Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 сентябрь 2021, 22:21

Андыз казыр вакыт

Бу искиткеч шифалы үсемлекнең тамырын ничек киптерергә?

Андыз казыр вакыт
Андыз казыр вакыт

Андызның сәламәтлеккә никадәр файдалы булуы турында язган идек инде (https://tulpar.info/articles/ki-sh-bazary/2020-11-05/yut-ld-n-andyz-kilesh-353110).

 Сентябрь – андыз тамырын казып алу өчен иң кулай вакыт. Бу айда аның җир өстендәге яфраклары корып бетә, ә кыраулар әле төшмәгән була. Экологик чиста урында үскән, яше ике яшьтән дә ким булмаган үсемлекне сайлап, тамырларын казып алалар. Тамырларны туфрактан чистартып, яхшылап юалар. Озынлыгы 5 мм дан артмаган вак җепселләрне  кисеп ташларга була. Тамырларны 10-15 сантиметрлы өлешләргә турарга кирәк.

Газ я электр мичендә киптерер алдыннан андыз тамырын 2-3 көн кояшта тоталар. Мичтә киптерү температурасы исә 40 градустан артмаска тиеш. Шулай ук чималны чормада я башка җиләс урында киптерергә мөмкин. Төп тамыр катыбрак киткәч, ә нечкә тамырлар  сынып тора башлаганда тамырлар әзер була.

Андыз тамырын кәгазь я агач тартмада караңгы коры урында 3 елга кадәр сакларга мөмкин.

Андыз казыр вакыт
Андыз казыр вакыт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: