Барлык яңалыклар
Замандаш
10 март , 09:40

Андыйлар бик сирәк...

Бер мизгелгә генә, зинһар, калыйм  Төшләремә кереп гел йөдәткән,  Өметем дә, язмышым да булган.  Матурлык һәм сафлык дөньясында...

Андыйлар бик сирәк...
Андыйлар бик сирәк...

  “Тулпар” журналына юллаган язмам герое, әңгәмәдәшем – Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова хакында нәкъ менә шундый сүзләр белән башлыйсым килә. Күркәмнәрдән күркәм сыйфатларны Ходай бу гүзәл затка өеп биргән, аларны санап чыгу да гәзит битендә күп урын алыр иде. Дүрт дистә елдан артык гомерен туган төбәгенең мәдәниятен саклау һәм үстерүгә багышлаган сәнгать илчесе ул. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе, мактау грамоталары, диплом һәм рәхмәт хатларының да тиз генә исәбенә чыгу мөмкин түгел. Тынгысыз җанның мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеге үзебезнең “Игенче”дә, республикабызның төрле басмаларында даими яктыртылып торган. Аларның барысы да мәдәният йортының методика бүлегендә аерым папкаларда саклана. Юкка гына: “Чакмагышның йөзек кашы”, – димиләр Илсөяр апабыз хакында.  Бу аңа карата әйтелгән иң зур бәһадыр, мөгаен.

Туган якның мәхәббәтен

Йөрәкләр тоядыр ул.

Тик яраткан газизенә

Канатлар куядыр ул...

Шагыйрь Марис Нәзиров сүзләренә кушылып, Илсөяр Фрит кызының тагын бер сәләтен ачыклап үтик әле.

Уй-кичерешләре белән бүлешеп, менә нәрсә ди ул:

Хисләр сыймый ярларына

Язгы ташкын булып ташса,

Кулларыма каләм алам,

Уй-хисемне чайпалдырмый,

Ап-ак кәгазь битләренә

Мәрҗән тезеп юллар салам...

Әлеге шигырь юлларын укыган гәзит укучыларның соравын тоемлап, аларга  җавап бирәм. Әйе, ул шигырьләр яза.

Энҗе-мәрҗәннәр белән тулы күңел хәзинәсен якташлары белән бүлеште шигъри җанлы апабыз. Күптән түгел аның иҗат җимешләре тупланган  китабы басылып чыкты. “Чык тамчысы” дип атаган ул аны. Нәни генә чык тамчысында сафлык, матурлыкны сурәтләп, дөньяны, тормышны яратып яшәргә өнди.

Илсөяр апа, иң беренче язган шигыреңне хәтерлисеңме?

– Хәтерлим. “Балам” шигыре улымның фаҗигасеннән соң язылды. Бик кыен чакларда, иң авыр мизгелләрдә туды ул юллар. Еладым да, еладым... (Шушы сүзләрдән соң бераз тынлык пәйда булып тора)  Аннан үземә, тукта әле, дәфтәрдә булса да улым белән сөйләшим дидем. Буа ерылып киткән кебек булды. Шуннан инде туган як, табигать, әнкәем, туганнар турында шигырьләр барлыкка килә башлады. Моңа кадәр шигырь язу турында уйлаганым да булмады. Төрле кичә-бәйрәмнәр уңаеннан сценарийлар язган вакытта  шагыйрьләрнең китапларын актарып, шул хәләткә туры килгән дурт кенә юллыкларын төннәр буе эзләгәнем бар иде.

Нинди темалар күңелеңә аеруча якын?

– Күбрәк табигать темасына язарга яратам. Без гаиләбез белән бик еш урманга барабыз, ял итәбез. Шул мәлләрдә мәшәкать-борчулардан арынасың, кошлар сайравын тыңлыйсың, агач, чәчкәләрнең матурлыгына сокланып йөрисең. Табигатьне мин үземчә күрәм. Үземчә тасвирлап, хис-кичерешләрем белән тулыландырып, иҗат сандыгыма беркетәм. Шигырь язган кеше дөнъядагы, үзен әйләндереп алган тормыш вазгыятендә  яши, шуларны күрә, фикерли, күңел күзе аша үткәрә. Тирә-ягыбызда булган җитешсезлекләр, сугыш афәте, ятимлек, мәрхәмәтсезлек – берсен дә читләтеп үтеп булмый. Шундый темаларның барысы да шигырь юлларына салынды.

Шагыйрьләрне – халык күңеленең барометры, диләр шул. Ә менә китап чыгару уе кайчан барлыкка килде?

-Бу хакта Люция Әблиева иң беренче булып киңәш бирде. “Шигырьләренне тупла да, кечкенә булса да китабыңны чыгар, балаларыңа,оныкларыңа мирас булып калыр”, – диде. Мин үзем өчен генә, күңел тынычлыгы өчен генә яздым бит. Аннан уйланып, ниятемне тормышка ашырдым.

Иҗатларына син  мөкиббән шагыйрь һәм язучылар...

– Бик күп алар. Иң яраткан язучым – Мөхәммәт Мәһдиев. Әнгам Атнабаев, авылдашым Марис Нәзировның шигырьләре күңелемә бик якын. Күбесен яттан беләм.

– Татар халкының күренекле шагыйрәсе  Шәмсия Җиһангирова белән сезнең дуслык кайчан башланды?

– Шагыйрәнең укып туймаслык, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләрен укып, музыка белән бизэп,  интернет челтәренә салдым. Бу клипларны эшләүдә оныгым Азалия бик ярдәм итә. Шәмсия аларны, үзе әйткәнчә, елый-елый тыңлаган. Үзендә генә калмаган, хәтта чит илләрдә  яшәүче милләттәшләребез даирәсенә дә барып ирешкән. Шуннан аралашып киттек. Хәзер ул миңа җан дустым кебек.  Иҗат кичәмдә күрергә бик теләсәм дә очрашу насыйп булмады. Җәйне көтәм-килергә вәгъдә бирде. 

Мәдәният тормышында кайнап эшләгән елларда хезмәттәшләрең белән бергә кичергән кызыклы хәлләр, сагынып сөйләрлек истәлек-хәтирәләр  дә аз булмагандыр. Шулар хакында язу теләге юкмы?

– Бергә аралашып эшләгән, яшәгән кешеләрнең язмышы турында язасым килә. Данлыклы шәхесләр белән булган очрашу-кичәләрнең берсе дә эзсез үтмәде. Алар хакында истәлек-хәтирәләр йөрәкнең иң түренә тупланган. Сагынам мин аларны.   

Киләчәккә ниндирәк уй-планнарда каласың?

– Минем балалар өчен язылган егермеләп шигырем бар. Алар “Чык тамчысы”на кертелмәде. Оныклар белән бергә тәгәрәп үскәч, үзем дә алар кебек уйлыйм, уйныйм, алар дөнъясы белән яшим. Күренекле якташларыма атап язылган багышлауларым да хәтсез. Дәфтәр битенә төшкәннәре дә, языласылары да күп.  “Чык тамчысы” беренче һәм соңгы китабым булмас дигән ышанычта калам.

Марис Нәзиров исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсенә районыбызның оста каләмкярләре тупланган.

– Анда әгъза булып тору бик ошый миңа. Бер-беребезнең иҗат җимешләре белән танышабыз, кичәләрдә, урындагы телевидение әзерләгән тапшыруларда катнашабыз. Тәнкыйтьлиләр дә, урынлы киңәшләрен дә бирәләр. Алар арасында баръяклап сәләтлеләр булуы аеруча куанычлы. Шигырьләре, җырлары бик матур, кул эшләренә, рәсем төшерергә осталар. Район үзәк китапаханәсендә республикабызның күренекле иҗат әһелләре, матбугат хезмәткәрләре белән очрашулар оештырыла. Болар безнең күңел байлыгын арттыруга, илһам канатларын ныгытуга этәргеч булып тора.

 Урындагы телевидение белән дә тыгыз элемтәдә булды Илсөяр апа, шушы тату, бердәм коллективның иҗатташ дустына әверелде. Аның белән бергәләп “Күңелле сәфәр”, “Күңел энҗеләре” тапшыруларын эшләдек, фильмнар төшерелде. Бервакытта да хаклы ялдагы ветеранның: “Вакытым юк”, “Эшем күп бит әле” дигәнен ишетмәдек. Әле күптән түгел генә телевидениенең егерме еллык юбилеен билгеләдек. Шушы кичәдә Илсөяр апа миңа – якын дустым дип, табадан гына төшкән китабын бүләк итте. Шушы сүзләре белән мине дә бәхетлеләрнең бәхетлесе итте, чөнки сикәлтәле тормыш юлында канат куючым да, киңәшче һәм сердәшем дә  ул булды.

Ә хәзер каләм остасының тагын бер шигырь юлларын укып үтик.

Бер мизгелгә генә, зинһар, калыйм

Төшләремә кереп гел йөдәткән.

Өметем дә, язмышым да булган

Матурлык һәм сафлык дөньясында,

Галиҗәнәп сәхнәм,

Сөйгән тамашачым янында!

Нәкъ автор үзе язган шигырьдәгечә, талгын гына күбәләк кар яуган соклангыч кышкы кичтә, бәби көткән ана хәлендәге җирнең гамьсез йокыда чагында “Чык тамчысы” китабының исем туена җыелды чакмагышлылар. Искиткеч җылы мөхиттә, шигырь тезмәләре, җыр-моң дулкыннарына күмелеп, бер тын алышында узды әлеге матур кичә.  Якты, тирән һәм җылы уй-хисләрдән нурланган иҗат җимешләре тамашачылар күңеленә кагылып, рухи азык, шифа-дәва булып барып ирешкәндер. Якташларының, озак еллар дәвамында мәдәният казанында кайнаган хезмәттәшләренең, якыннары һәм дус-туганнарының котлау-теләкләрен, рәхмәт сүзләрен, Шәмсия Җиһангированың видео аша җиткерелгән сәламен ул дулкынланып, сөенеп  кабул итте. Шигърияттәге кумирының: “Илсөярне саклагыз. Андыйлар бик сирәк була. Сез, чакмагышлылар, шундый бәхеткә ия” дигән мөрәҗәгатен, зал тутырып килгән тамашачыларның дәррәү алкышларын ишетү дә зур мәртәбә, горурлык түгелмени?!

Илсөяр Шәймөхәммәтованың йөзгә якын шигыренә видеоклип төшерелгән. Шигърият сөючеләр, танышлары аларны “Классташлар”, “Бәйләнеш” сайтларында карыйлар, тыңлыйлар. Ул башка иҗатчыларның да шигырьләренә видеосюжетлар ясап, интернет челтәренә сала, меңләгән язылучылар җыя. Менә шулай алиһәгә тиң кеше яши безнең Чакмагыш төбәгендә. Сөекле тормыш иптәше, яратан әни, юмарт күңелле нәнәй, туганнарына җанын ярып бирердәй апа, соңгы телемен бүлешер дус та ул.

Илсөяр апа тарафына юлланган һәм әйтелгән бар теләкләр чынга ашсын. Әйләнә-тирәбездәге табигать, туган як, яшәгән җиребез матурлыгын, ямен,  тормыш күркәмлеген тасвирлаган шигырьләре туып кына торсын әле. Йөрәгендәге матурлык тойгысы уятырлык иҗат учагы сүнмәсен-сүрелмәсен. Күңелеңдәге кояш кадәр җылылык белән бозлы суыкларны эретергә, челтер чишмә булып көйгән-коргаксыган җаннарны сугарырга, авырлыкка тарыганнарга ярдәм кулың сузарга син кирәк. Шуңа күрә дә ихтирам-хөрмәткә төренеп, табигатьнең яраткан бәндәсе булып кал.

Иҗатчының дәфтәр битләренә чигелгән күңел энҗеләре белән язмама нокта куям.  // Мин яратам сезне, әй, кешеләр // Канатланып килә очасым //Дөнья матур сөю белән генә // Барыгызны килә кочасым!

Мөнирә ӘНВӘРОВА.

Чакмагыш.

Автор стиле сакланды.

Андыйлар бик сирәк...
Андыйлар бик сирәк...
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас