«Андыз бар җирдә ат үлмәс», ди халык. Ягъни андыз тамырының шифасы хәтта атны терелтә ала. Русча «девясил» атамасы да «тугыз төрле көч» бирүче дигәнне аңлата, дип фаразлыйлар. Безнең халыкта бу үләнне озакка сузылган авырулардан соң, өзлеккәндә кулланалар. Ютәл айлар буена сузылганда, башка дәва ярдәм итмәгәндә дә килешеп китә.
Андыз тамырында инулин полисахаридлары (44% ка кадәр) һәм инулин, сапонин, бераз алкалоидлар, Е витамины (25,5-31,75 мг) һәм эфир мае (якынча 1-3%) бар. Эфир мае составына геленин, яки алантлы камфара (алантолактон) һәм аз гына күләмдә алантол һәм прсазулен керә.
Төнәтмәсе бөтен организмга системалы тәэсир итә. Ул аппетитны уята, бигрәк тә ашказанының кислотасы түбән булганда ашкайнатуны яхшырта, ашказаны һәм эчәклекнең эшчәнлеген җайга сала, организмда матдәләр алмашын стимуллаштыра. Бәвел, тир, үт кудыручы, ялкынсынуга, паразит суалчаннарга каршы көче һәм тынычландыра торган тәэсире бар.
Фәнни медицинада андыз тамырын сулыш юллары, ашказаны-эчәклек авырулары вакытында, эч киткәндә һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар.
Хатын-кыз авыруларын дәвалау, кан басымы югары булганда, геморрой һәм төрле тире авыруларыннан җәфаланганда "кан чистарту" чарасы буларак кабул итәләр.
Тамак һәм авыз куышлыгы ялкынсынганда андыз төнәтмәсе белән чайкату килешә.
Андыз тамырын гадәттә кайнатып кулланалар. 20 г (1 аш кашыгы чамасы) андыз тамырын 1-1,5 стакан суда кайнатырга, 4 сәгатьтән сөзәргә. 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 20 минут кала кабул итәргә. Бал кушып эчкәндә, шифасы бигрәк тә көчле була. 7-10 көн дәвамында эчәләр.