

Телебездә, гомумән, төрки телләрдә төшенчәләрне тулырак белдерү җәһәтеннән парлы сүзләр барлыкка килгән. Алар бу телләрдә шактый күп. Парлы сүзләр фольклор әсәрләрендә генә түгел, язма әдәбиятыбызда да күп кулланылган. Аларны җыю-туплау һәм аерым сүзлек төзү барышында республикабызда татар телендә иҗат итүчеләрнең дә җыентыкларына игътибар ителде. Бу җәһәттән күренекле шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы Радик Хәкимҗанның шигырьләре, җырлары тупланган “Гомер көлтәсе” китабына мөрәҗәгать иттем. Аның иҗатында парлы сүзләрнең күпләп һәм урынлы кулланылуын күзәтергә була. Шагыйрь иҗатында парлы сүзләр күптөрле мәгънә төсмерләрен бирә алуда ифрат бай мөмкинлекләр тудыра. Ул төсмерләр, нигездә, түбәндәгеләрдән гыйбарәт: гомумиләштерү, хәрәкәтнең өзлексез булуы, кабатлануы, интенсивлык, конкретлык, җыелмалылык, образлылык һ. б. Парлы сүзләрдәге мәгънәви төрлелек, аларның киң кулланылышы телебезне, һичшиксез, баета, күп мәгънәле итә һәм, шуның белән бергә, яңа стилистик мөмкинлекләр ача.
Радик Хәкимҗан иҗатында парлы сүзләр башка лексик берәмлекләрдән, барыннан да элек, ике компонентлы булулары белән аерылып тора: җир-ана, әткәм-әнкәм, көч-дәрт, ай-йолдыз, чәчәк-үлән, сөңге-кыя, ут-яшен, кар-боз һ. б. Алар мәгънәне я көчәйтеп (экспрессия), я киңәйтеп, я гомумиләштереп килә. Мәсәлән, шагыйрьнең “Гомерем булды җырлы” шигырендә “җыр-моң” парлы сүзе җырның гомум аталышы булып тора: Вазифалы урыннарда Мин дә байтак юл үттем, Тик барыбер шигъриятне, Җыр-моңнарны үз иттем.
Җыентактагы парлы сүзләрдә компонентлар мәгънәләре буенча бер-берсеннән бөтенләй диярлек аерылмый. Шуңа күрә алар арасында нинди дә булса башка сүзне кую мөмкин түгел. Радик Хәкимҗан иҗатындагы парлы сүзләр бербөтен лексик мәгънә ясый торган нигезне тәшкил итә. Автор парлы сүзләрнең соңгы компонентына, нигездә, һәртөрле кушымчалар ялгый: Син булмасаң, якты көнем нурсыз, Җырларымның хәтта моңы юк, Икмәк-суларымның тәмнәре юк, Йөрәгемдә – давыл, тынгы юк. (“Иркәмә”). Киемемне минем давыл йолыкты, Тыныч түгел әле дөньялар, Күктә үрсәләнгән ай-йолдызлар, Көмеш яшен җиргә коялар. (“Таңнарыма җиләм”). Тау-үрләргә юлны үзебез ярдык, Шуңа безгә тормыш кадерле! Әнкәйләргә терәк булып үстек, Ил-Ватанга булдык таяныч. (“Тормыш кадерле безгә”).
“Гомер көлтәсе”ндә автор парлы сүзләрне үзләренең беренчел, ягъни туры мәгънәләрендә дә еш кулланган: ...Акылларым җитми бер дә Мәңгелек шушы сергә. Ахры, гашыйк булыр өчен Килгәндер ир-ат җиргә. (“Мәңгелек сер”). Искитәрлек киңлек монда, Офыклар да күренми, Җәй айлары шундый эссе, Кояш-ялкын сүрелми. (“Байконур”). Сафландыра, көч-дәрт бирә Акмулланың ак юлы, Мәңге яшәр йөрәкләрдә Бөек шагыйрьнең җыры! (“Мәңге яшәр”). Язгы гөрләвекләр белән Тукай кайта иленә, Күңелләргә җыр-моң тула, Бөтен халык сөенә. (“Язлар булып кайта”). Шулай ук Радик Хәкимҗан парлы сүзләрнең икенчел, ягъни күчерелмә мәгънәдә булганнарын да оста файдаланып, өченче, яңа мәгънә тудыра алуы белән дә ота. Мәсәлән, ватып-изеп (юк итү; юкка чыгару), томан-болытлы (ачык түгел; күренми), ыгы-зыгы (буталыш), имеш-мимеш (буш сүз) һ. б. моның ачык мисаллары.
Шагыйрь, үзенең иҗатында парлы сүзләрне төрле стилистик максатта кулланып, сүз сәнгате остасы булуга да ирешкән. Ул шигырьләрендә парлы сүзләрдәге компонентларны ирекле рәвештә алмаштырып куя ала һәм парлы сүзләрдә туган тоташ мәгънә һичнинди үзгәреш кичерми. Мәсәлән, җыр-моң – моң-җыр, ут-ялкын – ялкын-ут, җил-давыл – давыл-җил һ. б. Синең инде сабый чагың үтте, Егет чагың килә ашкынып, Йөрәгеңдә ут-яшеннәр уйный, Ярсып аккан җыр-моң ташкыны. – Табигатьнең тоташ дүрт мизгелен Сыйдырганмы әллә моң-җырың? Ярый әле син бар бу дөньяда, Бүләк иттең безгә яз нурын. (“Яшә шулай һәрчак яз булып”), яки Табигатьнең мең-мең тылсымына, Кешеләргә азмы сокландым, Туган җирнең гүзәллеген җырлап, Күңелләргә ялкын-ут салдым. (“Сугылмаган әле көлтәләрем”). Хаклык-пакьлек, диеп яна, Борчылып, янып-көеп, Ут-ялкыннарга ташлана, Җиркәен шашып-сөеп. (“Шагыйрьләр”), яки Дөньялыкта яшибез гел, Җил-давыл, карлар ярып, Үтә дә китә икән ул Гомер дигәнең агып. (“Ком сәгате”). Ярсу тайлар, давыл-җил уйнатып, Тояклардан утлар очырды, Көмеш ялкайларын җемелдәтеп, Никадәрле шатлык эчерде. (“Тайлар чаба”).
Телебездә парлы сүзләрнең лексик-тематик төркемнәре шактый күп. Алар шагыйрьнең иҗатында да органик рәвештә объектив чагылыш таба. Хәзер шуларның берничәсенә тукталабыз.
Радик Хәкимҗан Башкортстандагы татар телле язучылар арасында шигъриятенең лирик-философик характерда булуы, иҗатында күтәргән проблемаларның күплеге һәм актуальлеге белән аерым урын били. Шигъри әсәрләрендә ул, фәлсәфи уйлануларын, илнең иҗтимагый-сәяси тормышында очраган начарлыкларны, кешеләр мөнәсәбәтендәге төрле хәлләрне табигать күренешләре белән чагыштырып, укучысына шактый камил шигъри формаларда җиткерә.
Шагыйрь иҗатында сүзләрнең мәгьнә егәрлеген, аларның үзара мөнәсәбәткә керә алу мөмкинлекләрен сизгер тоеп эш итә. Моның ачык мисалы булып, аның “Гомер көлтәсе” дигән шигырьләр, җырлар җыентыгында урын алган парлы сүзләрнең кирәкле дә, урынлы да кулланылышы тора.
Резеда Шакирова,
Уфа шәһәре.