Чәчмә әсәр
25 Августа , 04:35

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (36)

Кинәт Илгизәрнең аркасына шапкытып китереп суктылар. Үзен этәреп җибәргәндәй, читкә очканын сизми дә калды Илүзә. Ә Илгизәр бөтенләй аптырап туктап калды, нишләргә белми як-ягына каранырга, өйрәнгән гадәт буенча сакчыларын эзләргә кереште. Утлар яктырып алган вакытта Илүзә Эдикны күреп алды һәм шул минутта ук аңа каршы «ут ачты»: – Синдер дигән идем инде! Тәрбиясез! Бер гаепсез кешегә бәйләнгәнче, баганага барып бәйлән!

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (36)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (36)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (36)

(Дәвамы.)

16
– Сез мондагы кызларга охшамагансыз. Шәһәрдән кайттыгызмы?
– Маңгаема язылганмы?
– Аңламадым?
– Кайсы ягым белән охшамаганмын?
– Киемегез башка. Кыяфәтегез. Сез калганнар арасында ялгызлыктан интегеп басып торасыз. Клубка ялгыш килеп эләккән
кебексез.
– Ялгыш кына шул... Авылда тагын кая барасың инде? Бер
урын. Сез дә монда беренче кабат кергәнсез бит...
– Беренче кабат шул. Әмма бу авылда тоткарлануым озакка
булмакчы... Ә Сез?
– Мине, киресенчә, бу авылда бернәрсә дә тотмый!
– Родительләр юкмыни?
– Аларның миндә кайгысы юк...
– Рәхәт икән!
– Синекеләр артык тәрбиялидер?
– Мам интектерми. Пап үзәккә үтте әле монда...
– Нәрсә дип бәйләнә соң?
– Эшләрен миңа калдырам, ди. Бизнесын.
– Әй, тапкансың рәнҗер нәрсә! Миңа булсын иде синең
көекләрең!
– Нишләр идең?
– Рәхәтләнеп эшләр идем!
– Нинди һөнәргә укыдың соң?
– Техникумда укыйм, икътисадчы-бухгалтер булырга.
– О-о! Папның фирмалары өчен бик кирәкле кадрсың икән!
– Эшкә алырга уйлыйсыңмы әллә мине?
– Пап бу авылда завод төзелеше башларга кушты.
– Оһо!
– Шул эшне минем өскә ташларга уйлый...
– Шәп икән!
– Миннән булмас шул. Мин бит Америкада укыдым. Анда
бизнесның кагыйдәләре икенче.
– Ә мин булдыралыр идем. Ничек тә тырышыр идем әле!
– Җиңел уйлыйсың. Папның бер фирмасына йөреп карадым
инде. Бухгалтериясендә бер цифра да дөрес түгел кебек... Урындагы түрәләргә дә ярарга, налогларны да үзеңә авырлык китерми
җайлап түләргә, эшчеләреңә дә артыгын да бирми, аз дияргә
юл да куймый кыланырга кирәк. Өстәвенә, әллә кайлардан килеп
тикшереп китәләр: санэпидстанциясе, прокуроры, полициясе...
Буталчык! Эшне алып барырга вакыт та калмый!
– Әй, барыбер тырышыр идем әле!
Шәпле көйне талгыны алыштырды.
– Исемең ничек?
– Илүзә. Синеке?
– Илгизәр. Охшаш исемнәребез, кызык, – дип елмайды
да егет кызны кочаклап алды. Эндәшми генә селкенә башладылар. Шәһәр егетенең куенында килеш үзенә төбәлгән көнләшкән карашларны күзәтүе рәхәт иде Илүзәгә... Артыгын кыланганын чамаласа да, күзләрен йомып, егетнең иңенә башын салды.
Кинәт Илгизәрнең аркасына шапкытып китереп суктылар.
Үзен этәреп җибәргәндәй, читкә очканын сизми дә калды Илүзә.
Ә Илгизәр бөтенләй аптырап туктап калды, нишләргә белми
як-ягына каранырга, өйрәнгән гадәт буенча сакчыларын эзләргә
кереште. Утлар яктырып алган вакытта Илүзә Эдикны күреп алды
һәм шул минутта ук аңа каршы «ут ачты»:
– Синдер дигән идем инде! Тәрбиясез! Бер гаепсез кешегә
бәйләнгәнче, баганага барып бәйлән!
– Тәрбияле кешеләр белән сөйләшеп авыз әрәм итеп тормыйбыз! – дип теш арасыннан гына җавап бирде дә Эдик тагын
бер кабат, инде монысында йодрыгы белән, кунак егетнең күкрәгенә берне кундырды. Тегесе алдагысыннан ушын җыялмый басып торган җиреннән авып китә язды.
Музыка туктады. Утлар кабынды. Клубтагы бөтен яшьләрнең игътибары уртага юнәлде. Илгизәр:
– Кем... ул? – дип калтыранып кызга карады. Авырткан урынын ышкый башлады.
– Кем булсын? Авылның бер тинтәге! Сугышудан башкага
кулы бармаган бер юньсез! – Илүзә үзе Илгизәргә җавап бирде,
үзе Эдиктан очкын чәчкән күз карашын алмады.
– Әйтәм яхшыны тапкансың! Кыяфәте суга төшкән әтәч
кебек булса да, кесәсе калындыр? Сиңа шундыйлар кирәк дип
ишеткән идем... Бигрәк пар килгәнсез бит! Әй, чучело! Яхшы
булсаң, әйдә: тагын биеп кара әле! Медляк куегыз шәһәр кунагына! – Эдик аппаратура артындагы егеткә карап күз кысты.
Музыка агылды. Әмма кунак егет кымшанмады. Күкрәк киереп,
чалбар кесәләренә тыгылып көлеп торган Эдикка күтәрелеп бер
карады да, Илүзәгә борылып ишетелер-ишетелмәс:
– Әйдә чыгыйк... – диде.
Залдагы егетләр Эдикка кушылып шаркылдап көләргә тотындылар.
– Кызның биисе килә! Кызларның теләге закон! Бәлки
минем белән биерсез, «принцесса»? – Эдик мыскыллап сөйләнә-сөйләнә Илүзәнең алдына килеп басты.
– Өстеңә кара башта, – диде Илүзә теш арасыннан. – Майга
каткансың! Шул матаеңны сөйрәп гомер уздырудан артмыйсың
бит. Аз гына да развиваться итәргә, алга омтылырга уйламыйсың.
Бала-чага!
– Яхшырак киенгәч, олы-чага булдым дип хис итәсеңме? Син
минем турыда нәрсә беләсең соң?! Бу шәһәр малае турында бөтенләй бернәрсә дә белмисең! Развиваться иткән, алга омтылган
берәү! Шулай чиркангычка әйләндемме хәзер? Әйдә, биибез! –
Эдик Илүзәнең беләгеннән тотып үзенә тартты.
Һушын җыйгач, тынычланган Илгизәр Эдикның кулбашына
кулын куйды:
– Без чыгып бара идек. Сез комачаулыйсыз...
Эдикның көнләшү, кимсенү, нәфрәт тулы күзләре бер мизгелгә генә Илүзәне өтеп алды, үзәгенә үтеп кергәндәй булды. Кыз
коелып төшкән арада авыл егете борылып бар көченә кунакның авыз төбенә бирде. «Әй!» дип бер кычкыруы җитте, авыл
егетләре аңа кушылып Илгизәрне тукмый башладылар. Бу тарткалашны кызыксынып читтән күзәткән Линар иренеп кенә
кузгалып өемгә таба атлады. Балалар йорты аны сугышырга өйрәткән иде. Качкынлыкта эшсезлектән йөдәгән егет өчен бер
сугышып алу бәхеткә тиң иде: мускулларын бераз язгач кына
туганын өем астыннан сөйрәп алып урамга чыкты ул. Аннары:
«Сөйләшәсе бар!» – дип колагына пышылдады да якындагы
тыкрыкка табан өстерәде.

17
– Юк... Мин ышанмыйм! Нәрсә уйлап таптың син? Юләрдер син берәр төрле, маньяк... Кит! Яп авызыңны! Ышанмыйм! –
Илгизәр бакча киртәләренә тотына-тотына артка чигенде. Кычытканнарга абынып егылды, тагын торып, артка атлады. Ничек
тә моннан качарга тырышты. Ә Линар, туктарга да уйламый, аның
артыннан барып сөйли дә сөйли. Илгизәр колакларын куллары
белән каплады, борылып йөгерергә тотынды. Аны Линарның:
– Әллә кем булып кыланма! Син ул юләр! Күзеңне ачып кара
азрак! Кайтып көзге алдына бас: чәчең генә озын инде, башкача
бетеп миңа охшагансың. Мин абыең синең, Линар мин! Без –
Бикмурзин балалары! Ишетәсеңме: Бикмурзинныкы! Сине байга
саткан ул! Безне баштан ук сатып акча эшләр өчен генә таптырганнар! Син барыбер мине эзләп киләчәксең! Мин төнлә мәчет
эчендә кунып йөрим! Ишетәсеңме? – дигән сүзләре озатып калды. Качарга ничек кенә ашыкса да, күл буена җиткәч тә бу сүзләр
колагында чыңлап тора иде. Илгизәр бераз басып торды, онытырга, бу тавыштан котылырга тырышты. Киресенчә, башына әллә
нинди уйлар килеп керде, эченә яшерелгән әллә нинди үпкәләре
калкып чыкты, онытылган дип йөргән вакыйгалар күз алдыннан
үтеп китте. Башка малайлар мәктәптән чыккач үзләрен көтеп
торган әниләренең кочагына ташланалар иде. Илгизәр дә алар
белән бергә йөгереп бара. Тик өйләрендә җыештыручы булып
эшләүче Фина апасын күреп туктап кала... Әнисенең өйдә чагын
көтеп алып, сөеләсе килеп, янына барып утыра, беләгенә сарыла.
Ә тегесе: «Илгизарка! Мин ашыгам! Күрмисеңмени – бизәнәм
бит! Ә син комачаулыйсың! Фина! Ал баланы!» – ди дә, бәләкәй
куллардан каты итеп тотып алып, өстерәп бүлмәсеннән чыгарып
җибәрә... 8нче Март бәйрәмендә беренче тапкыр үз куллары
белән әнисенә атап язган открытканы кемгә бирергә аптырап
басып калганы... Тәүге кабат гашыйк булгач, әтисенә аңлатып
интеккәне, әтисенең мыскыл итеп көлгәне... Үзен кеше алдында
мактаганнары, яңадан-яңа уенчык ташыганнары, тик бер кабат
та итәкләренә утыртып, кочакларына алып сөймәүләре... Үсмер
елларында бу турыда күп уйланган, әрнегән, тормышының үзенә
ошамаган якларын үзгәртергә дә маташып караган вакытлары
исенә төште егетнең. Буш өметләре... Аның әтисе өйрәнелгән
тәртипнең бозылуын, проблемалар барлыкка килүне яратмый...
«Әллә дөресен сөйлиме бу йолкыш киемнәргә киенгән егет?»
Үзенең әллә кайчангы кимсенүләренә, беркем белән дә
уртаклашалмаган балачак үпкәләренә, бигрәк тә аларның вакытсыз исенә төшеп, таныш та булмаган яклаучысының сүзләрен
өскә чыгарып, үзен икеләнергә мәҗбүр итүләренә ачуы килде
Илгизәрнең. Болай да әтисенең пиар-кампаниясен алып бару
алымнары белән риза булмый, тарткалашкан яшь егеткә шул
җитә калды: тагын да ныклырак каршылык күрсәтү, аяк чалу,
үзенең карашларын исбат итүдән бигрәк әтисенекен инкарь
итү теләге кабынды. «Кызык итәм әле мин сине, папочка! Миңа
яздырган байлыкларыңа мохтаҗ кешеләр бар бит монда...»
Сакчылар аны көтеп тора иде, әлбәттә: якынайгач та тимер
капкалар ачылып китте. Зал тулы, бәйрәм итүче түрәләр таралмаган иде. Тик алар егет күңелендә булып үткән давылны, үзгәрешләрне күрерлек хәлдә дә түгел иде. Илгизәр дулкынлануын
басалмады, бүлмәгә килеп кергәч тә:
– Пап! Бер кызны эшкә алырбыз, булышырбыз дигән идең.
Таптым! Аңа нәкъ синең ярдәмең кирәк бүген! – дип әйтеп
салды.
– Шулаймыни? Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Яшьләрнең
кичкесе иртәнгә ярамый инде, җәмәгать, күрдегезме? – Рәшит
Шамилевич иркенләп, авызын ерып, кычкырып көләргә тотынды. Калганнар аңа кушылырга ашыкты. Илгизәрнең җитди йөзе
беркемне дә кызыксындырмады. – Әле генә минем пиар адымнарымны критика утына тотып маташа иде, хәзер үзе бер хәерчене эшле итәргә ниятли. Кайда таныштыгыз инде? Исеме ничек кызның?
– Клубта. Илүзә. Шәһәрдә техникумда икътисадчы һөнәре алам, диде.
– Иртәнгә Илүзә монда булсын! – дип, әтисенең бармагын
шартлатуы булды, урындагы җитәкчеләр ашыгышып: «Ярар!
Ярар!» – дип баш кактылар.
Бөтен игътибар түрәгә, аның әтисенә юнәлгән, ә ул кунакларны бүлмәнең икенче башына, сыйларга чакыра. Егетне ишетүче
юк иде инде. Аның турында шул минутта ук оныттылар, ул кергәч
тукталып калган җиреннән анекдотны дәвам иттеләр. Егет үзен
аларның аяк асларында буталып йөргән песи баласы кебек хис итте...
Илгизәр төне буена йоклый алмады. Кәрәзле телефон да
онытылырга ярдәм итмәде бу юлы. Үрсәләнеп ята-ята таң аттырды. «Ничек Бикмурзинныкы? Аның монда нинди катнашлыгы
булсын? Аның хатыны, кызы бар бит. Диләрә... Әтинең мине
Диләрәгә өйләндерергә дә исәбе бар иде. Ә үзе Бикмурзинны
артык өнәп тә бетерми шикелле. Аңламыйм. Бәлки, Фина апа
беләдер?» Шул бер уй башында әйләнде дә әйләнде Илгизәрнең. Бикмурзин турында бар белгәннәрен исенә төшерергә
тырышты. Бәләкәй чактагы хатирәләре өзек-өзек, аннары –
бушлык. Америка. «Үзләреннән аерып еракка җибәрүләре дә...
Фина ападан башка сагынып елаучы да булмады. Хәл сораучы да.
Акча түләнгән, эш беткән». Илгизәр әти-әнисенең әлегә кадәр
күнегеп кабул ителгән кыланышларын гел кире яктан күрә башлавына үзе дә аптырады. Аның өчен Линарны, аннары беренчегә
күргән урам кешесенең коткысына бирешкән үзен гаепләде.
Әмма уйларын шул юнәлештән бора алмады. Торып утны кабызды. Ашыгып көзге алдына барып басты. Бөдрәләнеп торган чем
кара озын чәч. Кара кашлар. Әлегә кадәр ялкау, сүрән карашлы
кара күзләрдә ут яна. Бу яңа карашта югалып калу да, курку да,
нәфрәт тә бар. Нечкә иреннәр кысылган. Чәчен кырдырып ташласа... «Әллә чынлап туганбызмы? Охшашлык бар да кебек...»
Әтисенә үзен борчыган сорауларны бирәсе килде. Тик аяк астында уралган песи баласыннан да мескенрәк хәлдә каласы килми
иде. «Әйе, дөрес, син минем улым түгел», – дисә? Бикмурзинны
күреп сөйләшим микән әллә? Чынлап та, сатты микән мине?
Үзеннән түбәннәргә эндәшкәнне, алар белән сөйләшеп торганны әтисе хупламый, анысы хак. Белгертмәсә генә инде... «Тукта,
тукта... Бикмурзинның бугазыннан алдым, диде түгелме соң
«абый» кеше? Димәк, ул белә булып чыга бит! Минем турыда да
белә микән?»

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (36)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (36)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас