+27 °С
Облачно


Популяр җырчы Элвин Грей җәен Башкортстан буйлап сәяхәт иткән. Матур табигать күренешләрен фотога төшергән. Һәм социаль челтәрдәге сәхифәсендә туган төбәгенә багышланган шундый пост урнаштырган "Минем Ватаным. Минем Башкортстаным. Аңа яңадан-яңадан гашыйк булам".
Фотосурәтләрдән аңлашылуынча, Элвин Грей калкулыклар буйлап квадроциклда җилдергән, көнбагыш басуында булган, кулына башаклар тотып фотога төшкән, парапланда очкан.