Барлык яңалыклар
Журнал номерлары
19 июль 2023, 10:25

Игътибар, конкурс!

Хөрмәтле дуслар! Башкортстан Язучылар cоюзы “Шоңҡар”, “Тулпар” республика яшьләр журналлары белән берлектә яшь әдипләр арасында “Ачыш” республика конкурсы игълан итә.

Игътибар, конкурс!
Игътибар, конкурс!

Иҗади бәйгенең шартлары:

Үткәрелү вакыты: 2023 елның июль-ноябрь айлары.

Яшь чикләве: 18-40 яшь.

Конкурс  “Проза” (хикәя, повесть), “Поэзия” (шигырь, поэма) номинацияләрендә үткәрелә.

Тема: ирекле.

Һәр номинациядә 1нче, 2нче, 3нче урыннар каралган.

Иҗади эшләрне абруйлы әдипләрдән торган махсус комиссия караячак.

Конкурсантларның язмалары “Шоңҡар”, “Тулпар” журналларында басылачак.

Җиңүчеләр 2023 елның ноябрендә З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә бүләкләнә.

Конкурс җиңүчеләренә Башкортстан Язучылар союзы тарафыннан дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылачак. Приз фонды – 200 мең сум.

Башкорт телендәге әсәрләрне – [email protected]  татар телендәгеләрен [email protected] электрон почтасына җибәрергә.

Тулы исем-шәрифләрегезне, яшегезне, адресыгызны, бәйләнеш өчен телефоныгызны күрсәтү мәҗбүри.

Игътибар, конкурс!
Игътибар, конкурс!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: