Чәчмә әсәр
26 Августа , 03:55

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (37)

«Их, әти! Үзең генә дөнья тоткасы кебек чаптың да чаптың шул. Менә үлдең. Барыңны-югыңны да белмиләр хәзер. Эзең дә юк. Әйтерсең яшәмәгәнсең дә... План тутырам дип нервыларыңны, йөрәгеңне бетергәнче, шунда мине тәрбияләгән, укыткан, ичмасам, үзең белгәннәргә өйрәткән булсаң, бүген гөрләтеп синең эшеңне алып барыр идем. Син дә кабереңдә тыныч ятар идең, мин дә исемеңә тап төшермәс идем. Ә болай кыен... Кайсы баштан башларга да белеп булмый... Эшлисе дә килә...» Уйлана-уйлана мотоциклында басуга җилдерде егет...

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (37)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (37)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (37)

(Дәвамы.)

Соң гына йоклап киткән Илгизәр уянганда пиар-кампаниянең
чираттагы адымына бар нәрсә дә әзер иде: китәргә дип юлга чыккан Илүзә Бикмурзинның өенә алып килеп бастырылган, телевидениедән төшерү төркеме килгән һәм алдагы сәхнә күренешенең сценариен төзегән, кирәкле кешеләр кисәтелгән иде. «Илүзәне
табып та өлгергәннәр... Димәк, клубтагы сугыш турында да ишеткәннәрдер...» Әтисе баскычтан төшкән Илгизәрне күргәч тә планнарын игълан итте:
– Барыбыз да мәктәпкә барабыз. Анда укытучылар коллективы безне көтеп тора. Төгәл сценарий буенча гына сөйләшәбез.
Артык сүз кыстырмагыз! Киттек!
Мәктәп алдына халык җыелып өлгергән иде. Күбрәк олы кешеләр. Машинадан төшкәндә «Тәгълимә апа булмаса гына ярар
иде!» дип уйлап, Илгизәр артына яшеренеп кенә шул якка карады
Илүзә. Икәүләп килгәннәр. Аптырашып Илүзәнең йөзенә текәлгәннәр.
– Мин берни аңламыйм, – дип шәһәр егетенә эндәште кыз.
– Сиңа яхшы түләнә торган эш кирәкмимени?
– Кирәк.
– Шулай булгач. Аз гына артистланып алырга туры килер.
Түзәрсең, – Илгизәр үзенең тупас сөйләшүеннән үзе уңайсызланып, читкә карады.
– Мин укып бетмәдем ич әле!
– Уф! Пап җайлар әле! Шым гына тор!
Илүзә арыган, юнтерәгән егеткә ияреп туган мәктәбенә керде.
Әйләнеп кайтып аяк басмам дип ант иткән иде бит...
Яшьләр кергәндә, Рәшит Шамилевичны депутатлыкка сайлатыр өчен тәгаенләнгән пиар ролигын төшерү башланган иде.
Әлеге дә баягы Филария Ринатовна микрофонга ялкынлы телмәрен чәчте:
– Хөрмәтле Җиһангиров Рәшит Шамил улы – депутатлыкка
кандидатыбыз. Төзелеш өлкәсендә зур үрләр яулаган шәхес ул.
Сайлау программасында гаиләләрне ныгыту, яшьләргә сәясәттә,
эшкуарлыкта юл ачу кебек мөһим пунктлары бар. Белүегезчә,
күптән түгел безнең Тургай авылындагы хуҗалыкны да яшь
кадр җитәкләде. Эдик – мәктәбебезнең горурлыгы – әтисенең
эшен дәвам итүче. Уңышлар телик аңа! – дип җайлап китереп
үз баласын да кыстырырга онытмады укытучы. – Мәктәптә
яхшы белем алып та, бүгенге катлаулы заманда җәмгыятьтә үз
урыннарын табалмаган укучыларыбыз бар. Аларның киләчәге
безнең күңелләрне борчый, әлбәттә. Рәшит Шамил улы бу мәсьәләне үзенең игътибар өстенә алды һәм безнең яшьләребезгә
реаль ярдәмен күрсәтә. Шундый зур эшләре өчен аңа рәхмәт
әйтик, иптәшләр! – Тәмле телле укытучыга ияреп зал тулы
халык гөрләтеп алкышлады. Сүзне канәгать йөзле түрә үзе алды:
– Исәнмесез, хөрмәтле тургайлылар! Бик матур җыелгансыз, кәефегез көр, торган урыныгыз ямьле, хәтта авылыгызның
исеме дә матур! Бу авылда тәрбияле, тәмле телле... – Рәшит
Шамилевич борылып Филариягә эчтәлекле караш ташлап алуны
кирәк тапты, – уңган халык яшәгәнен ишетеп, күреп беләм.
Шатмын моңа. Яшь егеткә, Эдик... кем?
– Вилдан улы, – дип әйтеп җибәрергә ашыкты Филария Ринатовна.
– ...Вилдан улына алдагы эшләрендә уңышлар телим. Менә
шулай ук, форсаттан файдаланып, акыллы бер кызыгызга
булышырга карарым турында хәбәр итәм. Аның кебек яшьләргә
ярдәм кулы сузу – минем намус эшем. Авыр тормыш хәлендә
калган бу бала: әтисе эчә, әнисе чирле, алар аңа ярдәм итә алмый.
Барып бәрелер кешесе дә, акчасы да юк Илүзә Зөбәерованың.
Әмма сәләте һәм тырышлыгы бар. Ул икътисад техникумында
укый. Аны институтка укырга кертәбез. Кирәк икән түләрбез.
Укыганда стипендия белән тәэмин итәрбез. Фәкыйрьлек чоңгылында калган кызга мин эш тәкъдим итәм. Ул да үз чиратында
безнең баглаган өметләрне аклар дип ышанам. Әйдә, безнең зур
хезмәт гаиләбезгә рәхим ит, Илүзә! – Авызыннан баллар тамызды түрә. Илүзә кая барырга белмәде. Әйе, аның акчасы беткән
иде. Әмма ул үзен бөтен халык, бигрәк тә Филария алдында
фәкыйрь дип атауга әзер түгел иде. Әйе, аның әтисе, хәзер инде
хәтта әнисе дә эчә иде. Әмма бу турыда кычкырып сөйләүгә дә
әзер түгел иде ул. Түрәнең «әйдә»сеннән соң бер адым артка
чигенеп куйды. Артындагы Илгизәр, соңгы көннәрдәге кичерешләреннән соң зәһәрләнеп: «Тыңлама син аны, күпертә инде
ул. Аңа бит синең эшле булуың кирәкми. Телевизорда үзенең
изгелекле булып күренүе кирәк. Аның каравы, син эшле булачаксың. Әлегә шул турыда гына уйла! Җитәрлек эш хакын куйдырам
мин аңардан! Монысы минем эш!» – дип пышылдады, аркасыннан җиңелчә генә этеп җибәрде.
Әрнүләрен эченә бикләргә көче җитте Илүзәнең. «Бәлки,
язмыш биргән бүләктер бу. Түз!» – диде эчтәнге бер тавыш.
Күңелендә гарьләнү хисе кайнаса да, тез буыннары калтыраса да,
туры атлап, балкып елмаеп сәхнәгә чыкты. Түрәнең күзләренә
туры карап сузылган кулын кысты. Филариядән дә уздырып,
тәмле телләнеп рәхмәт әйтте. Аларны төрле яклап видео һәм
фотокамералар төшерде. Ялт-йолт килеп торган утлар арасында
Илүзә белән Филариянең дә карашы кисеште. Нәфрәтенә чәчәп
басып тора иде әле генә камералар алдында май кояшы кебек
балкыган укытучы. Ә түрә сайлаучылары алдында «яхшатлануын» дәвам итте:
– Улым Илгизәр яңа гына чит илдән укып кайтты. Без Тургайда завод төзүне планлаштырабыз. Ягъни сезгә, авыл халкына,
яңа эш урыннары булдырачакбыз! Улларыгыз, ирләрегез моннан
соң интегеп себер юлында йөрмәс, туганнар! Завод тиз арада
төзелеп сафка кертеләчәк. Мин моны үземнең шәхси контролемә
алам. Америка һәм Русия икътисады белгечләренең тандемына –
яшьләргә – Илгизәр белән Илүзәгә тапшырабыз бу җаваплы
эш участогын! Уңышлар Сезгә!
Халык алкышлап кына да калмады, арадан бер әби: «Маладис, балакаем!» – дип кычкырды. Аңа калганнар да кушылды.
Канәгать кандидат телевидение хезмәткәрләренә камераларны
ашыгыч рәвештә халыкка борырга кушып ишарә ясады.
Бикмурзин Кала күле буендагы өендә Илгизәргә дә, Илүзәгә
дә яшәргә бүлмәләр бирергә мәҗбүр булды.
– Күрмәдең шул подружкаңны! Күрсәң – шаккатар идең!
Шәһәр бае эшкә алды үзен! Нинди яхшылыклары өчен тәтеде
икән аңа бу бәхет? Байның Америкадан кайткан чәчтеби малае
күзен дә алмый Илүзәдән! Икәү Тургайда завод төзиячәкләр, ди.
Вәт, беләсең килсә – бел! Бетте, җитте! Сиңа да өйләнергә вакыт!
Үзең әйтмешли, бартер: без үзебезнең яктан синең шартларны
үтәдек, хәзер синең чират, улыкаем! Бүген Бикмурзиннарга
кыз сорап барабыз! Ишетәсеңме, юкмы мине? Эдик, димен! –
Мәктәптән пыр тузып кайтып кергән әнисен тавыш-тынсыз гына
тыңлаган егет, төшке ашын ашап бетерми этәреп куйды да өстәл
яныннан торып ишеккә табан юнәлде. Бусагада яткан бензинлы-майлы киемнәрен киде. Аннары гына әнисенә күтәрелеп карады.
– Барырсыз, барырсыз. Ризамын. Минем эш күп әлегә.
Яңгырлар ява башлаганчы ничек тә күбрәк итеп туңга сөреп
калырга кирәк. Гайнуллиннан калган басуларда әллә ни икмәк
булмады. Ичмасам, алдагысын кайгыртырга иде. Кешечә... Басулар жәл, бетеп ромашка баскан...
– Нинди ромашка сөйлисең? Атаң кебек хыялыйланасыңмы
әллә син дә? Аллам сакласын! Башлы-күзле булу, яхшырак урнашып калу турында уйларга кирәк! Ташла колхоз турында сөйләүләреңне, яме! Шул Илүзә хәтле дә акылың юк! – Илүзәне
күреп болай да җене котырып кайткан Филария улын битәрлибитәрли артыннан чыкты.
– Мине түгел, үзеңне уйла син, мамулька! Никах кайчан соң?
Әллә Гайнуллиныңмулла булгач, сиңа отбой бирдеме?–Эдикның
рәис булдым имеш дип авызын үлчәп ачарга тиз генә өйрәнергә
исәбе дә юк иде. Гайнуллин район үзәгеннән бер төркем вазифалы кешеләрне алып килеп, сөяркәсенең малаен инде күптән
таралып беткән хуҗалыкка җитәкче итеп куюга иреште. Район
түрәләренә барыбер иде: тараласы таралып, таланасы таланып
беткән колхозны Эдик исеменә шәхси оешма итеп рәсмиләштерүгә каршы килмәделәр. Малтабарлыкны үстерү, туган җиренең
басулары өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга ниятләүче, әтисенең эшен дәвам итәргә теләүче яшь кадрга ышаныч белдерү
турында сөйләп халыкның колагына, урыс әйтмешли, «токмач
элделәр», яңа гына оештырылган «Вилдан» җәмгыятенә уңышлар
юрадылар да, булачак мулла әзерләгән аш-суны кызарып-пешеп
ашадылар да кирегә китеп тә бардылар. Армиягә барудан алып
калган кешеләргә кыш чыккан ике үгезне озатырга туры килде.
Фермада мондый эшләргә күптән күнеккәннәр иде, эндәшүче
булмады. Гайнуллин үзенең кирәкле кешеләрне таба белүе,
нинди зур ярдәм күрсәтүе турында тыкылдап Эдикның колак
итен ярыйсы гына кимерде кимерүен. Түзә белә икән үз алдына
максат куйгач, бер сүз дә каршы дәшмәде егет...
Әле дә артык сүз куертып тормады. Басуга ашыкты. Тракторын мәктәптә укучы малайга калдырып ашарга дип кенә өенә
сугылган иде. Килешүнең икенче өлеше турында күптән оныткан, дөресрәге әнисенең Диләрәгә кагылышлы сүзләрен чынга
да алмаган Эдикның кәефен кырды бу сөйләшү. «Кешедән өстен
булам дип, шул байлар арасында чуалам дип бөтенләй күзе
томаланган бит! Ул Бикмурзинның кызы белән мине – авыл
урамында йөреп үскән егетне янәшә куеп буламы соң инде?
Мин бит «грубиян»! Бер кочакласам, таралып төшәчәк ул назлы
принцесса! Әй, мамулька!» Илүзәнең клубта шәһәр егете белән
биегәнен күргәч тагын тынычлыгын югалтты ул. Кичтән башлап
аның турында гына уйлый да тора. Аерылган көннәреннән алып
күз алдына килеп йөдәткән рәхәт төннең кичерешләре бөтенләйгә кире кайтты: кыз исеннән дә чыкмый, үзе дулкынлана,
ярсый, кыза, көнләшә, әллә нәрсәләр уйлап бетерә. Янындагы
малай-шалайга да эләкте бүген. Өлкән буын механизаторлар
кайсы кая булып беткән. Ярты авыл себергә йөри. Алар акча тәмен сизгән хәзер, кире кайтмаячаклар. Еллар буена юньле эш
хакы күрми, аннары бөтенләй акчасызлыктан интегеп, кимсенеп
яшәгән ир-ат, ниһаять, үзләрен кеше итеп, гаилә башлыгы
дөнья тоткасы итеп сизә башлады. Шуңа аларга да ачуланып булмый. Туган җирне яратам дип, хатын битәрләвен тыңлап, күпме
ач утырып була? Аңлаган кебек аларны Эдик. Аңламаса да, барып
эшкә дәшәргә булдыралмас иде. Беренчедән, тыңламаслар дип
курка. Кайчан гына «ике дөнья, бер морҗа» булып трай тибеп
йөргән Эдикка кем җитди карасын? Эшнең бу ягын чамалый
егет. Авыл халкы арасында ихтирамлы, олы-олы абзыйларга
барып сөйкәлү оят әлегә аңа. Икенчедән, «ыштансыз» калган
хуҗалыкның ирләргә түләрлек акчасы юк. Кайчан булыры да
күренми. Аның өчен Эдикка бераз укырга, чутларга өйрәнергә
кирәк булачак әле… Авыл ирләренең, хәтта хатын-кызларының
калган ярты өлеше эчә. Аларын эшкә чакырмый да чараң юк,
чакырсаң да башыңа чир аласың. Бүген Эдик үзе кебек клуб тирәсендә йөргән егетләр белән иске техникаларны корып, җир сөреп
маташа. Әтисе исән чакта аның белән басуларда йөрмәвенә,
дөресрәге әтисе ияртерлек малай булмавына үкенә. Чөнки бик
аз белә ул иген үстерү турында. Таяныр кешесе дә юк әлегә…
Читтән карап торып ялгышларыннан көләчәкләр, анысын яхшы
белә. Бәлки киңәш итүчеләре дә табылыр. «Их, әти! Үзең генә
дөнья тоткасы кебек чаптың да чаптың шул. Менә үлдең. Барыңны-югыңны да белмиләр хәзер. Эзең дә юк. Әйтерсең яшәмәгәнсең дә... Яңа хуҗалыкка синең исемеңне бирергә теләвемне
белгәч, район үзәгеннән килүчеләр бер-берсенә карашып мыскыл итеп көлделәр. Күрсәң икән... бәлки аңлар идең дөрес
яшәмәвеңне... План тутырам дип нервыларыңны, йөрәгеңне
бетергәнче, шунда мине тәрбияләгән, укыткан, ичмасам, үзең
белгәннәргә өйрәткән булсаң, бүген гөрләтеп синең эшеңне алып
барыр идем. Син дә кабереңдә тыныч ятар идең, мин дә исемеңә
тап төшермәс идем. Ә болай кыен... Кайсы баштан башларга да
белеп булмый... Эшлисе дә килә...» Уйлана-уйлана мотоциклында басуга җилдерде егет. Трактор ватылып туктаган иде.
– Гусеница өзелде, Эдик абый. Таралды! Баядан бирле утырам! – дип каршы алды аны «яшь тракторчы».
– Утыр матайга, чап авылга, энем. Өеңә кереп йөрмә инде,
ашарга алып килдем. Паркка гына кер. Иске трактордан бер
башмак белән бер палец сүтеп алып кил. Рәтләргә кирәк тизрәк! – дип ашыктырды малайны Эдик. Тегесе, кулына матай
эләккәч, чапты гына.
Ә Эдикның үзенең уйлары һаман Илүзәгә әйләнеп кайтты.
«Ния кайткан соң ул? Әтисенең аны көтеп тормаганын аңлый
бит. Күпме вакыт кайтмаганнан соң... Эшкә урнашырга дип
түгел инде. Аның бит ничек тә шәһәрдә эләгеп каласы килә иде.
Бу Илгизәр эшкә алдырганмы? Ошатты микән әллә? Юк! Берсенә
дә бирмим Илүзәне! Ул минеке генә! Байлык дип алдануы гына
эчне пошыра. Байлар рәхәт яши, аларның бер проблемасы да юк
дип кызыга инде. Эченә керсәң, әллә нәрсәдер әле! Күреп сөйләшергә иде үзе белән. Тик арадан кара мәче үткән кебек: читләшә
ул миннән, ачулы. Нигә соң? Их, кирегә теге төнгә кайтасы иде!
Артыннан бер адым да калмый чыгып китәр идем шул шәһәренә!
Ул вакытны кире кайтарып булса, китәр идем. Курыкмасам. Әле
юк, китмим. Үзен кире кайтырлык итәргә кирәк иде!»
Эдик күзе талганчы авыл ягына карап торды: юк, күренмәде малай. Трактор тора. Сөрелмәгән, чәчелмәгән басуларның
иге-чиге юк. Гектар санын да белми, җир үзенчәлекләрен күз
алдына да китерми Эдик. Әллә күпме нәрсәгә өйрәнәсе бар. «Әллә
күтәрәлмәслек йөк алдым инде башыма? Әти кабердән чыкмас,
непутевыймалаена булышмас бит... Ния кирәк инде ул завод сиңа,
Илүзәү? Менә монда миңа кирәк синең ярдәмең! Минем кебек
«икеле капчыгы»на... Америкада укыганнар, акчалылар үзләре
дә тырышырлар иде әле. Әллә нинди заводлар төзесәләр дә,
халыкка файдасы булмас. Байларның бармак үзләренә кәкре...»
Басу читенә утырып күңеленнән генә Илүзәсе белән сөйләште
дә сөйләште егет. Җиңелрәк булып калды, ахры, дәрт белән
кузгалып авылына, яраткан авылына табан атлады.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (37)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (37)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас