Замандаш
19 Августа , 04:24

Бәбинең исеме ничек?

Нәни Төхвәтуллин исемле булды!

Бәбинең исеме ничек?Бәбинең исеме ничек?
Бәбинең исеме ничек?

Шушы көннәрдә әлеге матур пар тагын бер тапкыр әти-әни булды. Яңарак алар мулла, үзләренең туганнарын чакырып, исем кушу мәҗлесе  уздырган.

«Кичә улыбызга исем куштык. Алим улыбызга да исемне Рамил хәзрәт кушкан иде. Икенче улыбызның исеме – Төхвәтуллин Райан Ришатович», – дип уртаклаша бу хакта Алия үзенең сәхифәсендә.

«Бик матур исем, бәхетле бала булсын», «Бәхетле, сау-сәламәт булсын», – дип, дуслары һәм тамашачылары җырчыларга иң матур теләкләрен юллаган.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас