Җәмгыять
22 Августа , 12:14

Бөтенрусия патриотик форумына гаризалар кабул ителә башлады

Форум «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм илнең барлык патриотик көчләрен берләштерү өчен масштаблы мәйданчык булып торачак.

Бөтенрусия патриотик форумына гаризалар кабул ителә башладыБөтенрусия патриотик форумына гаризалар кабул ителә башлады
Бөтенрусия патриотик форумына гаризалар кабул ителә башлады

Аның миссиясе  - Русиянең көче аның халыклары бердәмлегендә, тарихка, мәдәнияткә һәм Ватанны саклауга уртак өлеш кертүдә икәнен күрсәтү.

"Бөтенрусия патриотик форумы  –  безнең еллык җыелу ноктасы, анда без башкарылган эшкә йомгак ясап кына калмыйбыз, ә киләчәккә максатлар да куябыз. Ел саен ул Русиянең һәм чит илләрнең барлык төбәкләре вәкилләрен җыя – яшь активистлардан алып ветераннарга һәм геройларга кадәр. Без  патриотик тәрбиянең нинди булачагын безнең белән бергә билгеләргә әзер булган һәркемне көтәбез», – дип ассызыклады Роспатриотүзәк җитәкчесе Елена Беликова.

2026 елда Бөтенрусия патриотик форумы Русиянең барлык төбәкләреннән һәм чит илләрдән 4 000 нән артык катнашучыны берләштерәчәк. Монда иҗтимагый лидерлар, педагоглар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби инструкторлар, остазлар һәм актив яшьләр очрашачак. Чараның программасына эшлекле, атмосфералы һәм экскурсия өлешләре керә. «Патриот» милли премиясен тапшыру тантанасы үзәк вакыйга булачак.

Мәскәүдәге төп мәйданчыктан тыш, форум кысаларында киң колачлы төбәк программасы оештырылачак, ул Россия Федерациясенең 45 субъектын һәм 10 000 нән артык катнашучыны үз эченә алачак. Мәктәп укучылары, студентлар, патриотик клублар, беренчеләр һәм хәрбиләрнең гаиләләре хәрәкәте активистлары үз төбәкләрендә форумның бер өлеше була алачак. Алар өчен экскурсияләр, тарих буенча лекцияләр, Русия Геройлары һәм СВОда катнашучылар белән очрашулар, шулай ук иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен тәкъдир итү планлаштырылган. Төбәк программасы чаралары федераль тарихи һәм хәрби-тарихи музейлар, «Патриот» үзәкләре, Яшьләр йортлары һәм дуслык йортлары базасында узачак.


Гаризаны 2026 елның 6 октябренә кадәр «Русия яшьләре»  платформасында бирергә мөмкин: https://myrosmol.ru/events/e8b7a4d8-68f5-4a39-90cf-bfa67c95f35a

Бөтенрусия патриотик форумына гаризалар кабул ителә башлады
Бөтенрусия патриотик форумына гаризалар кабул ителә башлады
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас