Чәчмә әсәр
24 Августа , 18:34

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. Хикәя

– Әлфирәнең күптәннән күз атып йөргән кешесе кичә туй ясады… Зәвилнең сүнеп барган өметен дөрләтеп җибәрде бу хәбәр, һәм ул тере күләгә, шәүлә булып тагын Әлфирә артыннан йөрергә кереште.

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. ХикәяФаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. Хикәя
Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Кыз күңеле. Хикәя

Зәвилнең Казанга барышы иде. Ракетага кергәч, мәһабәт гәүдәле диңгез офицерына елышып утырган бер кыз күзенә чалынды. Зәвил кулы белән йөзен сөртеп алды һәм Әлфирә дип чак кына кычкырып җибәрмәде.

Әлфирә сискәнеп китте, күзләреннән зәһәр очкыннар чәчеп, берничә секунд Зәвилгә карап торды. Тынычлангач, теләр-теләмәс кенә, ирен читләрен кыймылдатып куйды.

Офицер да, Зәвилгә карап, баш каккандай итте.

– Әлфирә, мөмкинме сине бер генә минутка? – диде Зәвил, калтыравык тавыш белән.

Әлфирә, ахрысы, ишетеп тә ишетмәмешкә салышты: офицерына карап, йомшак кына итеп нәрсәдер әйткән, куштанланып елмайган булды, аннары, аның куенына ук кереп, күзләрен йомды.

Офицер Әлфирәнең маңгаена тузгып төшкән чәчләрен сыйпарга керешкәч, Зәвил, тетрәнеп, каш астыннан гына Әлфирәгә күз сирпеде. Әлфирәнең йөзеннән әле һаман да мыскыллы елмаю күләгәсе китмәгән иде. «Сине эзлим бит мин, Әлфирә, кайчаннан бирле сине эзлим, инде җитмәгән җирем калмады, сине эзлим!» – дип кычкырып булмый бит монда… булмый. Нишләдең син, нишләдең син, Әлфирә? Мөмкин микәнни шулай? Ахрысы, мөмкиндер. Әнә ничек кылана белә бит ул… Ә тегесе тагын… Зәвилнең кинәт сикереп торасы, әлеге үз-үзеннән бик канәгать офицерның кулын Әлфирә иңеннән каерып аласы килде. Әлфирәнең ваемсыз йөзенә карап: «Беләсеңме син кем? Син урам кызы», – дип кычкырасы килде. Ул, чыннан да, сикереп торды… Торды да йодрыкланган кулларын кесәләренә яшерде. Беркавым нишләргә белми таптанганнан соң, авызына папирос алып капты; кесәләренә шап-шап бәргәләп, шырпы эзләде һәм, үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып, палубага чыкты. Бер-бер артлы берничә папирос тартып бетерде. Авызы тәмсезләнеп, күңеле болгана башлагач кына тартуыннан туктады.

Тегеләр ял итәргә бара иде, ахрысы: көлешә-көлешә, гарнизон турбазасына төштеләр. Йөзенә кара сауган Зәвил, сул канатка чыгып, алар күздән югалганчы, артларыннан карап калды.

– Иллә чибәр була да инде шул офицер хатыннары, – дип көлде Зәвил янында басып торган кызыл мыеклы берәү.

Зәвил әлеге кешегә акаеп карады.

Ул яңадан яр өстенә күз салганда, тегеләр күренми иде инде…

 

Сәер, бик сәер кыз иде Әлфирә. Танцыларга йөрмәс, егетләр белән чуалмас. Яшенле яңгыр вакытында сәгатьләр буе подъезд алдында басып торыр. Язга чыккач, бөре бүрткән агачларны беренче булып ул күрер. Елгада боз кузгалганын ул кайтып әйтер. Шомырт чәчәк атканны да студентлар беренче булып аның авызыннан ишетерләр…

Киң җилкәле, озын буйлы Зәвилгә, бөтен факультет кызлары күз төшереп йөргән бөркет Зәвилгә, бер генә кызның – әнә шул нәзек-өтек буйлы Әлфирәнең генә исе китмәде.

Ничәмә-ничә тапкыр үзенең хисләрен аңлатырга тырышты Зәвил аңа. Әмма Әлфирә тыңларга да, ишетергә дә теләмәде…

Ул җәйне Зәвилләр бөтен группа белән Идел буенда әле яңарак кына төзелеп беткән ял йорты өчен спорт мәйданы ясыйлар иде.

…Аяз иртәләрнең берсендә, йокылы камышларны сискәндереп, мылтык шартлады. Мең төрле төсләргә кереп җемелдәүче вак дулкыннар өстеннән шуып барган ак шәүлә кинәт туктап калды. Ничектер бер урында бөтерелеп, зурая башлады. Аннары бөтенләй юкка чыкты, һәм юеш комга канлы түше белән яраланган кош килеп төште.

Зәвил, ике көпшәле мылтыгын тоткан килеш, хәрәкәтсез яткан акчарлакка таба атлады. Акчарлак аяк тавышы ишетепме, җан ачысы беләнме талпынып куйды; башын калкытты, сыңар канаты белән бәргәләнә-бәргәләнә, су эченә тәгәрәп төште…

Шул чагында кайдадыр бик якында гына ярсулы тавыш ишетелде:

– Кансызның да кансызы икәнсең, Зәвил…

Зәвил ялт итеп әйләнеп карады: ташлы сукмакта өстенә зәңгәр кимоно кигән Әлфирә басып тора иде. Зәвилнең төшләренә кереп йөдәтә торган чем-кара чәчләре җил уңаена сибелә, калку күкрәге еш-еш тирбәлә, яшьле күзләре усал ялтырый.

– Син нәрсә?! – диде Зәвил, бер кызарып, бер агарып. – Син шул акчарлак өченме?!

Әлфирә берничә секунд күзләреннән очкыннар чәчеп торгач, башын иеп, палаткага кереп китте…

 

Шушы вакыйгадан соң Зәвил Әлфирәне эзәрлекләүдән беразга туктап торды. Әмма көннәрдән бер көнне коридорда аны Әлфирәнең иптәш кызы Гөлгенә туктатты.

– Зәвил, – диде ул, гадәтенчә чырык-чырык килеп. – Оныттың син безне. Әллә яңа ярлар таптың инде?..

Зәвил яшереп торуны кирәксенмәде. Күңелендә булганын әйтте: – Көлмә, ичмасам, Гөлгенә… Теге, таҗик халык җырында ничек җырлана әле?.. «Мин сарылдым таш кыяга – кымшанмады…» дипме?

Гөлгенә тирә-ягына ялт-йолт каранып алды да тавышын әкренәйтте:

– Ә хәзер кымшаныр, күр дә тор, кымшаныр, менә әйтте диярсең…

Зәвил, моны ничек аңларга дигәндәй, сораулы караш белән Гөлгенәгә текәлде.

– Берәүгә дә, хәтта Әлфирәнең үзенә дә әйтмим дип ант ит. Зәвил ант итте. Гөлгенә, аяк очларына басып, иреннәрен Зәвилнең колагына ук тидерә-тидерә пышылдарга кереште:

– Әлфирәнең күптәннән күз атып йөргән кешесе кичә туй ясады…

Зәвилнең сүнеп барган өметен дөрләтеп җибәрде бу хәбәр, һәм ул тере күләгә, шәүлә булып тагын Әлфирә артыннан йөрергә кереште.

Тамчы тама-тама таш яра, диләр, аннары әлеге хәбәр дә дөрес булгандыр, күрәсең – Зәвилнең мәхәббәт теләнеп, әрсезләнеп йөрүе, ниһаять, бу юлы кыз күңелендәге салкынлыкны эретә төште. Ул Зәвилне, чын күңеленнән яратып китмәсә дә, ничектер якын күрә башлады. Аннары егеткә тагын шул мәгълүм булды: Әлфирә тургай моңы сеңгән басуларны, яшел хәтфә болыннарны оныта алмый, төнбоеклы зәңгәр күлләрне, җиләкле аланнарны юксына, авылда ялгызы гына яшәүче карчык әнисен сагына икән. Әлфирәнең ышанычын яулаганда, болардан да бик оста файдаланды Зәвил. Имеш, ул, янында ак канаты – Әлфирәсе булганда, авыл җиренә генә түгел, җәһәннәм артына да китәргә риза. Тик Әлфирә эчкән суны гына эчсен, Әлфирә йөргән юллардан гына йөрсен, Әлфирә тавышын гына ишетсен…

 

Җәйге матур көннәрнең берсе иде.

Алар, Зәвилләрнең моторлы көймәсенә утырып, Зөя тамагы буйлап югарыга, Киек каз атавына менеп киттеләр.

Атауга чыккач, тирә-якта гаҗәеп зәңгәрлек, гаҗәеп киңлек ачылды. Бу урында Зөя бәләкәй-бәләкәй утраулары белән бихисап күп яшел кашлы көмеш балдакка охшый. Яр буйларында баһадир наратлар шаулый. Каеннар ефәк яулык болгый. Ә түбәндә карабашлар, камышлар тирбәлә…

…Зәвил башта дипломнары өчен эчәргә кыстады – Әлфирә эчмәде; аннары киләчәк бәхет өчен – Әлфирә эчмәде. Ә менә эшкә икесенең дә бер үк районга билгеләнүләре өчен кыстатмады. Чыраен сытып булса да, Зәвилне көлдереп булса да, ярты рюмка чамасы эчеп җибәрде…

Икесе дә бер үк районга…

Әле нинди районга диген?! Әлфирәнең туган якларына. Анда Әлфирәне биш елдан бирле карчык әнисе зарыгып көтә. Ниләр генә булмады шушы биш ел эчендә: сагынулар да, үкенүләр дә, борчылулар да… Ниһаять, барысы да артта. Алар, ике яшь табиб, ике романтик, авыл җиренә зәңгәр хыялларын тормышка ашырырга кайтып баралар… Бу атауда, бу көмеш елгада, йортлары моннан бәләкәй-бәләкәй мәрмәр тартмалар кебек кенә күренгән бу ак калада алар – фәкать узгынчылар. Башта кереп кенә чыгабыз дигән иде Зәвил. Әмма инде бүген икенче көн. Хәер, Әлфирәнең бөртек тә үпкәсе юк Зәвилгә. Ни өчен дисәң, бу калада Зәвилнең әти-әнисе, туган-тумачалары яши. Сагынгандыр Зәвил аларны. Әлфирә ялгыз әнисен сагынган шикелле өзелеп сагынгандыр…

Ашап-эчкәч, алар байтак кына сүзсез утырдылар.

Кояш яр өстендәге агачлар артына киткән, аның нурлары инде Әлфирә белән Зәвил утырган бәләкәй атауга төшми, ә бәлки, аларның баш өсләреннән үтеп, аръяк ярдагы Зөя тавын һәм шул тау өстендәге чиркәүнең ак манарасын яктырта иде. Бу күренеш күңелдә әллә нинди моңсулык уята, нигәдер үкендерә сыман. Зәвил кинәт кенә Әлфирәнең керфек очларында яшь ялтыравын күреп алды. – Әлфирә?! – диде ул, күкрәк тавышы белән, һәм, шулчаклы озак сөйләшмичә утыруы өчен, эчтән генә үз-үзен шелтәләде.

– Әлфирә, матурым…

– Нишлим соң, Зәвил, – диде Әлфирә, кызганулы тавыш белән, – беләм: син яхшы егет… Бәлки, ияләшеп тә китәрмен әле мин сиңа… Ә хәзергә дуслар булып кына йөрик, Зәвил, ярыймы?!

Шундый якын һәм шундый ерак иде Әлфирә бу минутта Зәвилгә. Әнә генә бит ул, бөтен чибәрлеге белән матур чәчәктәй балкып утыра. Һәм Зәвил бөтен йөрәге белән сизә: ул чәчәк мәңге аңа булмаячак. Мәңге. Шунда Зәвилнең күңеленә газаплы җыр сүзләре килде: «…соңга калсаң, ятлар өзәр аны…» Ятлар өзәр аны, ятлар… Зәвилнең бөтен тәнен ялкын чорнады, аңкаулары кипте, күзләрендә кыргый очкыннар ялтырап китте. Әйе, әйе, бүгенге көнне, шушы мизгелне ычкындырса, Зәвил гомер буе үкенеп яшәячәк… Нигә яратмый аны Әлфирә? Нигә ким итә?.. Юк, элеккеге садә, саф уйлар түгел иде инде болар. Хәзер Зәвилнең күңелендә ниндидер мин-минлеге, рәнҗетелгән кеше хисләре, үчле мәхәббәт тойгылары өстенлек итә иде.

Әлфирә, Зәвил күңелендәге үзгәрешләрне сизмичә, моңсу күзләрен зәңгәр офыкка текәп, тынып утыра бирде. Зәвил, дулкынлануын кызга сиздермәскә тырышып, сабыр-салмак тавыш белән, тагын сүзгә кереште: – Әлфирә, мин сине бүген үк үзебезгә алып кайтам, әти-әниләр белән таныштырам…

– Юк, Зәвил.

Ниһаять, Зәвилнең дулкынлануы тышка бәреп чыкты.

– Әлфирә, син барыбер минеке булачаксың, Әлфирә… Мин синнән башка…

Зәвил көчле куллары белән Әлфирәне кочып алды, аның алсуланып күпергән иреннәреннән, битләреннән комсызланып үбәргә кереште…

– Зәвил дим, Зәвил… Акылыңа кил, нишлисең?.. Син бит Зәвил… җибәр…

Тыелгысыз теләк белән ярсыган Зәвил мәрхәмәтсез иде.

Әлфирә иреннәрен тешләде, баш очындагы тал яфракларын чытырдатып кысты һәм үксеп елап җибәрде…

– Зәвил!..

Алар шәһәргә кайтып җиткәндә, инде караңгы төшкән, күктә, бер-берсен таба алмыйча йөдәгән юлчылардай, анда-санда йолдызлар җемелди, су өстендә теләр-теләмәс кенә, салмак кына ак томан йөзә иде.

 

Фото: Freepik.com

 

(Ахыры бар.)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас