Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре берләшмәсендә соңгы биш ел йомгакларына багышланган гомум утырыш үтте. Берлек рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, җыелучыларны сәламләп, татар телендә иҗат итүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Берләшмәнең җитәкчесе вазифасына алдагы елга Дилбәр Булатова тәкъдим ителде. Шигърият секциясе җитәкчесе Мөнир Вафин, проза секциясе өчен җаваплы Дилбәр Булатова “Тулпар” журналында һәм “Китап” нәшриятында дөнья күргән әсәрләргә күзәтү ясады. Нәшриятның татар әдәбияты бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова кулъязмаларга куелган таләпләргә, чыккан китапларны рекламалау кирәклегенә игътибар юнәлтте. Нәшриятның фирма кибетендә даими оештырылган китап презентацияләре дә нәкъ менә китап сәүдәсен активлаштыруны күздә тота. Тәнкыйть секциясе җитәкчесе Альбина Хәлиуллина Сәгыйдулла Хафизов һәм Халисә Мөдәрисова иҗаты буенча җитди фәнни журналларга тәнкыйть мәкаләләре әзерләнүен хәбәр итте. Шагыйрә Фәния Габидуллина фикеренчә, татар иҗатчылары турындагы антологияне дәвам итәргә кирәк. Районнардагы әдәби берләшмәләрнең җитәкчеләре Фәнзия Максютова (Борай), Алсу Әхмәтова (Дүртөйле), Рәзифә Сәхәпова (Чакмагыш), берләшмә вәкилләре Мәрьям Шәмсиева (Илеш), Фәндидә Харрасова (Кушнаренко), “Хәзинә” хәйрия һәм мәдәни үзәге рәисе Ләлә Мөкминова (Дүртөйле) башкарган эшләренә хисап тотты. Проблемаларга килгәндә, берлек әгъзаларының яше өлкәнәю, әгъзалыкка кабул итү мәсьәләләре, китаплар санын саклау мәсьәләләре аталды, чишү юллары каралды.
Җыелышның икенче өлешендә тәрҗемәче, “Истоки” гәзитенең баш мөхәррире Айдар Хөсәенов Казанда нәшер ителгән китабын тәкъдим итте. Ул “Татар халык әкиятләре”н урыс теленә тәрҗемәләгән. Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы исә шагыйрәләр Лилия Сәгыйдуллина һәм Альбина Хәлиуллина иҗатына багышланган күркәм әдәби кичә әзерләгән иде. Анда “Нур” театры артистлары Дамира Сәетова һәм Чулпан Раянова, Уфаның 84нче мәктәбе укучылары (укытучылары Айгөл Ахунова) катнашуы аеруча ямь өстәде.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Динар КӘЛИМУЛЛИН һәм автор фотолары.