+17 °С
Облачно


Рецепт: гадәти наратның бөресе — 2 аш кашыгы.
Бөрене 1 литр кайнар суга салып, су мунчасында 30–35 минут кайнатырга. Уттан алып, 30 минут төнәтергә, аннан соң сөзәргә. Дәвалану өчен — ашаганнан соң көнгә 3 тапкыр ярты стакан эчәргә, профилактика өчен — иртән 1 тапкыр эчәргә.
Бөреләрдән әзерләнгән су сыгынтылары антисептик, какырык чыгару һәм ялкынсынуга каршы йогынты ясый. Ревматизм, эч китү (водянка), бронхит, ашкайнату юллары авыруларын дәвалау өчен кулланыла.