Җәмгыять
22 Августа , 12:24

Хатынын өйгә кертмәгән чаклары да булган

Лилия Муллагалиева гаилә серләрен блогер Олеся Леснаяга сөйләгән.

Хатынын өйгә кертмәгән чаклары да булганХатынын өйгә кертмәгән чаклары да булган
Хатынын өйгә кертмәгән чаклары да булган

«Минем өйдән чыгып киткән чаклар да, Илсурның өй ишеген ябып куеп, өйгә кертмәгән чаклары да булды», - дип сөйләгән гаилә кризислары турында блогер Олеся Леснаяга җырчы. Олесяның «Нәрсә өчен?» - дип соравына ул: «Башы китеп алганда», – ди кыска гына. «Аннан кайта идем инде. Сыер да ашап туйгач кире кайта бит. Тик мин эзләнеп йөрмәдем, шунда ук кайттым», - дип тә шаярта ул.

20 ел яшәгәннән соң, бу пар мөнәсәбәтләрендә үзгәрешләр булган. «Хәзер инде үзем аны бикләп куя алам, читлеккә», – дип көлә җырчы.

Бу гаиләдә дүрт бала үсә - бер кыз, өч малай!

Шушы көннәрдә Илсур Лилиягә яңа машина алып биргән.

Фото: Лилия Муллагалиеваның шәхси архивыннан.

Текст: Резеда Вәлитова.

Хатынын өйгә кертмәгән чаклары да булган
Хатынын өйгә кертмәгән чаклары да булган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас