

8–14 апрельдә Мәскәү янындагы Переделкино язучылар шәһәрчегендә беренче тапкыр татарча текстология һәм тәрҗемә остаханәсе узды. Анда катнашучылар Фатих Кәриминең ХХ гасыр башында иҗат ителгән «Аурупа сәяхәтнамәсе» дигән юлъязмаларын иске татар теленнән рус теленә тәрҗемә иттеләр. Остаханә «Смена» заман мәдәнияте үзәге һәм Переделкино иҗат йорты тарафыннан оештырылды.
Фатих Кәрими (1870–1937) 1899 елның февраль – май айларында тәрҗемәче сыйфатында алтын сәнәгате эшмәкәре һәм меценат Мөхәммәтшакир Рәмиев (шагыйрь Дәрдмәнднең абыйсы) белән Көнбатыш Европа илләре буйлап сәяхәт итә. Бу сәяхәткә нигезләнгән «Ауропа сәяхәтнамәсе» китабы Санкт-Петербургта 1902 елда дөнья күрә. Кәриминең төп максаты – Ауропаның мәдәни истәлекле урыннарын, фәнни үзәкләрен, уку йортларын һәм китап нәшриятларын карау һәм булган сәфәрен тасвирлау.
Остаханәдә 8 кеше катнашты. Катнашучылар арасында Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының III курс студенты Илдар Рахманов та бар.
Хезмәт нәтиҗәләре аерым китап булып басылып чыгачак, аны 13 һәм 14 июньдә Казанның «Черек күл» паркында узачак «Смена» җәйге китап фестивалендә киң тамашачыга тәкъдим итәчәкләр.
Илдарга уңышлар телибез!
Автор фотолары.