Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 Августа , 18:27

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. Хикәя. (Ахыры)

Әлфирә җәһәт кенә идәнгә шуып төште. Чуалган кара чәчләрен артка чөеп җибәрде. – Якын килмә, яратмыйм мин сине! Зәвил лап итеп урындыкка утырды. Шунда ук яңадан сикереп торды. – Яратмыйм гына түгел, күралмыйм мин сине, – дип кабатлады Әлфирә, керфекләрен дә кыймылдатмыйча.

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. Хикәя. (Ахыры)Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. Хикәя. (Ахыры)
Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. Хикәя. (Ахыры)

– Борчылма, Әлфирәм, тынычлан… теләсәң, бүген үк бергә тора башлыйбыз, – диде Зәвил, Әлфирәнең кулына үрелеп.

Әлфирә ялт итеп кулын тартып алды. Иреннәрен кысып, йөзен читкә борды.

– Әлфирә, зинһар, дим, борчылма инде, югыйсә миңа читен бит…

– Мин сиңа ышанган идем, – диде Әлфирә, яшьләренә төелеп.– Аһ!… – Үксүгә дә, ыңгырашуга да охшаган иде Әлфирәнең күкрәк төбеннән сыкранып чыккан бу аваз.

– Әлфирә, Әлфирә, акыллым… Берни дә булмаган дип уйла, Әлфирә. Тынычлан инде, тынычлан, – дип, Зәвил кулларын тагын кызга сузды. – Әлфирә, без барыбер бергә булачакбыз бит.

Әлфирә читкә тайпылды. Башын югары чөеп, кырт кына борылды һәм, башын һаман да шулай югары тоткан килеш, ике катлы таш йортлар арасына кереп күздән югалды.

Зәвил Әлфирә артыннан бара башлаган иде дә, күзләре фара утына чагылып туктап калды. Әллә ни генә булды шул чагында Зәвилгә. Әлфирә өчен һәрдаим утка да, суга да керергә әзер тора иде югыйсә. Ә хәзер аның ярсу йөрәге ничектер суынып, сүрәнләнеп калды.

Әмма берничә минуттан ул, нәрсәдер исенә төшкәндәй, дәррәү кубып, Әлфирә киткән якка йөгерде.

 

Кунакханәдә Әлфирә яши торган бүлмәне бик тиз эзләп тапты Зәвил. Ярым ачык калган ишектән карават өстендә боегып утырган Әлфирәне күргәч, ул әллә нишләп, бөтен җаны-тәне белән калтыранып куйды. Әлфирә, ахрысы, аяк тавышларын ишетеп, борылып карады. Чәчләре тузгыган, күзләре кызарган, иреннәре караңгыда үскән гөл яфраклары кебек төссезләнеп калган иде аның. Шул арада ничек үзгәргән дип уйлады Зәвил һәм, Әлфирәгә якын килергә кыймыйча, идән уртасында тукталып калды. Әлфирә аңа бер генә салкын караш ташлады да күзләрен бүлмәгә зәңгәрсу яктылык сибүче люстрага төбәде.

– Әлфирә, – диде Зәвил, ишетелер-ишетелмәс кенә. Ә үзе, аяк очларына баса-баса, түргәрәк узды.

Әлфирә тагын дерт иттереп сискәнеп китте. Учлары белән яңакларын кысып, стенага сыенды:

– Кит… якын килмә…

Зәвил артка тайпылды. Бөтенләй Әлфирә тавышы түгел иде бу.

– Әлфирә, кичер, Әлфирә, нигә инде үз-үзеңне шул тикле газаплыйсың? Соң мин сине ташлап китәргә җыенмыйм лабаса… Әлфирә, әйдә, безгә кайтабыз. Әлфирә, яратам бит мин сине, өзелеп яратам… Әлфирә, әйдә, бүген үк загска барабыз. – Зәвил, тынып, Әлфирәгә сынаулы караш ташлады. Әлфирәнең йөз сызыклары үзгәрмәгәч дәвам итте: – Әлфирә, ни өчен яратмыйсың син мине? Минем кай җирем кешедән ким?…

Әлфирә, күзләрен зур ачып, Зәвилгә карады. Гаҗәпләнү дә, нәфрәт тә, мыскыллы көлемсерәү дә бар иде бу күзләрдә. Аннары аның калтыранган төссез иреннәре ниндидер аңлаешсыз сүзләр пышылдап алды. «Кыямәт тә кыямәт» дигән сыманрак ишетелде ул сүзләр Зәвилгә.

– Әлфирә, матурым, зинһар, борчылма, – дип, ашыга-ашыга, өзелгән сүзен ялгап китте Зәвил. – Телисеңме, бүген үк сезнең авылга кайтып китәбез…

Әлфирә җәһәт кенә идәнгә шуып төште. Чуалган кара чәчләрен артка чөеп җибәрде.

– Якын килмә, яратмыйм мин сине!

Зәвил лап итеп урындыкка утырды. Шунда ук яңадан сикереп торды.

– Яратмыйм гына түгел, күралмыйм мин сине, – дип кабатлады Әлфирә, керфекләрен дә кыймылдатмыйча.

Зәвилгә аркасы белән тәрәзә каршысына барып баскан Әлфирәнең иңбашлары сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде.

Зәвил беркавым нишләргә белми идән уртасында таптанып торды да ишекне бик каты ябып чыгып китте. Баскыч алдында аның хәтеренә кинәт бая Әлфирә пышылдаган сүзләрнең мәгънәсе килеп төште. «Әманәткә – хыянәт», – диде бугай ул… Әйе, әйе, шулай диде… Әллә аракы, әллә Әлфирә сүзләренең тәэсире иңде шунда, Зәвилнең кинәт башы әйләнә, чигәләре чатный башлады. Аннары күкрәгенең сул ягына гүя кемдер пычак очы белән кадап-кадап тора иде.

…Зәвил төн уртасында кунакханәгә шалтыратты.

– Сәйфуллинамы?… Юк… китте, – диделәр телефоннан.

– Кая китте?…

Кемдер трубканы шартлатып элде. Зәвил, инде үзе белән сөйләшмәячәкләрен белсә дә, телефон трубкасын бар хәлгә колагына кыскан килеш катып тора бирде.

– Китте, китте, китте, – дип типте Зәвилнең йөрәге. Берничә минуттан ул, ниндидер эчке сизенү белән шомланып, кунакханәгә йөгерде. Әмма Әлфирәне беркайда да таба алмады… булып калырга

 

Зәвил төне буе керфек какмады. Ә иртәгесен бөтен шәһәр буенча Әлфирәне эзләп йөрде. Ләкин кызны белүче дә, күрүче дә юк иде. Тәмам хафага төшкән Зәвил, иртәнге ашны аннан-моннан гына капкалап алганнан соң, әтисенең җиңел машинасына утырып, Тирәкле авылына китте.

…Әлфирәнең туган җире… Зәвилгә кинәт бу кырлар, бу тау, бу авыл бик-бик якын булып тоелды. Берничә минуттан зәңгәр «Москвич», җиңелчә генә тузан болыты күтәреп, авылга килеп керде. Юлның ике ягында да яшел чирәм өстендә тавыклар, каз бәбкәләре, бала-чага…

– Әй малай, Әлфирәләр йорты кай тирәдәрәк?

– Бырач Әлфирәме? – диде малай, борынын тартып.

– Әйе.

– Әнә теге яшел калай түбәле йорт. Әнә, әнә уңдарак, ясле артында.

Зәвил, малайга рәхмәт әйтеп, газга басты…

Ишек дөбердәткәч, болдырга өстенә озын сатин күлмәк кигән, башына кардай ап-ак яулык бәйләгән карчык килеп чыкты. Күзләре нәкъ Әлфирәнеке – шомырт кара. Чәчләре генә ак. Карчык елаган идеме, авырый идеме, – һәрхәлдә, Зәвилгә ул кәефсез күренде.  

– Әлфирәме? – диде карчык, ни өчендер гаҗәпләнеп. Аның җыерчыклы йөзе тартышып куйды. – Әйе, мин аның әнисе. – Карчыкның йөзе тагын тартышты. – Әллә ни генә булды инде мескенемә, гел нигәдер кабаланды, гел нигәдер ашыкты, – дип сузды карчык, беркавым тынып торгач. – Төн уртасында кайтты да иртә белән китеп тә барды. Китәр вакыт җиткәч, менә шулай,– карчык куллары белән яңакларын кысып, эскәмиягә утырып күрсәтте, – бичаракаем, ишек тавышы ишетелгән саен сискәнеп китә… Тор әле берничә көн, дим – дәшми. Ни булды, дим – әйтми. Миңа бар сүзе шул булды: «Китәм инде, әни, сау бул». Бер генә дә тынычлап йоклый алмады шул, балакаем. Аңа карап, мин дә йокламадым… Тукта әле, син кем буласың соң?

– Кая китте, кайчан? – дип кычкырды Зәвил, кинәт ярсып, өзгәләнеп.

Карчык әстәгъфирулла дип артка чигенде. Аның Зәвилгә бик нык хәтере калды бугай: йөзе баягыдан да битәррәк тартыша башлады.

– Бүген дим бит инде, бүген. Иртәнге пароход белән… Өфедә дусларым бар, диде, бәлкем, шунда эшкә дә урнашырмын, диде.

– Уфага?! – Зәвил, башын игән килеш, җәяүләп, пристаньга төшеп китте һәм аннан җиргә тәмам караңгылык иңгәч кенә әйләнеп менде. Сукмак ташлы, яр астында су дегет кебек кара иде.

– Юк, кача алмассың, – дип пышылдады Зәвил, еракта аны үчекләп җемелдәшкән пристань утларына карап, – кача алмассың… кача алмассың.

 

Әмма Әлфирә качты.

Кайчаннан бирле дөнья бетереп эзләгән Әлфирәне Зәвил бары тик бүген, көтмәгәндә очратты… Нигә очратты, нигә күрде?..

Зәвил исенә килеп тирә-ягына караганда, аның янында кызыл мыеклы кеше дә, каршында Әлфирәләр төшеп калган пристань да юк иде инде. Ракета астыннан бөтерелеп чыккан аксыл су буразналары һәм сизгер акчарлаклар гына, кемнәндер шаркылдап көлгән, нигәдер үксеп елаган акчарлаклар гына озата баралар иде аны.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас