Мөҗәй – ачылмаган талант
Хәйретдин Мөҗәйнең кабере юк, ләкин аның исеме – безнең йөрәкләрдә. Үзе шагыйрь, үзе язучы, үзе яугир, үзе патриот. Соңгысы бүген бигрәк тә әһәмиятле. Туймазы районының Төрекмән авылында туып үскән якташым Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ил сагына баса, 1942 елның җәендә камалышта калып, фашистлар кулына эләгә, ләкин сынмый. Аяусыз шартлары белән “даны” чыккан Дахау концлагеренда антифашистик оешма эшендә катнашып, восстание әзерли. Тик бер сатлыкҗан аркасында, аларның эзенә гестапо төшә һәм озакка сузылган җәзалаулардан соң 1944 елның 4 сентябрендә полковник Мөҗәһит Хәйретдинов атып үтерелә. Шундый ватанпәрвәр затны онытырга хакыбыз бармы соң?!
Данлыклы якташыбызның исемен мәңгеләштерүгә бөтен көчебезне салабыз. Аның исеме туган авылындагы урамга, Октябрьский шәһәрендәге китапханәгә, “Илһам/Вдохновение” әдәби берләшмәсенә бирелгән. Ел саен батырның һәлак булган көнендә хәтер кичәләре үткәрәбез.
Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш һәм иҗат юлы белән инде 2015 еллардан кызыксынам. Өч телдә аның шәхесенә багышланган китаплар чыгардым, немец телендә китап әзерләнә, бүгенге көндә Дахау лагеренда эшләүче волонтерлар белән бәйләнештә торабыз. Каләм әһелләре арасында ел саен “Мөҗәй марафоны” үткәрәбез. Быел инде ул өченче тапкыр узды. Күптән түгел генә ике яңа китабыбыз чыкты: “Илһамлы Җиңү” һәм “Мөҗәйдән үрнәк алып”. Алар әдәби берләшмә кысаларында эшләнгән. Шулай ук “Мөҗәһит Хәйретдинов: Каһарман, язучы, шагыйрь” дип аталган шәхси китабым да дөнья күрде. Аңа тарихи фокументлар да кертелде. Мөҗәһит Хәйретдиновлар гаиләсенең шәҗәрәсен табу бәхетенә дә ирештем.
Шуны да өстим: 2023 елда мин Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” программасына магистратурага укырга кердем. Үзе фәннәр кандидаты, үзе студент, дип гаҗәпләнмәгез. Һөнәрем буенча гомеремне финансларга, саннар дөньясына багышларга туры килсә дә, күңелем әдәбиятка тартылды минем. Бу өлкәдә белемем җитмәвен аңлап, аны камилләштерергә теләп кердем мин укырга. Уку дәверендә үзем өчен яңа шагыйрь-шагыйрәләр, язучылар иҗатын ачтым. Хөрмәтле укытучыларыма миңа белем бирүләре өчен бик рәхмәтлемен. Группадаш кызларым да бик акыллы, сәләтле, бергәләшеп “Дөньякүләм әдәби марафон”да катнашабыз.
Җитмәсә, монда яраткан темамны үстерү мөмкинлеге дә туды. Фәнни җитәкчем, доцент Илдус Фазлетдинов белән берлектә Хәйретдин Мөҗәй шигъриятен иҗат һәм шәхес яссылыгында тикшергән магистрлык диссертациясе өстендә эшлибез. Үземә калса, кызыклы гына күзәтүләр дә ясалды. Яңа елдан соң хезмәтебезне уңышлы гына яклап, “филология магистры” дәрәҗәсен алуга ирешәсе иде, Аллаһ боерса.
Бер сүз белән әйткәндә, инде дистә еллап данлыклы якташым Хәйретдин Мөҗәйдән аерылганым юк.
(Дәвамы бар)
Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.