3
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (29)
Колагына наушник тыккан, чыбыклары ябык күкрәгенә төшеп буталган, озын кара чәчләре тәртипсез рәвештә укмашып иңнәренә таралган, сәленеп торган футболка, тишек-тошык тубык башлары таушалып чыгып беткән джинсы чалбар кигән Илгизәр берни дә булмаган кебек, беркемгә дә игътибар итми, бүлмәгә кереп диванга җәелеп ятты. Озын ябык аякларын журнал өстәленә куйды. Үзе телефонын «сыйпавын» белде.
12
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (27)
Нәзирә гаҗәпләнүеннән егылып китә язды. «Исең-акылың китәр! Радик шулмы?! Охшамаган да кебек... Баеган булып чыга бит инде бу! Бирәм дигән колына чыгарып куяр, ди, юлына. Ходай Тәгалә минем кебекләрне дә ишетер икән. Эзләп торасы да юк, үзе кайткан. Элек аракы эчкәндә дә шулай матур сүзләр сөйләп теленә салынып утырырга ярата иде. Хәзер бөтенләй остарган...
13
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (26)
Аннан кап-кара костюм кигән, аның эченнән күзнең явын алып торган ап-ак күлмәге күренгән, кып-кызыл галстугы корсагы өстенә яткан юан ир төште. Кара күзлеген бер салып, бер киеп,як-ягын боргаланып карый-карый түрәләрчә килештереп, «важный кешеләрчә» атлап йорт түренә узды.
17
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (25)
– Бәрәңгене дә иртә алдык. Кишерләрне дә. Эшне бетереп торабыз әтиең кайтуга, диде. Казларны да йолкып бетерәбез дә, бер эш тә калдырмыйбыз, ул кайткач өйне зурайтабыз диде-е, – дип такмаклый-такмаклый елый.
19
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (24)
Хатынның кәкрәйгән гәүдәсе бераз турайгандай итте, ул акрын гына кулын күтәреп, сары йөзенә төшкән чәчләрен сыпырды. Линар тәрәзә турысында асфальтта басып торса да, аның һушсыз күзләренә җан керүен, йөзенә нур кунуын йөрәге белән сизгән кебек булды. Үзе дәхатынга таба талпынып куйды. Кычкырып әйтергә базнат итмәсә дә, кипкән иреннәре гомерендә беренче кабат: «Әни!» – дип пышылдады. Тик хатынның йөзенә кунган бәхет нуры кинәт кенә шултиклем тирән кайгы, чарасызлык белән алышынды,...