Чәчмә әсәр
24 Августа , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (35)

Өендә аны тынлык каршы алды. Бәләкәй якның идәннәренә баскан саен шыгырдап колакны ярып яңгырап тора хәтта. Ишек уемыннан зур якка күз салды: җыелмаган өйнең түрендә, борынгы караватта әтисе белән әнисе йоклап яталар. Аптырап китте. Әнисе чирлемен дип сызлана-сызлана өй эчендә булса да йөри, ятып торса да йокысызлыктан интегә иде бит.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (35)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (35)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (35)

(Дәвамы.)

– Тургайга дидем бит инде. Шунда тау башында төшерсәгез,
җәяү дә күп калмый инде.
Илүзә шоферга башкача сүз катмады. Әйләнә-тирә табигатьне беренче күргән кебек күзәтеп кайтты. Яшеллекнең соңгы
көннәре. Ямьле җәйнең иң кадерле чагы. Тиздән сентябрь. Юл
буендагы басу өсләренә тезелгән салам өемнәре кояш нуры
астында сап-сары булып күзнең явын алып торалар. Сирәк кенә
каршыга элеваторга икмәк ташучы йөк машиналары очрый.
Тузан туздырып ашыгып узалар. Юл читендәге үләннәр кап-кара
булган. Җитди кыяфәт белән башларын югары күтәреп юлны
казлар кисеп чыга. Ашыкмый гына басудан басуга күчәләр. Машиналар туктап аларны уздыра. Симерүләре җиткән, бер яктан
икенче якка кыйшаеп атлыйлар. Юлдагы тузан катламында аяклары бата. Көн бөркү. Бер яфрагы селкенмәгән урман, тынып
калган басу өсләрендә эссе бу асылынып торган сыман. Бәләкәйдән таныш, җанга якын күренешләр. Сагынган икән бит туган
ягын. Беркая да чыгып йөрми үскәч, читкә өйрәнелмәгән. Шул
урыннардан да кадерлерәк җир юк кебек. Сагынган икән шул...
Яшәргә тырмашып кына бу турыда уйламаган. Илүзә машина
туктагач та ишеген ачып сикереп төште, шоферга кул гына болгады да авылына таба атлады. Туган нигезенә җиткәндә генә адымнары акрынайды аның. Череп җиргә чүккән абзарларының
читенә сөялеп өйләрен күзәтте. «Бәләкәй чакта, сөт урлап кайткандагы кебек. Әле мин бур да түгелмен. Өстемдә дә, кулымда
да үзем эшләп алган әйберләр. Тик барыбер керергә куркыта.
Үз йортымда качкын кебекмен. Тәгълимә апа күргәләгәнче... бәлки танымас та әле, шәһәрчә киенгәнмен», – дип уйлап, кара
күзлеген маңгаеннан күзләренә төшереп куйды да туган
йортының капкасын ачты Илүзә.
Өендә аны тынлык каршы алды. Бәләкәй якның идәннәренә
баскан саен шыгырдап колакны ярып яңгырап тора хәтта. Ишек
уемыннан зур якка күз салды: җыелмаган өйнең түрендә, борынгы караватта әтисе белән әнисе йоклап яталар. Аптырап китте.
Әнисе чирлемен дип сызлана-сызлана өй эчендә булса да йөри,
ятып торса да йокысызлыктан интегә иде бит. Нишләп көпә-көндез әтисенең куенына чумган? Кулыннан сумкасын да куймый
үтеп, әнисенең беләгеннән селкетеп карады. Тегесе нидер сөйләнде дә күзен дә ачып карамый әйләнеп ятты. Зур мич артындагы
үзенең караваты янына барып чишенеп киенде дә бәләкәйдән
җыештырып күнеккән өйне тәртипкә салырга тотынды Илүзә:
тәрәзә төпләренең тузанын сөртте, идәннәрне юып чыгарды, өстәл өстендәге савыт-сабаны чайкатты. Кулы өйрәнгән эшләрне
башкаруы рәхәт иде аңа. Иркәләнеп, яратылып үсү тәтемәсә дә,
үз мохите бит. Шунда бала чагы үткән. Ул вакытта көенечләре зур
кебек булса да, бүгенге тормышының манарасыннан караганда
ул чаклары рәхәт кебек тоела Илүзәгә. Башка рәхәтне белми бит...
Чәй куярга су юк иде. Тәгълимә апаларының йортына керер
хәле юк, көянтә-чиләген асып ерак коега йөгерде. Кайтуына өйдә
җәнҗал купкан иде. Әтисенең котырган тавышын ишеткәч, су
күтәргән көенә керми, ишек төбендә тыңлап басып торды.
– Тор, инәсе, сөйрәлчегең кайткан, ахры! Кара син аны:
яхшы сөяркә тапкандыр, киемнәре затлы күренә. Өстәл буш!
Акчасын урлап чыгып качкан әтисенә ник бер күчтәнәч алып
кайтсын! Әллә нинди «ыские» бардыр әле, тикмәгә генә кайтмагандыр! Тор, димен! – дип җикергәнгә иске караватның сиртмәләре сыкрый башлады. – Баш зыңкый монда! Кая әле бу
чикерткәңнең сумкасында акча-мазар юкмы?
Озак кына тавыш чыкмый торды. «Эзли, – дип уйлады Илүзә.
Күңелсез генә елмайды. – Барыбер тапмыйсың! Шулай итәреңне
белә идем. Китәрлек акчам да үзем белән, яшерелгән».
– Бер тиене дә юк мәлгуньнең! Бер әрәмтамак үстердек!
Башта ук әйткән идем мин сиңа корсагыңны алдыр дип! Бала
үстереп кем игелек күргән! Суырырга гына беләләр алар! Әнә
күршеләреңне кара әле: гомер буе бер кайгысыз егет белән кыз
кебек яшиләр. Пример ал дип әйттем мин сиңа! Бу сөйрәлчегең
тагын урлашырга, акча требовать итәргә кайткан ул, беләсеңме
шуны? Әти белән әни үзләре ничек яши дип уйлаган дисеңме
әллә? Шиш! Тордыңмы, юкмы? Чәй кирәк! Баш төзәтергә аракы
табарга иде тизрәк! Аякларымны уарга кирәк дип одеколон сора
Тәгълимә карчыктан! Тор, димен! Я сатарга берәр әйбер табыйк
та арткы урамга барып кайт...
Балага узган бер ялгышу төне өчен дә үзен адым саен битәрләп яшәгән Илүзәнең йөрәгенә «сөйрәлчек» сүзе барып кына
кадалды. «Ярый әле бала күтәреп кайтып егылмадым, башым
эшләде. Комендантка чынлап та рәхмәт укырлык. Балалар йорты
мең артык. Керергә кирәк! Киемнәремне бутый бугай. Сатарга
дип алса…» – Илүзә килеп керүгә хәшәрәт сүзләрнең ачыракларын яудырды әтисе. «Сөйрәлчек» иң җиңеле булган икән…
Аннары костюм өчен тарткалаштылар. Ата дигән бу хайваннан
куркып үссә дә, әле дә калтыравын басалмаса да, үз кулы белән
эшләп алган беренче киеме өчен теше-тырнагы белән көрәште
Илүзә. Күңеленнән сантый өмет белән яклау көтсә дә, торып
утырган килеш үзалдына сөйләнеп, карават астындагы әйберләрне тартып чыгарып, бутанып мәш килгән әнисе ягына
борылып-борылып караса да, тегесе кызын күрмәде.
– Исерекләр! Үзең эчүең генә җитмәгән, әнине дә өйрәткәнсең, ахры! Тукмап, мәҗбүри эчергәнсең, беләм мин синең кем
икәнеңне! – Тарткалашып хәле бетә башлагач, Илүзә түзмәде,
елар чиккә җитеп тиргәшергә кереште. Гаиләсендә берсүзсез
иң зур авторитет булырга өйрәнгән, каршы бер сүзне дә күтәрә
алмаган әтисенә шул гына җитте:
– Өтек! Молокосос! Яп авызыңны! Әтәңне өйрәтергә син
кем булдың әле ул хәтле?! Син гаепле аның алкашка әйләнүенә!
Урлашып чыгып китеп югалдың! Берәр кайтып хәлен белдеңме
табып, карап-үстергән ата-анаңның? – дип урам буйлап, яхшы
булып кыланып, сөйләп йөргән «әкиятен» кабатлап кызына
җикерде. Аракыдан сантыйланган күзләре нәфрәт уты чәчә иде ирнең.
– Син ул! Авызыңа бер сүз алсаң, шуны кабатлыйсың да
кабатлыйсың, беләм бит инде. Йөрәгенә төшкәнсең мескеннең,
чыдый алмый эчә башлагандыр, ишетмәс өчен. Кайтып та торасы
юк икән! Китер костюмымны! Китәм! Бүтән күрмәссез, котылырсыз, чынлап та! Үзәгемә төшкәнсең инде! Бер күрмәсәм дә
еламам! Китер костюмны! Ертыла күрмәсен, тартма! Алып биргән костюмың бармы әллә?! – Илүзәнең дә түземлеге беткән
иде, әйтәсен әйтте дә салды.
– Урланган акчага алынган ул! Ертылсын! Ялан өс булсаң,
китәлмәссең! Төзелешкә эшкә керерсең дә бурычыңны түләрсең! Бала-чага ата-анага бурычлы дигән сүзләрне сиңа өйрәтмәдемени Тәгълимә карчык? Ха-ха-ха!
– Планнарың зур икән! Көтеп тор менә! Башта син түлә миңа
бурычыңны! Карамаган көннәрең, тавыш-гаугалы йокламаган
төннәрем өчен! – беренче кабат елый-елый тиргәште Илүзә
әтисе белән. Ә әнисе аңа барыбер ярдәм итте: бутана торгач тапкан бәләкәй шешәне күтәреп борыныннан спирт эчә башлады.
Моны күреп калган әтисе сөзешергә барган үгез кебек тавышлар
чыгарып аңа ташланды. Илүзә шул арада тиз генә әйберләрен
җыйды да чыгып качты.
Елый-елый абзарда киенеп яткан җиреннән күрше апасы
кереп алды. Эндәшми генә елап туктаганын, юынганын көттеләр.
Ире белән икәүләшеп алдында карап утырып ашаттылар. Аларга
күтәрелеп карарга базнат итмәде Илүзә. Белә иде ничек балага
тилмергәннәрен, баласыз калуларына әрнегәннәрен. Мине дә
шуңа күрә яраталардыр инде дип уйлый иде бәләкәй чагында.
«Айнурны балалар йортында калдырганымны белсәләр... Сизәрләр кебек...» Тавыш-тынсыз гына ашады да ишек буена барды.
Ояла-ояла биек үкчәле туфлиләрен киде.
– Рәхмәт инде. Мин киттем. Исән-сау торыгыз! – дип кузгалырга ашыкты.
– Укуың ничек соң, балам? – дип сорады карт укытучы.
– Әйбәт. Тагын бер ел бар, – дип җавап бирде борылып карамый гына.
– Шәһәрдә калам дип хыялланасыңмы инде?
– Сез каян беләсез? – дип сорады Илүзә сагаеп.
– Эдик сөйләп торган иде. Утын ярып бирде җәй көне, – дип
җавап бирде укытучы.
– Картларга эшләп, эчәргә эзләп йөридер инде! – диде Илүзә
кырыс итеп.
– Гөнаһын күтәрер хәлем юк, балам. Эчәргә сорамады.
Бәлки, бездә андый нәрсә юклыгын беләдер. Акча да алмый. Ел
саен булыша, абыең картайды бит. Якын күреп ярдәмләшәдер.
Китмә, балам. Монда кал. Авылда да тормыш бетмәгән... Шәһәрдә
җиңел булыр дип уйлыйсыңмы?
– Булмас та соң. Мин монда кемгә кирәк, Тәгълимә апа?
Бөтен «матур» сүзне ишетеп чыктым өйдән. Кайда торам, монда
кайтсам? Кайда эшлим? Юк, мин китәм. Ничек тә шәһәрдә урнашырга иде. Анда идән юсаң да, аз булса да акча түлиләр. Авылда
идән юучы эше дә юк хәзер.
– Авыл бетсә, әйләнеп кайтыр урыныгыз калмый бит! Их,
яшьләр! Ичмасам, Гайнуллинның да рәте булмады. Таратты колхозны. Дүрт гаилә чыгып китте быел читкә. Яшьләр. Эдик та
әрни: әтисенең гомере шунда салынган бит. Беркемгә бернәрсә
кирәкми. Байлар дача төзер өчен матур урын гына булып калыр
микәнни Тургай?
– Төзи башладылар инде... – дип сүзгә кушылды әлегә кадәр дәшми торган Фәтхи. – Башын катырма баланың, Тәгълимә.
Ул кайтып нишләсен? Безнең баш җитә торган, без үзгәртә
торган эшмени? Илүзәгә шәһәрдә дә тормыш җиңелдән бирелмидер. Безгә кайтып йөре, кызым! Бәрәңге бар. Яшелчә-җимешне үстердек, картайсак та тик тормыйбыз. Алып китәрсең
ашарыңа.
Илүзәнең күңеле тулды. «Их, барын да сөйләп бирергә иде
Тәгълимә апа белән Фәтхи абыйга! Аңламаслар шул!»
– Сау булыгыз! – диде ишетелер-ишетелмәс. Ишегалдына 
чыгып баскач, яшьләрен сөртте. Туган өенең тәрәзәсенә күз салды. Пәрдәләре тартылган. Капкадан чыксам, күрерләр дип,
үкчәләре белән бата-чума бәрәңге бакчасы аша йөгерде. «Уңганнар, һич тик тора белмиләр. Бәрәңгеләрен алырга да өлгергәннәр». Үзләренең ягына карамый булдыра алмады. Әнисе белән
әтисенең бакчасында үзе буе үлән иде. Әллә бәрәңгеләрен казып
алмаганнар, әллә утыртып та тормаганнар.
Олы юлга чыккач, кире борылды ул. Эдикны күрми китә
алмый иде...

15
Линар авыл тирәли йөреп арыды. Ачлыктан йончыды. Кунарга
урын тапмый интекте. Көндезләрен урманда качып тора да, караңгы төшкәч Бикмурзин йортын күзәтерлек якынга килеп поса.
Төзелеп бетмәгән мәчеткә барып бер-ике сәгать йоклап ала.
Юньле киеме дә юк. Төннәр дә салкынаеп китте. Көндезге эсседән
соң өши башлады. Эшсезлектән дә бизде. Шәһәргә кире китәргә
уйлаган, Бикмурзинга үзенең йөзен ачуына үкенгән чаклары
күп булса да, туганын күрү теләге зур иде, – түзде. Бар белгәнен
аңа сөйлисе килә иде. Нинди максат белән икәнен үзе дә төгәл
генә белеп бетерми. Аның рәхәттә яшәвеннән көнләшеп шул
түгәрәк дөньясын җимерү өченме? Үзе белән бергә Бикмурзинны
күрә алмаучы иптәш кирәк идеме аңа? Әллә бу куркыныч серне
кемгә дә булса бары тик сөйлисе генә килә идеме?
Туктаусыз түбән тәгәрәгән кебек хис итә үзен Линар соңгы
вакытта. Кемгәдер тотынып, ябышып каласы килә. Кемнеңдер
килеп, бөтен гаепләрен кичереп, аңлап, кыенлыкларыннан аралап, үзе артыннан ияртеп алып китүен өмет итә. Ул «кемдер» еш
кына күз алдына сабыр карашлы, тыныч холыклы Ирина булып
килеп баса.
Качкын булу ялкытты Линарны. Буш вакыты күп: беркемгә
бәйләнергә, беркем белән сөйләнергә җае юк. Көне узмый.
Уйландыра. Әле сары йортта әнисенең елавы, әле Нәзирәнең
ялкын эчендә акыруы, әле Бикмурзинның тук йөзе килеп баса
күз алдына. Авыр уйларга чумарга яратмый, аларны куарга тырыша, юк-бар шөгыль табып көн уздыра. Балалар йортындагы бернәрсә өчен көймәгән, бернәрсә өчен җавап бирмәгән җиңелҗилпе яшәгән көннәрен сагына. Яшәвен шул килеш кенә дәвам
итәргә тели. Тик бөтен куркулары, үзе белән канәгатьсезлекләре
төнлә чыга: манма тиргә батып кычкырып уяна, курка, бер урыннан икенче урынга күченеп чабып йөри. Тынычлана алмый интегә. Таңга таба йокымсырап китә дә, манма су булып, бәвеленә чыланып уяна. Көндез чыгарга ирек бирмәгән, юл тапмаган куркуларыннан төнлә бушана... Малай чактагы яман гадәт яңадан
кайтып интектерә аны шулай, түбәнсетә...
Могҗиза гына булмый да булмый: түбән тәгәрәгән тормышын
килеп авызлыклап алучы юк. Эшлим дисә, көче һәм уңганлыгы
җитәрлек, җитезлеге бар, кирәген таба белә, чит-ят кешеләргә
дә ошарлык мөлаемлеге бар. «Әрмәннәр янында рәхәт иде лә
ул: ашарга эзлисе түгел, кулга кергән акча вак-төяк алырга җитә
иде», – дип уйлап ала еш кына. Тик Бикмурзин исенә төшү белән
бөтен күңелен кузгатып, актарып, эченнән күтәрелгән нәфрәт
барысын да оныттыра: куркуларын да, кыенлыкларын да, төнге
хәлләрен дә. Мунчадагы халәтен кабат-кабат кичерә. Күреп бугазыннан алсам, бәлки, үтәр, котылырмын бу уйлардан дип өметләнгән иде бит. Юк, үтмәде, онытылмады, кимемәде дә. Артты
гына. Яңадан шул күзләрнең куркуын күрәсе килә, муенына
тырнакларын батырасы, үзенең кимсетелгән язмышы өчен үчен
аласы, чучка кебек симергән ирне ботарлап, таптап ташлыйсы
килә! Уйлаган саен нәфрәтен тотып торуы, качып йөрүе авыррак
була. Тешләрен кысып чыдый бу хискә егет. Аның саен вакытны
тизләтәсе, туганын күрәсе, аңа белгәннәрен сөйлисе, әлеге хәленә
нинди дә булса ачыклык кертәсе, әти тиешле кешесеннән үчен
аласы килә Линарның.
Бикмурзин йортының капкасыннан чыккан шәһәр егетенең
кемлеген аңлады Линар. Соңгы тапкыр күрүенә хәтсез вакыт
үтсә дә, таныды ул аны. Илгизәр артыннан сакчыларның иярмәвен дә шәйләде.

(Дәвамы  бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (35)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (35)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас