

2026 елның 1 сентябреннән гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күргән эшләүчеләр түләүле ял көне һәм хезмәт хакын сакламаган бишкөнлек отпуск алу хокугына ия булачак. Тиешле федераль закон РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясендә.
Хезмәт кодексына 186.1 нче яңа маддә кертелә, шулай ук «административ» отпусклар бирүне җайга сала торган 128 нче маддә төзәтелә. Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова аңлатканча, сүз гадәттән тыш хәл зонасында калган йортларда чынлыкта яшәүче һәм шуның нәтиҗәсендә милкен югалткан эшләүчеләр турында бара.
Мондый хезмәткәрләр алачак: