

(Дәвамы.)
11
Төзелеш Линарны тиз ялыктырды. Эш авыр иде. Төзүчеләр
эссегә дә, яңгырга да карамый. Акча исен сизгәч, туктамый
төзиләр. Линар көнозын кирпеч, измә ташый. Кызу кояш астында
янып, арып вагонга кайта. Ашарга, эчәргә күпме телисең, бар –
шунысы әйбәт. Егет авылның бердәнбер күңел ача торган урынына – клубка да сирәк кенә бара. Кайнар ашны чөмереп, артыннан стаканы белән хәмерен эчкәч, изрәтә. Эш кешесенә йокы
кыйммәт. Линар бизсә дә, бәйләнеп куелган кебек, беркая китәргә дә ашыкмады. Юкка гына үткәннәрен эзләп килдемени ул
бу авылга? Аның гомеренең башы монда бит...
Бикмурзин эшчеләр белән озак аралашмый. Сирәк килә.
Шәһәреннән телефон аша гына күрсәтмәләр биреп ята. Мәчет
төзелеп бетәргә дә күп калмады. Нәзирәнең әйткәннәре колак
төбендә яңгырап торса да, берничек тә Бикмурзинга якын килә
алмый Линар. Соңгы килүендә прораб белән генә сөйләште дә машинасына утырып чапты. Үзенә
таба атлаган егеткә кул гына селтәде.
Ләкин Линар көтте. Үзенең сабыр була белгәненә үзе дә
аптырап көтте. Бикмурзинга әйтәсе сүзләрен, бирәчәк сорауларын күңеленнән кабатлый-кабатлый ятлап бетте. Туганының
кайдалыгын ул шул әти тиешле кешедән генә белә ала иде. Табасы килә идеме энесен? Аның белән очрашканнан берәр нәрсә
үзгәрәме? Бу сорауларга ул үзе дә анык кына җавап бирә алмый,
әмма көтә. Уңайлы вакытны көтә иде.
«Бикмурзин бер атнага өенә ял итәргә
кайта, район җитәкчеләрен җыеп бәйрәм уздыра икән», – дигән
хәбәр таралгач, Линарның йөрәге сикерә башлады. «Ничек җаен
китереп, икәүдән-икәү генә калырга? Кырку, хәтта куркыныч
кеше. Минем кебекләрне чүп урынына күрә. Нәзирәнең сүзе
дөрес булса, ул баласын кемгәдер саткан. Кемгә икәнен әйттереп
булыр микән?» Егет бу уйлардан дулкынлана, тик үзенең көченә
ышана. Ул да бит төшеп калганнардан түгел: балалар йортында
аны җиңә алучылар юк иде, усаллыгы да, җитезлеге дә бар.
Бикмурзин ялын киң колач белән оештырды. Эш тукталды.
Күл кашындагы йорттан кайтып керә алмадылар: көн
саен шашлык пешерделәр, мунча яктылар, әллә каян белешеп
кызлар табып китерделәр, илтеп куйдылар. Хуҗага ярарга дисәң,
аларга куш. Линарны да үзләре белән ияртеп йөрттеләр, акыл өйрәттеләр. «Хуҗаның кәефе бар икән, димәк, эшләре җай гына
бара. Алда яңа төзелешләр булачак дигән сүз бу. Аның заказларын
безгә үтәп торырга, акча эшләргә булсын! Йөгереп тор, малайка!
Зур мәсьәләләр мунчада чишелә!» – дип Линарга әле каен утын
ташырга, әле мунчага өстәп ягарга кушып җилтерәтеп кенә
тордылар. Ул бер эшкә дә карышмады: йомышларны үтәгәндә
хуҗаның гадәтләрен, йортның үзенчәлекләрен ятлап бетте.
Бикмурзинны көн саен мунча чаптылар. Иртәгә бәйрәм дигән көнне кунаклар
килеп тулды. Һәрберсен чабарга бер кеше куелды, кочак-кочак
утын ягылды, дистәләгән миннекләр парланды. Мунчада, өйдә,
йортта күңелле көйләр уйный, якты утлар яна, көнне-төнне аерган, сәгать санын, вакыт агымын чамалаган кеше юк. Чабынып
туйганнар агачлар ышыгындагы аерымалачыкка чыгып ял итәләр:
күңелләре нинди хәмер тели, эчәләр, кызлар алышынып тора,
уен-көлке, кәеф-сафа кору дәвам итә. Өлкәненең башы
әйләнеп киткәндә, кунакларның күзләре томаланганда, Линар
җаен туры китереп мунчадагы Бикмурзинны чабарга кереп китте.
Кесәсендәге нәзек тимер чыбыкны капшап куйды. «Кирәге чыгар!» Ләүкәдә сузылып төшеп яткан ярым исерек ирнең күзләре
йомык, авызыннан чыккан сүзләр аңлаешлы түгел. Болай да
кып-кызыл тәнен чабарга кушып җикеренә. Линар чүмеч-чүмеч
суны алып ташка тондырды, мунча эченә кызу пар таралды.
Миннекне таш өстенә куеп алды да җитез хәрәкәтләр белән
үзенә әти тиешле кешенең аркасын чаба башлады. Тегесе акырды-бакырды. Көчле тавышлы музыка астында бер сүзе дә ишетелерлек түгел иде. «Менә хәзер! Менә хәзер нәкъ вакыты!» Линар тәмам изрәгән, хәлсезләнгән ирнең өстенә менеп атланды, бугазына ябышып, башын артка каерды. Бер кулы белән кесәсеннән
тимерчыбыкны чыгарып, муеныннан әйләндереп тотты.
– Тавышыңны чыгарма! Бөтен сереңне дөньяга сибәчәкмен!
Уңышлы эшкуарның үз баласын сатып баеганын белеп калсалар, пиарларыгыз, матур сүзле спектакльләрегез юкка чыгуын
көт тә тор! Мин – синең ташлап киткән малаең! Линар мин!
Туганымны – Динарны кемгә саттың? Кайда ул? Шуны әйтсәң,
исән калдырам. Нәзирәне исеңә төшер... Яшисең килсә, сөйлә
тиз генә! Ну! – Линар Бикмурзинның муенындагы чыбыкны
ныграк кысты. Тегесе гырылдый башлады, күзләре әйләнеп
чыкты. – Ишек бикле, папочка! Ярдәм өмет итмә дә!
– Сссс-с... – дигән авазлар чыгарган Радикның тыны кысылды, гәүдәсе кинәт йомшарып китте. Линар чыбыкны ычкындырды, ирнең чәченнән умырып тотып, башын кыекка борды.
– Әйт! Кайда ул? Кемгә саттың?
Бүре күзләр Бикмурзинга текәлде. Радикның миеннән: «Нәзирәнең ут-карашы! Аны да бу үтергән димәк...» дигән уе сызылып үтте.
– Сатмадым. Юк, сатмадым мин аны, – диде чак кына тынын
алып. Гомере буена бу серне саклап, әйтерсең, ир үзе дә арыган
иде. Акланасы, үзенең бары килеп туган хәлләр корбаны гына
булуын, бала сатарга теләмәвен исбатлыйсы килеп китте. Көче
ташып торган, кискен хәрәкәтләренә нәфрәт хуҗа булган егеткә
каршы тора алмаячагын, алдашып котыла алмаячагын да аңлады
Бикмурзин. «Бу ерткычны күңелен елатырлык дөреслек кенә
туктата ала. Тормозларыннан ычкынганга охшаган...» – Сатмадым! Илтеп кенә бирдем!
– Мин әллә кемнәргә әллә нәрсәләр биргәнем бар. Тик кесәмдә бер тиен акча да артмады. Нигәдер синең кебек байый
алганым юк әле! Саткансың! Бүгенге рәхәт тормышың каян килеп чыксын! Кемдә ул? – Линар әтисенең муенын тагын тимерчыбык белән әйләндереп алды.
Ир башын селкергә тырышты. Тимерчыбык муенын кисеп
керде. Ярадан кан саркыды.
– Тимә! Әйтәм! Тик... сайлау алды кампаниясе бит. Син моны
беркемгә дә әйтмәскә тиешсең. Миннән чыкканын белеп калса,
бетте! Эшләр хөрт! Алар барыбер синең белән сөйләшә торган
кешеләр түгел. Белдең ни дә, белмәдең ни!
«Бәйрәм үтү белән юк итәм мин сине! Буең да җитми, үрелеп тә өлгерә алмаячаксың! Әллә кайчан башка бер вариант уйлап
куясы булган да бит алдашырга. Уема да кереп чыкмады шул!
Аз гына ялгышлык: тынычланып киттем, ахры. Башка бернәрсә
килми, сөйлим дә куям. Барыбер юк итәм, серләре белән бергә...
Артыгын белергә ярамаганын үзләштермәгән әле бу. Акылсызның
башы исән дә бит. Их, шул Нәзирә сүзен тыңлап мич артына
кергән мин сантый!» Радикның башы исәпләгеч кебек шәп эшләде, тик кирәкле сүзләрен генә тапмады.
– Байда ул, байда!
– Синнән башка да беләм байда икәнен! Хәерчедә булса эзләр
идем микән? – дип тешләрен кысып ирнең колагына ырылдады
Линар. – Сөйлә тиз бул!
– Бүгенге кунаклар арасында. Илгизәр ул хәзер, Илгизәр.
Министр малае...
Линар ләүкәдән сикереп төшеп, кызган ташларны чыжлатып
тагын пар салды. Бөтен ярсуларын, үчләрен, әрнүләрен кушып,
тешләрен кысып, җенләнеп, үзенә җан биргән кешене миннек
белән яра башлады. Әти булырга иренгән, вакыт тапмаган,
төшләренә кереп йөдәткән, тыныч яшәргә, бәхетле үсәргә ирек
бирмәгән кешене... Чын әтиләр кебек улына куян күчтәнәче алып
кайта белмәгән кешене...
12
– Рәшит! Мин Илгизәрне үзем белән алып китсәм инде? –
Гавай утрауларына чираттагы сәяхәтенә җыенган Света сумкасына вак-төяген тутыра-тутыра мәш килде.
– Ничек инде? Мин аны кайтканнан бирле кул арасына кертергә, эш белән кызыксындырырга тырышам. Бер нәрсәгә теләге
юк. Инде эшкә тотынды дисәм, тискәресен майтара да куя! –
Кәефсез түрәнең хатынының сүзләренә хәтере калды.
– Бераз ял итеп кайтыр дигән идем... – Сорану, үтенүнең
нәрсә икәнен белмәгән Света матур авызын турсайтып көзгегә
текәлде, чагу кызыл иннек сөртә башлады.
– Ял итәр өчен арырга кирәк башта! Мин аны нәрсә өчен
Америкада укыттым соң? Гаилә бизнесын алып барырга кеше
кирәк миңа! Үземә андый эш белән шөгыльләнү килешми. Сайлау
алдыннан бөтен тормышыңны тикшерәләр, энәсеннән җебенә
кадәрле. Еллык керемнәр кирәк имеш, янәсе дә халык кызыксына. Кызыксынмый ул: укый да шундук оныта. Бөтен оешманы
синең исемгә теркәп булмый бит инде.
– Уф! Синең телеңдә гел сәясәт тә сәясәт. Күңелсез кеше
син, Рәшит... – Хатын кыланып авырсулады. – Яшь бит әле ул.
Егерме яшьтә егетләр башында нинди җитди уйлар булсын?!
– Беләсең килсә, аның яшендә мине әллә кайчан тәртәгә
тыкканнар иде инде. Тукта әле: бәләкәй чагында якын да китермәдең баланы, кулыңа да алып сөймәдең, әле яклашасың. Салкынлыгыңны кайчан җылы хисләр алыштырып өлгерде соң әле? – Рәшит узган-барганда гына аралашкан хатынының йөзенә игътибарлабрак карады.
– Нинди хис? Әллә нәрсә сөйләмә әле, Рәшит! Син шулкадәр картсың: үткән гасыр кешесе кебек. Без бары тик бераз
вакытны бергәләп күңелле үткәрергә уйлаган идек. «Весело
провести время» дип атала яшьләр телендә. Син тырышып-тырышып «әти» ролен уйнадың, интегүеңне дәвам ит. Ә мин «әни»
булып кыланмадым, миңа җиңелрәк. Чит ил пляжларында аның
кебек, минем кебек кешеләр күп хәзер: юк-бар белән башны
ватмыйбыз, бәйләнешсез, җиңел генә яшибез. Очрашасың,
бергәләп күңел ачасың, һәм һәркем үз юлы белән китә. Без
обязательств! Илгизәр синнән бизде инде: без конца грузишь
парня! – Светаның да түземлеге бетте. Артык ачылып киткәнен
үзе дә сизде, ахры:
– Ярар, бу юлы озаграк тордым бугай: гомергә булмаганча
тиргәшә башладык. Үзеңә булсын малаең! Мин очтым, Рәшит!
По-ка! – Света, француз духиларының татлы исләрен калдырып, чыгып та китте.
«Очсаң, очарсың инде. Озакламый мин дә Мәскәү тарафларына барам. Гомер буе министр кәнәфиендә утыртмаслар.
Минем кебек тәҗрибәле сәясмәннәр хәзер депутат булып
Кремль залларында йөри. Сайлауларның нәтиҗәләре минем файдага булачак: монысында шигем юк. Минем кандидатурага өстәгеләр тарафыннан күптән «добро» бирелгән. Аңа кадәр артны
ныгытырга: төзелеш компанияләрен, кибетләр челтәрен, фирмаларны Илгизәр исеменә рәсмиләштереп бетерергә кирәк. Светлана белән минем гомергә банкларга салынган байлык да җитәчәк,
алар тик ятмый бит, процент чутлый. «Грузишь», диме? Гомере
буе яшьләрчә кыланып, яшьләрчә сөйләнеп йөрде бу Света, һич
картая белми. Ярар соң, ямьсез күренсәм дә көймим: соңыннан
аңлар, рәхмәт әйтер. Малайны тәртәгә тыгарга вакыт, аның дәртләнеп эшләр чагы әле». Түрә бер карарга килде, ахры:
– Фина! Илгизәрне кабинетка чакыр! Тиз керсен! – дип кычкырды да үзе ышанычлы адымнар белән эш бүлмәсенә атлады.
Илгизәр теләр-теләмәс кенә ишекне ачып, стенага сөялде.
– Улым! Торма шунда сәленеп! Син монда хуҗа кеше бит. Үт!
Өстәл артына утыр. Сөйләшик. Бала-чагалыгыңны ташларга
вакыт. Мин синең яшьтә хөкүмәт органнарында эшли идем,
кешеләр белән җитәкчелек итә идем. Шундый зур планнар
белән көттем синең кайтуыңны. Бар мәшәкатьләрне дә синең
кулыңа тапшырып, сайлау кампаниясенә бөтен көчемне, вакытымны салырмын дип уйладым. Әмма синең кыланышың, бернәрсә белән дә кызыксынмавың мине борчылырга мәҗбүр итә.
Җитте! – Түрә, алдында улы торуын онытып, учы белән өстәлгә
сугып алды. Үзе аның саен ярсыды. – Ал колагыңнан шул чыбыкларыңны! Тыңла! Аз гына булса да кызыксын, стенага сөйләмим бит! Гомер буена төзегән бизнесым синең яңача җитәкчелек
иткәнеңне көтә!
– Тыңлыйм мин, ишетәм, пап. Тик бизнес белән шөгыльләнергә теләмим. Минем башка...
– Юк! Менә минем сине ишетәсем дә килми! Хыяллар илендә
яшәвеңне ташла! Бу заманда сайланып тормыйлар! Кирәкле
кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрем бар! Мин һәрвакыт синең
эшләреңә «түбә» була алам! Безнең илдә монсыз булмый, аңлыйсыңмы? Кадеремне белмисең, улым! Җитте! Әзерлән! Иртәгәдән
эшкә җигеләсең! Ташла малайлыгыңны! Тот менә бу документларны, иртәнгә кадәр өйрән, укы, сорауларыңны әзерлә.
– Пап, минем...
– Авызыңны да ачма! Сөйләшү тәмам!
Чыгырыннан чыккан ата ишекне шапылдатып япты. Бераздан
аның, кабинетта басып калган Илгизәрне гаҗәпләндереп, аш бүлмәсе ягыннан Финага кычкырынганы ишетелде: «Синең дә мине
гаепләвең йөзеңә чыккан! Илгизәр дә Илгизәр дип мактадың
әлегә кадәр. Нигә хәзер эндәшмисең? Миңа аның бүгенге булдыклылыгы кирәк! Төзелешкә барган, яңа проект сызган, яңа
заказчиклар белән сөйләшкән, арзан хакка товар китерүче
поставщиклар тапкан дигән хәбәрләрең белән макта иде бүген
син Илгизәреңне! Элеккечә! Менә бу мәшәкатьләр белән буталып
мин йөриммени соң министр башым белән?!» «Чит илгә җибәрәсе түгел иде дә соң...» – монысы Финаның кыяр-кыймас каршы
төшүе. «Әнә башкалар да җибәрде чит илгә. Укыттылар. Америка
белән сату итәләр хәзер! Кешенең баласы бала төсле: ата сүзеннән чыкмый!» Әтисенең моңа кадәр өйдә тавыш-гауга чыгарганын белми Илгизәр. Читтә укыса да, җәйге ялларына кайткалап торды бит. «Котылып булырга охшамаган, карары җитди», –
егет, авырсулап, канәгатьсез кыяфәт белән өстәлдәге кәгазьләрне актарырга тотынды. Эш рәтен белә иде ул, икътисад, бухгалтерия белемнәрен яхшы үзләштерде. Тик бизнеска керәсе килми. Үзенең нинди эш белән шөгыльләнергә теләвен дә ачык кына
белми, дөресен әйткәндә, бер карарга килмәгән, алдына максатлар куймаган иде ул.
Иртәгәсен Рәшит Шамилевич Илгизәрне тагын авылга алып
китте.
– Сайлау көненә кадәр халыкның игътибар үзәгендә булырга кирәк. Программаның бер пункты «Эшсезлек белән
көрәш» дип атала. Хәзер бездә дә Америкадагы кебек: бу мәсьәлә
турында кычкырып сөйлибез. Тургайда да халык эшсезлектән
интегә. Берәр завод ачарга кирәк. Соңыннан аракы җитештерербез, иң күп сатыла торган товар хәзер шул, бигрәк тә авылларда.
Пока ул турыда әйтмәбез. Завод ачабыз, йөзләгән кешене эш
белән тәэмин итәчәкбез, дип кенә яңалык таратырбыз. Яңалык
дигәннән, телевизорга төшәрлек матур гына кыз баланы табарга
да укырга кертергә, яисә эшкә урнаштырырга кирәк. Бу турыда
матур итеп сөйләрмен. Авыррак язмышлы кыз булса, тагын да яхшырак...
– Ну, пап! Кирәкми, булмаганны сөйләп кыланмыйк әле!
– Нәрсә «пап»? Һаман бала-чага кебек сөйләшүең дә! Безнең
халык шундый бит: әкиятләргә, матур рәсемнәргә, киноларга
ышана. Электоратның менталитеты шундый! Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, улым. Завод төзегән вакытта яныңда уралыр шул
бала, беразга түзәрсең. Берничә кабат бу турыда килеп сюжетлар төшерерләр. Мин барысын да оештырырмын, курыкма. Төзелешкә Бикмурзинның әрмәннәрен күчерербез, әмма алар янына
вак-төяк эшкә булса да авыл ирләрен җәлеп итәргә кирәк булыр.
Опять-таки телевидение өчен. Безнең халык эшли белми инде
ул, шулай да бераз акча сарыф итәргә булыр. Эш хакы түлибез,
дип сөйләрсең. Һәм иганәчелек турында ешрак. Вак-төяк бәйге,
ярышлар бетмәс анда районда. Минем депутатлыкка үтүем –
синең өчен зур файда, монысын гына төшенәсеңдер инде. Куллана белсәң... Мәскәүдә җәелдерерсең бизнесны!
Юл буена әллә нинди планнар корып бетте әтисе. Илгизәр
сүз дә кыстыра алмады. Авылда Бикмурзинга да шул ук сүзләрне
сөйли башлагач, тәмам ачуы килде яшь егетнең.
– Пап! Заводын төзербез инде, кирәк булгач. Тик шул телевидение белән кеше көлдермик әле! Ясалма кыланам, үзем
үземә ошамыйм! Яратмыйм! Плохая игра, понимаешь? – дип
ярып салды. Министр кайтуына Бикмурзин өенә килеп тулган
район түрәләре, гаҗәпләнеп, астыртын гына елмаеп, бер-берсенә
караштылар. Рәшит Шамилевичның йөзе агарып китте. Әмма
кычкырмады, күзләрендәге салкынлыкны яшерергә теләп «киң»
елмайды да, шаяруга борырга тырышып:
– Ошамаса, түзәрсең, улыкаем. Башың яшь әле, – диде. –
Әйткәнмен икән...
– Уф-ф-ф! – Кайтканнан бирле бар нәрсәгә битараф йөргән Илгизәрнең йөзе кызарып-бүртенеп чыкты, күзләренә яшь
тулды. – Биздем! – дип кулын селтәде дә ишектән чыгып йөгерде егет. Артыннан кузгалган сакчыларны түрә туктатты:
– Йөрмәгез! Иректә суынып кайтсын азрак! Авылда аңа
кем тисен? Тайны җигү уен эш түгеллеген беләсез инде, камыт-дилбегәгә күнгәнче, бераз тәртәгә тибә, җәмәгать, – дип,
ниһаять кайткандагы «кабыгыннан» чыккан Илгизәр өчен борчылуын шаяру артына яшерергә теләп, «тамашачылар»га табан
борылды түрә.
– Шулай, шулай, Рәшит Шамилевич! Басыла ул! Безнекеләр
дә шулай... – дип берсен-берсе уздырып, бүлеп, олы кунакның
күңелен күрергә тырыштылар район җитәкчеләре. Форсаттан
файдаланып, үзләренең балаларының исемнәрен кыстырып
сөйләргә керештеләр, түрәгә «на всякий случай» кызлары, уллары турында ишеттерергә маташтылар. Бикмурзин эндәшмәде.
Нервланудан куллары калтыравын күрсәтмәскә була артын куеп,
бокалларга шәраб койды.
Бикмурзин йортының биек капкаларыннан чыккан Илгизәр
күл ягыннан искән төнге җилгә бөрешеп, нәзек ветровкасының
якаларын күтәрде. Кая барырга белми, бераз урынында таптанып
торды. Сирәк-мирәк утлары күренгән авылга табан атлады. Йөрәгендә давыл иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.