

(Дәвамы.)
13
Бикмурзинның да күңелендә тынычлык юк иде. Соңгы атнада уйларының очына чыгалмый газапланды. Мунча «чабынудан» соң айнып, йөрерлек, башы эшләрлек хәлгә җиткәч тә
Линарны эзләтә башлады. Әәлегә кадәр тавыш-тынсыз,
бар нәрсәгә риза булып йөргән егетнең кинәт юкка чыгуына
барысы да аптыраганнар. Хуҗаның: «Кайда ул маңка? Китерегез
табып! Тиз, тиз кирәк!» – дип ярсуын күреп тагын да ныграк
гаҗәпләнделәр. Вак-төяк эштә йөргән Линарда аның ни хаҗәте?
Эзләгән булдылар. Дөресрәге, өйсез-гаиләсез егетнең иртәмесоңмы кире килерендә әрмәннәрнең шиге юк иде. Хуҗа ярсуыннан туктаса да, йөзеннән ачуы китмәде. Мина тулы басуда кебек
хис итте ул үзен. Линарның бүре карашы күз алдыннан китмәде,
усал сүзләре колак төбендә яңгырап торды. Маңка малай дип
акырынса да, белә иде ул аның шаярмаганын. Мунча ягына күзе
төшкән саен, куркуы яңарды Бикмурзинның. «Ачуы ташканга
охшаган иде... Әллә нәрсәләр китереп чыгармагае...» Уйлаган
саен, шик-шөбһәләре арта торды. Сакчылар авыл буйлап йөренделәр, үзләре әйтүенә караганда: «Бер тишекне дә калдырмадылар». Әмма егетнең эзенә төшә алмадылар. «Өстәвенә, менә
бу сайлаулары да... Рәшит Шамилевич тагын шул «американец»ны ияртеп килеп җиткән. Йөриләр эш күрсәтеп, ачуым да
килмәгәе! Барыбер сайларлар иде әле. Сайламасалар, сайлаган
ясыйбыз аны. Әллә нәрсәдән куркып-калтырап йөри шунда,
халыкка ярарга тырышып!» Юллары бер кисешмәсә дә, шул
Илгизәрне бер күрмәсә дә, риза булыр иде дә бит, нишлисең,
түрә белән эшләре уртак, язмышын үзе сайлады. Министрның
төзелеш компаниясе директорын гына юк итәр рычаглары күп
икәнен яхшы аңлый Бикмурзин. Тешен кысып түзә шуңа.
Адәмнәрнең аяклары үзеннән-үзе җинаять эшләгән урыннарына тарта, имеш. Үткәннәрендә бер тап та күрмәсә дә, яманлык кылдым дип уйламаса да, Радик та Тургайга кире кайтып коттедж салды бит. Ни өчен нәкъ шул авылда? Нәзирәнең һаман
монда яшәп ятуын да сизенә иде бит. Дөресрәге, үлгән хәбәрен
ишетмәгән иде. Эчке бер тынычсызлыгы бар иде, тыңламады.
Вилданны мыскыл итү теләге, аның алдында үзенең кемлеген
күрсәтү, йөзенә карап көлү теләге зур иде шул. Карт рәиснең
үлеменә генә түгел, үзенең тормышының җимерелүенә дә беренче адым ясадымы шунда? «Алла сакласын! Тфү-тфү! Әллә нинди
уйлар килә бу башка! Юләр! Бер маңкадан куркып утырам.
Ли-нар... Миннән туган нәрсәкәй... Кызык. Аны монда нәрсә тарткан соң? Дөньяга туган урынын – Нәзирәнең мич артын эзләп
килгәнме? Юньсез! Тургайга кайтып, нәрсә табармын дип уйлады
икән? Нәзирәнең өен дә ул яндырды микән? Кит әле... Булмас...
Минем әрәмтамакларның шаяруы булгандыр, эшсезлектән йончып беткәннәр бит. Кешене чебен урынына гына күрәләр: кушканны үтәп гадәтләнгәннәр. Ә Линар күрүен күргән Нәзирәне.
Әллә икесе берләшеп миңа каршы булганнармы? Малайлар төскә
дә бетеп Нәзирәгә охшаганнар. Зур әниләренә... Адәм страмы!
Бүре күзләр... Икесе дә кыргыйлар... Монысы да түрә атасына
буйсынмый чыгып китте бит әле. Ничек котылырга бу маңкалардан? Рәшит Шамилевич тиз генә китсен иде, кая кирәк. Комачаулый. Тагын завод турында гәп сата. Биздем... Нәрсә генә дип
төзенеп яттым менә шунда?!» Үз уйларына баткан Бикмурзин
кунакларын сыйлады, әмма аларның әңгәмәләренең бер сүзләрен дә ишетмәде. Үз хәле хәл, бик мөшкел иде. Билгесезлек борчыса да, эзләүләрен беразга туктатып торырга булды. «Бала-чага әле, озакка түзмәс. Ерак та китми ул: Илгизәрне эзли бит.
Табыштырасы түгел иде аларны... Рәшит Шамилевич белән бу
турыда сүз дә кузгата торган түгел. «Сайлаулар тыныч үтәргә
тиеш! Смотри!» – диячәк. Түрәләр вак-төяк һәм четерекле
мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткәнне өнәми... Линар Илгизәргә
минем турыда сөйләп өлгерсә, бетте! Авызын ябарга кирәк иде
тизрәк! Акча кирәк инде аңа, акча...» Радик зур бокалга тутырып
аракы салды, бер тын белән эчеп куйды. Күптән капканы юк
иде... Тәрәзәдән сакчыларга күз ташлады. Капка янындагы будка
тирәли йөренәләр. Тәмәке көйрәтә берсе. Аяк астында ташландык
песи баласы урала. Нәрсә эшли соң бу? Тәмәке төпчеген шул
мәхлукның борынына баса түгелме соң? Юк, боларда ышаныч
юк. Чылбырдагы эт кебекләр: ычкындырсаң, юлларында кем
очрый, шуңа ташланачаклар... Әйткән боерыгыңны да үзләренчә
аңларлар. Бизнеста төрле чаклар була... Мин дә акчаны яратам,
шул чыштырдык кәгазьләрнең кулга агып керүен тоеп яшәү
бигрәк рәхәт бит. Үзеңнең көчлелегеңне тоеп яшәү... Урыны белән
каты, кырыс булам, урыны белән – йомшак: кирәкле түрәнең
алдына гөлләр булып тамам, күңелен күрәм. Аллага шөкер, хәйләкәрлегем дә бар. Әмма кеше үтереп йөргән юк. Нәзирәнең
үлеме дә эчне пошырды. Бу маңка белән пычраныр хәлем юк.
Тик авызын ябарга кирәк. Борынына акча исе керсә, үчләренә
чәчәп йөргән чагын оныта инде ул. Аяк астында буталып йөрмәсен өчен, бәлки төрмә белән куркытырга кирәктер? Нәзирәне
син үтергәнсең дип бәла тагарга...»
Уйларына баткан Радик кунакларының шаркылдап көлүен
ишетеп кинәт айнып китте. Түрә аңа карап нидер сөйли иде.
Аңларга тырышып, якынрак барды.
– ...бәйрәм эшләргә кирәк. Халык та яратып кабул итәрлек
булсын. Радик Гаянович! Ишетмисез безне: мәчетне кайчан
ачабыз соң? – дигәнен эләктереп, аңлап калды.
– Сез кайчан дип әйтәсез, Рәшит Шамилевич? Кичә манарасын мендерделәр. Манарага менәргә баскыч эшлиләр бүген.
Ну, тирә-як панораманы карап ләззәтләнергә. Манарага тәрәзә
куябыз. Табигать күренеше, авыл панорамасы бик шәп анда, матур күренә... Мәчет әзер инде, әзер болай, – дип җавап бирергә
ашыкты Бикмурзин.
– Әзер булгач, җомга көнгә тәгаенләргә кирәк. Өч көн вакытыгыз бар: җитмәгән урыннарын җиткерегез. Минем «яшь айгыр» Сезгә ярдәмгә калыр, – калганнар түрәнең шаяруына ияреп
көләргә керештеләр.
– Эшлибез аны! Эшлибез, Рәшит Шамилевич! – дип ясалма
кыланды, ышандырды Бикмурзин. Әмма йөзендәге хәвефләнүен яшерә алмады.
14
Авылга кайтып килергә булды Илүзә. Аның дөньяда барын-югын белүче дә юк. Әтисе кызы турында уйламас, себердә
йөреп кайтадыр да алган акчасын эчәдер, Илүзәне хурлап әнисен
битәрлидер. Әнисе куркып, үзен жәлләп, мескенләнеп утыра
инде. Юк, алардан ярдәм көтми Илүзә. Үзенә карата битарафлыкларына бәләкәйдән күнегелгән кебек. Тик барыбер ниндидер хис шунда тартып тора. Үзенә файдасы булмаса да, анда
аның өчен көюче-янучы яшәмәсә дә, туган йорт бит ул: үзенең
барлыгын искә төшереп, артында ныклык барын, җиргә тамырлары береккәнен сиздереп тора. Туган нигезе, алама гына булса
да кайтыр урыны барга күрә, Илүзә үзен дөньяда ялгыз итеп тә,
мескен итеп тә тоймый кебек. Әнисенең хәлен белмәгәнгә дә
күңеле кыра. Тәгълимә апасы күреп тора бит, игелексез бала дип
уйлыйдыр. Күңелен кимергән шул кортны алып ташлар өчен генә кайтадыр кебек...
Автовокзалга барырга иртәрәк чыкты. Нияте балалар йортына
керү иде. Тәрбиячеләрнең кайсысы туры килер: Илүзәне жәлли
торган яшеме, яратмый торган картымы? Икесен дә күрәсе
килми... Карты, ахры, үзенең тормышының ялгышлары, җитмәгән яклары өчен Илүзәдән үч ала. Авыз эчендә ботка пешереп
мыгырданып, тиргәшеп, тирәли йөреп кенә тора. Инде өч ай
эчендә ишеттермәгән сүзе калмады. Яшь тәрбияче – яхшыдан-яхшы. Айнурны аңардан тартып алып булмый. Баланың үзен
яратуын, якын күрүен шул бер сәгать эчендә ничә тапкыр, ничек
кенә күрсәтми ул! Килеп китеп кенә йөргән әни кешедән өстенлеген татып, аны кыерсытып ләззәт аламыни! Айнурын бер
сөяргә, куенына алып кысарга аптырап кайтып китә Илүзә.
Улының көннән-көн үзеннән ерагаюын күрү авыр хатынга.
Балалар йортына кергәч тә директор бүлмәсенә үтте. Берсүзсез генә аның янына кереп, ымлап кына күрсәткән урынга акчасын куйды. Баланы башка гаиләгә бирмәгән өчен бүләк бу.
Килгән саен шулай кереп «хөрмәт күрсәтеп» чыгарга өйрәтте
комендант хатын. Бәләкәй балаларны еш алалар бит уллыкка.
Аннары кайдан эзләргә дә белмәссең...
Айнур яшәгән өченче катның ишек төбенә килеп баскач
бераз керә алмый тора Илүзә. Еш килә. Барыбер дулкынлануын,
йөрәгенең ярсуын җиңә алмый.
Яшь хатын сумкасындагы уенчык вертолетны, апельсин сутын
тагын бер барлап, тотып карап чыкты. Әйтерсең, алар төшеп
калырга, югалырга мөмкиннәр... «Айнур мине таныр микән бу
юлы? Теге дуамалның тавышы чыга, тагын ыргыла инде...
Айнур шуның алдында киреләнми генә килсен иде миңа, кыерсытуларын ишетмәс тә идем!» Илүзә тирән итеп сулыш алды да
акрын гына бүлмә ишеген ачты. Исәнләште. Аңа сәлам бирүче
булмады. Бүлмәдә басар урын да юк: яслеләр тезелеп тора. Һәрберсендә – сабый. Илүзә балалар арасыннан үзенекен озак кына эзләде.
– Айнур! Улым! – дип эндәшкәндә тавышы калтыранып
чыкты. Алдына асып куелган кызыл уенчыкка карап гүли-гүли
авызыннан төкерек агызган бала әнисенең тавышын ишетмәде
башта. Илүзә ясленең өстенә иелде, йомшак кына итеп сабыеның
күкрәгенә кагылды. Нәкъ Эдикныкы кебек кысынкы күзләрнең
карашы белән очрашкач та тамак төбендә торган төере яшькә
әйләнеп хатынның күзләренә тулышты. Еларга ярамый иде.
Авырлык белән генә тыелып, уенчыкны селкетеп шалтыраган
тавыш чыгарды. Баласы тешсез авызын ерып елмаеп җибәрде,
аякларын туктаусыз тибеп шатлыгын белдерде. Бергәләп озак
кына мәш килделәр, Илүзә сабыена алып килгән вертолетның
пропеллерын әйләндереп күрсәтте. Айнур яңа матур әйбергә озак
кына карап ятты. Аннары кинәт кычкырып елап җибәрде. Әнисе
аны кулына алып юатмакчы булды. Бала тагын да көйсезләнебрәк,
ямьсез тавышлар чыгарып акырырга кереште. Караса, асты
юешләнгән икән. Алыштырырга ползунки эзләде. Улының яслесенә чиста ыштан куелмаган иде. Күршедәге баланыкын алырга булды.
– Законны өеңдә урнаштырырсың! – дип күрше бүлмәдән
атылып чыгып, Илүзәгә әтәч булып кунды тавыш чыгуын көтеп
кенә торган тәрбияче.–Балаңны алып кайтып киткәч! Белдеңме?
Синең балаң гына баламыни, патшадан тумагандыр ич? Алланың
кашка тәкәсе кебек йөрисең монда киенеп-ясанып! Килгән саен
яңа кием! Ә баланы хөкүмәт карарга тиеш! Нәрсә дип монда
җәнҗал куптарасың? Ятсын асты юеш килеш, таза булыр. Сигән
саен алыштыра башласаң монда! Ыштан җиткерәлмәссең!
Артларыннан күпме тазартырга кирәк, аларны юатып утырырга
вакыт бар дип беләсеңме? А ну-ка, туктагыз акырудан! Ябыгыз
авызларыгызны! – Хатын күрше бүлмәдән зур кәрзин белән сөт
тутырылган шешәләрне күтәреп чыкты да балаларны кырын каратып салып, авызларына тыгып чыкты.
«Дуамал! Куйды көндәге «пластинкасын»! Хәзер туктатып
та булмас... Ничек тә каршы дәшми түзәргә кирәк. Миннән соң
Айнур аның белән кала бит...» Илүзә битләре буйлап тәгәрәшкән
тамчыларны күрсәтмәскә тырышып башын аска иде. Сумкасыннан апельсин суты чыгарды.
– Бирмә аңа апельсин суты! Ярамый! Теге килүеңнән соң да
аллергиясе чыкты! Белексез башыгыз белән бала табып җыясыз
да, кеше интектерәсез! – Дуамал хатын Илүзәнең кулыннан
сутны тартып алды да үзе белән алып китте. Илүзә үзен дә, улын
да ничек якларга белми аптырап калды, күкрәге буйлап нәфрәт
дулкыны күтәрелде. Аның ургылуын тыеп тору өчен күпме көч
кирәк! Талашып файда юк шул. «Аз гына көтәргә кирәк. Ничек
түзәргә? Нигә генә шул сутны алып килдем?» Айнур шешәдәге
сөтне бер шәптә имеп бетерде дә тынычланды. Уенчыкны онытып, әнисенә генә карап ята башлады. Илүзә баласын кулына
алды, кочагына кысты.
– Аз гына түз инде, яме, улым! Хәзер үк алып чыгып китәр
идем дә соң! Кайларга барырбыз соң? Өч урында идән юам.
Берәр бүлмә снимать итәрлек акча да эшләп булыр иде, мин өйдә
булмаганда, кем белән торырсың дип уйлыйм. Монда, ичмасам,
тамагың тук. Түз инде, мин сине барыбер килеп алам! Мин –
әннә! Әннә сине нык ярата, онытма, яме! Мин сине беркемгә
дә бирмим! – дип, баласының битләрен, чәчләрен яшьләренә
буйый-буйый пышылдады Илүзә. Кысып-кысып сөйде, үпте, тагын сөйде. Мыгырдана-мыгырдана аның тирәсендә каргашып
йөргән карт тәрбиячене ишетмәде дә. Улының йомшак чәчләрен
сыйпады, тагын үпте, битләрен сөртте, тагын күкрәгенә кысты.
Чак аерылып, кирегә урынына салды. Яралы кош кебек соңгы
көчләрен туплап ишектән тышка атылды. Баскычтан йөгереп
төшкәндә биек үкчәле туфли кигәне өчен үзен битәрләп бетте:
ничә кабат абынды, сөрлекте. Яшь каплаган күзләре, нәфрәт
томалаган аңы берни күрмәс хәлдә иде. Авылга яхшы киенеп,
башын горур күтәреп кайта, янәсе. Үз гомерендә беренчегә кигән
яхшы костюмында балалар йорты бинасының арткы стенасына
терәлеп үксегәнче елады яшь хатын. Килеш-килбәте – матур,
ә кыяфәте кызганыч иде аның. «Их, шул төн! Мин бит ялгышырга тиеш түгел идем! Улым! – дип өзгәләнеп пышылдады ул. –
Тиздән килеп алам. Аннары без гел бергә булачакбыз. Аны
минем ризалыгымнан башка беркемгә дә бирмиләр. Комендант
шулай диде. Аның ире юрист бит, белә законнарны». Илүзә
атнасына ике тапкыр барып аларның өен җыештыра. Бушка.
Комендантның «Котылырсың!» дигән сүзе Илүзәнең башыннан чыкмый. Килгән саен директорны «бүләкләп» торса да, баласын берәр гаиләгә бирерләр дип курка ул. Үзен-үзе юата, әмма
күңеле белән ышанып бетми. Кире килеп алалырмы баласын?
Бөтенләйгә калдырмаска көче җитәрме? Комендант әйткәнчә,
рәхәтләнеп йөрергә өйрәнмәс өчен еш килә ул монда. Бик авыр
булса да, сукмакны суытмый.
Автобустан төшеп авылына кайтыр якка барып баскач та, биек
үкчәле туфлиләре белән җәяү атларга туры килмәвенә сөенәсөенә, тукталган узгынчы машинага утырды Илүзә.
– Авылыгызда бәйрәм бүген! Начальство Бикмурзинның
йортында гулять итә. Үземнең шефны алырга барам. Әллә син
дә шунда барасыңмы? – Шофер ир яшь хатынга сынабрак карады. – Яраталар анда синең кебек тутый кошларны. Миңа да
берничә кабат шәһәрдән кайтканнарын сопровождать итәргә
туры килде. Эндәшмисең инде, ярар, кая барасың соң.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.