды залдагы тамашачылар. Ә залда татарлар дөньясында урыннар билгеләгән кешеләр дә бар иде. Алар арасында: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина. Алар студентларны, курсның җитәкчеләрен рәхмәт сүзләренә күмделәр. Булган кимчеләкләргә күз салырга киңәш иттеләр. Чыгыш ясаучыларның күңелләренә дәрт өстәделәр. Чыннан да, бу тамашаның төбендә олы хезмәт ята: иске татар телендә сөйләшергә өйрәнү, XVIII гасыр кешеләре яшәше турында мәгълүматлар туплау-барысы да канат ярып килгән яшьләрнең бурычы булган. Алай гына да түгел, әлеге спектакль биографик булудан тыш, дини дә. Биредә Габдерәхим Утыз Имәнинең мөселман буларак та көкүрешен сүрәтләүләргә урын табылган иде.

Тамаша Нур театрының кече залында узды. Һәм бүген биредә театр дөньясына гашыйк кешеләр яшьләр белән соклану максаты белән килгән.

Спектакль тәмамлангач, теләүчеләр киңәшләрен бирергә, мактау сүзләрен әйтергә, күңелгә ятып бетмәгән урыннарга да күрсәтергә мөмкиннәр иде.

Студентларның җитәкчеләре Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Таңчулпан Бабичева һәм сәхнә теле буенча педагог, Башкортстанның һәм Тататрстанның халык артисты Резида Фәхруллина бу спектакльнең идеясенең туу тарихы белән дә таныштырдылар. Яшь актерларны тамашачыга  якннанрак таныттылар.

Татар телендә уйнаучы артистлар булганда, телебез дә, татар телле театрлар да яшиячәк дигән нитиҗә ясалды бүгенге куелыштан соң.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас