“Тулпар” журналы 1994нче елның февралендә Башкортстан Министрлар Советы карары белән барлыкка килә. Яңа басманы оештыручы булып Башкортстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты чыгыш ясый. Яңа матбаганың беренче баш мөхәррире итеп Римат Кашапов билгеләнә. Республикада нәшер ителүче бердәнбер татар журналы җәмгыятьнең барча катламнарында да кызыксыну тудырырга тиеш була. Шулай итеп, журнал эчендә балалар өчен – «Тузганак», хатын-кызлар өчен – «Ак калфак”, сатира-юмор сөючеләргә тәгаенләнгән «Кызык-мызык» сәхифәләре барлыкка килә. “Тулпар” үзенең төп дүрт иҗади мәсләген билгели – әдәбият, мәдәният, яшьләр, заман.
Шушы юнәлешләргә нигезләнеп, басманың структурасы формалаша һәм, нигездә, бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез кала. “Чәчмә әсәр” рубрикасы астында һәр санда бер күләмле проза әсәре (гадәттә, повестьлар) һәм 2-3 хикәя басыла. “Шигърият” рубрикасы астында 3-5 шигъри гөлләмә дөнья күреп килә. Аларның нигезен Башкортстан татар шагыйрьләренең иҗаты тәшкил итә, шул ук вакытта, башкорт һәм татар шигъриятенең иң күренекле үрнәкләре дә бирелә. “Тулпар”да басылган әсәрләрнең сыйфаты турында Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмидән дә яхшырак әйтеп булмый. Журналда Мариус Максютовның шигъри шәлкемен укыгач, ул “Кызыл таң” гәзитендә күләмле рецензия белән чыгыш ясый. Анда шундый сүзләр бар: “Дистәләгән шигырь китабы чыгарып та, шагыйрь булмаска мөмкин. Ләкин “Тулпар” синең шигырьләреңне үз битләрендә нәшер итәргә лаек дип тапкан икән, димәк син – шагыйрь!” Наҗар Нәҗминең “Тулпар”га карата чиксез ихтирамы турында шул факт та сөйли – әдипнең үлеменнән соң аның эш өстәлендә ачык килеш ике журнал кала. Аларның беренчесе – “Казан утлары” булса, икенчесе – “Тулпар”. Хәтта үлем газаплары кичергәндә дә, әдип яраткан басмаларыннан аерылмый...
1999нчы елның апрелендә “Тулпар” журналына яңа баш мөхәррир килә. Вазыйфага моңа кадәр “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Рәдис Ногманов тәгаенләнә. 2001нче елның апрелендә “Тулпар”да янә баш мөхәррир алышына. Редакция “руле” артына элек “Өмет” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкарган Рамил Миңнеәхмәтов баса һәм 2015нче елның маена кадәр шушы йөкне тарта. 2015 елда “Тулпар” журналы “Кызыл таң” нәшрият йорты составына кушылгач, баш мөхәррир вазыйфасына Фаил Фәтхетдинов тәгаенләнә.
Журналның иң зур байлыгы – аның хезмәткәрләре. Басма әле беренче адымнарын гына ясаганда, танылган язучы Таһир Таһиров, галим Суфиян Сафуанов, шагыйрь Марис Назиров, журналистлар Рәзил Фазыйлов, Билсур Гарипов, чыгарылыш мөхәррире Рафаэль Ганиев, корректор Алия Сибәгатовалар “Тулпар”ның “мичәү” атлары булып җигелде. Кызганычка каршы, алар бакыйлыкка күчте инде... Язучы һәм журналистлар Фәнизә Гыймадиева, Габдулла Вафин, шагыйрә Фәндидә Харрасова, бизәлеш мөхәррирләре Кәүсәр Әминев, Марсель Кәлимуллин, корректорлар Алия Сибәгатова, Светлана Нугаева, Гөлназ Гәрәева, бухгалтерлар Лилия Гыйлемханова, Луиза Сәгытдинова, Элеонора Байкова төрле елларда “Тулпар” йөген тартты. Аларның тырышлыгы белән “Тулпар” тиз арада укучылар арасында абруй яулады. 1997нче елда журналның тиражы 38000 данәгә җитте.
Бүгенге көндә дә “Тулпар” тулы канлы тормыш белән яши. Редакция коллективы зур булмаса да, хезмәткәрләребезнең һәркайсы – үзенчәлекле талант иясе. Баш мөхәррир Фаил Камил улы ФӘТХЕТДИНОВ – филология фәннәре кандидаты, доцент, берничә фәнни китап авторы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре. Аның урынбасары Илдус Камил улы ФАЗЛЕТДИНОВ– шулай ук филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Язучылар берлеге Идарәсе һәм Республика милли әдәбият музееның Гыйльми Советы әгъзасы, берничә китап авторы, Фатих Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты. Шигърият, сәнгать, сатира һәм юмор бүлеге мөхәррире Мөнир Мәхмүт улы ВАФИН – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрь, берничә җыентык авторы, Башкортстан Язучылар берлегендәге Татар иҗатчылары берләшмәсендә шигърият секциясе җитәкчесе, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтәрият Шурасы әгъзасы. Проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Данис кызы БУЛАТОВА (СӨЛӘЙМАНОВА) – филология фәннәре кандидаты, күренекле язучы, тәнкыйтьче, берничә китап авторы, Башкортстан Язучылар берлегендәге Татар иҗатчылары берләшмәсендә проза секциясе җитәкчесе. Бизәлеш мөхәрриребез Искәндәр Якуп улы НИГЪМӘТҖАНОВ – танылган рәссам, берничә шәхси күргәзмә иясе.
“Тулпар”ның бер байлыгы хезмәткәрләре булса, икенчесе – аның талантлы авторлары. Журнал ярдәме белән Кәрим Кара, Хисаметдин Исмәгыйлев, Айдар Зәкиев, Руслан Сөләйманов һәм башка күп каләмкярлар зур әдәбият мәйданында канат ярды, шагыйрь һәм язучылар булып танылды. Марат Кәбировны талантлы прозаик буларак бар татар дөньясына таныткан “Сары йортлар сере” повесты тәү башлап “Тулпар” журналында (№5/1999) дөнья күрде. Повесть “Казан утлары” журналында күчереп басылгач, укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан “2002нче елдагы иң яхшы татар прозасы әсәре” дигән рәсми бәя алды. Галим һәм язучы Суфиян ага Поварисовның бар төрки дөньяны шаулаткан, Башкортстанның Салават Юлаев һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләренә тәкъдим ителгән “Пәйгамбәр таңы” трилогиясе дә иң башта “Тулпар”да басылып чыккан иде. Шушы хезмәтләре өчен 2003нче елда матбагабыз Татарстан Республикасы үткәргән “Бәллүр каләм” журналистлар конкурсында Гран-прига ия булды. Бу инде басмабызның Башкортстанда гына түгел, ә гомумтөрки әдәби мәйданда танылу яулавын аңлата иде.
Татарстанның күренекле әдипләре, галимнәре, иҗади һәм интеллектуаль элитасы белән аралашу, тәҗрибә уртаклашулар безнең өчен күркәм традициягә әверелде. Журналның яшәү дәверендә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары Мөдәррис Әгъләмов, Ркаил Зәйдулла, танылган галимнәр Тәлгать Галиуллин, Рамил Исламов, Лена Гайнанова, күренекле әдипләр һәм журналистлар Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Фирүзә Җамалетдинова, Сания Хайретдинова, Энҗе Басыйрова һәм башка бик күпләр “Тулпар”да кунакта булды. Татарстанның танылган шәхесләре белән якыннан аралашу бик файдалы, алар бер-беребезне баетып, тормышыбызда яңа офыклар ача.
Шулай итеп, бүгенге көндә “Тулпар” канатларын җәеп, алга оча. Янәшәбездә республика татар матбугатының аксакалы “Кызыл таң”, кече туганыбыз “Әллүки”нең дә булуы киләчәгебезгә ышаныч уята. Алдагы көннәребез дә якты, күгебез аяз, “Тулпар” канатлары нык булсын!