Барлык яңалыклар
Замандаш
29 гыйнвар , 09:25

Егетне инвалидлыктан коткарып калганнар

26 яшьлек ир-ат 5 метр биеклектән егылып төшкән булган.

Егетне инвалидлыктан коткарып калганнар
Егетне инвалидлыктан коткарып калганнар

Ишембайда нейрохирурглар умыртка сөягенә уникаль операция ясаганнар һәм 26 яшьлек егетне инвалидлыктан коткарганнар. Бу хакта район хастаханәсенең баш табибы Ринат Гайнетдинов хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә 5 метр биеклектән егылып төшкән 26 яшьлек ир-атны китергәннәр. Җәрәхәт нәтиҗәсендә аның бил умырткасы сынган, сөякнең  берсе аеруча нык имгәнгән. Пациентның аркасы нык авырткан, аякларында хәлсезлек барлыкка килгән, йөрү читенләшкән. 

"Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча хирургик дәвалау уздыру турында карар кабул ителгән. Безнең хастаханәдә беренче тапкыр умыртка баганасының транскутанлы фиксациясе башкарылды. Гади сүзләр белән әйткәндә, бу заманча аз инвазив операция, аның барышында умырткалыкның зарарланган өлеше  мускулларга җитди зыян китермичә, зур булмаган тишекләр аша  теркәлә. Мондый ысул умырткалыкны тотрыклыландырырга һәм нерв структураларын сакларга ярдәм итә", - ди Ринат Гайнетдинов.

Хәзер пациент күзәтү астында, аның хәле тотрыклы.

Ринат Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, хәзерге заман югары технологияле дәвалау ысуллары үзебездә дә ясала. 

Чыганак: Башинформ.

Егетне инвалидлыктан коткарып калганнар
Егетне инвалидлыктан коткарып калганнар
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас